Робототехника буенча квест-уен “РобоМир”
учебно-методическое пособие
Интерактивное приключение для школьников с использованием конструктора LEGO Education SPIKE Prime.
Игра объединяет программирование, логику, командную работу , а также развивает креативное мышление. Квест можно провести в классе, на робототехнических олимпиадах или внеклассных мероприятиях.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Робототехника буенча квест-уен “РобоМир”
Айгөл ХӘМИДУЛЛИНА, ТР Әгерҗе районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе, хезмәт укытучысы
Максат: Укучыларны робототехника белән шөгыльләнергә кызыксындыру уяту.
Бурычлары: -мәктәптә фәнни – техник иҗатны үстерү;
-уенның барлык этаплары конструкцияләү өлкәсендә интерактив мөмкинлекләр белән таныштыру;
-LEGO Education SPIKE ™ Prime комплекты белән эшләү күнекмәләрен арттыру;
- робототехник чараларны программалаштыруның төп алымнарын өйрәтү.
«РобоМир» Квест - уены алып баручыларның сәламләү сүзләреннән, командалар белән танышудан һәм маршрут битләрен таратудан башлана (кушымта). Команданың бурычы-барлык этапларны үтү, барлык робот стикерларын җыю һәм маршрут битенә ябыштыру. Маршрут кәгазьләрен тапшырганнан соң, алып баручы балаларга киләсе станциядә нәрсә эшләячәкләрен аңлата. Һәр этапта стикер һәм киләсе бирем бирелә. Соңгы этапка командалар бер үк вакытта киләләр. Квест уенда ике яки өч команда катнаша ала. Соңгы этапта балаларга инструкция буенча «Аллигатор» роботының программалаштырыла торган моделен төзергә кирәк. Һәр этапта экспертлар тора, алар авырлыклар килеп чыкса, командаларга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.
1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!
2 нче алып баручы: робототехника буенча «РобоМир» уенын сәламлибез!
1 нче алып баручы: Без искиткеч вакытта, робототехниканы кертү вакытында яшибез.
2 нче алып баручы: Узган гасырны горурлык белән «атом гасыры», «космик эра» дип атаганнар, ә хәзерге гасырны ничек атыйлар? «Роботлар гасыры» булырга мөмкинме?
1 нче алып баручы: Робототехниканың киләчәктә гади кешенең көндәлек тормышына үтеп керүе күпләргә аңлашыла.
2 нче алып баручы: Әлбәттә, Робототехника – ул бөтен фән-техник системаларны автоматлаштыру, ә мин анда берни дә аңламыйм.
1 нче алып баручы: Монда бернәрсә дә аңларга кирәкми. Роботлар, якын киләчәктә, безнең тормышның бер өлеше булачак.
2 нче алып баручы: Ә син моны ничек күз алдына китерәсең?
1 нче алып баручы: Бүген дөньяда миллионлаган роботлар кулланыла. Алар кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә киң таралган.
2 нче алып баручы: Роботлар самолетлар һәм поездлар белән идарә итә, вулканнар һәм океаннар төбенә төшә, космик станцияләр төзүдә, автомобильләр җыюда һәм микрочиплар җитештерүдә ярдәм итә, биналарны саклый, хәрбиләр тарафыннан разведка һәм миналарны бетерү өчен кулланыла, коткаручыларга ярдәм итә.
1 нче алып баручы: Килешәм, кеше үзенә автомат ярдәмче булдырырга тырышмаган өлкә юк. Роботлар кешелекнең глобаль проблемаларын чишәргә тиеш.
2 нче алып баручы: Бу өлкәдә белгечләр җитмиме?
1 нче алып баручы: Әйе, бу факт. Ләкин бүгенгесе көндә безнең мәктәп укучыларына робототехника нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде.
2 нче алып баручы: Бүгенге квест-уен – моны раслаучы. Бу мавыктыргыч тамаша һәм мавыгу гына түгел, ә осталык, тәҗрибә һәм, әлбәттә, яңа ачышлар.
1 нче алып баручы: Робототехника буенча квест-уенда 5-7 нче сыйныф укучылары катнаша. (фанфарлар яңгырый, укучыларны сәламләү).
2 нче алып баручы: Барлык катнашучыларга уңышлар һәм барлык этапларны уңышлы үтүләрен телибез.
1 нче алып баручы: Һәр этапта командага киләсе этапка күчү өчен биремне үтәргә кирәк. Дөрес башкарылган бирем сезгә киләсе этапка чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Һәр этапны башкару вакыты төрле. Онытмагыз, сез барлык биремнәрне командада гына үти аласыз.
1 нче алып баручы: Командирларга маршрут кәгазьләре алырга. Башлыйбыз!
Барлык этапларны узганнан соң командаларга нәтиҗәләр ясала. «РобоМир»уенында катнашучылар бүләкләнә.
1 нче алып баручы: Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сез – иртәгәге технологияләрне булдыручылар!
2 нче алып баручы: Дөнья бер урында тормый, һәрвакыт үсә, һәм кем белә, бәлки Сез 21нче гасырның яңа роботын ясаучы да булырсыз.
1 нче алып баручы: Киләчәктә иң кыю идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар!
Кушымта
“ҮРНӘК ҺӘМ КАГЫЙДӘ"
Бу һәр укучыны көче буенча сынау. Сез, һичшиксез, бер тапкыр булса да LEGO детальләре белән конструктор төзеп караганыгыз бар. Үрнәкне карагыз! Тәкъдим ителгән детальләрдән нәкъ шулай эшләгез!
Игътибар: детальләрнең зурлыгы һәм төсе мөһим!!!!!!!
Максат: LEGO детальләрен үрнәк итеп ясау.
Бурыч: конструкторлык күнекмәләрен, игътибарлыкны, логик фикерләүне үстерү.
“РОБОТ-ҖЫРЧЫ"
Бу сынауда сезгә робот өчен программа төзергә туры киләчәк, ул куелган максатка ирешү өчен хәрәкәт итәргә тиеш.
Монда сез башкаручы өчен программалар язарга өйрәнерсез, бу сезгә соңгы этапта кирәк булачак! Игътибарлы булыгыз! Роботның нинди гамәлләр башкарачагы сезгә бәйле!
Максат: башкаручы робот өчен программа язу.
Бурыч: LEGO комплектлары белән таныштыру.
"АВТОРАЛЛИ»
Робот-машина – ул акыллы җайланма, ул юлда очраган киртәләрне җиңеп, билгеле бер траектория буенча барырга, барлык командаларыгызны үтәргә сәләтле.
Уен шартлары гади: сез мөмкин кадәр тизрәк киртәләр белән трек үтәргә тиеш!
Максат: мөмкин кадәр тизрәк киртәләр белән трекны үтү.
Бурыч: радиоидарәле җайланма белән идарә итәргә өйрәтү.
“АЛЛИГАТОР РОБОТЫ"
Менә сез соңгы сынауга килеп җиттегез. Әйдәгез, бу күрсәтмәләрне чишү өчен сездә җитәрлек акыл булуын исбат итик! Сезгә ярдәмгә – белгечләр!!!
Максат: аллигатор роботы моделен җыю һәм программалштыру.
Бурычлар: LEGO Education SPIKE ™ Prime комплекты ярдәмендә модель җыю һәм программалаштыруның төп алымнарын өйрәтү.
Һәр этапта командалар вакыт буенча сынаулар уза. Вакыт экспертлар тарафыннан һәр команданың маршрут битендә теркәлә. Барлык этапларны узганнан соң, барлык сынауларны кем тизрәк җиңгәнлеге исәпләнә һәм «РобоМир»квест – уенында катнашучылар һәм җиңүчеләр бүләкләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПДД буенча презентация
ПДД буенча презентацияне тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чара итеп кулланырга була...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".
Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе
35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Конспект логопедического квеста "Осенний квест"
Закрепление знаний об осени, её приметах, а так же продолжение работы по развитию навыка составления описательного рассказа по сюжетной картине. ...
«Образовательная робототехника» (Конструирование и робототехника для обучающихся 1 – 4 классов)
Цель программы – развитие технического творчества и формирование научно – технической профессиональной ориентации у детей начальных классов средствами робототехники....

