23 февраля День Защитника Родины.
календарно-тематическое планирование (4 класс) на тему

Мероприятие посвященное ко дню "Защитника Родины". Здесь включены стихи и песни защитникам Родины. В школе работают учителя -  мужчины которые служили в армии, им полсвящены в сценарии теплые слова благодарности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_prazdnika_23_fevralya_na_tatarskom_yazyke.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

            Югары  Чаллы  урта гомуми белем бирү  мәктәбе.   23 февраль бәйрәме 2018  ел.

А. б: Совет  Армиясе  маршы  яңгырый

  1. . Сез  талантлы  татар  композиторы   С.Сәйдәшевның  “Совет  Армиясе  маршын”  тыңладыгыз.Марш Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышлап язылган. Ул беренче тапкыр 1929 нчы елның 23 нче февралендә Татар академия театрында татар полкы солдатлары өчен башкарыла. Аны 60-70 кешелек оркестр башкара. Аңа С.Сәйдәшев үзе дирижерлык итә.Бу марш солдатларга бик ошый. Әсәр уйналып бетүгә, залдагы кызылармеецлар, аягүрә басып, композиторны бик озак алкышлыйлар. С.Сәйдәшевне полкның почетлы кызылармеецы итеп кабул итәләр, аңа солдат мундиры бирәләр.

     Күренекле полководец К.Е.Ворошилов бу маршка югары бәя бирә. Композитор үз исеме язылган алтын сәгать белән бүләкләнә.

     Марш бүген дә хәрби парадларда һәм демонстрацияләрдә,  радио  һәм  телевидения  аша    яңгырый.

  1.  А,Б,

Бер бәйрәм февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны  иң зур бәйрәме дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәркеме белә

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йортелә.

Ул солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны

Котлап китик шул уңайдан

Булачак солдатларны. 

Хор  “Тынычлык  турында”

2.А,Б,:

       23 февраль. Бу көнне инде 100 ел бәйрәм итәбез. 100 ел кешелек дөньясының көчле яртысы көч,түземлек,чыдамлык,патриотлылык,шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә.

Немец басып алучыларын Нарва һәм Псков астындагы җиңу хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көнен билгеләп үтү турында декрет игълан ителә.

Соңра   ул  Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне итеп узгәртелә,ә соңгы елларда ул Ватанны Саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Борын-борыннан Россиядә хәрби һөнәр кешеләре иң хөрмәтле,иң абруйлы һөнәрләрдән санала.Ватанны саклау ул-тыныч халыкның гомерен туган илнең намусын,горурлыгын,ныклыгын,бердәмлеген саклау.

1укучы:

 Армия сузе латинчадан коралландырылган диеп тәрҗемә ителә.Ләкин Армия коралы белән генә түгел,ә узенен кыю,батыр солдатлары белән көчле.1945 елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп Европалы фашист илбасарларыннан  азат итте.Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән км коры җир,су һәм һава чикләрен саклый һәм һәрвакыт бабаларыбызның иң яхшы  хәрби традицияләренә таяна.

2. укучы:

Армия сафларында хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы.РФ конституциясе һәм башка федераль кануннар хәрби хезмәткәрләргә дәүләт мөстәкыйльлелеген һәм аның территориаль бөтенлеген  саклау,илнең иминлеген тәэмин итү,дошман һөҗүмнәрен кире кагу бурычларын йөкли.

3 укучы:

 Россиядә хәрби хезмәт срогы һәр чорда төрлечә булган.Әйтик,патша заманында 25 ел тәшкил иткән.Дөрес,ул чакта һәр ир-егет солдатка алынмаган.Совет чорында исә хәрби срогы нык кыскара,ә соңгы елларда нибары бер елны гына тәшкил итә.

Ватанны саклау һәркемнең изге бурычы,ә Ватан-Туган ил дигән сүз.Аны һәркем сакларга тиеш.

