Эссе "Мин - укытучы"
материал на тему

Эссе "Мин - укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Мин - укытучы"19.22 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Мин- укытучы”

Хезмәтемнең сукмагыннан

Барган  чакта тиз-тиз атлап.

Гаделлек һәм таләпчәнлек

Йөртә мине һаман саклап.

Җиңел түгел барыр юлдан,

Тиз-тиз генә алга атлап.

Зилзиләләр көтеп тора

Борылышта мине кайчак.

Көтеп тора борылышта

Авырлык та, киртәләр дә.

Шатлыгы да бу тормышта.

Нәтиҗәмне күрим диеп,

Ялгышып та куям кайчак.

Төзәтеп шул хаталарны,

Алга таба атлыйм һәрчак.

     Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан  ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем.

    Укытучылар нәселеннән түгел мин, шулай да нишләптер кечкенәдән үк минем хыялым-укытучы булу иде. Балачакта курчакларга билге куеп уйнасам, мәктәпне тәмамлаганда, туган телемә булган мәхәббәтем Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының башлангыч бүлегенә алып килде.

     Бала күңелен мин бәллүр ваза белән чагыштырам. Әгәр дә аны ватасын икән, ничек кенә кире ябыштырырга теләсәң дә, барып чыкмый.  Мин куркып калдым, ничек дөрес эшләргә, нинди метод һәм алымнарны кулланырга, бала күңеленә юлны кайдан табарга? Җиңел булды димим хезмәтемнең тәүге баскычларын.  Беренче сентябрь,  укучылар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә... Хәзер исә мин укытучы исемен горур итеп күтәреп йөрер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе! Ә хәзер исә  менә шул  мине куркытырга теләгән “яңа гасыр балалары” белән эшләргә теләгән ,бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы ,рухый яктан нык,тәрбияле,мөстәкыйль фикер йөртә белүче,милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.

      Мин – башлангыч укытучысы. Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

    Элек-электән укытучы хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый.

   Нинди генә  заманда, кайсы гына вакытта эшләмәсеннәр , укытучылар алдында зур бурычлар ,яңадан – яңа таләпләр куела . ФГОС программасы буенча курсларда булып кайткач, мин яңа стандартларның “Укырга өйрәтү”, “Яшәргә өйрәтү” һәм “Эшләргә өйрәтү”, “Бергә эшләргә өйрәтү” икәнен аңладым. Чөнки яңа стандартлар буенча белем алганда укучының белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә. Һәм иң мөһиме-укучы мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, бу очракта укытучы ярдәмче.

     Шушы дүрт этап бер берсе белән бәйләнеп барырга тиеш, шул очракта гына дәрес камил дәрәҗәгә ирешә ала.

    Дәресемне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, төркемләп эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда  сорауга җавап бирү, проблеманы чишү  барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Киңәшләшү, фикер уртаклашу мөмкинлекләре ачыла. Әлеге төр эшчәнлек вакытында , бер төркемнең икенче төркемгә сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, балаларның сөйләм  телен үстерүгә ярдәм итә дип саныйм. Бүген укытучы укучыга белемнәр суммасын җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш.

    “Чынбарлыкның асылында практика ята” дип юкка гына әйтмиләр философлар. Мин моның белән тулысынча килешәм. Гади генә мәктәптә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә урыннар яулау, имтихан вакытында укучыларның югары баллар алуы, төрле конкурсларда катнашу- болар барысы да укытучының системалы эшенә бәйләнгән. Укучыларымның уңышлар-минем уңышларым! Күпме озын эш көннәре, йокысыз төннәр кергән анда. Һәрбер чарага әзерләнер өчен, чиксез күп ихтыяр көче, түземлелек, белем һәм осталык кирәк. Һәрбер диплом-грамотада, мактау кәгазе, рәхмәт хатында үзеңнең эш нәтиҗәнне күрәсең, балаларның активлыгы арта барган саен горурлык тоясың, гомереңнең заяга узмаганың, туган телеңә файда китерүеңне аңлыйсың.

     Барлык эшләребезне интернет челтәренә урнаштырып барырга тырышам. edu.tаtар.ru; nsportal.ru челтәрләрендә үземнең шәхси сайтым, укучыларымның эшләрен “Ал паруслар” дигән сайтта урнаштырам. Эшебезнең төп максаты- башкалар белән фикерләрне уртаклашу, аларны тыңлау, киләчәккә тәҗрибәне арттыру.

    Дәресләр, проектлар, фәнни эшләрне башкару дәверендә без башка предмет укытучылары белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларның ярдәмнәре белән, уңай нәтиҗәләргә ирешәбез.

    Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә укытучының бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк. Ирешелгәннәр әле соңгы чик була алмый. Тагын да югарырак үсешкә ирешү өчен тырышырга, бөтен барлыгыңны эшкә җигәргә, вакыт-вакыт көрәшергә дә туры килә. Тормышның төп мәгънәсе әнә шунда. Рухи дөньясы бай кеше генә башкаларны үзе артыннан ияртә һәм аларга белгәннәрен өйрәтә ала. Укытучының төп миссиясе әнә шунда. Бары шул чакта гына ул бәхетле була!

Хәзерге вакытта мин башлангыч сыйныфларның сыйныф җитәкчесе. Мин алар белән төрле музейларда, , сәяхәтләрдә булам. Төрле конкурсларда, кичәләрдә катнашам. Сыйныф җитәкчесе булгач, җырлыйсың да, биисең дә, сәхнәдә артист та буласың, кирәк чакта режиссер да буласың икән. Шул чакларда укытучы һөнәре белән беррәттән тагын берничә һөнәргә ия булуыңны аңлыйсың. Әти-әниләр белән даими элемтәдә торабыз.   Мин –бәхетле, әле кичә генә тормыш сукмагыннан атлап барган тәҗрибәсез укытучы кыз идем, борылып карасам, 22 ел вакыт үтеп киткән. “Очасым” килә, белем үрләренең иң биек ноктасына күтәреләсем, кешеләргә файда китереп яшисем килә. Яшәгән саен яшьнисем килә!

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы-минем һөнәрем!

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар дип уза көннәрем!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

Сочинение "Чын укытучы"

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады....

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....