рабочая программа для домашнего обучения, татарский язык 3 класс, русская группа.
рабочая программа (3 класс) по теме

Шакирова Дания Абузаровна

Рабочая программа для домашнего обучения по татарскому языку русской группы, 3 класс. Данная программа рассчитана на  0,5 часов, т.е. 17 часов в год. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl._tat.yaz_rus.gr_._domashnee_obuchenie_2016-2017.docx38.54 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

     

         Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

          1. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә бистәсе муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе “1 нче гомуми белем бирү  мәктәбе” нең  2016-2017 нче елга укыту планы.

          2. Татарстан  Республикасының  Мәгариф һәм фән  министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле  укыту программасы (1-4 нче сыйныфлар)  / Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Ә.Х.Әхәтова. Казан, 2009. “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1 -11 нче сыйныфлар / Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, 2014.

         

    Программа нигезенә Федераль дәүләт белем бирү стандарты салынды.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Өченче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту – методик комплекты (УМК) Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде.

Укыту – методик комплекты балаларның психик үсешендә Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
  • хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәп өчен).Р.З.Хәйдарова, 2013ел.

2.  Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту  3 нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Казан,Татармультфильм,2013ел.

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.  

4. “Урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  рус телле балаларга  татар  телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1-11  нче сыйныфлар.Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, 2014.

5. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г.Әхәтова. Татарстан Республикасының  Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән рус мәктәпләрдә коммуникатив технология нигезендә рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы (1-4 сыйныфлар). Казан, 2009.

Укыту планында 3 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Программада  татар теленнән 102 сәгать каралган. Программа гамәлдәге базис план буенча татар теленнән атнага 3 сәгать исәбеннән укытыла.    Ләкин өйдә уку шартларында сәгатьләр саны кыскартылды. Татар теле(0,5сәг.) һәм әдәби укудан(0,5сәг.).   Атнасына 0,5сәг. исәпләнгән дәрес ике атнага бер тапкыр 1 сәг. күләмендә укытыла. Шуңа күрә  программа елга 17 сәгатькә исәпләнә.

3 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Диалогик сөйләм

 Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү; билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү; программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;
  • укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

Тыңлап аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер – берсенең сөйләмен аңлавы.

  • нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер – берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү;
  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү;
  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү.

Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • хәреф – аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
  • бәйрәмнәр белән котлау язу;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

  1. Исем  – сүз төркеме белән таныштыру.
  2. Исемнең иялек килеше белән таныштыру.
  3. Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  4. Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.
  5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  7.      21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  8. Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.
  9. Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.          
  11. –гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.
  12. Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  13. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  14. Казан шәһәре,  киемнәр кибете – төзелмәләре белән таныштыру.
  15. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

                                  3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
  2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү           һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
  6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Күчереп язуны бәяләү

  1. Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылганда, “5”ле куела.
  2. Пөхтә, төгәл язылганда, әмма 1-3 төзәтүе яки 1 – 2 орфографик хата булганда, “4”ле куела.
  3. Пөхтә, төгәл язылмаганда , 4-5 төзәтүе яки 3 - 5 орфографик хата булганда, “3”ле куела.
  4. Пөхтә, төгәл язылмаганда, 6 яки артыграк  орфографик  хата булганда, “2”ле куела.

Язма сөйләмне  (сочинение, изложение) бәяләү нормалары

  1. Эзлекле язылганда, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион, яки 1 грамматик хатасы булганда, “5”ле куела.
  2. Эзлекле язылганда, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгәндә, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки  2-3 грамматик хатасы булганда, “4”ле куела.
  3. Эзлекле язылмаганда, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хатасы булганда, “3”ле куела.
  4. Эзлекле язылмаганда һәм тема ачылмаганда; фактик төгәлсезлекләр күп булып, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылганда; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очраганда; стиль бердәмлеге булмаганда, орфографик хаталарның саны 7дән, пунктуацион яки грамматик хаталарның саны 7дән артык булганда, “2”ле куела.

Искәрмә: язма эшләр өйрәтү характерында яздырыла һәм 1 билге белән генә бәяләнә!

ТӨП ЭЧТӘЛЕК

Темалар

Дәресләр саны

Тел

1.

Белем бәйрәме (5с)

4 + 1 (б.с.ү.)

2.

Көндәлек режим (1с)

1(б.с.ү.)

3.

Ашханәдә (2с)

1+ 1 б.с.ү.

4.

Без әти-әниләргә булышабыз (2с)

1 +  1(б.с.ү.)

5.

Туган якка кыш килде (2с)

2

6.

Шәһәрдә һәм авылда (1 с)

1 б.с.ү.

7.

Әдәпле булыйк (1с)

1

8.

Кечкенә дусларыбыз  (1с)

1

9.

Күңелле җәй (2 с)

1 + 1(ад.кон.эш)

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үтәлү вакыты

план

Факт

Белем  бәйрәме - 5 сәг.

1

БСҮ № 1

Беренче сентябрь- белем бәйрәме..

Кая?Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап. Мин, син ,ул зат алмашлыгының  юнәлеш килеш кушымчасы

БСҮ

Көйләгеч УУГ: Дәреслек битләрендә ориентлашу; уку мәсьәләсен куя белү.

Танып-белү УУГ: Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу.

Коммуникатив УУГ: Тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү.

8.09

2

-мы /-ме сорау кисәкчәсе.

Исемнең күплек сан кушымчасы.

Сан+ исем төзелмәсе.

ГКК

Көйләгеч УУГ: Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Үз фикереңне дәлилли белү. Коммуникатив УУГ: Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү.

22.09

3

Фигыль  сүз төркеме.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

.

ЛГКК

Көйләгеч УУГ: Үз эшчәнлеген планлаштыру; уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Логик фикерләү чылбырын төзү.

