Тема: “Балыклар”.
план-конспект урока (1 класс) на тему

Фазылзянова Рамиля Фирдинадовна

Интегральләштерелгән ачык дәрес (табигать+сынлы сәнгать)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon дәрес конспекты45 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

Тема: “Балыклар”.

Интегральләштерелгән ачык дәрес (табигать+сынлы сәнгать)

1 класс

Фазылҗанова Р.Ф.

2013 ел

Тема: Балыклар.

Максат: 1. Укучыларны балыклар һәм аларның тышкы төзелешләре белән

                   таныштыру.

               2. Диңгез һәм күл балыклары турында булган белемнәрен тирәнәйтү.

               3. Су астының матурлыгын күрә белү, балыкларга карата сакчыл ка-

                   раш тәрбияләү.  

Материал:  дәреслек  “Әйләнә-тирә дөнья”, 40-41 бит,1класс,

                    автор  О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов.

Җиһазлау:   проектор, экран, балык шаблоны. 

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес планы.

I. Оештыру.

    1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

    2. Уңай психологик халәт тудыру.

       Хәерле көн. Кәефләрегез ничек укучылар?

Әйбәтме, әйбәт булырга тиеш,чөнки безгә бүген кунаклар килде. Кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк, Әйдәгез әле, елмаегыз. Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.

II. Теманы ачыклау.

    - Балалар, без бүген сезнең белән бик матур, тылсымлы  җиргә сәяхәткә китәрбез. Күзләрегезне йомыгыз. (слайд 1)

    - Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, бу нинди җир балалар? (Бу – су асты)

Карагыз әле, су астында ничек матур, анда нәрсә генә юк: төрле суүсемнәр, җан ияләре күренә. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын уйлагыз.

                    Канаты бар – очмый,

                   Аягы юк – йөри......(балык) (слайд 2)

    - Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (балыклар турында)

III. Дәрес темасы өстендә эш.

  1. Ташбакадан сорау. (слайд 3)
  • Балалар, нәрсә соң ул балык? (укучыларның җаваплары)
  • Ул кайларда яши? (күлдә, елгада, диңгездә, океаннарда)
  • Алар нәрсә белән сулый? (саңаклары)
  • Тәннәре нәрсә белән капланган? (тәңкә)
  • Суда алар нәрсәләр ярдәмендә хәрәкәт итәләр? (койрык һәм йөзгечләр)

 (Укучыларның җаваплары тикшерелә - слайд 4, нәтиҗә ясала – слайд 5)

  1. Балыкның гәүдә төзелешен өйрәнү һәм кабатлау. (слайд 6)
  2. Балыкларның яшәү урыннарына карап төрләргә бүленеше. Дәреслек белән эш.(40-41 бит)

    Рәсемне карау, хикәяне тиешле сүзләр белән тулыландырыа уку.

  • Балалар, кышын балыклар нишлиләр соң? (Балыклар кышын йокламый, алар су төпләренә тирәнгәрәк төшәләр. Чөнки кышын су төбендә бик җылы була, ләкин анда аларга һава җитми, алар арыган, талҗыган хәлдә булалар, шуңа күрә суынырга алар өскә таба боз янына менәләр.
  • Балалар, балыкларның була икән күлдә һәм диңгездә яши торганнары.

Күлләрдә җылы су, кислород һәм туклыклы матдәләргә бай булган суны яраткан балыклар яши. (слайд 7) Иң зур күл балыгы – җәен.

Ә диңгез суы тозлы була, шуңа күрә диңгездә тозлы суда яшәргә, үрчергә, тереклек итәргә җайлашкан балыклар яши. (слайд 8) Иң зур диңгез балыгы – акула.

(Безнең тагын өйләрдә тора торган аквариумнар бар. Аларда да балыклар тоталар, ләкин аларны бик тырышып – ашарларына салып, суларын алыштырып, тәрбияләп торырга кирәк. Слайд 9)

IV. Физкультминутка.

   Су буенда.

Без килдек су буена (йөрү хәрәкәте белән),

Иелдек тә юындык (битне, кулны юу хәрәкәтләре).

Кулларны болай итәбез (йөзү хәрәкәтләре белән),

Менә ничек без йөзәбез,

Балыклар кебек йөзәбез (чүгәлиләр, басалар),

Ә хәзер судан чыгабыз,

Урыныбызга утырабыз.

  V. Практик эш.

  - Укучылар, сез балыклар турында нинди әкиятләр беләсез? (“Балык һәм балыкчы турында”) (слайд 10) Бу нинди балык? (Алтын балык)

  - Хәзер сез шушы шаблон балыкны матур итеп буярсыз. (укучылар буйый)

  - Мин аквариум ясап килдем, хәзер сезнең балыкларыгызны шунда җибәрербез. Нинди матур балыклар килеп чыккан. Молодцы! Бу балыклар сезне һәрбер дәрестә карап, күзәтеп утырачаклар.

 VI. Йомгаклау.

  • Нәрсә турында сөйләштек?
  • Нинди сулыкларда яшиләр?
  • Нинди өлешләрдән тора?

 VII. Рефлексия.

     Барысы да аңлашылды – зәңгәр төс

     Кайбер нәрсәләр аңлашылмады – яшел төс

     Бернәрсәдә аңлашылмады – кызыл төс

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по теме "Тема: Закрепление изученного материала по теме «Умножение двузначного числа на однозначное».

Структура урока:- Организационный момент – 1 минута- Оформление тетрадей – 2 минуты- Диагностика знаний и умений – 8 минут- Работа по теме урока – 20 минут- Физкультминутка – 4 минуты- Закреплен...

КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ ВО 2 КЛАССЕ. Тема. Проверка знаний учащихся по теме «Люблю природу русскую. Зима». (девятый урок по теме: «Люблю природу русскую. Зима».)

                                                                     -1-                КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ                          ВО 2 КЛАССЕ.Тема. Проверка знаний учащихся по те...

Тема: Тема: Закрепление по теме «Сложение и вычитание типа 36+2, 36-20, 36-2, 36+20, 24+4, 30 - 4.

Урок математики «Знатоки против телезрителей» Школа России.  Учебник «Математика», часть 1, М. И. Моро, М. А. Бантова, Г. В. Бельтюкова, С. И. Волкова. ....

Урок русского языка (2 класс, УМК Л.В. Занкова) Лингвистическая тема: «Текст. Тема текста» Этнокультурная тема: «Обычаи русского народа. Праздник Масленица»

Урок  русского языка,  2 класс, 3 четверть, система Л. В. Занкова, лингвистическая тема: «Текст. Тема текста», этнокультурная тема: «Обычаи русского народа. Праздник  Масленица» - урок ...

Тема: Формирование универсальных учебных действий (УУД) Тема: Характеристика типовых задач по формированию универсальных учебных действий на уроках Тема: Здоровьесберегающие технологии в профилактике и сохранении здоровья учащихся

Тема: Формирование универсальных учебных действий (УУД)Тема: Характеристика типовых задач по формированию универсальных учебных действий на урокахТема: Здоровьесберегающие технологии в профилактике и ...

Методическая разработка по окружающему миру “ Нәрсә ул балыклар “ (2 класс)

Технологическая карта по окружающему миру на тему "Нәрсә ул балыклар?"....