Разработка урока
план-конспект урока (4 класс)

Разработка урока по теме: Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау. 4 нче сыйныф, татар төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10._04._2019.docx22.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау. 4 нче сыйныф, татар төркеме.
Максат:
1)  җөмлә һәм баш кисәкләре турындагы мәгълүматларны ныгыту;
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.

Технология: хезмәттәшлектә укыту, үстерелешле укыту.

Метод һәм алымнар: проблемалы ситуация, модель төзү, рецепт, бәйләнешле сөйләм телен үстерү һ.б.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа презентациясе, ия кергән җөмләләр язылган карточка, терәк рәсемнәр.

Төп төшенчәләр: ия, хәбәр мөстәкыйль сүз төркеме, толерантлык

 Предметара  бәйләнеш:Гомуми тормыш, әдәбият

Эшне оештыру: Фронталь, парларда, индивидуаль

Дәрес барышы:

         I. Оештыру моменты:

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

— Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Мин сезгә дәрестә дә, башка вакытта да, һәрдаим бер-берегезгә ягымлы, тәмле телле, толерант булуыгызны телим. Ә толерантлык сүзен сез ничек аңлыйсыз? (кешеләргә карата игелекле- мелосердие, шәфкатьле булу; төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итү- уважение; әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык эшләү- помогать ; сабыр, түземле булу — терпение).

       1. Актуальләштерү:

— Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер әкият укып китәм: Җөмләдә ИЯ белән ХӘБӘР очрашканнар. ИЯ ХӘБӘРГӘ әйтә:

- Мин төп баш кисәк, чөнки җөмләдә нәрсә сөйләнгәнне мин әйтеп бирәм.

-Юк,- ди ХӘБӘР,- син ялгышасын. Синсез бит җөмлә төзеп була, ә минсез төзеп булмый.

- Ничек инде төзеп булмый?Мәсәлән, җөмлә" Яз." Монда бит син юк!

- Син ялгышасын! Мин монда нуль формасында. Менә бу җөмләнең төрле формаларын ал: " Яз килде"., " Яз килер". Күрәсеңме: мин булдым. Ә менә мин җөмләдә синсез була алам. Мәсәлән, " Урамда җылы була башлады". Бу җөмләдә хәбәр генә, ия юк.

Мондый сүзләрдән соң ИЯнең кәефе киткән.

- Ә мин үземне төп баш кисәк дип уйлаган идем , - дигән.

- Кайгырма, - дип юаткан аны ХӘБӘР.- Син җөмләдә булганда, миңа нинди формада торырга син бит күрсәтәсең. Без икебез дә баш кисәкләр. Безне бит җөмләнең нигезе дип әйтәләр.

- Укучылар, әкият нәрсә турында? (Ия һәм хәбәр, җөмләнең баш кисәкләре)

- Әйе, Сезгә бу сүзләр танышмы?

- Димәк,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез инде? ( ия белән хәбәрне өйрәнүне дәвам итәрбез )

- Дәресебезнең максаты нинди булыр, ничек уйлыйсыз?

(җөмлә һәм баш кисәкләр турында белгәннәребезне ныгыту,

дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәнүне дәвам итү).

- Яхшы, алдыгыздагы үзбәя карточкаларына үзегезгә билге куеп барырсыз дәрес барышы дәвамында. Әйдәгез, искә төшерү өчен җөмләнең баш кисәкләре моделен төзибез. Парларда эшлибез, укучылар. Сезнең алдыгызда терәк схемалар бар, шулардан файдаланабыз.

ИЯ

КЕМ?

НӘРСӘ?

БАШ КИЛЕШТӘ КИЛӘ

БАШКА СҮЗЛӘРГӘ БУЙСЫНМЫЙ

КҮП ОЧРАКТА ИСЕМ ҺӘМ АЛМАШЛЫК БЕЛӘН БЕЛДЕРЕЛӘ

        

ХӘБӘР

НИШЛИ? НИШЛӘДЕ? НИШЛӘЯЧӘК?

ИЯ ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТӘ

КҮП ОЧРАКТА ФИГЫЛЬ БЕЛӘН БЕЛДЕРЕЛӘ


Әйдәгез, гомумиләштереп нәтиҗә ясыйк ( … )

  • Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер слайдтан иянең билгеләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз әле. Без барын да әйттекме?

(Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган баш кисәк — ия дип атала.

Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган һәм аның белән бәйләнеп килеп, нишли? нишләде? нишләр?кебек сорауларга җавап бирә торган икенче баш кисәге - хәбәр дип атала)

Укучылар, дәрес башында толерантлык төшенчәсен искә төшергән идек. Әкиятебез дә ия белән хәбәрнең дуслыгы турында булды. Ә хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтсәгез иде. Анда кечкенә генә хикәя язылган. Сезгә бу хикәяне җөмләләргә бүләргә, тыныш билгеләрен куярга, җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга кирәк. Эшне дәфтәрләрдә башкарабыз. Бүгенге числоны язып куегыз.

