Урок по родному языку,в 1 ом классе.
план-конспект урока (1 класс)

Конспект урок по родному языку, в первом классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл урок по родному языку30.59 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта  туган тел дәресе.

Тема. [къ], [к] авазлары, К, к хәрефләре

Дәреснең максаты

[къ], [к] авазлары, К, к хәрефләре белән таныштыру;

 сүз модельләре нигезендә [къ], [к] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;

 басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен

үстерү;

туган якка карата кызыксыну хисләре уяту

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [къ], [к] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика

бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр

уку күнекмәләрен,сөйләм телләрен үстерү.

Татар халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 56 – 57 бит.

Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба.

Методик кулланма. – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

I. Мотивация.

Максат. Укучылар

белән дәрескә уңай

атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә.

Дәрескә кызыксыну

уяна

Сыйныфта уңай атмосфера

тудыру.

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмайк әле.

Укучылар елмаялар

Хәерле көн!

Коммуникатив: 

уку процессын оештыру ; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

I I . Б е л е м н ә р н е актуальләштерү.

Максат. Сүзгә аваз

анализы ясау

күнекмәләрен

ныгыту

Көтелгән нәтиҗә.

Табышмак җавабы

булган сүзне авазлары

ягыннан тикшерә

белү

Елмаю турында безнең ....сүзләре  бар,Аны тыңлап үтик әле.

Бу нәрсә?

Әйе,кояш безне җылыта.

Бугенге дәрескә әтәч тә килгән, “Әйдәле әтәч рәхим ит!”

Кояшка карап әтәч ничек кычкыра?Бергәләп әтәчкә кушылыйк әле.

Бу табышмак.

-Сез нинди табышмаклар

беләсез?

Китап  безгә белем бирә. Әтәч сезгә бүләк итеп китаплар алып килгән, бу китапларны укырга  кирәк булыр.

 3 нче укучы сөйли.

4 нче укучы сөйли.

Бу нәрсә?

Бу сүздә нинди сүз яшеренгән?

Кыяр- яшелчә.Ул файдалы, нинди сүзләр яшеренгән?

Табышмак безне нәрсәгә

өйрәтә?

Мин дә сезгә хәзер табышмаклар

әйтәм,

Кәҗәнең  башында нәрсә бар?

Башка табышмакларның җавапларында  к  авазы кайсы урында ишелде?

1.Бөтен кешегә ярый,

Бөтен кешегә көлеп карый.

(кояш)

Кик-ри-күк!

(Фонетик күнегү)

2.Теле юк,үзе аңлата.

(Китап)

3.Аяклары  куллары бар,

Нәкъ кеше төсле үзе..

Мин сөйләшәм,ә ул дәшми

Авыздан чыкмый сүзе.(Курчак)

4.Тәрәзәсе юк,ишеге юк,эче тулы корт.(Кыяр)

Кыя,яр

Тапкырлыкка,эзләнергә, уйланырга.

К хәрефе,авазы.

Сүз башында, сүз ахрында.

Т а н ы п б е л ү :

эзләнү, уку өчен

кирәкле

мәгълүматларны

табу ; сүз

модельләре төзү.

Коммуникатив:

укытучы белән

диалогка керү ;

коллектив фикер

алышуда катнашу

III.Уку максатын

кую.

Максат. Аваз

анализлауда кыенлык

тудыру.

Көтелгән нәтиҗә.

Дәреснең темасын,

максатын билгели

алу

Димәк ,балалар без бүген

дәрестә нинди хәреф белән

танышабыз инде?

Дәрестә нишләрбез?

(К) авазын әйткәндә иреннәр аерыла, җинел елмаю белән телнең өчы аскы тешләргә тиеп тора,телнең очы һәм уртасы тошә.

Дәреснең темасын

әйтәләр:

К, к хәрефләрен өйрәнербез,

алар белән сүзләр

укырбыз.

