воспитание
материал

Тимербаева Лейсан Римовна

...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiyale_keshe_nindi_bula.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Тәрбияле кеше нинди була?

 7 нче сыйныф, рус төркеме.

Максат:

     1.Өлкәннәр һәм кечкенәләр ” темасына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү.

  1. Тема буенча аралаша белү сәләтен, фикерләү (индуктив фикерләү ) сәләтен үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштеү.
  2.  Өлкәннәр һәм кечкенәләр, тәрбия  проблемасы буенча фикер йөртә белергә өйрәтү

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. Татар теле дәреслеге 7 класс, компьютер, биремнәр  язылган карточкалар, презентация.

Дәреснең тибы: диологик-монологик сөйләм үстерү

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

 1.Исәнмесез,укучылар. Барыгызга да хәерле көн телим. Бүген бездә кунаклар бар. Аларга да хәерле көн телик.

 2. Уңай психологик халәт тудыру

  • Сез дәрескә әзерме?  
  • Әзер.
  • Рәхмәт. Утырыгыз.Әйдәгез, дәресебезне башлыйбыз.  Барыгызның да актив эшләвен телим. Уңышлар сезгә.  Укучылар, узган дәресләрдә без нәрсә турында сөйләштек?
  •  Өлкәннәр һәм кечкенәләр турында.
  • Бүгенге дәрестә дә бу тема буенча сөйләшүне дәвам итербез

II. Актуальләштерү.

          1.Өй эшен тикшерү. 6 нчы күнегү, 59 бит. Илдар  һәм Иреккә нинди киңәшләр яздыгыз?

           2.Аудирование.

 Кешеләргә әдәпле эндәшергә кирәк.                                                              Тәрбияле кешене һәркайда яраталар.                                                                     Тәрбияле кешеләр яхшы кешеләрдән үрнәк алалар.                                        Өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк.                                                                Тәмле телле булу өчен нишләргә кирәк? ( Җөмләләрнең русча тәрҗемәсен әйтү)

           3.                      2 слайд.(Өзекне бер укучыдан укыту)

        Автобуста кеше күп иде. Алгы урыннар - балалар һәм картлар өчен.Илдар шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышта автобуска, кечкенә бала күтәреп, бер апа керде.Ул як-якка карады, ләкин буш урыннар юк иде.Илдар аны күрде дә урыныннан торды:

  • Апа, килегез, утырыгыз,- диде.

               4.    3 Слайд. Укытучы.Укучылар, өзекне аңладыгызмы? Хәзер сорауларга җавап бирергә кирәк.                                                                       1.Текст кем турында?                                                                                          2.Илдар кемне күрде?                                                                                                         3.Ул кемгә урын бирде?                                                                                              4.Синеңчә, Илдар нинди бала?                                                                                                5.Ә сез өлкәннәрне хөрмәт итәсезме?

Уку мәсьәләсен кую.

 Укытучы.  Шулай итеп, укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

Тәрбия турында сөйләшәбез. Тәрбияле кеше нинди була?

   5. 4 слайд.Дәреснең девизы:Тәрбияле булыгыз.

Укытучы. Бүген без  тәрбияле кеше турында сөйләшәбез. Тәрбияле кеше нинди була?  Укучылар, әйдәгез шушы сорауга җавап эзлибез. Тәрияле кешегә нинди сыйфатлар хас? .( укучылар кәгазьгә сүзләр язалар,иң күп сүз язган кешедән укыту) Синеңчә, иң кирәкле сыйфатлар нинди? Шул сүзләрнең асларына сызыгыз.

      IV. Яңа материалны ныгыту

           1.  5 Слайд   Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп укырга.

          1.Өлкәннәр... хөрмәт итәргә кирәк.

          2. Укучылар, өлкәннәр... урын бирегез.

          3. Өлкәннәр... үрнәк алырга кирәк.

          4. Өлкәннәр кечкенәләр... һәрвакыт яхшы киңәшләр бирә.

          5.Кешеләр...  әдәпле эндәшергә кирәк.

2.  6 слайд. Җөмләләр төзү. Егет кайда? Егет нинди?  Хатасын әйтү. Аңа киңәш бирегез.Нәтиҗә ясыйбыз.Өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

3.  7 слайд. Диалог төзү. Бабай белән малай арасында нинди сөйләшү булырга  мөмкин.  Малайга бәя бирү. Нәтиҗә.Малай тәрбияле, ул өлкәннәргә урын бирә.

           4. 8 слайд. Бу балалар буш вакытларын ничек үткәрә? Малайлар нишли? Рәсем буенча җөмләләр төзү. Аларның хатасын әйтегез. Аларга киңәшләр бирегез.      Тәмәке тарту начар гадәт, чөнки ... .

          5.   9 слайд. Ничек тәрбияле булырга?  Укучылар, әйдәгез малайга киңәшләр бирик.      Биремнәр укыла.

     -надо разговаривать вежливо;

     -помогать пожилым людям;

     -свободное время проводить с пользой;

     -не писать на стенах в подъезде;

     -не баловаться в транспорте;

     -надо слушаться родителей;

     -надо уважать родителей, учителей, взрослых.

         6.  9 слайд.Искә төшерегез, бүген сез нинди яхшы эшләр эшләдегез.Яхшы эшләре өчен сыныфташларыгызны мактагыз.

         7.   Дәреслек белән эш (60 бит) 8 нче күнегүне уку, аңлау , үз фикереңне белдерү

         Укытучы. Ә сез, укучылар, ничек уйлыйсыз? Мәхмүт нинди хаталар ясады?                        ( Минемчә, ... , чөнки... )

Әйе, әдәпле, тәрбияле кеше

V. Йомгаклау.   Дәрес тәмамланып килә.  Димәк, без нәрсәләр белдек?

          10 слайд.

Тәрбияле булу җиңелме?

Тәрбияле булу өчен нишләргә кирәк?                                                              ---  -Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк

Әдәпле кеше юл бирә.

           11 слайд. Тәрбияле булыгыз!

VI. Бәяләү

Укучылар, дәрестә тырышкан ипшәшләрегезгә , үзегезгә билге куегыз (комплимент ясагыз)

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

Сорауларыгыз булса , язып калдырыгыз.

VII. Өй эше. 60 бит, 9 нчы күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Законы воспитания "Нравственное воспитание в семье"

Памятка родителям о нравственном воспитании в семье и о наказании детей....

Игра как метод экологического воспитания младших школьников воспитания младших школьников

Младший школьный возраст - это период бурного развития ребёнка, интенсивного накопления знаний об окружающей среде, мире, в котором мы живём, формирование многогранных отношений к природе и людям. Осо...

Концепция воспитательной деятельности. Нравственно - патриотическое воспитание младших школьников. Тема:"Воспитание у детей чувства любви к Родине".

Воспитание - целенаправленная деятельность, осуществляемая в системе образования, ориентированная на создание условий для развития и духовно - ценностной ориентации обучающихся на основе общечеловечес...

Выступление на педагогическом совете "Самопознание.Эстетическое воспитание. Экологическое воспитание"

Материал является своего рода обобщением проделанной воспитательной работы по трём направлениям.Небольшой теоретический материал подтверждается фотогалереей....

Экологическое воспитание – воспитание человечности.

Статья об экологическом воспитании младших школьников....

Родительское собрание. Тема: «Воспитание сознательной дисциплины». Родительское собрание. Разработка на тему "Воспитание сознательной дисциплины"Презентация к родительскому собранию "Воспитание сознательной дисциплины"

Родительское собрагние-разработка. Презентация создана  к собранию "Воспитание сознательной дисциплины" Содержание: название темы родительского собрания; кластер  (графическая организа...