Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 1 класс
календарно-тематическое планирование (1 класс) на тему

Аңлатма язуы

 

          1 В сыйныфы өчен  әдәби уку фәненнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга   нигезләнеп төзелде:              

 -   “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына (2004 нче ел,1 нче июль).

 -    “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”на (2004 нче ел, 11 нче октябрь).

  -        Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.- Казан, 2008.

  -       Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалары”на (Татарстан китап нәшрияты, 2011).

   -     Региональ компонентларны исәпкә алып, уку предметы буенча эш программасына булган таләпләр нигезләмәсенә.

       Программа дәрәҗәсе: база

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_1kl.docx47.82 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

          1 В сыйныфы өчен  әдәби уку фәненнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга   нигезләнеп төзелде:              

 -   “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына (2004 нче ел,1 нче июль).

 -    “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”на (2004 нче ел, 11 нче октябрь).

  -        Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.- Казан, 2008.

  -       Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалары”на (Татарстан китап нәшрияты, 2011)

   -     Региональ компонентларны исәпкә алып, уку предметы буенча эш программасына булган таләпләр нигезләмәсенә.

       Программа дәрәҗәсе: база

   

                                                                              Курска гомуми тасвирлама

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбияты дәресләре укучыларның әдәби мәгълүматларын баету,сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә һәм уку. Язу, телдән һәм язма сөйләм, тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыруга йөз тота. Шуңа мөнәсәбәтле ”Уку һәм өйләм эшчәнлеге”, “Балалар әдәбияты дөньясы”, “Әдәбият белеменә кереш”, “Уку эшчәнлеге” нигез итеп алына.

Максатлар :

-аңлап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләре  булдыру; мөстәкыйль уку эшчәнлеген формалаштыру; уку-сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен камилләштерү;

      -танып белү һәм иҗади мөмкинлекләрен, әдәби әсәр укыгандагы  эмоциональ кичерешләрен үстерү; сүз сәнгатенә эстетик мөнәсәбәт формалаштыру;

       -әдәбияттан белем бирүнең сыйфатын яхшырту.

       -китап укырга кызыксыну, нәфис әдәбиятка мәрәҗәгать итәргә мөһимлек тәрбияләү; әхлакый яктан үстерү, яхшылык- яманлык турында фикер формалаштыру, Рәсәй милли культурасына хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

              -белем  эчтәлегенең сыйфатлы булуы;

                -кайсы әсәрне нинди максатка куеп укытуга  игътибар бирү;

                -сайлап алынган әсәрләрнең күләме укучы үзләштереп, нәтиҗәләр ясап өлгерерлек булуы,ягъни белем күләменең мәҗбүри     минимумын           саклау;

              -белем алу күнекмәләрен булдыру;

             - алган белемне куллана белү;

Укыту планында предметның урыны. 1 нче классның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 33 сәгатькә бүлеп, атнага 1 дәрес исәбеннән түбәндәге  дәреслекләрне куллануга яраклаштырып төзелде: Әлифба. Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010. Туган тел китабы. С. Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитова, М. Ш. Галләмова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.

                                                                     Бүлек

Сәг. саны

1

Грамотага өйрәтү

22сәг

2

Әдәби уку

11сәг

3

Туган телем – татар теле

1 сәг

4

Кыш килде

1 сәг

5

Гаилә

1 сәг

6

Әдәп-әхлак

1 сәг

7

Иң мөкатдәс нәрсә – эш

2 сәг

8

Үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы

1 сәг

9

Яз килә, яз көлә

1 сәг

10

Ямьле җәй җитә

1 сәг

11

Халык авыз иҗаты

1 сәг

12

Күренекле татар язучылары

1 сәг

Барлыгы

33 сәг

Белем бирү процессын оештыру формалары: дәрес, дәрес – уен, дәрес - сәяхәт

                                  Курсның эчтәлеге

Уку һәм сөйләм эшчәнлеге

Уку. Беренче сыйныфтан ук укучыны әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтүгә йөз тота. Беренче сыйныфта әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку мөһим. Программада йөгерек уку, сайлап уку, аңлатмалы уку, эчтән уку, бергәләп уку төрләренә мөрәҗәгать ителә, кычкырып уку, һәм эчтән уку төрләре алга куела.

Кычкырып уку.Текстны  төгәл, аңлап,грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле  итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү игътибарга алына.

Күңелдән уку. Күңелдән уку баршында укучыны текстның төп мәгънәсен , эчтәлеген аңлауга күнектерү, әсәрдәге кирәкле белешмәне табу һәм аңларга, сәнгати камиллеген тоярга өйрәтү мөһим.

