Татар теленнән дәрес планы 3б сыйныф
план-конспект урока (3 класс)

Урок разработан для учеников 3 класса в соответствии с рабочей программой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_dres_plany_3b_syynyf.docx22.11 КБ

Предварительный просмотр:

“Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе”МБГББУ

3 сыйныфта туган тел( татар теле) дәресе

“Кушма сүзләр”

Төзеде:

                               

башлангыч сыйныф укытучысы

                                         Гәрәйшина Лилия Ринат кызы

Тема: “Кушма сүзләр”

Максатлар: 1.Укучыларга кушма сүзләр турында төшенчә бирү,            кушма сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү;

                        2.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

                       3. туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

РегулятивУУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү.

Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Танып белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү

Дәрес барышы

1.Оештыру этабы. 

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез. Балалар! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек?

( өстәлләрегездә  үзбәя карточкасы бар  һәр  эшкә билге куярсыз)

2.Белемнәрне  актуальләштерү. (дәфтәрләрне ачабыз, число  язабыз)

-матур язу күнегүе

Б б ( хәрефләрен  язу)

-Б хәрефе нинди аваз бирә?( [б] авазы)

[Б]-авазына  характеристика бирегез.( ул-тартык, яңгырау, парлы)

Тактада сүзләр язабыз- Бака, бүләк, буран, балык.

-Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?( нәрсә? соравына)

-Алар нинди сүз төркеменә карый?( исем була)

3.Дәрескә максат һәм  бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Тактага игътибар итегез.Сез анда рәсемнәр күрәсез. Аларның исемнәре ничек? Ә татарчасы ничек булыр?Әйдәгез, бергәләп без аларның исемнәрен табабыз.Моның өчен мин тактага сүзләр беркетәм.Сүзләрне төсләр буенча җыеп, аларның исемен табабыз.Сүзләрне дөрес җыйдыкмы? Юк.( эталон белән чагыштыру)

Сүзләрнең дөрес варианты-аккош, төнбоек.

-Аккош сүзендә ничә тамыр күрәсез?( ике тамыр)

-Төнбоек сүзендә ничә тамыр күрәсез?( ике тамыр)

-Ике тамыр ничек язылган?(кушылып язылган)

-Димәк, без бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәнәбез? Моны сез кагыйдәне өйрәнеп белерсез .( кагыйдә белән танышу, бер -берсенә)

(үзбәя карточкасына  билге куела)

-Аккош , төнбоек сүзләре   нинди сүзләр була?Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?( Кушма сүзләр)

4.Ял итү.

5.Яңа белемнәрне  беренче үзләштерү.( төркемнәрдә  карточкалар белән эш)

-Өстәлдә сүзләр язылган  карточкалар бар, сүзләрдән бергәләп кушма сүзләр төзисез. Сезгә 2 минут бирелә.Эшне башлыйбыз!( һәр группаны тынлыйбыз) Нинди сүзләр төзедегез? Укып күрсәтегез. Алар нинди сүзләр?( кушма) Ни өчен кушма сүзләр?)

1 ряд                             2 ряд                     3 ряд                              4 ряд                        

Таш    кала               озын     көнь          Биек       Ак                  төнь    ак

бака    баш             як  борын                    тау     тырнак                як     кош

Сабан    ун            төн      таш                     тимер    боз                   баш       бил

туй        ике           боек     күмер                 аяк        ваткыч            ваткыч      бау

(үзбәя карточкасына  билге куела)

6. Яңа белемнәрне  үзләштерүне тикшерү.

-Балалар китаптан 132 нче күнегү табабыз .Күнегүнең биремен укып чыгабыз.( тактада эш). Күчереп язабыз. Кушма сүзләр астына бер сызык белән сызабыз. Актырнак, өчпочмак, оекбаш, төньяк, Биектау, башкала – нинди сүзләр? Алар ничек языла?

7. Яңа белемнәрне   ныгыту

( мөстәкыйль  эш)

Өстәлдә карточкалар,  дәфтәрегезгә сүзләр арасыннан кушма сүзләрне сайлап языгыз.( карабодай,  авыл, Сабантуй, китап, дәфтәр, ташбака, төньяк,урман, көнчыгыш).

Тактага карыйбыз.Бергәләп  тикшерәбез.( ЦОР).1-2 хатагыз булса”4” ле, 3 хата булса-“3”ле , хатасыз эшкә -“5”куясыз.

(үзбәя карточкасына  билге куела)

8.Өй эше турында мүгълүмәт

1)133 нче күнегү,

2)138 нче күнегү

3) кушма сүзләрен кулланып, “Табигать” темасына  хикәя төзе

9.Рефлексия ( дәрескә йомгак ясау)

-Без бүген дәрестә нинди сүзләр  өйрәндек?( кушма сүзләр)

Алар ничек языла?( кушылып)

 Кушма сүзләр ничә тамырдан тора?( ике тамырдан)

Кушма сүзләр кайда кирәк булачак?( диктантларда)

Дәрестә нәрсә эшләдек?( яздык, укыдык)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

Татар теленнән дәрес планы."Бертөрле ике тартыкның янәшә килүе" 2 сыйныф

План-конспект урока по татарскому языку помогает учителям.Так как по татарскому языку мало материалов.План-конспект написан по требованиям ФГОС....

Татар теленнән дәрес планы. 2 сыйныф

"исемнәрнең  берлек һәм күплек саннары" темасына татар теленнән дәрес планы....

1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә эшләүче укытучылар өчен....

Татар теленнән тематик план (4 нче сыйныф ). Авторы : Җамалетдинова З.И.

Аңлатма язуыМилли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәд...

Татар теленнән дәрес конспекты.2 сыйныф

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәресТема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф...