Сыйфат дәрәҗәләре.
план-конспект урока по чтению (4 класс) по теме

Предметның күп төрле билгеләрен белдергән сүзләрне урынлы куллана белү.Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә кую.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_syyfat_drzhlre.docx35.91 КБ
Файл chagyshtyru_drzhsendge_syyfatlar.pptx1.72 МБ

Предварительный просмотр:

Татар теле

Тема:Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат:Предметның күп төрле билгеләрен белдергән сүзләрне урынлы куллана белү.Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә кую,грамматик дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.Язма сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын арттыру.Игътибарлылык,күзәтүчәнлек,сабырлык хисе тәрбияләү.

Җиһаз:Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,биремле карточкалар,тест,экран,проектор,компьютер,кояш рәсеме,нурлары,болыт.

Дәрес башы:Укучыларны барлау.Аларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Уе изге:баласына

Булышыр табигатьтә

Эшкә тотыныйк дусларым ,

Хуш хәерле сәгатьтә

Актуальләштерү.

Укучылар без сезнең белән бүген сыйфат сүз төркеме буенча белемнәребезне ныгытырбыз.яңа белем күнекмәләр аларбыз,матур һәм дөрес итеп язарбыз,кагыйдәләр өйрәнербез.

Безнең лицеебызга “Ялкын” журналыннан хат килде, менә шушы текст аларда ниндидер бәхәс сорау тудырды.Без шуңа ачыклык кертергә тиешбез.Текст белән танышабыз.Ул сезгә ошыймы?матурмы?тулымы?Сез аны тагын да тулыландыра алыр идегезме?Нинди сүзләр өстәргә мөмкин?(сыйфатлар өстибез)

Тулыландырылган текст белән чагыштырабыз.Кайсы текст матуррак чагыштырабыз.

Нәтиҗә ясау.Сыйфат сүз төркеменең җөмләдәге вазыйфасын әйтү,сорауларын кабатлау,кагыйдәсен әйтү

Каллиграфик минут.Өй эшен тикшерү:иң матур язучы әйләнмәле дәфтәргә яза.

Шушы тексттан үзегезгә ошаган җөмләне күчереп алыгыз,сыйфатларның асларына сызыгыз.Ни өчен ул җөмлә сезгә ошады?

Слайд.Яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр,тәмле җиләкләр кызарып пешәләр.

- Яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр.

- Тәмле җиләкләр кызарып пешәләр.

Ни өчен тәмле?  Кояшлы, якты, матур.

Ачык төсләр өстенлек итә.

     Укучылар!

 Һич көтмәгәндә шушындый матур Урман артыннан, куерып, Күк йөзен каплап, каралып, Давыллы, җилле, зур булып. Чыкты яшенле бер.           (болыт ).

     Болыт икәнлеген ничек белдек?

     Тактага эләм болыт рәсемен.

     Урманны шушы хәлгә  кайтарыр өчен болыт артыннан кояшны чыгарырга кирәк. Нурларында биремнәр: 7 биремне үтәп кояшны чыгарабыз. Сезнең белемнәрегезгә сөенеп, сыйныф бүлмәсе дә яктырып китте.

     Болытлы көн белән кояшлы көнне чагыштырабыз: матуррак, күңеллерәк һ.б.

Яна тема өстендэ эш

Кеше гомере буе чагыштыруларда дөньяны танып белә:Тәмлерәк, яхшырак, акыллырак, тәртипле, сабыррак, үрнәк алабыз.

Сүзлек эше   Дәрәҗә- аңлатмалы сүзлек.

Чагыштыру дәрәҗәләре буенча эш

 Слайд. Карагыз әле укучылар беренче карашка икеседә кышкы табигать күренеше икеседә зәңгәр. Берсе ачыграк икенчесе караңгырак матуррак, кары күбрәк.Төрле билге төшенчәләре буенча слайдлар карап чагыштыру.

Физминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә,

Буйсыннарны турайтты

Бик матур чәчәк атты

Җәеп ефәк таҗларын

Сипте хуш ис назларын.

Димәк,бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән артыграк булуын чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белдерә.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга –рак/-рәк/ кушымчалары ялганып ясала.

Ныгыту.Дәреслектән 13,16 нче күнегүләрне эшләү,ике укучы тактада эшли .Янәшә ике- р хәрефе орфограммасы һәм- к хәрефенә беткән сүзләрнең яңгырау тартык белән чиратлашуына нәтиҗә ясау

Ныгыту:

Ике вариантта карточкаладан эш үтәү.

Сыйфат темасы буенча тест башкару.Алышынып тикшерү,экрандагы белән чагыштыру

Йомгаклау.

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе диеп нәрсәләргә әйтәбез?

Чагыштыру дәрәҗәсе сыйфатларга нинди кушымча ялганып ясала?

Нинди орфограмма килеп чыкты?

Билге кую

Өй эше бирү

1.10нчы бит 15нче күнегү.

2.Сыйфатлар кергән 3 мәкаль язырга.

3.Аз күләмле инша яз”Февраль суыклары.”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

сыйфатлар

Слайд 2

Күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр, куяннар, еланнар яшиләр.

Слайд 3

күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар.Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр , җиләкләр кызарып пешәләр . Анда бүреләр , төлкеләр , куяннар , еланнар яшиләр. Зәп-зәңгәр кара яшел киемле хәйләкәр ерткыч куркак агулы тәмле-тәмле

Слайд 6

Урман артыннан,куерып, Күк йөзен каплап,каралып, Давыллы,җилле,зур булып Чыкты яшенле бер...( ).

Слайд 11

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар .

Слайд 20

Чагыштыру дәрәҗәсе сыйфатларга- рак / -рәк / кушымчалары ялганып ясала .

Слайд 21

Исеңдә тот: - р тартыгына т әмамланган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куйганда -рак /- р әк / кушымчасы ялгана һәм ике р хәрефе рәттән языла.Үрнәк:тар-таррак. Саңгырау -к яки яңгырау –г тартыкка беткән сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсенә куеп язганда алар үзләренең яңгырау яки саңгырау парлары белән чиратлашалар. Үрнәк: биек-биегрәк.

Слайд 22

Өйгә эш . 1)10 бит 15 нче күнегү. 2) Сыйфатлар кергән 3 мәкал ь язарга. 3) Сыйфатлар кертеп хикәя яз. Кышкы табигат ь . 115нче к үнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Татар теле. Сыйфат.

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.

1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...