Регулятив : уку

материалында

укытучы күрсәткән

ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз

моделен  төзү ;

анализ алымын

куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер

алышуда катнашу;

укытучы белән

берлектә

эшчәнлекне

планлаштыру.

Шәхси : танып

белү мөмкинлеген

үстерү ; уку

эшчәнлеге

мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу. Максат. [ к ъ ] , [ к ] авазлары , К, к

Хәрефләре  белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [къ], [к] авазларына характеристика бирә белү.

[къ] авазын ачыклау алгоритмын

тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә

[къ] авазын әйтәбез.

Сузып буламы?

Шулай булгач,ул-

Яңгырап ишетеләме?

Тавыш бармы?

Шаудан гына тора.Бу нинди тартык?

Схемада бу аваз нинди шартлы

билге белән белдерелер?

Дәреслек  белән  эшләү

Ә хәзер “Әлифба” китабын

ачабыз, нинди рәсем күрәсез?

Бу сүзнең схемасы белән

танышыйк әле.

Курай һәм иләк сүзләрендә

икесендә дә к хәрефе бар, алар

ике сүздә дә

бертөрле укыламы?

Димәк, калын сузыклар янында

[къ], нечкә сузыклар янында [к]

булып укыла икән . Б у

авазларның икесенә билге булып

бер хәреф – Кк хәрефе йөри.

Аваз белән хәреф бер-берсеннән

нәрсә белән аерыла?

 (Авазларны әйтәбез һәм

ишетәбез, хәрефләрне язабыз

һәм күрәбез)

Күке турында  мәгълүмат бирү.

Авазны хор белән

әйтәләр.

Юк.

Тартык аваз.

Юк.

Юк.

Саңгырау тартык.

Шакмак белән

белдерелүен әйтәләр

Курай, иләк рәсеме

икәнен әйтәләр.

Схеманы карыйлар.

сүзләрне кабатлап

әйтеп карыйлар, калын

һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар.

Гәүдәләренең озынлыгы

25–40 см, авырлыгы 70–150 г.  Күчмә кошлар, апрель ахыры — май

башында киләләр.20

якын йомырка салалар.

Регулятив:

укытучы белә н

берлектә яңа

материалны ачу.

Танып белү: сүз

моделе төзү ;

анализ алымын

куллану.

Коммуникатив:

диалогта катнашу;

иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку

материалына

кызыксыну

белдерү.

                                                   Физкультминут 

Ә, хәзер ял итеп алыйк.Үзебезне казлар дип күз алдына китерик. Каз сүзендә беренче  нинди аваз ишетелә?  Казларның канатлары бар. Канатлары  сүзе ничек әйтелә? Курайдан татар халкының “Каз канаты”көенә биеп алыйк.

V.Ныгыту.

Максат. Уку

күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә.

Яңа авазлар белән сүзләрне ,

Басма текстны дөрес укый

алу

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге

кушылмаларны хор белән укыйк

әле.

Чылбыр рәвешендә к хәрефе

кергән иҗекләрне укыйк.

Ә хәзер, укучылар, дәреслектә

бирелгән таблицаны карыйбыз,

андагы сүзләрне үзегез укып

чыгыгыз әле.

Кызыл шакмак нәрсәне аңлата?

“Туган ягым ” дигән текстны

җөмләләп укыйбыз.

Укыган текст буенча сораулар

бирү.

 Тауларын нинди ?

Суларың нинди?

Ни өчен миңа кадерлеләрнең

кадерлесе ди?

Үзебезнең туган авылыбыз

турында сөйлик әле.

“ Кама  ярында ” исемле

текстны уку.

Сүзлек эше:

Кама – елга исеме , баш

хәрефтән языла.

Әңгәмә оештыру:

Кушылмаларны хор

белән укыйлар.

Парлап бер-берсенә

уку.

Чиратлашып сүзләр

уку.

Кызыл шакмак

предметны белдерүче

сүзләрне аңлату.

