Татар теле дэресенә үзанализ.
план-конспект урока (4 класс)

Солтанова Гульназ Дильшатовна

Тема: Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Тематик план буенча  сыйфат сүз төркеменә 7 сәг. каралган, бу темага 1 сәгать бирелә .

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру.

Дәреснен максатлары:

-асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dresen_uzanaliz.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучысы Солтанова Гөлназ Дилшат кызының татар теле  дәресенә  үзанализы.

Тема: Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Тематик план буенча  сыйфат сүз төркеменә 7 сәг. каралган, бу темага 1 сәгать бирелә .

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру.

Дәреснен максатлары:

-асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды.

Дәрестә парларда, индивидуаль һәм фронталь эш формалары оештырылды. Алар укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр дип уйлыйм. Дәрес материалын фәнни дәрәҗәдә һәм максатка туры китерерлек итеп төзергә тырыштым. Тероретик материал практик күнегүләр белән ныгытылды. Экран белемнәрне кабатлау өчен, ә эш дәфтәрләре укучыларның белемнәрен ныгытырга һәм тикшерергә ярдәм итте.

Дәрес этапларына күчсәк, оештыру этабында дәрес яхшы кәеф белән башланып китте. Актуальләштерү өлешендә укучылар кроссенсны чишеп, сыйфат турында белгәннәрен искә төшерделәр. Тылсымчы язган хикәядән сыйфатларны табып алып,аларны дәрәҗәгә куеп була торган һәм дәрәҗәгә куеп булмый торган ике төркемгә бүлеп, яңа теманы ачтылар. Дәреслектәге күнегүләр ярдәмендә белемнәре ныгытылды. Тест биремнәре ярдәмендә укучыларның дәрес темасын үзләштерүләре тикшерелде һәм бәяләнде.

Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләр материалны үзләштерергэ ярдәм иттеләр. Гомумән, куйган максатыма ирештем дип уйлыйм.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...