Конспект урока по теме "Каюм Насыйри "Белемгә омтылыш""
план-конспект урока на тему

Хайруллина Эльвера Гаруновна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kayum_nasyyri.docx20.89 КБ

Предварительный просмотр:

Каюм Насыйринең”Әбугалисина”әсәрендә аң-белемгә омтылыш.

Максат:

1)Каюм Насыйринең тормыш юлы Һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышу,текст өстендә эш аркылы Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерлек эше алып бару.

2)Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү,сүзлек  байлыгын арттыру.Диалогик сөйләмне камилләштерү.

3)Укучыларда белемгә ,китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.

   Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаеһгалиева; Каюм Насыйри портреты, презентация.

 Оештыру:

-Бүген пәнҗешәмбе. Елның көз фасылы. Урамда салкын. Салкын җил исә. Яңгыр ява.

Актуальләштерү:

а) өй эшен тикшерү: Белем турында мәкальләр эзләп килергә иде.

(укучыларны тыңлау);

  • сез белемгә омтылуда зур өлеш керткән,бик күп дәреслекләр ,сүзлекләр төзегән  кайсы татар галимен беләсез? (Каюм Насыйрины беләбез)

 1нче слайд (портрет)

а ) Аудиоязма тыңлау. (2тапкыр)

   Каюм Насыйри 1825нче елның 14нче февралендә Казан губернасының Зөя өязе ( хәзер Татарстанның Яшел Узән районы ) Югары Шырдан авыланда туган. Аның әтисе мулла булган. Ул рус, фарсы, гарәп телләрен яхшы белгән.

   К. Насыйри башта авылда укый, аннары Казан мәдрәсәсен тәмамлый. Ирекле тыңлаучы буларак, Казан университетында укый. К. Насыйри- тел, әдәбият, табигать, география, арифметика, физиология, геометрия, ботаника, тарих һәм башка фәннәр буенча күп дәреслекләр, беренче аңлатмалы сүзлекләр авторы.

б ) Тикшерү: Димәк,

-Кем ул  Каюм Насыйри?

-Ул кайчан туган?

-Галим нинди телләрне яхшы белгән?

-Ул кайсы фәннәрдән дәреслекләр төзегән?

-Каюм Насыйри нинди сүзлекләр төзегән?

Төп өлеш:

-Без бүген сезнең белән аның”Әбугалисина”дип аталган әсәр өстендә эшләрбез.

2нче слайд:

а ) Сүзлек өстендә эш:

мәгарә [мәғәрә ]  - пещера

чакма [чåҡма] - огнива

почмак [почмаҡ ] - угол

белем [ бэлэм] - знание

коточкыч[ҡоточҡоч] - страшный

сихерче [cихэрчэ] - колдун

яшеренделәр [йәшэрэндэләр] – спрятались

кыяфәт [ҡыйәфәт] - внешний вид

караңгы [ҡåраңғы] – темно

б). Сүзләр белән җөмләләр төзегез:

Мәгарә ишеге ачылыр көн җитте.

Егетләр чакма белән ут кабыздылар

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер почмакка яшеренделәр.

Белем алыр өчен өйләреннән чыгып киттеләр.

Ел буе мәгарәдә ятып коточкыч кыяфәткә кергәннәр.

Аларны сихерчеләр дип тотып алдылар.

Мәгарәнең эче кап-караңгы иде..

в )текст өстендә эш: (32-33бит)

   3нче слайд –кыска текстлар

   1нче бирем: (текстка туры килгән исемнәрне билгеләп чыгу)

   Ял минуты:(Көй астында укучылар хәрәкәтләнәләр,көй туктагач парлашып басалар,бер –берсенә җөмләләрне әйтәләр)

   4нче слайд:

Скажи другу о том,что :

-Каюм Насыйри великий татарский ученый;

-Мы прочитали произведение Каюма Насыйри  “Абугалисина”;

-Книга-источник знаний;

-Нужно беречь книги;

-Наша домашняя библиотека богата;

Алган белемнәрне ныгыту:

5нче слайд:

Җөмләләрне дөрес итеп төзеп языгыз.

  1. Әбугалисина, мәгарәдә, бервакытта да, Әбелхарис, белән, сүндермәделәр, утны.
  2. Суган, суы, кирәкле, белән, белемнәрне, алдылар, язып.
  3. Ишек ачылгач, бер почмакка, эчкә керделәр, яшеренделәр.
  4. Белем, бик, күп, алдылар, алар.

6нче слайд(текст өстендә эшне дәвам итү, туры килә-килми өстендә )

Йомгаклау:

-Димәк без бүгенге дәрестә кайсы галим турында сөйләштек?

-Әбугалисина кем ул?

-Ул кая килгән?Ни өчен килгән?

Өй эше:Каюм Насыйри турында тулырак мәгълүмат алып килергә(реферат,презентация);”Әбугалисина”хикәясен план буенча сөйләргә;диалог төзеп сөйләргә.

Үзбәя:

“5”-мин барысын да дөрес эшләдем

“4”-мин кайбер урыннарда  хата ясадым

“3”-мин дәресне аңлап җиткермәдем


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...


 

Комментарии

Мубаракшина Рузиля Рашитовна

Методик яктан дөрес оештырылган, бик яхшы дәрес конспекты!!! Афәрин, Эльвера Гаруновна! Алга таба да уңышлар телим!!!