Әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес
план-конспект урока (1 класс)

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty.docx33.27 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен , камилләштерү

Бурычлар:укучыларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, кошлар турында булган белемнәрен ныгыту, табигать шартларының  кошлар тормышында  нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошлар турында аңлату, истә калдыруга ирешү,балаларда кошларга  сакчыл караш тәрбияләү, алар турында кайгырту.

Планлаштырылган нәтиҗә:Кошлар турында кайгыртуда турыдан - туры катнашырга өйрәтү,кышлаучы һәм күчмә кошлар дөньясының төрлелеген белү.

Предмет нәтиҗәләре: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, кошлар турында булган белемнәрен ныгыту, табигать шартларының  кошлар тормышында  нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошлар турында аңлату, истә калдыруга ирешү,балаларда кошларга  сакчыл караш тәрбияләү, алар турында кайгырту

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредмет нәтиҗәләр:

РегулятивУУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтә.

КоммуникативУУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү.

Танып-белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү.

Пространство оештыру: Фронталь ,индивидуаль, парларда эш.

Материал: дәреслек “ Әйләнә-тирә дөнья” 1 класс. Авторы: А.А.Плешаков

Җиһазлау:Бездә кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре белән карточкалар, ноутбук,эш дәфтәре, , кош рәсемле картиналар.

Төп төшенчәләр: ел фасылы,кышлаучы,күчмә кошларның исемнәре

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, физкультура

Дәрес барышы.

I.        Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез укучылар! Балалар, карагыз әле,безгә бүген күпме кунаклар килгән.Әйдәгез,алар белән исәнләшик әле. Утырыгыз.

    Әйләнә-тирә дөнья дәресен башлыйбыз. Әйдәгез, кунакларга   үзебезнең булганлыгыбызны, тырышлыгыбызны, белемле булуыбызны күрсәтик әле.

II.               Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Кыш турында кереш әңгәмә.
  2. Бүген ничәсе? Атнаның ничәнче көне?

-Урамда кайсы вакыт? Һава торышы нинди?

-   Укучылар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.)

 - Кыш көне табигать нинди була? (Салкын, кар ява.)

- Кышкы айларны санап чыгыгыз әле.

Балалар,әйдәгез,тагын бер урамга карыйк әле.Урамда сез кыш дидегез.Ә кыш икәнен кайдан белдегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Дөрес әйтәсез, кыш җиткәч,бөтен җирне кар каплады, барлык нәрсәләр кар астында калды. Сез ничек уйлыйсыз,кыш көне кемнәргә ,нәрсәләргә авыр икән?

- Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес. Ләкин иң авыры кемгә икәнен бергәләп ачыклап китәрбез.

2. Уку мәсьәләсен кую.

- Кыш кешеләргә авырлык тудырамы?

Авырлык тудырса да без кышны җиңел генә уздырып җибәрә алабыз, чөнки газ янып тора,җылыда утырабыз,ашарга җәйдән әзерләп идән асларына төшереп куйдык,шуны алабыз да ашыйбыз,җитмәсә кибеткә китәбез.Урамда туңмыйбыз,чөнки киемнәребез җылы. Шулай булгач,иң авыры безгә була аламы инде?

 - Үсемлекләргә авыр микән, ничек уйлыйсыз? Кыш көне алар кайда соң?

-Шулай булгач,иң авыры аларга була аламы инде?

- Хайваннар кыш көне кая китте? Узган дәресләрдә без сезнең белән ул турыда сөйләшкән идек. Кайбер хайваннар көз көне үк җылы өннәренә кереп яттылар.Кайберләре туннарын алмаштырдылар.Кайберләре  ашарларына көздән үк әзерләп куйдылар.Шулай булгач,иң авыры аларга була аламы инде?

Магнитофоннан кош тавышлары яңгырый.

- Балалар,нәрсә тавышлары ишеттегез? Таныган кошларыгыз юкмы соң?    слайд1

-Алар нәрсә дип әйтәләр икән, ничек уйлыйсыз?