Сөйләм (телдән сөйләм кульурасы). Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерүне күздә тота. Хикәяләү, тасвирлау, фикерләү төрләренә басым ясала. Беренче сыйныфта бирелгән темага яки өйрәнелгән әсәргә карата үз мөнәсәбәтен формалаштырып, рәсем-картина буенча хикәяләп, тасвирлап сөйләргә өйрәтү мөһим. Диалогик сөйләмне үстерү аралашу культурасын үзләштерү белән бәйләнештә алып барыла.Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә , укучыларны төрле ситуацияләргә куеп карау, аерым әсәрләр, аларга таныш әдипләр, милли йолалар хакында үзара аралаштыру мөһим.Укучының башкаларны тыңлап, аңлап әңгәмәгә кушылуы, үз фикерен әйтә белүе, сораулар бирүе күздә тотыла.Балаларны әңгәмәдәшенең фикерен хупларга яки  аның белән килешеп бетмичә, үз фикерен якларга, бәхәсләшергә өйрәтү кирәк.

Язу (язма сөйләм культурасы).Укучы язмасының тема эчтәлегенә туры килүенә,  текстның аңлы һәм бәйләнешле булуына ирешү алга куела.

Тыңлау. Укучының тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алуы игътибар үзәгенә куела.

Методик һәм фәнни-популяр текстлар белән эш. Укучыларга балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында мәгълүмат бирелә, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле аңлатыла. Укучыларда алар белән эшләү методикасы булдырыла.

Әдәби текстлар белән эш. Әдәби текстларның башка төр текстлардан аермасын танырга өйрәтү алга куела. Бу очракта укучыны әсәрнең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген  һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен формалаштырырга өйрәтү мөһим.

Балалар әдәбияты дөньясы. Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау-төшенү өчен авыр булмаган,  мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана.Алар арасында әдәби әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дөнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, балалар вакытлы матбугатында басылган материаллар бар. Балаларга уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләрнең төп темалары итеп туган тел, балачак дөньясы, туган җир һәм туган як табигате, яхшылык һәм яманлык, хезмәт, гаилә, тырышлык һәм ялкаулык, бәхет Һ.б. алына.

Әдәбият белеменә кереш. Әдәби әсәр эчтәлеген аңлауга мөнәсәбәтле  теоретик төшенчәләр буларак әсәр герое, андагы вакыйгалар, күренешләр; фольклор жанрларыннан әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, җыр; әдәби жанрлардан хикәя, шигырь алына.

Укучы эшчәнлеге. Әдәбият дәресләрендә сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, текстның эчтәлеген сөйләү, картиналар белән эш, әсәрләргә нигезләнеп инсценировкалар кую кебек эш төрләрен куллану күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый  күзаллау булырга;

-өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә;

-әсәрнең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

 -автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм герой, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;

 -әдәби тел хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш;

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

 -аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырырга;

 -тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

 -1,5 биттән артмаган тестның эчтәлеген сөйләргә;

 -әсәр геройларын  вакыйгаларны бәяли белергә;

 -ятлау өчен бирелгән әсәрләрне истә калдырырга;

 -бирелгән темага телдән текст әзерли алырга;

 -халык иҗаты әсәрләреннән табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

- шигырьдә рифманы табарга;

 Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

 -өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;

 -китап сайлау нечкәлекләре турында;

 -балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында;

Предметара эшчәнлек:

 -әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат якларын, үзенчәлекле сыйфатларын күрергә өйрәтү;

 -әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

 -татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, уртаклыкларга игътибар юнәлтү;

Укучыларның  шәхси үсеш – үзгәреше:

 -баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

 -яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку, хезмәт, аралашу, матурлыкны танукүнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү;

 -укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

 -иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;

 -укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

 -белемгә омтылыш формалаштыру;

       

Гимназия компоненты:

  • Cөйләм төрләре.
  • Аскы рәт һәм өске рәт сузыклары.
  • Борын авазы.
  • Халык авыз иҗаты.
  • Увуляр [къ],[гъ].
  • Мәкальләр  төркеме.
  • Рифма.
  • Чагыштыру.
  • Сынландыру.
  • Эпитет.

Укыту- методик комплекты.

