Конспект урока по теме "Шарт фигыль"
план-конспект урока на тему

Хайруллина Эльвера Гаруновна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.f.6.docx27.84 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : « Шарт фигыль»-6нчы сыйныф  рус төркеме.

Максат: 

1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү, зат – сан белән төрләндерергә өйрәтү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибыяңа материал аңлату дәресе.

Материал: дәреслек, мәкальләр, таблица.

Дәрес баррышы:

I.Оештыру  өлеше:

1)-Хәерле көн,укучылар!Кәефләрегез ничек?(укытучы)

-Кояшлы иртә кебек!

-Тукай телен ,ана телен өйрәнергә дип килдек!(укучылар)

2)Дежур укучы рапорты(Һава торышы турында сөйләшү)

II.Өй эшен тикшерү( “ Боерык фигыль+әле”тезелмәсен кулланып җөмләләр төзеп килергә иде.)

  1. III. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру:

 -Балалар, карагыз әле, тактада нинди сүзләр язылган? (яз,сикер, йокла, укыса, утыр,шөгыльләнсә, эйт, күр, барса сүзләре )

- Фигыльләр.

-Бу фигыльләрнең кайсы артык? Ничек уйлыйсыз?

-Укыса ,шөгыльләнсә,барса, чөнки без аларны  өйрәнмәдек.

-Ул башка фигыльләрдән ничек аерыла?

-СА кушымчасы белән аерыла.

-Укы,шөгыльлән,бар  нинди фигыль?

-Боерык фигыль.

-Димәк, боерык фигыль + СА кушымчасы = ШАРТ фигыль

УКЫ+СА=УКЫСА(ЕСЛИ прочитает)

ШӨГЫЛЬЛӘН+СӘ=(ЕСЛИ  будет заниматься)

БАР + СА = БАРСА (ЕСЛИ пойдет)

-Кем әйтә, бүгенге дәреснең темасы нинди?

-Шарт фигыль.

-Дәфтәрләргә дәреснең темасын шарт фигыль дип язып куябыз һәм тактадагы схеманы ясап куябыз.

-Хәзер түбәндәге сүзләрне русчага тәрҗемә итегез:

                              ШАРТ ФИГЫЛЬ

                                       -са/-сә

  • Йөз-сә- если будет плавать
  • Шөгыльлән-сә- если будет заниматься
  • Йөгер-сә- если будет бегать
  • Уйна-са- если  будет играть

 

                         -маса/-мәсә

  • Йөз-мә-сә- если не будет плавать
  • Шөгыльлән-мә-сә- если не будет заниматься
  • Йөгер-мә-сә- если не будет бегать
  • Уйна-ма –са- если не будет играть

-Тактада  җөмләләр язылган,тәрҗемә итегез:

-Аяк  туңса ,тамак авырта .

-Саф һавага чыкмасаң,авырыйсың.

-Гел компьютер каршысында утырсаң ,күзләрең авырта.

-Спорт белән дус булаң  ,сәламәт буласың.

-Димәк, Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?(-са/-сә;-маса/-мәсә)

-Ә Шарт фигыль зат-сан белән төрләнәме икән?(таблицада күрсәтү)

       Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше:

                            Барлык формасы:

берлек сан                                     күплек сан

1-са/-сә –м                                     1.-са/-сә-к

2.-са/-сә-ң                                        2.-са-гыз/-сә-гез

3.-са /-сә                                           3.-са-лар/-сә-лар                            

           Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше:

                                 Юклык формасы:

    берлек сан                                     күплек сан

1  -ма-са –м                                       1.-ма-са-к

     -мә-сә-м                                          -мә- сә-к

2.  -ма-са-ң                                         2.-ма-са-гыз

     -мә-сә-ң                                            -мә-сә-гез                                        

3.  -ма-са                                             3.-ма-са-лар                          

IV.Ял минуты “Шәвәли белән гимнастика”

V.Белем Һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)Түбәндәге фигыльләрдән Шарт фигыль ясарга:(Шөгыльлән,бар йөгер,юын,йөз,сикер,чап,эшлә, әйт)

 2) Бу фигыльләрне зат -сан белән төрләндерегез: Шөгыльлән,бар йөгер- 1 рәт

Юын,йөз,сикер-2 рәт

3)Дәфтәрләргә 3 Шарт фигыль белән җөмлә уйлап язарга.

4)Түбәндәге җөмләләрне татарчага түрҗемә итегез:

  • -Если будешь заниматься спортом,то  не будешь болеть.
  • -Если не будешь гулять на свежем воздухе,то заболеешь.

-Если будешь долго сидеть за компьютером,то  испортится зрение

-Если ноги замёрзнут ,то горло будет болеть.

-Если на свежий воздух не выйдешь,то заболеешь.

5)ТЕСТ эше .

1. Шарт фигыльне табарга.

а) кайта, барган, килгән,

б) барды, кайтты, килде,

в) кайтса, барса, килмәсә.

2. Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми?

а) заман,

б) зат-сан,

в) барлык-юклык.

3. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә

Кайтса, бар, йөгерер

а) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль,

б) боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,

в) шарт фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль

4. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

V.Йомгаклау:

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль белән таныштык?

-Нинди кушымчалар ялгана?

-Нинди сорауга җавап бирә? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль белән таныштык?

-Нинди кушымчалар ялгана?

-Нинди сорауга җавап бирә? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

VI.Үзбәя :-Сез бүгенге дәрене аңладыгызмы?

“5”-чөнки мин теманы аңладым;

“4”-чөнки мин бик аңлап бетермәдем;

“3”-чөнки мин бөтенләй аҗламадым.

VII.Өй эше:

-Шарт фигыльнең төрләнешен белергә;

-Шарт фигыльләр кулланып 6 җөмлә төзергә;

-Шарт фигыльләр кергән татар халык мәкальләрен ,сынамышларны язып алып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...