- Димәк, сезгә җөмлә чикләрен табып, яңа җөмләне баш хәрефтән язарга кирәк.

Мин Маратны дустым дип саныйм ул бишенче сыйныфта укый буш вакытларыбызны без бергә үткәрәбез безнең дуслыкка әти-әнием бик шатлана.

( экран белән чагыштырып  тикшерәләр)

- Алга таба экранда бирелгән 5 җөмләдән толерантлыкка туры килә торган бер җөмләне табарга кирәк.

Җөмләләр:

  1. Мин урманда байтак йөрдем.
  2. Әнием гөлләр ярата.
  3. Ояга сыерчык килеп кунды.
  4. Төрле милләтләр дус булып яшиләр.
  5. Бүген мәктәпкә кунаклар килде.

Ә хәзер әлеге җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз. Парларда шушы баш кисәкләр турында фикер алышыгыз. Сорау куегыз, нинди килештә килгән? Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

( Вакыт бирелә ) Бер укучының җавабы тыңлана.

Ныгыту.

Яхшы,укучылар, алга таба тест биремнәрен үтәп алырга тәкъдим итәм. Алдыгызда тест сораулары язылган карточкалар бар.

1. Түбәндәге җөмләнең иясен тап.

Мин авылыма кайтам.

Д. Мин.

И. Авылыма.

Ү. Кайтам.

2. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен тап.

Ямьле яз җитте.

Ә. Ямьле.

Ү. Яз.

У. Җитте.

3. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?

Бүген дәрестән соң кая барасың

Н. Нокта.

С. Сорау.

Ч. Өндәү.

4. Ия кайсы сорауга җавап бирә?

Л. Кем? Нәрсә?

К. Нишли?

М. Ничә?

5. Хәбәр кайсы сорауга җавап бирә?

Ы. Нишли?

И. Ничә?

Ү. Кем?

6. Түбәндәге җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Түбәләрдән тамчы тама.

М. Алмашлык

Л. Сан

К. Исем

Тикшерү өчен дөрес җавап хәрефләрен шакмакларга урнаштырабыз. ( Д У С Л Ы К )

Дуслык - әһәмиятле әйбер. Дуслыкка беркайчан да хыянәт итәргә ярамый

Рефлекция.

Димәк, без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләдек? Нәрсә турында сөйләштек?

  Менә сезнең алда бик якын дуслар – Булат белән Никита. Әйтегез әле, дус булып яшәр өчен нишләргә кирәк? Әйдәгез, яхшы дус булу рецепты язабыз. Биредә компонентлар бирелгән. Кайсылары кирәк?(тәмле телле булу- быть вежлив, тыңлый белү- быть послушным, юмарт булу- быть щедрым, ярдәм итү-помогать,  хөрмәт итү- уважать, елмаю- улыбчивость, тугрылык-честность, дорфа сөйләшү- грубить, көнчелек- зависть, алдау-обман, сугышу-драка)

Йомгаклау.

— Мин сезнең бу рецептны истә калдыруыгызны һәм киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегездә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

Өй эше.

  1. Дәреслектәге 271 нче күнегү.
  2. Дуслык турында 6 мәкаль язарга.
  3. «Минем дустым» дигән темага 5-6 җөмләдән торган кеченә хикәя язарга, баш кисәкләрнеңастына сызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока и презентация к уроку и презентация к уроку

Разработка урока по родной (башкирской) литературе в 5 классе "Әсикмәк" и презентация к уроку...

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Методическая разработка урока Тема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)

Методическая разработка урокаТема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)Место и роль урока в изучаемой теме _ данный урок второй в разделе «Морфология»Тип у...

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ.

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ...

Методическая разработка урока «Основы религиозных культур и светской этики» (модуль Основы светской этики) 4-й класс, 2-е полугодие, урок №23 Тема урока: Совесть

Данная разработка включает в себя полный конспект урока основы светской этики в 4 классе на тему "Совесть" и презентацию к нему. Целью урока является формирование представления о  совести, как нр...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №1:"Письмо букв 1-й группы и ш й И Ш Й". Методическая разработка урока №2: "Письмо строчных букв п т р г"

   Содержание методической разработки занятий нацелено на понимание обучающимися того, что язык это основное средство человеческого общения, формированию правильной устной и пись...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №3:"Письмо строчных и заглавных букв". Методическая разработка урока №4: "Письмо строчной буквы "я" и Заглавных "А Я""

Содержание методической раработки занятий нацелено на формирование навыка скорого, каллиграфического письма и выстроения взаимосвязи между звуковым восприятием, моторным навыком и графическим изображе...