Эссе.
материал

Бикмуллина Миляуша Габдлхабировна

Сочинение- рассуждение "Я - учитель".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Мин - укытучы.

Укытучы! Олы җанлы кеше.

Кырыс, тик гаделлек яклы ул.

Тормыш юлын мәктәп сукмагыннан

Башлана дияргә хаклы ул.

                                         Исәпләсәң, Айны урап узар

Акбур эзе. Каләм... дәфтәре...

Туган илдә Алтын баганалар –

Мөгаллимнең шулдыр ядкәре.

Укытучы, остаз, тәрбияче –

Күңелемә якын һөнәрем.

Туган ягым, авылым, төбәгемдә

Горурланып яшәү – теләгем.

        “Укытучы” дип әйтүгә, 90 нчы еллар күз алдына килеп баса.

        1990 нчы ел. 1 сентябрь. Кулда чәчәк бәйләме. Ашыга-ашыга, мин мәктәпкә барам. Ә мәктәптә мине ниндидер могҗиза көтә. Ә ул могҗиза "Белем иле" дип атала. "Белем" иленә мине беренче укытучым җитәкләп керәчәк. Беренче укытучым! Ул шундый матур, мөлаем, җитди, игътибарлы. Бер күрүгә, аннан аерыласы килмәү теләге уяна.  Ә дәресләре берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч. Шулай итеп, укытучы ярдәмендә бөтен барлыгың белән белем дөньясына чумасың.  Укытучы синең гаилә әгъзаңа әйләнә. Кайбер көннәрдә, "апа" дип әйтәсе урынга, "әни" дип куясың.  Ә ул ачуланмый: "Әйе,балам",  – дип, сиңа елмаеп карый.

     Аны урамда күргәч тә, тәнгә җылылык йөгерә. Беренчедән, якын кешең, икенчедән, зур хөрмәт катыш ихтирам. Еллар үтә торды, ләкин укытучыларыма булган хөрмәт сүнмәде,  сүрелмәде.

     Бүген инде мин – үзем укытучы.  Моннан 16 ел элек бу һөнәрне сайладым. Ләкин 8 елга укытучылыктан китәргә туры килде.  Мәктәп, укучы балалар, парта, такта...   Алар минем төшләремә бик еш керәләр иде.  Туйганнан түгел -  сагынудан.  Мин түзмәдем,  кабат мәктәпкә кайттым.  Һәм бер дә үкенмим. Укучыларыма укытучы гына түгел,  дус та,  сердәшче дә,  ә кайчакта әни булырга да тырышам.

      Иртән торып, яраткан шәкертләрем янына йөгерәм. Гаиләмнән кала, ул – минем иң зур бәхетемнең берсе. Чөнки мине анда да зарыгып көтәләр. Укучыларым, килгәнемне күреп, елмаеп исәнләшәләр, ишек ачып кертәләр. Күңелгә генә түгел, җанга рәхәт. Тагын да дәртләнеп эшкә керешәм.

      Бу дөньда нинди генә биеклекләргә күтәрелсәк тә, уңышларыбыз башында  укытучы торганлыгын  һәрберебез дә яхшы аңлый.  Әйе, нәкъ менә шул мөгаллимнәр кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә. Мин дә үз укучыларымның киләчәктә зур үрләр яулавын телим.  Һәм шул максат белән эшлим дә.

      Бүген минем каршымда нинди бурыч тора соң?  Бүгенге укытучы нинди булырга тиеш?

      Бер караганда,  укытучы элек тә, хәзер дә берүк инде ул, дип җавап бирәсең.  Икенчедән, тирәнрәк уйласаң, бик катлаулы сорау икәненә төшенәсең. Минем буын хәзерге буыннан бик нык аерыла.  Бүгенге укучыларның инде башлангыч сыйныфларда ук белмәгәне юк.  Интернет, телефон, WhatsApp, Инстаграм – болар барысы да кешелек дөньясын чолгап алган фаҗига дияр идем мин. Тик алардан башка дөньяны күз алдына да китерә алмыйбыз.  Шуңа күрә, дөньядан артта калмас өчен генә түгел, балалардан күпмедер дәрәҗәдә өстен булу өчен дә , бүгенге укытучыга күп тырышырга, камилләшергә, белем тупларга кирәк.  Чөнки безнең кулларда – 21 нче гасыр баласының язмышы,  киләчәге.  Без аларга башлангыч сыныфтан ук, төпле белем белән беррәттән,  тормыш тәрбиясе дә бирергә тиеш.  Бала, күп еллар үтеп, сине очратканда: "Рәхмәт Сезгә!"  –  дип әйтерлек булсын.  Шушы сүзләрне ишетергә язсын  иде.   Амин!

Укытучы булу - зур бәхет ул

Ул - яраткан минем хезмәтем.

Канатларым минем ныгый бара,

Күргән саен   хезмәтемә күрә хөрмәтен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе

Рассвет. Здравствуй новый день! Спешу в Родную МОУ "первомайская СОШ" к своим незнайкам и почемучкам. Ждут меня там двадцать пять упрямых пытливых ребят. Они непокорны, как горные реки, капризны, бесс...

Мое педагогическое эссе.

Размышление о том, почему я много лет работаю учителем самых маленьких жителей "школьной страны"....

Эссе

Моё педагогическое кредо...

Эссе «Новые информационные технологии в обучении»

 Эссе «Новые информационные технологии в обучении». В работе отражается взгляд педагога на данную проблему....

Эссе "Счастливый дар-учить детей"

Эссе "Счастливый дар-учить детей". ...Есть на земле немало достойных профессий, но педагогами становятся по особому призванию и велению сердца те, кто изо дня в день дарит тепло своей души и отдает се...