Разработка урока
план-конспект урока (4 класс)

Урок по теме   Борын авазына беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 24._10._2018.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Борын авазына беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

Максат:

1. Борын авазына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерергә, язуда һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2. Исем буенча алда үтелгәннәрне ныгыту;

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

4. Көз ел фасылының матурлыгын күрә белергә өйрәтү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрне килеш белән төрләндерү, сорауларга җавап бирү, парларда эшләү, тест эшләү.

Материал: Татар теле: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова.- Казан: Татар.кит.нәшр.,2014. 40-44 нче битләр.

                                                   Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Сәламләү, сыйныфны оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

- Сез дәрескә әзерме?

II. Актуальләштерү.

- Укучылар, узган дәрес темасын искә төшерү өчен әйдәгез бер биремне үтәп алыйк. Сезнең һәрберегезнең алдыгызда таблица ясалган карточкалар бар. Шул таблицаны тутырырга кирәк. Киселгән сүзләрне тиешле графага урнаштырып чыгыгыз әле.

Юнәлеш килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

юлга

җырдан

күздә

күзгә

юлдан

абыйда

яңгырга

Җәлилдән

юлда

- Экранга карыйбыз,тикшерәбез. Бу сүзләр барысы да нинди авазга тәмамлана?

- Яңгырау тартык авазга.

Әйе, без яңгырау тартыкка беткән исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәндек. Нинди нәтиҗә ясадык?

- Яңгырау тартыкка беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -га/ -гә, чыгыш килешендә -дан/ -дән, урын-вакыт килешендә -да/- дә кушымчасы ялгана.

- Өй эшен тикшереп үтәбез. (экранда картина)  Дәреслектәге картина буенча яңгырау тартыкка беткән исемнәрне төрле килешләрдә кулланып җөмләләр төзергә тиеш идегез. Бу биремне үтәүче бармы?

( укучы 3 җөмлә укый, яңгырау тартыкка беткән исемнәргә яңгырау тартык кушымчасы ялганган сүзләрне аерып әйтә).

- Диалог төзегән укучыларны тыңлыйк.

- Хикәя төзүчеләр бармы?

- Әйе, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Без шул матурлыкны күрә белергә тиешбез.

Аның яңгыры да кирәк, ә инде көзге кояшлы көнне урманга керсән, табигатьнең матурлыгына сокланып туймаслык. Алтынсу кызгылт төстәге яфракларның кояш нурларында ялтыравыннан күзләр камаша.

Авырлык белән очрашу.

-Яңгыр һәм урман сүзләренә игътибар итик әле. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны языйк һәм шушы ике сүзне килешләр белән төрләндерик.

- Булдымы? Әйдәгез тикшерәбез. (Башта экранга яңгыр сүзенең төрләнеше чыга, бераздан урман сүзе).

- Тикшерегез әле, кайларда хаталар җибәргәнсез?

- Нинди каршылыкка очрадыгыз?

- Нинди авырлык белән очраштыгыз?

(- Борын авазына беткән исемнәрне төрләндермәдек).

- Әйе, урман сүзе борын авазына тәмамлана, без әле бу очракны карамадык, димәк, ничек уйлыйсыз, без бүген нинди тема өйрәнербез инде ?

( - Борын авазына беткән исемнәрне килешләр белән төрләндерү)

( экранда тема чыга).

- Әйе, шулай ук борын авазына беткән исемнәрне дөрес әйтергә һәм язарга, шушы исемнәр белән җөмләләр дә төзергә өйрәнербез.

- Янәдән игътибарны экранга юнәлтик әле (экранда ике сүз бергә чыга, аерманы табабыз) нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?

( - Борын авазына беткән исемнәргә чыгыш килешендә -нан /-нән кушымчасы ялгана).

Китаптан кагыйдә уку.

Беренчел ныгыту.

- Дәреслектәге 100 нче күнегүне 2 вариантта эшлибез. 2 укучы тактада эшли.

   I вариант – болын, белем

   II вариант – ком, таң

(тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз)

- Үзегезгә бәя куеп барырга онытмагыз.

- Сүзлекләр белән дә эшләп алыйк, укучылар. Парларда эшлибез. 1 минут вакыт эчендә кайсы пар күбрәк борын авазына беткән сүзләр табып яза.

       Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану.

- Хәзер 101 нче күнегүне мөстәкыйль эшлибез.

- биремне укыйлар;

- эшне башкаралар;

- экран белән бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

- Укучылар, юл аркылы чыкканда җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне белергә тиеш сон? ( - махсус урыннардан гына, светофорның яшел төсе янгач кына чыгарга)

- Билге куярга онытмыйбыз.

Күзләр өчен ял минуты

( Башны бормыйчы гына күзләр белән хәрәкәтләр ясау. Җирдән сары яфраклар җыябыз һәм аларны күккә чөябез.)

- Укучылар, дәрес башында бик матур көзге урман турында сөйләшкән идек. Көз бит ул мул уңыш чоры. Көзен урманда нәрсә җыябыз ( - Гөмбә.)

- Әйе, менә безнең тиен дус та күп итеп кыш өчен гөмбәләр җыйган. Карыйк әле, барысы да ашарга яраклы гөмбәләр микән? Хаталанып, ялгыш гөмбәләр җыймады микән тиен.  Гөмбә артына исемнәргә морфологик анализ язылган. Шуларны тикшереп чыгыгыз әле, хаталар юкмы икән? (хаталарны сызып төзәтәләр, һәр пардан берәр укучы дөрес анализны укый).

- Ә хәзер алган белемнәрне тикшереп тест эшләп алыйк. Һәрберегезнең алдында тест сораулары язылган карточкалар бар. Иң өскә фамилияләрне язып куябыз да эшкә керешәбез.

- Эшләрне җыябыз, билгеләрне киләсе дәрестә әйтермен.

Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек инде? Экранга карап җавап бирик әле

Мин белдем:

Мин аңладым:

Мин өйрәндем:

Миңа кызык булды:

Өй эше.

- 1) 41 нче бит, 104 нче күнегү;

- 2) әдәби уку китабыннан төрле килештә борын авазына беткән исемнәр белән җөмләләр язып алырга;

- 3) 42 нче биттәге рәсем буенча терәк сүзләрдән файдаланып хикәя төзеп язарга ( иҗади).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока и презентация к уроку и презентация к уроку

Разработка урока по родной (башкирской) литературе в 5 классе "Әсикмәк" и презентация к уроку...

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Методическая разработка урока Тема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)

Методическая разработка урокаТема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)Место и роль урока в изучаемой теме _ данный урок второй в разделе «Морфология»Тип у...

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ.

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ...

Методическая разработка урока «Основы религиозных культур и светской этики» (модуль Основы светской этики) 4-й класс, 2-е полугодие, урок №23 Тема урока: Совесть

Данная разработка включает в себя полный конспект урока основы светской этики в 4 классе на тему "Совесть" и презентацию к нему. Целью урока является формирование представления о  совести, как нр...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №1:"Письмо букв 1-й группы и ш й И Ш Й". Методическая разработка урока №2: "Письмо строчных букв п т р г"

   Содержание методической разработки занятий нацелено на понимание обучающимися того, что язык это основное средство человеческого общения, формированию правильной устной и пись...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №3:"Письмо строчных и заглавных букв". Методическая разработка урока №4: "Письмо строчной буквы "я" и Заглавных "А Я""

Содержание методической раработки занятий нацелено на формирование навыка скорого, каллиграфического письма и выстроения взаимосвязи между звуковым восприятием, моторным навыком и графическим изображе...