Текстны уку ,

җөмләнең  баш

хәрефтән башлануын,

ахырында нокта

куелуын искәртү.

Укытучы сорауларга

җавап бирү

Текстны уку.

Өстәмә мәгълүмат бирә:

Кама елгасы

Татарстан территориясе буйлап

380 километрга  сузылган. Аның

борынгы исеме –Чулман. Чулман ярларына зур

шәһәрләр: Чаллы, Алабуга,

Түбән Кама, Чистай урнашкан. Безнен районыбыз да Чулман елгасы буена урнашкан.

рәтләрдә эш

Кушылмаларны хор

белән укыйлар.

Парлап бер-берсенә

укыйлар.

Чиратлашып сүзләр

укыйлар.

Кызыл шакмак

предметны белдерүче

сүзләрне аңлата.

Текстны укыйлар ,

җөмләнең баш

хәрефтән башлануын,

ахырында нокта

куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына

җавап бирәләр:

Текстны укыйлар.

Балалардан җөмләләр.

Балаларның җавабы.

Т а н ы п б е л ү :

дәреслектә

ориентлашу; текст

белән эшләү.

Коммуникатив:

диалогта катнашу;

коллектив фикер

алышу.

Ш ә х с и : яңа

белемгә

кызыксыну

белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль

уку һәм фикер йөртү

күнекмәләре булдыру

58 нче биттәге таблицадагы сүзләрне уку.

Мөстәкыйль укыйлар.

Танып белү: текст белән эш л ә ү ;

анализ-синтез

алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер

алышу.

VII.Рефлексия.

Максат.

Дәрестәге

эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә.

[къ], [к] авазларының

саңгырау

тартык

булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Д ә р е с  э ш ч ә н л е г е н

гомумиләштерү, нәтиҗә ясау:

Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

[къ], [к] авазлары нинди авазлар?

Безнең сыйныфта К

хәрефенә башланган

исемнәр юкмы?

 К хәрефенә башланган

фамилияле кешеләр

бармы?

Укытучы укучылар эшчәнлеген

бәяли, кәефне ачыкларга

тәкъдим итү.

Укучылар, дәрес башында

кәефләребез барыбызныкы да

яхшы иде. Дәрес ахырында ул

нинди калды икән?

 Дәрес сезгә ошадымы?

Кем дә кем бүгенге дәрес

материалын   яхшы

аңладым дип уйласа, шул

елмайган кояш янына бара.

Кемгә ошамый, шул  моңсу кояш янына бара

Без бүген нэрсэ өйрәндек?

Кайсы биремне үтәгәндә җиңел булды?

Кайсын үтәгәндә авыр булды?

Нәрсә ошады?

С о р аул а р га җавап

бирәләр:

 [къ], [к]авазларын, К, к хәрефләрен.

Саңгырау тартыклар.

Үзбәя  бирү.

Кәефләрен

ачыклыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку по родному языку для 2 класса"Хула, урам, ял, юхан шыв ячĕсене пысăк сас паллирен пуçласа çырасси."

Данная презентация поможет учителю начальных классов провести урок интересно, используя национально-региональный компонент. Соответствует требованиям ФГОС. ...

Урок башкирского (родного) языка в 1 классе :"Әлифба [б] өнө. Б б хәрефе."

урок башкирского языка . Знакомство с буквой Бб...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Конспект урока по родному языку 1 класс Тема урока: «Язык как средство общения. Для чего нужна речь. Устная и письменная речь. Говорим и пишем».

Цель: закреплять условия для формирования первоначальныхпредставлений об устной и письменной речи, о языке как средстве речевогообщения.I. Определение темы и цели урока-Вспомните, какие значения имеет...

Календарно-тематическое планирование уроков русского родного языка в 1 классе

Календарно-тематическое планирование уроков русского родного языка в 1 классе рассчитано на 33 часа в год...

Конспект урока русского родного языка в 1 классе

Коснпект урока по родному русскомау языку....