Коммуникатив УУГ: Актив сүзлек запасын баету.

06.10

4

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ЛГКФ

Көйләгеч УУГ: Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Үз фикереңне дәлилли белү. Коммуникатив УУГ: Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү.

20.10

5

 Без китапханәгә йөрибез.Янында бәйлек сүзе .Исемнәрнең юнәлеш,урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе

ГКФ

Көйләгеч УУГ: Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Үз фикереңне дәлилли белү. Коммуникатив УУГ: Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү.

10.11

Көндәлек режим-1 сәг

6

БСҮ № 2  Минем көндәлек режимым.Үткән заман хикәя фигыль формасы.

БСҮ

Көйләгеч УУГ: Уку мәсьәләсен кабул итү.

Танып-белү УУГ:  Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын таба белү.

Коммуникатив УУГ: Конфликтлар чишелешендә уңай юллар табу.

24.11

Ашханәдә-2сәг.

7

БСҮ № 3 Без ашханәдә ашыйбыз. Хәзерге заман хикәя фигыльнең беренче,  өченче зат берлек сан  формасы

БСҮ

Көйләгеч УУГ: Уку мәсьәләсен кабул итү.

Танып-белү УУГ:  Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын таба белү.

Коммуникатив УУГ: Конфликтлар чишелешендә уңай юллар табу.

08.12

8

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешедә төрләнүе.

Уйный башладым төзелмәсе

ГКК

Көйләгеч УУГ: Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү УУГ: Билге-символлар модельләштерү.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтә белү.

22.12

Без әти әниләргә булышабыз-2 сәг

9

БСҮ № 4

Кем?кемнең? сорауларына җавап бирүче сүзләр Аның китабы, аның әнисе төзелмәләре . -чы/-че сүз ясагыч кушымчасы (профессия)

БСҮ

Көйләгеч УУГ: Үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып-белү УУГ: Тамга-символик уку гамәлләрен үзләштерү.

Коммуникатив УУГ: Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, хз фикереңне белдерү.

19.01

10

Хикәя язарга өйрәнү.Тема.мин зурларга булышам.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

ГКК

Көйләгеч УУГ: Үз эшчәнлеген планлаштыру; уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын таба белү.

Коммуникатив УУГ: Конфликтлар чишелешендә уңай юллар табу.

02.02

Туган якка кыш килде.-2 сәг

11

Яңа ел бәйрәме белән котлау. Сүзләрнең төрләнелеше.

ЛКФ

Көйләгеч УУГ: Планга кирәкле өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү.

Танып-белү УУГ: Өйрәнгән хәрефләрне дөрес язу .

Коммуникатив УУГ: Сорау куя белү, җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру.

16.02

12

Сыйфат сүз төркеме.Кыш айлары. кыш билгеләре

ГКФ

Көйләгеч УУГ: Уку эшчәнлеген оештыру.

Танып-белү УУГ: Чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив УУГ: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

02.03

Шәһәрдә һәм авылда-1 сәг.

13

БСҮ № 5

Шәһәрдә һәм авылда темасына караган яңа сүзләр белән танышу.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

БСҮ

Көйләгеч УУГ: Планга кирәкле өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү.

Танып-белү УУГ: Өйрәнгән хәрефләрне дөрес язу .

Коммуникатив УУГ: Сорау куя белү, җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру.

16.03

Әдәпле булыйк-– 1 сәг.

14

Әдәпле сүзләр. Яңа сүзләр белән танышу.  Боерык фигыльнең  зат –санда төрләнелеше

ДМС

Көйләгеч УУГ: Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү УУГ: Билге-символлар модельләштерү.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтә белү.

06.04

Кечкенә дусларыбыз – 1  сәг.

15

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе

ГКФ

Көйләгеч УУГ: Үз эшчәнлеген планлаштыру; уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.

Танып-белү УУГ: Дәреслек белән эш итә белү.

Коммуникатив УУГ: Фонематик ишетеп аңлау, сөйләм эшчәнлеге формалаштыру.

20.04

Җәй - 2 сәг

16

Еллык контроль эш.

Сүз төркемнәре.

ЛГКФ

Көйләгеч УУГ: Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү УУГ: Билге-символлар модельләштерү.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтә белү

04.05

17

Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр.

ЛГКК

Көйләгеч УУГ: Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү УУГ: Билге-символлар модельләштерү.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтә белү.

18.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

              1. Татарстан  Республикасының  Мәгариф һәм фән  министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле  укыту апрограммасы (1-4 нче сыйныфлар)  / Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Ә.Х.Әхәтова.  Казан, 2009.

2. “ Урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1 -11 нче сыйныфлар / Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, 2014 ел.

             3. Дәреслек: Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен).Ике кисәктә. Р.З.Хәйдәрова,  2014 ел.

         4. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту . 3 нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма. Р.З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан, 2014 ел.      

  5. Хәйдәрова Р.З. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр – Яр Чаллы, 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программ по родной литературе (татарская) 2 класс ФГОС

Рабочая программа для учителей работающих в Республике Башкортостан....

Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 1 класс

Аңлатма язуы           1 В сыйныфы өчен  әдәби уку фәненнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга   нигезләнеп тө...

Рабочая программа для домашнего обучения 4 класс

Рабочие программы для домашнего обучения для 4 классатип класса общеобразовательныйна 2014-2015 учебный год...

Рабочая программа. Математика . Домашнее обучение

Рабочая программа по математике . 3 класс ОВЗ.Вариант 1. Домашнее обучение....

Рабочая программа. Чтение. Домашнее обучение

Рабочая программа по Чтению . 3 класс ОВЗ.Вариант 1. Домашнее обучение....