  1. Әлифба. (Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010).
  2. Туган тел китабы. (С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, М.Ш.Галләмова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011).
  3. Интернет ресурслар. Белем. ru

Календарь – тематик план

   

Дәрес №

Дәрес темасы.

Сәг. саны.

Көтелгән  нәтиҗә.

План буенча үткәрү вакыты

Факти

чески үткәрү вакыты

Грамотага өйрәтү(22 сәг.)

1

Сөйләм. Җәйге истәлекләр. Җөмлә. Җөмлә сүзләрдән төзелә.Көндәлек режим.

1

Кешеләрнең тормышта үзара әйтеп һәм язып сөйләшүе. Җөмләләрне сүзләргә аеру .

Сөйләм һәм җөмлә белән танышу.

Җөмләнең  сүзләрдән төзелүен аңлау, җөмлә схемасын төзергә өйрәнү.

 

 

2

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Аваз. Сузык авазлар. Аваз.Сузык һәм тартык авазлар.

1

 Сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.Иҗек белән таныштыру, аларны ишетеп таный белергә, дөрес әйтергә өйрәтү.

Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр. Кушылма  авазлардан  торган иҗекләрне танып белергә. Сүзләрдән авазларны аерып алырга өйрәнү.

Сүзләрне сузык һәм  тартык авазларга таркату. Калын һәм нечкә сузыклар белән танышу.

 

               

3

Сузык  [а ] авазы  һәм  А ,  а  хәрефләре.

Сузык [ә]  авазы һәм  Ә ,  ә  хәрефләре.

1

Барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңларга ирешү. Сузык  [ a] ,[ ә ] авазын аерып тану.  

Иҗекләп дөрес, аңлап уку.

 

               

4

Сузык [ и] авазы һәм  И , и хәрефләре. Сузык [ы ]авазы һәм   Ы ,  ы  хәрефләре.

1

Сузык  [ и ] авазы һәм  И ,  и  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне, сүзләрне уку. Сузык [ ы ]авазы һәм  Ы ,  ы  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне дөрес әйтү.  [И], [Ы]  авазларын сүзләрдән аерып алырга өйрәнү;     ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау. Рәсем буенча җөмләләр төзү. Иҗекләп дөрес, аңлап уку.

 

 

5

Сузык [ү] авазы һәм  Ү ,  ү  хәрефләре. Сузык [у] авазы һәм  У ,  у  хәрефләре.

1

Сузык [ ү ] авазы һәм  Ү ,  ү хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне әйтү. Сузык [  у] авазы һәм  У ,  у    хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне уку

   .

 

 

 

6

Тартык [л] авазы һәм  Л ,  л  хәрефләре.

Тартык [ т] авазы һәм  Т ,  т  хәрефләре.

1

Тартык  [   л]  авазын аерып тану .. [ л ] авазының әйтелеше артикуляциясен белү.(тел өске тешләргә тиеп тора, һава ян-як ярыклардан өрелеп чыга)

Тартык  [ т ] авазын аерып тану .  .Иҗекләп дөрес, ,аңлап уку ,

 дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау. Рәсем буенча җөмләләр төзү.          

 

               

7

Тартык [н] авазы һәм  Н ,  н  хәрефләре.

Тартык [c ] авазы һәм  С ,  с  хәрефләре.

1

Тартык [ н] авазын аерып тану . [ н] авазының әйтелеше артикуляциясен белү.( тел өске тешләргә тиеп тора, һава авыздан гына түгел, борыннан да яңгырап чыга)

Тартык  [ с] авазын аерып тану  . [ с] авазының әйтелеше артикуляциясен белү.( тел очы алдагы  аскы тешләргә якыная, телнең кырыйлары ике яктагы өске тешләргә тия, уртадагы тар ярыктан һава өрелеп тора).

 

               

8

Тартык[ к],[к ъ] авазлары  һәм  К ,  к  хәрефләре.

1

Тартык  [ к],[к ъ] авазларын    

  сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау. Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү.

 

           

9

Тартык [р] авазы һәм  Р ,  р  хәрефләре.

1

Тартык   [р] авазын аерып тану,       сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазлны иҗекләп дөрес, аңлап уку. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү.яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.

 

             

10

Сузык    Е ,  е  хәрефләренең  [йэ], [ йы] авазларын белдерүе.

Сузык [э] авазы һәм  Э ,  э  хәрефләре.

1

Сузык  [йэ], [ йы]   авазларын  һәм  Е ,  е  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне уку. Хәреф үзенчәлекләрен белү.  

