Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 2 класс
календарно-тематическое планирование (2 класс) по теме

Аңлатма язуы.

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004нче ел, 1нче июль)

2.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).

3.  Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.  Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

5. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku2kl.doc188.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004нче ел, 1нче июль)

2.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).

3.  Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.  Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

5. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

       

   Татар әдәбиятыннан эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2012 нче ел (авторлары: Р.Х.Ягъфәрова, , Р.И. Раскулова), 2 кисәктә, нигезләнеп төзелде. Календарь – тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнегүләр,  татар әдәбияты  программасы  буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

     

   2 нче в  сыйныфының тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 70 сәгатькә бүлеп (35 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән 4 модельгә (№ 7699/12,3.06.2012ел), нигезләнелде.Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән һәр сигезенче дәрес). «Аксакал кыш» темасы гыйнвар азагына калу сәбәпле, “Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың” темасы белән урыннары алыштырылды.

   Гимназия компоненты һәр тема азагында курсив белән күрсәтелде.

Дәресләрнең темалар буенча бүленеш таблицасы.

Бүлек

Үрнәк программа

Эш программасы

Сыйныфтан тыш уку

Яттан уку

 Тикшерү эше

1

1 нче сентябрь – Белем көне

5

5

1

2

Туган илем, туган телем,

иң кадерлем сез минем!

6

6

1

1

3

Кырлар буйлап уңган көз йөри

5

5

1

1

1

4

Гаиләмне бик яратам

4

4

1

5

Әдәп башы – матур гадәт

11

12

2

2

1

6

Аксакал кыш

3

3

1

7

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың

6

7

1

8

Курыкма, тимим!

6

7

1

1

9

Иң йомшак куллар – әни куллары

3

3

1

10

Яз бигрәк шук икән

5

6

1

3

11

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

2

2

12

Халык авыз иҗаты

8

9

1

1

1

13

Күренекле әдипләребез иҗаты

4

1

(әсәрләр башка темаларга кушылып сыйныфтан тыш укуга бүлеп бирелде)

Барлыгы

68 сәгать

70 сәгать

8 сәгать

12 сәгать

4 сәгать

   

       

 

Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдђбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,китапка кызыксыну булдыру;
  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерлвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенэ ирешү.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;
  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;
  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
  • үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Программаның эчтәлеге.

Уку һәм сөйләм эшчәнлеге.

Уку. Беренче сыйныфтан ук укучыны әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек  һәм сәнгатьле укырга өйрәтүгә йөз тота. Икенче сыйныфларда әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку мөһим. Тәкъдим ителгән программада йөгерек уку, сайлап уку, аңлатмалы уку, эчтән уку, бергәләп уку кебек төрле уку төрлђәренә мөрәҗәгать ител, кычкырып уку һәм эчтән (күңелдән) уку төрләре алга куела.

Кычкырып уку. Текстны төгәл, аңлап, грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү игътибарга алына. Бер минут эчендә укучының кычкырып, уртача 60—70 сүзне укый алуына ирешү максаты куела.

Күңелдән уку. Башлангыч сыйныфларда күңелдән уку барышында укучыны текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлауга күнектерү, әсәрдәге кирәкле информацияне табу һәм аңларга, сәнгати камиллеген тоярга өйрәтү мөһим. Күңелдән 85 сүзле текстны йөгерек укый алуга ирешү максаты куела.

Сөйләм (телдән сөйләм культурасы). Монологик һәм диалогик (кара-каршы) сөйләмне үстерүне күздү тота. Монологик сөйләмне үстерүгә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзү, аны план буенча сөйләү ярдәмендә ирешелә. Укучының үз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерү белүе игътибар үзәгенә куела. Диалогик сөйләмне үстерү аралашу (коммуникатив) культурасын үзлштерү белән бәйләнештә алып барыла. Укучының башкаларны тыңлап, аңлап, әңгәмәгә кушылуы, үз фикерен әйтә белүе, сораулар бирүе, сөйләү барышында әдби тел нормаларын куллануга ирешүе күздә тотыла.

Язу (язма сөйләм культурасы). Укучы язмасының тема эчтэлегенэ туры килүенә, текстның логик яктан түгел, аңлы һәм бәйләнешле булуына ирешү алга куела. Матур һәм  хатасыз язу күнекмәләре булдыру максатыннан, әдәби әсәр буенча куелган сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү

  Тыңлау. Укучының тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирү алуы игътибар үзәгенђ куела.

  Методик һәм фәнни-популяр текстлар белән эш. Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәлекләр, электрон чаралар), балалар өчен  чыга торган газета-журналлар турында мәгълүматлар бирелү, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле аңлатыла. Укучыларда алар белән эшләү  методикасы булдырыла.

  Әдәби текстлар белән эш. Әдәби текстларның  башка төр текстлардан аермасын танырга өйрәтү алга куела. Бу очракта укучыны әсәрнең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкларны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен  формалаштырырга өйрәтү мөһим.

 Балалар әдәбияты дөньясы. Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау- төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар арасында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дљнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә џәм балалар вакытлы матбугатында басылган материаллар да бар.

Әдәбият белеменә кереш (материалны гамәли үзләштерү). Укучының текст сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели, автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый алуы алга куела.

Укучы эшчәнлеге. Әдәбият дәресләрендә сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, изложение, диктант язу, бирелгән темага телдән яки язмача кечкенә текст әзерләү, картиналар белән эш, әсәрләргә нигезләнеп инсценировкалар кую кебек эш төрләрен куллану күздә тотыла.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;
  • өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергэ, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;
  •     әсернең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;
  • текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясеи, автор фикерен билгели алырга;
  • автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;
  • әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
  • әдәби тел һәм суратлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергэ тиеш.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  • аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән - 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;         
  • тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;
  •   1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;
  • текстны мәгьнәви бүлекләргә бүлә  һәм гади план, аннотация төзү алырга;
  • изложение, диктант яза алырга;
  • автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
  • программада ятлау өчен тәгьдим ителген әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;
  • бирелган темага телдән яки язмача текст әзерли  алырга;
  • халых авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем» табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
  • әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;
  • текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштару, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;
  • китап сайлау нечкәлекләре турында;
  •  төрле мәгълүмат чыганаклары(сүзлекләр,белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;
  • балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында;

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат(уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзуенчәлекле сыйфатларын(төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;
  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм  байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү;

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
  • яшь үзенчәлекләрен исәпкә  алып, укучыларның уку. хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерелүенә ирешү;
  • укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
  • иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;
  • укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү;

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Укытучы өчен файдалы ресурслар

Прогр амма:

1. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

  1. Татар теленнән гомуми белем бирүнең   дәүләт стандарты, Казан, 2008

Дәреслек: 

Р.Х.Ягъфәрова, , Р.И. Раскулова. Уку китабы. 2 кисәктә. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.

                                     

1. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. Казан. Мәгариф. 2001.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар.

3. С.И. Ожегов и Н.Ю.Шведов. Толковый словарь русского языка.

4. Татарско-русский словарь.

5. Русско-татарский словарь.

  • 1. С.Г.Вагыйзов. Кызыклы грамматика. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980.

2. “Чулман энҗеләре”, “Көмеш кыңгырау” газеталары

3. Татар теленнән орфографик сүзлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар.

4. С.И. Ожегов и Н.Ю.Шведов. Толковый словарь русского языка.

5. Татарско-русский словарь.

6. Русско-татарский словарь.

7.Русча-татарча сүзтезмәләр сүзлеге. (Ике томда).

.

gzalilova.narod.ru

 proshkolu.ru

zavuch.info

Тема

Сәг. саны

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

дата

факт

1 нче сентябрь – Белем көне  (5 сәгать)

1

Дәрдемәнд. Балалар, әйдә мәктәпкә!

М.Галиев. Сентябрь.

1

  Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү.

  • Әсәр төзелеше.
  • Сүз һәм автор.
  • Мин гимназист.

2

Г.Тукай. Кырлайда икенче көз. Сабыйлар җыры.

1

3

Г.Ахунов. Беренче укытучы.

1

4

Батулла. Валия.

1

5

М.Гафури. Ана теле.

М.Рәфыйков. Ишгилде.

1

Туган илем, туган телем,

              иң кадерлем сез минем! (6сәгать)

6

Ш.Галиев. Җирдә миңа ни кирәк.

Э.Мөэминова. Туган телем.

1

   Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.   Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.  Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли,  аның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.

  • Татар телендә елыйм мин, татар телендә көләм.
  • Сүзләр охшашлыгы. Рифма.
  • Түбән Камам – туган йортым. Аның гербы, флагы.

7

Г.Бәширов. Нинди ул Татарстан?

Р.Рәкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан.

1

8

Сыйныфтан тыш уку. Түбән Камам – иң гүзәл шәһәр.

1

9

Г.Ахунов.  Казан – Татарстанның башкаласы. Ватан.

1

10

Г.Галиев. Ык нинди елга соң ул?

С.Хәким. Республикам минем,Татарстан.

1

11

Ш.Галиев. Балачак әтәчләре чакыра. Витаминлы хәрефләр. Мактаныша малайлар. Онытылган.

1

Кырлар буйлап уңган көз йөри (5 сәгать)

12

Г.Тукай. Көз. Бәхетле бала. Эш.

Г.Галиев. Җимеш бакчасында.

1

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган проза әсәренең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү. Әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика бирү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү.

Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

“Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау.

  • Сүз һәм автор. Чагыштырулар.
  • Түбән Камамда көз килде.
  • Уңыш бәйрәме.

13

М.Гафури. Хушыгыз, кыр казлары!

Г.Хәсәнов. Озакламый кар явар...

С.Сүнчәләй. Күңелсез көз.

1

14

К.Тәхау. Көзге урман.

Тема буенча тикшерү эше.

1

15

Г.Рәхим. Көз йөри.

З.Нури. Көзне көткәндә.

1

16

Сыйныфтан тыш уку. Көзге урман.

1

17

М.Җәлил. Бишек җыры.

И.Гази. Синең әниең.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку.   “Төп герой” төшенчәсен белү, әкиятнең герое турында аерым сөйләү.  Үз гаиләңне ярату, әти-әни, әби-бабайларны, туганнарыңны хөрмәтли белү. Үз гаиләң, аның бәйрәмнәре турында телдән хикәя төзү.

  • Шигырь төзелеше. Буриме.
  • Гаилә гербы.

18

Х.Халиков. Без ничәү.

Р.Мингалим. Канатларың булса.    М.Әхмәтҗанов. Кирәк.

1

19

Г.Рәхим. Дүрт малай һәм дүрт әти.

Р.Мингалим. Иң зур кеше.

1

20

Серб әкияте. Су иясе.

1

Әдәп башы – матур гадәт (12 сәгать)

21

Л.Шәех. Уңай сыйфатлар.

К.Насыйри. Тәрбия китабы.

Х.Халиков. Хәерле иртә.

1

 “Уңай герой”, “тискәре герой” төшенчәләрен белү. Әсәрнең геройларын характерларына карап уңай һәм тискәре геройләрга бүлү. 1 нче сыйныфта укыган әсәрләрдән, тормыштан мисаллар китерү. Әсәрләрне өлешләргә бүлеп, исемнәр кую. Текстның эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү.  Шигырьне сәнгатьле итеп яттан укый белү.

   Теманы ачыклау өчен татар халык авыз иҗаты – мәкальләрдән файдалана белү.

   Әдәпле, тәрбияле, тәүфикълы сүзләренең мәгънәләрен аңлата, сөйләмдә куллана белү.

    Бирелгән темага китапханәдән әсәрләр таба белү. Китап күргәзмәсе оештыру күнекмәләрен булдырү.

    Әсәрнең уңай геройлары үрнәгендә үзеңдә уңай сыйфатлар булдыру, үзеңнең кимчелекләреңне күреп, аны төзәтү өстендә эшләү.

   Мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү. Башкаларга үрнәк булырга тырышу.

  • Герой сыйфатлары.
  • Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре.
  • Гимназистларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре.

22

Ә.Бикчәнтәева. Өстәл янында. Каз бәбкәләре. Дәү әнием. Җил сөйләшә беләме.

1

23

З.Әхмәрова. Шулай да булгалый.

1

24

Сыйныфтан тыш уку. 

З.Әхмәрова. Яңа чана.

1

25

Ф.Яруллин. Хикмәтле сүз.

Т.Миңнуллин. Рәхмәт.

1

26

З.Әхмәтов. Әләкче.

1

27

А.Әхмәт. Ай-һай!

1

28

Н.Каштанов. Ярдәм.

1

29

Р.Вәлиева. Үсмәгән әле ул.

1

30

Ф.Яруллин. Кояштагы тап.

1

31

А.Шамов. Ипи кадере.

Тема бенча тикшерү эше.

1

32

Сыйныфтан тыш уку.

Дәрдемәнд. Өч угыл.

1

Аксакал кыш (3 сәгать)

33

Б.Рәхмәт. Кыш килде.

Г.Бәширов. Чана шуу.

1

   Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру.

   Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау.

  • Өлешләр арасындагы бәйләнеш.
  • Кышкы спорт төрләре, танылган спортчылар, кышкы универсиада.

34

Җ.Тәрҗеманов. Һай, Кыш бабай...

К.Ушинский. Кыш ачуланды.

1

35

Р.Корбан. Суык көндә.

И.Туктар. Җем-җем!.. Чвик!..  Җ.Дәрзаман. Яңа чана яңа шул.

1

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың (7 сәгать)

36

М.Гафури. Балалар эше.

И.Туктар. Нилектән икән?

1

   Әсәрләне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү.  

   Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау.  

   Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе турында сөйләү.

  • Мин дә инде зур үсәм, һөнәр сайларга вакыт.
  • Хезмәткә – хөрмәт.

37

Ш.Галиев. Уң кул белән сул кул.

Татар әкияте. Ялкау малай.

1

38

Г.Бәширов. Үзебез карап үстерәбез.

1

39

Әкият. Бүләк кемгә?

1

40

Сыйныфтан тыш уку. Күренекле әдипләребез иҗаты – М.Җәлил. Карак песи. Яз.

1

41

Г.Хисамов. Үз юлыңа чыктың, хуш, балам! Ф.Яруллин. Кайчы һәм энә.

1

42

Р.Төхфәтуллин. Каз өмәсендә.

1

Курыкма, тимим! (7 сәгать)

43

Р.Фәйзуллин. Кызыл китап.

Ә.Баян. Рәхмәт өчен түгел.

1

  Әсәрне өлешләргә бүлү, исем кушу, өлешләр арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Әсәрнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү, телдән рәсемен ясау. Әсәрләрне сәнгатьле  уку, текст азагында бирелгән сорауларга җавап бирү. Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерү.

  Бирелгән темага китапханәдән китаплар таба белү, китаплар күргәзмәсе оештыру.  

   “Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу, рәсем ясау.  Хайваннарга, кош-кортка мәрхәмәтле караш булдыру.

  • Охшашлык.
  • Безнең якның терек табигате.
  • Татарстанның Кызыл китабы.

44

М.Рәфыйков. Көчек.

1

45

Г.Хәсәнов. Куян.

Ш.Галиев. Кеше урман кисә...Борау. Пәрәмәч. Рәхмәтләр хакында.

1

46

Ә.Бикчәнтәева. Сөйкемсез песи.

К.Тәхау. Кошларга ярдәм итик.

1

47

Р.Хафизова. Күңел күзе.

Тема буенча тикшерү эше.

1

48

Сыйныфтан тыш уку. Күренекле әдипләребез иҗаты – М.Гафури. Тавык белән үрдәк.

1

49

Г.Сабитов. Югалган йолдыз. Тәүге соклану.  Г.Бәширов. Исраф.

1

Иң йомшак куллар – әни куллары (4 сәгать)

50

Р.Миңнуллин. Әни кирәк!

С.Рәхмәтуллин. Дәү әни.

В.Осеева. Дүрт кыз.

1

   Шигырьләрне һәм проза әсәрләрен сәнгатьле уку. Шигырьне сәнгатьле итеп яттан уку. Әсәргә, аның геройларына карата үз фикереңне белдерү.

   Әсәрнең үзеңә үрнәк булырдай геройларын билгеләү. Әниләрнең дөньядагы иң кадерле кеше булуларын аңлау. Аларга карата кайгыртучан, миһербанлы, мәрхәмәтле булу.

  • Герой хисе.
  • Иң кадерлем – әнием.  

51

К.Булатова. Әниемнең кызы юк бит.

И.Туктар. Өлгер.