-Безгә суык, ашыйсыбыз килә

-Димәк бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез? Әйе, әлбәттә кошлар турында.

Укытучы: Кошлар бөтен җирдә - һавада, безнең тирәдә, еракта, урманда, басу-кырларда,тауларда.Табигатьтә кошларның төрләре дә бик күп. Россия территориясендә генә дә кошларның якынча 760 төре исәпләнә. Ләкин бөтен кошны күреп, карап, өйрәнер өчен кеше гомере генә җитми ди галимнәр. Сан ягыннан караганда , җир шарында кошлар, бөҗәкләргә караганда азрак.Кошларны сакларга кирәк!   Алар безгә бик күп файда китерәләр. Кошлар безнең канатлы дусларыбыз!

3. Яңа дәрес материалы белән танышу.

Укытучы:Сез үзегез нинди кошлар беләсез? Әйе укучылар сез күп кенә кошларны беләсез инде. Кошлар кайда кышлыйлар икән соң ? (җылы якларда) Бүген без сезнең белән дәрестә кошларны ике төркемгә аерырга өйрәнәбез.

1.Кышлаучы кошлар

2.Күчмә кошлар.

Беренче сүзебез кышлаучы кошлар турында булыр. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтеп үтәм,сез җавапларын тапсагыз бездә кышлаучы кошларның исемнәрен  белерсез.

1.Ул кош урман докторы (Тукран)

2.Түбә асларында мин

Чик-чирик,чик-читик (Чыпчык)

3.Агач буйлап үрмәлим,

Һич үрмәләп туймыйм мин (Үрмәләч)

4.Урманның төнге сакчысы,

Тычканнарның дошманы (Ябалак)

5.Бүрегем кара,түшем сары ди бер кош (Песнәк)

6.Гөлдер,гөлдер,гөлдер бу

Кызыл тәпи кемдер бу (Күгәрчен)

Укытучы: Укучылар,исемнәре аталган бу кошларны,без бүгенге көндә урамда,урманда очрата алабызмы? (Әйе)

-Димәк бу кошлар безнең якларда кышлаучы кошлар икән . Бу кошлар бездә кышларга калганнар.

Кошларга кыш көне азык табуы бик авыр ,аларны кайгыртып без аларга кыш көне җимлекләр куярга тиешбез . Җимлекләр берничә төрле була . (экранда җимлек рәсемнәрен күрсәтү) Кемнәр җимлек ясамаган ,әтиләрегезгә кайткач,кошларга кыш көне азык табу  авыр икәне турында сөйләгез,кошлар бездән ярдәм көтәләр дип  аңлатыгыз яме. Кошлар нәрсәләр белән тукланалар ? (орлыклар,ипи валчыклары,бодай,ярма,май)

-Кошлар өчен азыкны без көздән үк әзерли алабыз.Көз көне барыбызда бик яратып карбыз,кавын ашыйбыз,ә төшләрен ташлыйбыз .Карбыз төшләрен песнәкләр бик яратып ашыйлар икән.Кабак,карбыз,кавын төшләрен җыеп барырга,әйбәтләп юарга,киптерегәһәм коры җирдә сакларга кирәк икән.Көз көне басуларда үсә торган көнбагышны җыеп куйсак була,кыздырмыйча гына ваклап бирергә була.песнәкләр безнең туңмай яраталар,ләкин тозлы булмасын.Тозлы булса кошларның эчләре авырта.

4.Физкультминутка.

Очты, очты кошлар очты,

Очты ,очты каргалар очты,

Очты, очты малайлар очты,

Ә    малайлар очамы?

 Очты очты торналар очты,

 Очты , очты чыпчыклар очты,

 Очты очты торбалар очты.

Ә торбалар очамы ?

Укучылар, утырыгыз .

5. Беренчел ныгыту.

Парлап эшләү. Балалар, әйдәгез әле, сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. (Х.Гарданов “Килегез, кил, кошкайлар” шигыре буенча). Уен барышында сез бик игътибарлы булырга, кошларны таный белергә тиеш. 
Хәзер мин кошларны чакырам. Җимлеккә нинди кош килер икән? 
Килегез, кил, кошкайлар, 
Сез бит безнең дускайлар. 
Бакчабызга куныгыз, 
Көн дә кунак булыгыз. 
1) Чыпчык, чыпчык-чык-чырык, 
Җим сиптем, кил тиз очып! (Бер бала чыпчык рәсемен сайлап ала да җимлеккә куя. 2) 2.Карга, карга, син кара, 
Кабып кал азык барда! 
3) Саескан-ала канат, 
Җим сибәм кабат-кабат. 

4.Песнәк,песнәк, кил тизрәк- 
Җим сибәм сиңа әзрәк!
5.Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә- 
Җим бирәм бер тәлинкә!
6.Күгәрченем гөр-гөр-гөр – 
Җим сиптем, менә күр, күр!(Җимлекне тактага 1 укучы элеп куя,кошларны күрсәтә)

6.Физкультминутка

Туп белән уен “Кем кошларны күбрәк белә?(Балалар бер-берсенә туп биргәндә кош исемнәрен әйтәләр.

Ә хәзер әйдәгез кайбер кош рәсемнәрен экранда карап үтик әле.

7.Бу кошны кем таный?

1.Карлыгач . Ул көн буе авызы белән балчык ташый, матур итеп оя ясый

2.Сандугач. Нотасыз да безгә бик матур көйләр бүләк итүче кош.

3.Сыерчык. Яз көне беренчеләрдән булып без куйган ояларга кунак булыпкилә.

4.Торна . Аякларым озын булгач, мин бар җирне күзәтәм.

5.Кара карга.Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра?

6. Тургай .Язның дуслары , сабан, кошлары без,- диләр бу кошлар.

7.Күке. Үзе йомырка салмый,баласын да бакмый..

Укучылар, без бу кошларны кыш көне үзебезнең тирә-ягыбызда күрәбезме соң?(Юк.)

Ни өчен? (Чөнки алар җылы якларга очып киткәннәр).

Бу кошлар - күчмә кошлар.

Алар көз көне җылы якларга очып китәләр. Чөнки аларның күбесе бөҗәкләр һәм үсемлек орлыклары белән тукланалар.Орлыкларның күбесе көз көне җитлегеп җиргә коела һәм кар астында калалар.Ә яз җитүгә бу кошлар безне сөендереп туган якларга кабат кайтып җитәләр , оялар коралар , бала чыгаралар , моңлы җырларын сузалар.

8.Мөстәкыйль эш. Дәреслекнең 16 битендәге рәсем буенча эшләү

Бездә кышлаучы кошларны зәңгәр,күчмә кошларны кызыл фишкалар белән билгеләгез

Күчмә кошлар кайларга очалар икән соң?

Галимнәр бу турыда кошларның аякларына махсус балдаклар кидерү ярдәмендә белгәннәр.бу фәнни тикшеренү ысулы”кошларны балдаклау” дип атала.Һәр балдакка номер,адрес язылган.Әгәр  балдаклы кошны башка өлкәләрдә күрсәләр,аның турында аларны  балдаклаган галимнәргә хәбәр иткәннәр.

Юллары ничек кенә ерак, авыр булмасын, кошлар алар һава юлларын бик яхшы беләләр.Туган якларына юлны табалар.Ничек табалар?Бу  табышмак булып кала әлегә.Галимнәр әйтүе буенча:  Карлыгач,тургай,челән,ләкләк Африкага оча; Кыр үрдәкләре-Испаниягә, кара каргалар, (көньяк- көнбатышка), мәсәлән Франциягә очалар,торналар Һиндстанга ,сыерчыклар-Төркиягә һәм башка эссе илләргә очып китәләр

9. Яңа теманы   ныгыту.

Укучылар, эшне дәфтәрләрдә дәвам итәбез.Эш дәфтәренең 14 нче битен ачабыз.

Укучылар , хәзер сез кош рәсемнәрен исемнәре белән тоташтырасыз. Беттеме?  Булдырдыгыз укучылар.Ә хәзер әйдәгез тикшереп чыгабыз.(Тактада 1 бала тоташтыра).Карагыз әле, бу кошлар бәхәсләшәләр. Кайсыбызга җылы якка очарга, кайсыбызга калырга икән диләр алар.Ярдәм итик әле.Җылы якка очучы кошлар  янындагы түгәрәкләрне кызыл төскә буяп куйыйк әле. .

-Хәзер игътибар белән мине тыңлагыз .“Сынатма!” уены. (Кош исемнәре әйтелә, әгәр дә кышлаучы кош икән, укучылар утыралар,ә күчмә кош икән куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар.)Песнәк,карлыгач,карга,чыпчык,сыерчык,ябалак, үрмәләч,кыр казы,кыр үрдәге,кызылтүш,күгәрчен.

Укучылар,сезне пазлы җыйганыгыз бармы?Сезнең алдыгызда конвертлар ята.Хәзер һәрберегез конвертны ачасыз да пазлы җыясыз.Кем җыеп бетерә кулын күтәрә.Нинди кош килеп чыкканын әйтәсез.

“Кошны таны!” уены. (Телдән сурәтләү буенча укучылар кошны танып әйтергә тиеш.

1)  Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы йомры, муены кыска, гәүдәсе йомырка формасында, канатлары кыска, томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар бер-берсенә елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар.Чик-чирик,чик-чирик. (Чыпчык.)

2) Бу – бик матур кош. Аның башында кара башлык, яңаклары ак, муенында галстук шикелле кара сызык бар, койрыгы һәм канатлары соры, аркасы яшькелт-сары, ә түше сары. (Песнәк.)

3)  Менә бу кошның каурыйлары бик матур. Гәүдәсенең өске өлеше кара, башында һәм муенында ак таплар бар. Канатларында ак буйлар, томшыгы бик нык һәм үткен. (Тукран.)

4)  Әлеге кошның баш түбәсе, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Аркасы зәңгәрсу-соры, түше кызыл, томшыгы кыска, юан һәм кара. (Карабүрек.)

5)   Бу кошның башы, канатлары һәм койрыгы кара, ә ян-яклары ак каурыйлар белән капланган. Койрыгы озын, укка охшаган. Томшыгы үткен һәм чыдам. (Саескан.)

10. Йомгаклау өлеше.

-   Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (Безнең якларда кышлаучы  һәм күчмә кошлар турында.)

-    Сез алар турында ниләр белдегез? (Берничә укучыдан җаваплар алына.)

-     Кышын кошлар өчен иң куркынычы ни? (Ачлык һәм суык.)

-        Ни өчен кошларны саклау кирәк? (Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.)

-   Димәк, бүгенге дәрестән без нинди нәтиҗә чыгарырбыз инде? (Кошларны рәнҗетмәскә, аларга җимлекләр эләргә, табигатьне сакларга.)

Дәрестә актив катнаштыгыз, молодцы, укучылар!

11.Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә .

-Мин бүген дәрестә  белдем

-Дәрес мине уйланырга мәҗбүр итте

-Дәрес миңа ошады

Укучылар үзләренең эшчәнлеген смайликлар ярдәмендә билгелиләр .

Барыбызга да аңлашылганча, бүгенге дәрестә әтиләребезгә өй эше бирелә: балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап куярга

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

“Әйләнә-тирә дөнья “фәненнән ачык дәрес

Тема: ”Кошлар кайда кышлый?”

1 сыйныф

Укытучы:Абдуллина З.Г.



кышлаучы

күчмә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку фәненнән эш программасы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...

Әдәби уку фәненнән эш программасы

2 нче сыйныфта ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы...

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)...

"Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары

"Белдекле Керпедә кунакта", "Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге" темалары....

3 сыйныфта әдәби уку фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Н. Гыйматдинованың "Сарбай"  хикәясен  өйрәнү. Тема:Сарбайның  батырлыгы....

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....