4. укучы:

 Кайбер яшьләр солдатка барырга курка.Ләкин ир-егет холкына мәгълүм булганча,туган өен,гаиләсен,көчсезләрне яклау-саклау теләге геннары салынган.Әйе,бүген армиядә проблемалар җитәрлек.Әмма тормыш үзе дә каршылыклар аша йөгерүне хәтерләтә бит.Яшь  кеше кыенлыкларны җиңәргә никадәр,иртәрәк өйрәнсә,шулкадәр  тизрәк үз-үзенә нык ышанган һәм көчле шәхескә әвереләчәк.

5 укучы:

Буген Илебез бик зур һәм аның матурлыгына сокланып туймаслык.Тиздән сезгә дә шушы матурлыкны,кешеләр тынычлыгын сакларга туры киләчәк.һәр  яшүсмер бүгеннән үк бу җаваплы бурычны үтәү өчен физик яктан көчле итеп әзерләргә,фәннәрне тырышып үзләштерергә тиеш.Физик яктан чыныккан кеше беркайчан  да кыенлыклар алдында куркып калмый.Шуңа да анда катлаулы техника белән идарә итү өчен белемле яшьләр кирәк.

6 укучы:

Күп тә үтмәс,егетләр

Сез дә үсеп җитәрсез

Ватанны саклар өчен

Армиягә китәрсез

Әниләрне, апаларны,

Сеңелләрне   якларсыз.

Җирдә, күктә,туган илнең

Тынычлыгын сакларсыз.

1 нче алып баручы: 

Еллар узган саен,канлы вакыйгалар ерагая,истәлекләр тоныклана барса да,әле һаман да  Әфганстан сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннары тетрәндерә,интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнен яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты.Әле тормышның ямен-тәмен дә татып карамаган  асыл  ир-егетләребезнең  гәүдәләре  цинк табутларда гына кайтты.20 гасырның иң зур сынауларыннан берсе булган-Әфган сугышы,1979 нчы елның 25 нче декаберендә совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү указы кабул ителгән көннән башланды.Бу сугыш 9 ел да 52 көн дәвам итте,анда барлыгы 520.000 солдат катнашты һәм 13.833 яшь гомер  өзелде. Татарстан Әфган сугышларында 257 егетен югалтты. 233 е инвалид,546 сы яралана һәм кантузия ала.Бүгенге көндә  безнең   авыл  җирлегендә  байтак  кына   Әфган сугышы ветераннары яши.Алар  Кызыл  Чапчак  һәм безнең   Югары  Чаллы    мәктәбен   тәмамлаган абыйлар. Менә алар:

Югары   Чаллы авылыннан :

1Габдрахманов   Әлхәт

  Салимгараев  Мөнзил

  Ахунов  Галимҗан

  Нафиков  Расим

  Садыков  Фәнил

2.Олы  Аты   авылыннан:

 Шипшов  Игорь

Түбән  Чаллы авылыннан:

Әфган сугышында газиз улларын югалткан аналарның һәрберсе бу бәйрәмне йөрәкләре аша уздырып,канлы күз яшьләрен  коеп гомер итәләр.

7 нче  укучы:

Әфганстан,  бәгырьләрне

Телгәләдең    телем-телем

Унбиш   меңнән  артык  солдат

Яклап  үлде  кемнәр илен?

300 гә  якыны  аның

Татарстан  уллары  бит.

Язган  хатка  соңгы  җавап:

Бәхил  бул  әнкәй  гафу  ит!

Бер   йотым   су –алтынга   тиң

Өскә   кургаш   яңгыр  ява.

Бөркеттәй   асыл  егетләр

Бер-бер   артлы  җиргә  ава.

1 нче алып баручы:

Чечня... Ул да безнең ир-егетләребезнең җилкәсенә төшкән иң авыр йөкләрнең берсе.Кайнар ноктада хәрби бурычын утәп һәлак булган, туган илләренә кайта алмаган солдатлар мәңге яшь булып, ә аналары йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра булып калдылар.

8 укучы

Исән-сау кайт, балам, диеп калдың

Кабул булмады шул теләгең.