Сузык [ э ] авазы һәм   Э , э  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне, сүзләрне   дөрес, аңлап уку. Рәсем буенча хикәяләр төзү.уку.

 

             

11

Тартык [ г] , [ гъ ] авазлары  һәм  Г,    г  хәрефләре.

1

Тартык [ г] , [ гъ ] авазларын   аерып тану,   дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.  .  

   Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Эш коралларының исемнәрен истә калдыру.

 

             

12

Тартык [д] авазы һәм  Д ,  д  хәрефләре.

Тартык [б]авазы һәм  Б ,  б  хәрефләре.

1

Тартык [б], [д] авазларын сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.  . Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү.

 

 

13

Тартык [ч ]авазы һәм  Ч ,  ч  хәрефләре.

Тартык [ щ] авазы һәм  Ш ,  ш хәрефләре.

1

Тартык  [ч ] авазы һәм "Ч ,  ч хәрефләре белән таныштыру,[ ч ]

авазына характеристика(тартык аваз,саңгырау тартык).

Тартык  [ щ]  авазын аерып тану

  сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау. Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү.

 

 

14

Тартык [м] авазы һәм  М ,  м  хәрефләре. Тартык [й] авазы һәм  Й ,  й  хәрефләре.

1

Тартык [м]  авазын аерып тану .  Тартык  [й]   .авазы һәм  Й ,  й (кыска и) хәрефләрен танып белү,кушылмалар төзеп дөрес укый белү.

Яңа авазларны сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.   . Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.

 

 

15

Сузык [о] авазы һәм  О ,  о  хәрефләре. Сузык [ө] авазы һәм  Ө ,  ө  хәрефләре.

1

Сузык  [о]  . авазы һәм  О ,  о хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне уку. Сузык [ө]  авазы һәм  Ө ,  ө  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне уку.

. Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү.

 

               

16

Тартык [п] авазы һәм  П ,  п хәрефләре.

Тартык [з ]авазы һәм  З ,  з  хәрефләре.

1

  Тартык [п]   авазын аерып тану .

Тартык [з ]  авазын аерып тану .

Яңа авазларны сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.  Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.

 

             

17

Тартык [  ң] авазы һәм    ң  хәрефе .

Сузык [ йа] , [ йә ] авазлары һәм  Я ,  я  хәрефләре. Сузык [ йу] ,      [йү] авазлары  һәм  Ю ,  ю  хәрефләре.

1

Тартык [  ң]  авазын танып белү, кушылмалар төзеп дөрес итеп укый белү.(эң)

Сузык  [ йа] , [ йә ] авазлары һәм  Я ,  я  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне

уку. Сузык [ йу] ,      [йү]   һәм  Ю ,  ю  хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне сүзләрне уку.

. Хәреф үзенчәлекләрен белү. Дөрес, аңлап уку. Рәсем буенча хикәяләр төзү.  

 

18

 Ирен-ирен һәм ирен-теш [в]  ,[w]   авазлары һәм  В ,  в хәрефләре.                                                      

1

 Тартык [в]   ,[w]                                                          

В хәрефенең үзенчәлеген аңлау. Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.

             

19

 Тартык [х ] авазы һәм  Х ,  х  хәрефләре. Тартык  [ф ]авазы һәм  Ф ,  ф  хәрефләре.                                                      

1

 Тартык [х ] , [ф ]   авазларын  аерып тану .  

Яңа  авазларны сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.  Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.

               

20

 Тартык [ж ] авазы һәм  Ж ,  ж  хәрефләре. Тартык [җ] авазы һәм  Җ ,  җ  хәрефләре.

1

 Тартык   [ж ] [җ]    авазларын аерып тану.Җҗ,  һәм  Ж,ж хәрефләрен танып белү, шул хәрефләр кергән иҗекләрне, сүзләрне   дөрес, аңлап уку дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү

 

21

 Тартык [һ ]авазы һәм Һ ,  һ  хәрефләре.

Тартык     [ ц]  авазы һәм  Ц ,  ц  хәрефләре.

Тартык [щ ]авазы һәм   Щ  ,  щ   хәрефләре. 

1

Яңа авазларны сүзләрдән аерып алырга өйрәнү; дөрес әйтү, ишетеп тану, бу авазларга яңа сүзләр табу; сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.     Дөрес, аңлап уку. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемнәр буенча хикәяләр төзү. Бәйләнешле сөйләм булдыру.

 

22

 Ь нечкәлек һәм аеру билгесе.

Ъ-калынлык һәм аеру билгесе.