1

52

Р.Вәлиева. Кояш кебек.

Й.Шәрәпова. Тылсымлы елмаю.

1

Яз бигрәк шук икән (6 сәгать)

53

Ә.Бикчәнтәева. Март аенда.

К.Маховский. Язгы авазлар.

1

  Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиешле шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.  

    “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эш – балаларга аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән таба белү.

  • Персонаж. Персонаж сүзе.
  • П.И.Чайковский. Ел фасыллары. Яз.
  • Түбән Камада Сабантуй бәйрәме.

54

Б.Рәхмәт. Яз килә.

Ә.Бикчәнтәева. Апрель ае.

Ф.Хөсни. Авылда яз.

1

55

Ә.Кари. Минем ккунагым.

Г.Хәсәнов. Беренче күк күкрәү.

1

56

Сыйныфтан тыш уку. Күренекле әдипләребез иҗаты – Г.Тукай. А.Алиш. Нечкәбил.

1

57

Г.Афзал. Язгы яңгыр.

Г.Тукай. Баланың ата-анасын сөюе.

1

58

М.Рәфыйков. Илһам авазы.

Э.Мөэминова. Сабантуй.

1

Рәхмәт сезгә, ветераннар! (2 сәгать)

59

Э.Мөэминова. Моңсу бәйрәм.

Һәйкәл.

1

  Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклау. Әсәргә карата сорауларга төгәл җавап бирү.

  • Автор сүзе.
  • Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең кадерен бел.

60

М.Мәһдиев. Дәү әти.

Х.Халиков. Буыннардан-буыннарга.

1

Халык авыз иҗаты (9 сәгать)

61

Санамышлар. Эндәшләр. Тизәйткечләр.

1

     Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү.  Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре. Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку. Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

    Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. “Бәхет” төшенчәсен аңлатып карау, шул турыда иптәшләре белән фикер алышу.

    Күренекле әдипләребез иҗаты белән танышуны дәвам итү.

  • Иҗади эшләү: әкият, санавыч, табышмаклар иҗат итү.
  • Халык авыз иҗаты әсәрләрендә каршылык.
  • Н.Исәнбәт. “Балалар фольклоры”.

62

Такмаклар. Табышмаклар.

1

63

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Әкиятләр. Наян төлке.

1

64

Сыйныфтан тыш уку. Күренекле әдипләребез иҗаты – Г.Ибраһимов.

1

65

Дәрдемәнд. Әни, әкият сөйләче.

Татар халык әкияте. Зөһрә кыз.

1

66

Нугай әкияте. Карт һәм су анасы.

1

67

Чечен әкияте. Татулык.

1

68

Индонезия әкияте. Күгәрчен һәм кырмыска.

1

69

Инглиз әкияте. Аждаһа. Халык авыз иҗаты буенча тикшерү эше.

1

70

Күренекле әдипләребез әсәрләре буенча йомгаклау дәрес.

1

   Кренекле әдипләребезне һәм аларның әсәрләрен искә төшерү. Үзеңә ошаган әсәр геройлар турында фикер алышу.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению. 3 класс. Программа Л.В.Занкова.

Рабочая программа содержит:пояснительную запискусодержание программытребования к уровню подготовки к концу третьего классакалендарно-тематическое планированиекритерии и нормы оценок...

Рабочая программа по литературному чтению 2 класс.Программа разработана на основе государственной образовательной системы «Школа 2100»

Формирование функционально грамотных людей – одна из важнейших задач современной школы. Основы функциональной грамотности закладываются в начальных классах, где идет интенсивное обучение различн...

Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 1 класс

Аңлатма язуы           1 В сыйныфы өчен  әдәби уку фәненнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга   нигезләнеп тө...

Рабочая программа по литературному чтению ( татарский) 4 класс

Рабочая программа составлена по учебнику " Кунелле татар теле" Р.З.Хайдаровой, Г.М.Ахметзяновой,Л.А.Гиниятуллиной....

рабочая программа по литературному чтению 3 класс, рабочая программа по физической культуре 3 класс

рабочая программа по литературному чтению 3 классрабочая программа по физической культуре 3 класс...

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по литературному чтению 1 класс ("Начальная школа XXI Века"), по обновленным ФГОС выполнена в конструкторе рабочих программ...