Һәлак булды улың, дигән хәбәр,

Мәнге телде ана йөрәген.

Багалмамның, минем газиземнең,

Кайда сукты соңгы сәгате

Кайтардылар цинк табут белән

Шунда диеп анын җәсәде.

Икейөзенче дип тамгаланып

Ачмаска!-дип мөһер сугылган

Ана баш очында күк күкрәде

Улы һәлак, кемнәр кулыннан

Яшен суккан кебек аягында

Тора алмый төште бөгелеп

Күз яшьләре хәбәр алуга ук,

Беткән иде инде түгелеп.

Сабыем дип ана өзгәләнеп

Кочты бары салкын табутын

Меңнәр арасыннан таныр иде

Ишетелә калса тавышың.

Солдат җаны кайтып дәшәр кебек

Бу хәсрәтне ничек кутәрдең?

Бармый  калып  булмый  иде  һич  тә

Мин  бит , әнкәй,  приказ  утәдем.

2нче алып баручы:

Безнең авыл советы буенча бу сугышта Югары  Чаллы   егете   Туктамышев  Рафис ,  Олы  Атыдан   Умнов  Федор  катнашты. Алар      исән-сау  туган  якка  әйләнеп   кайтты.

9укучы.

Батыр һөнәр  бар җирдә

Җирне,илне саклаучы

Сине,  мине-һәркемне

Дошманнардан яклаучы

Генералмы,Майормы

Капитанмы, я сержант

Барсының да исеме

Дөньяда    бер   ул  - солдат

1 0 укучы

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар  үз-үзен

Беләкле,йөрәклеләр

Ихтыярлы һәм түзем

Саклап Ватанны ,безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

2 нче алып баручы:

Мәктәбебез  Директоры  Ахтямов  Фәнис Гәбделхәй   улы  1987-89 елларны  Совет  Армиясе  сафларында    Венгриядә   хезмәт итә.     Бу бәйрәм аның да бәйрәме.

Сез   безнең   күңелгә  мәңгелек  ышаныч.

Сез   көчле, сез  батыр, сез - безнең  куаныч.

Сез  -  алтын  багана,гаиләдә сез-терәк!

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк.

Йөрәктән ташып чыккан хисләребезне,

Бәйрәм белән котлау сүзләребезне

Фәнис   абый сезгә җиткерәбез

Бөтен мәктәп белән сүз бирәбез

Ышаныгыз мәктәп исеменә

Бер тап төшмәс ,  менә күрерсез

Ялгыш   адым  ясый  калсак

Киңәш сорап сезгә килербез

 бию.

1 нче алып баручы:

 Мәктәбебез спорт өлкәсендә гел алдынгы рәттә бара.Төрледән- төрле ярышларда җиңү яулау җиңел түгел. Көрәшче  егетләрне әзерләүче,тренировкалар оештыручы,киңәшләрен бирүче,  булачак солдатларны әзерләүгә зур өлеш керткән  , спортны сөяргә өйрәткән  Фазыл  абыйны Бәйрәм белән котлыйбыз.

11 укучы:

Физ-ра дәресләрен

Көтәбез без зарыгып

Черемесин, Гамовалар

Булырга безнең  теләк.

Фазыл   абый кебек физрук

Районыбызда сирәк.

Автоматны сүтеп җыю

Мылтык тоту кирәкле.

Кыюлыкка Шойгу түгел

Фазыл   абый өйрәтте.

2 алып баручы.

Мәктәбебездә егетләрне эшкә өйрәтүче кеше хезмәт укытучысы.Чираттагы бәйрәм котлавы  сезнең  өчен  Илдар   абый. Ул  

Чүкеч сабын дөрес саплау

Кемнең кулыннан килә?

Мондый эшнең осталыгын

Тик  Илдар   абый белә.

Бүген бәйрәм көнендә

Барчагызны котлыйбыз

Шатлык,бәхет,сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

      2 алып баручы:   

Чираттагы Бәйрәм котлавы  математика  һәм  физика укытучысы  Рафаэль   абый  Касыймович  адресына.