 

1

 Ь нечкәлек һәм аеру билгесе ,

Ъ-калынлык һәм аеру билгеесе булган сүзләрне дөрес уку белү.

Ь  ,Ъ  билгеләренең үзенчәлекләре, роле белән танышу.  

Бәйләнешле сөйләмне һәм уку күнекмәләрен үстерү.                                              

 

 

  .

 

 

 

                                                                                             

                                                                                                    Әдәби уку (11 сәг)

                                                                                                                Туган телем – татар теле

1.

Г.Тукай  “Туган тел”.

В.Камалов “Туган җирләр”.

Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”.

А. Нигъмәтуллин “Бәхетле малай”

З.Мансур “И газиз Туган илем!”

Г. Тукай “Җир йокысы”.

Әдәби текстларның башка төр текстлардан аермасын танырга өйрәтү. Бу очракта укучыны әсәрнең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген  һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен формалаштырырга өйрәтү .

 1

   

Язучы турында гомуми күзаллау. Сәнгатьле, аңлап укырга өйрәнү, укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу, бәхәсләшү, үз фикерен әйтү; туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

       

                                                                                                                  Кыш  килде

2.

Ә..Кари “Кыш”.

Г.Ибраһимов “Кар ява”.

Ф.Яруллин “Әгәр инде өч өрсә...”

Г.Бакир “Кышкы уен”.

И.Туктар “Кышкы урманда”.

Г.Лотфи “Балалар ярдәм итә”. Текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле, йөгерек укырга өйрәтү.

1

Аңлап, йөгерек укырга өйрәнү; күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Укыган әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; кышкы табигатьтәге үзгәрешләрне белү; дуслык ярдәмләшү хисе булдыру.  Текст һәм иллюстрация арасында уртаклык табу.

       

                                                                                                                  Гаилә

3.

 

Г.Тукай “Безнең гаилә”.

Г.Бакир “Сания”.

М.Гафури “Әби белән онык”.

В.Ахужанов “Нәни тимерче”.

Йолдыз “Әби кайда”.

М.Гафури “Ата-ана”.

М.Хәсәнов “Көн җылынды”.

“Көндәлек режимны үтә!”

“Сәгать”.

“Иң әйбәте кем?”

 Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку.

1

Рольләргә бүлеп уку;

эчтәлек буенча сораулар бирү, аларга җавап табу. Әти-әнигә, туганнарга хөрмәт тәрбияләү.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнү. Җаваплылык хисләре тәрбияләү.

     

        Әдәп-әхлак

4.

 Ф.Зыятдинов “Сөендерсәм”.

М.Гафури “Тырыш балалар”.

И.Туктар “Авыраяк”.

Х.Шабан “Кадерлә син китапны”. “Чын иптәш”.

Д.Аппакова “Рөстәм”.

“Трамвайда”.

Г.Бәширов “Ул да булса сылтау”.

 Ш.Галиев “Мин”.

Г. Рәхим “Мәктәпкә барасы бар”.

Текстны  төгәл, аңлап,грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле  итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү.

1

Әдәби сөйләм телен үстерү; геройларга бәя бирү; яхшыны начардан аера белергә өйрәнү.

Хикәяне өлешләргә бүлергә өйрәнү; дуслык, татулык, хезмәт сөю  хисләре булдыру.

     

                                                                                                                 Иң мөкатдәс нәрсә – эш (2 сәг)

5.

Г.Тукай “Эшкә өндәү”.

А.Алиш “Эшче абый”.

Ш.Маннур “Тырыш кыз”.

Н. Дәүли “Минем кадерле әбием”.

Г. Сабитов “Чүкеч”.

1

Язучылар турында гомуми күзаллау. Төп геройларны табарга, аларга характеристика бирергә өйрәнү. Эш кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Рольләргә  бүлеп уку күнекмәләрен үстерү;

эш сөяргә өйрәнү.

 

6.

Г.Сәгыйров “Йорт хуҗасы”.

Х.Халиков “Өч кыз”.

М.Хәсәнов “Басма.”

М.Жәлил “Бакчада-өмәдә”.

В.Монасыйпов “Тапты әби әмәлен”.

Өйрәнелгән әсәргә карата үз мөнәсәбәтен формалаштыру.

.

1

Әсәрне кисәкләргә бүлеп, план төзеп, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; Сайлап укырга өйрәнү;  йөгерек укуга ирешү;

логик фикерләү сәләтен үстерү.

 

                                                                                                                 Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

7.

 Г.Тукай “Кошларга”.

