3 нче сыйныфта "Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә" темасына әдәби уку дәресенә үзанализ
учебно-методический материал (3 класс) на тему

Шакирова Венера Ильгизаровна

Хәзер бит барлык мәктәпләрдә дә сингапур методикасын кулланып укыту бара. Шул нисбәттән мәктәбебездә район семинары үткәрдек, шушы дәрес күрсәтелде. Уңай бәяләнде, башкалар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Әлегә әзер күрсәтмәлелек бик аз бит. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoanaliz_uroka.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе

Дәрескә үзанализ

югары кв.категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 Шакирова В.И.

                                        2014 ел

                                        Дәрескә үзанализ

Мин 3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе күрсәттем. Бу сыйныфта 7 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.

              Дәреснең темасы: Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.

           Дәреснең тибы. Яңа материалны өйрәтү.

           Планлаштырылган нәтиҗә: Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап    бирергә тиешлекне аңлату.

           Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;

         2. Фикер сәләтен үстерү максаты - мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

        3. Тәрбияви максат - җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең  өчен җавап бирә белергә күнектерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, китап стенды, дәреслек, 2 нче кисәк.

Материал. Г.Тукайның  “Төлке һәм йөзем җимеше”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград” мәсәлләре.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

5.Йомгаклау.

         Дәреснең темасы программада “Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз” бүлегенә кертелгән. Мәсәлләр темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә”  темасы алтынчы дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.

Шулай ук сингапур структураларыннан да алынган материаллар күрдегез.

Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.  Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

2) Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;

3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең  өчен җавап бирә белергә күнектерү.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.

Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.

Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

     Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:

- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.

- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.

Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.

Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган,  иҗади өй эше бирелде.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен эшләнә.  Дәрес этаплары бер-берсе  белән тыгыз бәйләнештә торалар. 

Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга  ирештек.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Зурлыклар белән гамәлләр"темасына математика дәресенә презентация

"Зурлыклар белән гамәлләр"темасына математика дәресендә 3 төркемдә корабль төзү - эшлекле уен барышына презентация. Биремнәрнең үтәлеше экранда чагыла....

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

3 нче сыйныфта "Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә" темасына әдәби уку дәресе

Дәреснең темасы программада “Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз” бүлегенә кертелгән. Мәсәлләр темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә”  тема...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...