12нче укучы:

Елмаеп көләсез дә сез

Башлыйбыз  физика  дәресен

Тып-тын калып,сезгә карап

Утырабыз тыңлап барысын.

Рәхмәт сезгә  физик   киңлекләргә

Үзегез белән безне алган өчен.

Бүгенгене  тормыш белән бәйләп

Безнең   белән яшьтәш калган өчен.

Бәйрәмегез котлы булсын.

Саклыйк ир-егетләрен

Алар илнең тоткасы

Бүрәнәнең юан башын

Аларга бит тотасы.

Ир-егетләр ир курке

Көрәшчеләр үстерә

Илне дошманнардан саклый

Кирәксә утка керә.

Озын гомерле булсыннар

Илебезнең ирләре

Ир  таянырдай  нык  булсын

Ир  егетнең иңнәре.

Ирләр  яшәсә,  ил яшәр

Бу бит изге хакыйкать

Ир егетнең үз сүзенә

Тугры булуы кыйммәт.

1  алып  баручы:

Мәктәпләргә килеп кергәч

Без барыбыз да сабый.

Мәктәпне саклый, җылыта

Илшат  һәм  Рәфил абый.

Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка

Байлык — муллык   телик   тагын  сезгә
Барча  теләк  ихлас  күңелдән
Телик  әйдә  тагын  саф  мәххәбәт
Тормыш  яме  артсын  бүгеннән.

2нче алып баручы:

Мәктәбебезгә  күрше  авыллардан  йөреп  укучыларны   бер  көн  дә  соңга  калдырмый  алып   килүче   алыштыргысыз  шофёрыбыз  Разим  абый !

13 укучы:

Гаиләнең  имән  өрлеге  син

Туйдыручы,  малны  табучы.

Кыенлыкта  киң  җилкәңне  куеп  

Җил -  яңгырдан саклап  баручы.

Күңел  белән  барыбер  солдатт  бит  син

60  та  да  сафта  ,  төз  бит  син.

Юкка  гына  атка  тиңләмиләр

Заман  йөген  тарткан  ир  бит  син.

 Барлык  ир  -егетләр  хөрмәтенә  Җыр

 “  Солдатта  булган  диләр”

      1нче  алып баручы:   

Ватанны саклаучы!Ничек горур яңгырый бу сүз!Безнең мәктәпнең егетләре дә-булачак  Ватанны саклаучылар.Аларны бәйрәм белән     чын күңелдән котлыйбыз.Исәнлек-саулык,ныклы сәламәтлек,укуларында уңышлар һәм үз Ватанының патриотлары булуларын телибез.

14 нче укучы:

Солдатка китәр егетләр,

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге-гер,дигән

Исемне аклар өчен.

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын сез.

Хезмәтегездә Ватанга

Тугрылыклы булырсыз.

Җыр.

Шаян шигырь. Галиев Камил

 Солдаттан  хат.                      

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

23 февраля - День защитника Отечества.

Дорогие друзья, сегодня мы собрались, чтобы встретить наш государственный праздник......

Сценарий праздника "23 февраля-день защитников Родины"

Сценарий праздника "23 февраля-день защитников Родины"...

Занятие кружка «Юный патриот» по теме «23 февраля – День защитника Отечества»

Занятие кружка  внеурочной деятельности по военно - патриотическому направлению....

Презентация: 23 февраля- День защитника Отечества.

Материал может быть использован для проведения классного часа, посвященного Дню защитника Отечества....

23 февраля- День защитника Отечества. Открытка для папы.

Познакомить с историей возникновения праздника "День защитника Отечества". Объяснить значение слова "Отечество" и  "Красной звезды"...

23 февраля – День Защитника Отечества

Внеклассное мероприятие для 2 класса, на которов происходит знакомство с историей праздника, развиваются патриотические чувства , воспитываются  чувства гордости за защитников нашей Родины....

24 февраля 2016 г.Литературный досуг"23 февраля-День защитника Отечества"

Литературный досуг в подготовительной логогруппе № 3...