К.Юлдаш “Мәче башлы ябалак”.

Л. Зөлкарнай “Бичуралар һәм бичаралар”.

Җ.Тәрҗеманов “Шуктуган”.

Г.Баширов “Жирән кашка”.

М.Фәйзуллина “Чисталык яратабыз”

Г.Мөхәммәтшин “Ак песи”. “Без әле җирдә яшибез”.

Б.Рәхмәт  “Кошлар киткәндә”. “Кыш һәм кеше”.”Уян, аппагым”. “Чүлмәк башлы кәҗә”. “Ялкау, Иренчәк, Кире турында”.

1

Язучы турында гомуми күзаллау. Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү; күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Әсәрләрнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйли белү.

Әсәргә карата үз фикерләреңне әйтергә өйрәнү; рифма, логик басым төшенчәләре булдыру. Шигырьне кошларга сөйләгән кебек укырга өйрәнү.

     

                                                                                                                Яз килә, яз көлә.

8.

Н. Арланов “Яз”.

Г. Галиев “Апрель”.

“Кырларда”.

Ә. Бикчәнтаева “Умырзая”.

Г.Тукай “Карлыгач”.

Х.Туфан “Яз җыры”.

Г.Тукай “Бу кайчак була”.

1

Язучы турында гомуми күзаллау. Сәнгатьле, аңлап уку; укыганга карата үз фикереңне әйтә белү; табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәнү. Рифма, логик басым төшенчәләре булдыру.

Якынча эчтәлек сөйләү күнекмәләрен ныгыту.  

   

                                                                                                                Халык авыз иҗаты

9.

Татар халык җырлары. “Әпипә

“Ай былбылым”.

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Табышмаклар.

Әйтешү, тизәйткеч һәм такмазалар.

Әкиятләр.”Өч кыз”. “Төлке белән торна.”

А.Алиш “Чукмар белән Тукмар”.

Фольклорның кече жанрларын аера: табышмак, мәкаль, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч, әкиятләр. Әкият геройларына характеристика бирү.

Сәнгатьле уку.

     

        Ямьле җәй җитә

10.

Г.Хәсәнов “Ак төнбоек”.

Г.Бәширов “Яңгыр килә”.

Г.Ахунов “Сабан туенда”.

Г.Тукай “Бала белән күбәләк”. “Бу кайчак була?”

Р.Миннуллин “Төсле мизгелләр”.

З.Ярмәки “Ак каен”.

Ш.Галиев “Ашарга яраклы үләннәр”.

Н. Мәдияров “Минем күпер кайчан чыга?”

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

1

Әсәрләрне аңлап, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү; укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу, бәхәсләшү, үз фикерен әйтү. Ашарга яраклы үләннәрне белү. Ел фасылларын дөрес билгеләү.

 

                       Күренекле татар язучылары

11.

 Г.Тукай “Су анасы.”

М.Гафури “Сандугач иректә һәм читлектә”,” Чикерткә белән кырмыска”. “Тавык белән үрдәк  

Г.Ибраһимов “Балык тотканда”.

М.Җәлил “Күке”, “Куян”.

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне”.

З. Туфайлова “Әни сүзе”.

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында мәгълүмат бирү, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле. Укучыларда алар белән эшләү методикасы булдыру.

1

Рифма, логик басым төшенчәләре булдыру. Әсәрләрне сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку.

Һәр мәсәлнең әхлакый нәтиҗәсен табарга өйрәнү. Мәсәлләрне, шигырьләрне сәнгатьле уку.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению. 3 класс. Программа Л.В.Занкова.

Рабочая программа содержит:пояснительную запискусодержание программытребования к уровню подготовки к концу третьего классакалендарно-тематическое планированиекритерии и нормы оценок...

Рабочая программа по литературному чтению 2 класс.Программа разработана на основе государственной образовательной системы «Школа 2100»

Формирование функционально грамотных людей – одна из важнейших задач современной школы. Основы функциональной грамотности закладываются в начальных классах, где идет интенсивное обучение различн...

Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 2 класс

Аңлатма язуы. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: 1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республик...

Рабочая программа по литературному чтению ( татарский) 4 класс

Рабочая программа составлена по учебнику " Кунелле татар теле" Р.З.Хайдаровой, Г.М.Ахметзяновой,Л.А.Гиниятуллиной....

рабочая программа по литературному чтению 3 класс, рабочая программа по физической культуре 3 класс

рабочая программа по литературному чтению 3 классрабочая программа по физической культуре 3 класс...

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ...