3 нче сыйныфта "Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә" темасына әдәби уку дәресе
план-конспект урока (3 класс) по теме

Шакирова Венера Ильгизаровна

Дәреснең темасы программада “Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз” бүлегенә кертелгән. Мәсәлләр темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә”  темасы алтынчы дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shakirova_v.i.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе

                                                        Әдәби уку

3 сыйныф

Дәресне әзерләде:

югары кв.категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 Шакирова В.И.

2014 ел

Тема.Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.

Максат. Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату.

Бурычлар:

1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

2) Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;

3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең  өчен җавап бирә белергә күнектерү.

Материал. Г.Тукайның  “Төлке һәм йөзем җимеше”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград” мәсәлләре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, портретлар, презентация, китап күргәзмәсе(укыган мәсәл авторларының китапларыннан).

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Исәнмесез, укучылар! Я, бер-беребезне елмаеп сәламлик әле!

Тәрәзәгә таба борылып, кулларыгызны алга сузыгыз. Табигатьтән көч, энергия , дәрт алып, яхшы кәеф , гел “5” ләр алу хыялы белән дәресебезне башлап җибәрик.

 II. Актуальләштерү.

1. Үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү.

-Бүлекнең темасы. (Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз)

-Ә хәзер мин сезгә  исем сүз төркеменә  кергән сүзләр әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз.(үгез, көн, сабан, авыл, мөгез,күз)

- Нәрсә дигән әсәрдән? (“Ике чебен” мәсәле)

- Кем әсәреннән алынды бу сүзләр? (М.Гафури)

2. Ә хәзер мәсәлләр бүлеге буенча алган белемнәребезне искә төшерәбез.

ИНСАЙД- АУТСАЙД  СЁКЛ        (эчке һәм тышкы түгәрәк)

Максат: үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү.

Башта яхшылап тыңлап бетерәбез.

В хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәк ясый. А хәрефе астындагы укучылар үзегезнең кара-каршы парларыгызны табып, алар алдына басып, эчке түгәрәк  ясыйсыз.

Сорау: -Нәрсә ул мәсәл? (Гыйбрәтле, акыл өйрәтүче кечкенә әсәрләр.)

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар!Тышкы түгәрәктәге укучылар үзләренең парларына җавап бирәләр. Башладык!

Игътибар!Эчке түгәрәк, хәзер сезнең чират. Башладык.

Игътибар! Вакыт бетте. (Бер укучының фикере тыңлана )

Ә хәзер сулга борыласыз, уң як җилкәгез белән кагылып аласыз.

Күчеш соравы: 1. Мәсәл ничә өлештән тора? (Ике)

 Сорауга җавап биреп яңа парлар табасыз. Саныйбыз, күченәбез.

-Нәрсә ул мораль? (Мәсәлнең нәтиҗәсе, моральдә акыл,әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикерләр үткәрелә).

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар! Вакыт бетте. Парларыгыз белән фикер бүлешәсез. Журналда кем алда , шул башлый?

Игътибар! Вакыт бетте. Икенче кеше җавап бирә.

Игътибар!(Бер укучының фикере тыңлана )

Күчеш соравы: 2. Эзоп сүзендә ничә хәреф бар? (4)

Саныйбыз, күченәбез.

-Укыган мәсәлләрнең авторларын санап чыгыгыз.(Эзоп, Г.Тукай, Н.Исәнбәт, Г.Шамуков, Л.Толстой, К. Насыйри, Ә.Исхак)

РЕЛЛИ  РОБИН (чиратлап җавап бирү)

3-5 секунд уйлыйсыз.

-Кемнең чәче озын,  шул башлый.

Игътибар! Рәхмәт! Бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Урыннарга утырабыз.

III. Яңа материал өстендә эш .

1.  Теманы ачыклау.

- Укучылар, мин сезгә бер вакыйганы искә төшерәм.

 “Бервакыт физкультура дәресендә без футбол уйный идек. Мин капкада тордым. Азат минем капкага туп кертте. Мин шулвакыт сезгә:

-Тупны керттерми идем мин. Тимур комачаулады миңа!- дидем.

-Бу вакыйга турында нәрсә әйтә аласыз? Кем гаепле?

- Килеп туган хәлдә, үзең гаепле булып та башка кешегә сылтау дөрес булырмы? Гаепне кемнән эзләргә кирәк?

-Дәресебезнең темасы: Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә. (Тактага язып куела) (слайд 1)

2. Укылачак әсәрләрне ачыклау.

-Балалар, тактага күз салыгыз әле. Кемнәрнең портретларын күрәсез?       Кайсы язучыларның мәсәлләрен укырбыз? (Г.Тукай, Ә.Исхак)

(Портретлар тактада) (слайд 2)

Эчтәлекне ачыгыз. Нинди әсәрләр укырбыз икән?(укып бирәләр)

 3. Сүзлек өстендә эш (слайд 3)

Йөзем җимеше – виноград

Ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

Карны ачкач –ашыйсы килгәч

Ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар

Анлар – алар

Михнәтләнеп – газапланып

Хурлык – оят

-Бу сүзләр икенче төрле ничек атала? (архаизмнар)

4. Г.Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше” мәсәлен уку, анализлау.

(Слайд 4 – төлке һәм йөзем җимеше)

-Нәрсәләр күрәсез?

-Сүз нәрсә турында булыр дип уйлыйсыз?

Мәсәлне укытучы укый. Укучылар тыңлыйлар.

Мәсәл өстендә эш.

ТАЙМД  ПЭА  ШЭА

Максат: мәсәлне ныгыту, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Яныгызда утырган парларыгыз белән эшлисез.

Сорау: -Нинди жанрга карый? Ни өчен?

3-5 секунд уйлыйсыз.

Игътибар!А хәрефе астындагы укучы башлый. Башладык.

Игътибар! Вакыт бетте. Икенче кеше җавап бирә.

Игътибар!(Бер укучының фикере тыңлана )

-Төп герой кем? (Төлке)

-Бу мәсәлдә төлке турында нәрсәләр белеп була? Бу сорауга җавап биргәнче

мәсәлне бер тапкыр эчтән укып чыгыгыз.

Җавапны чиратлап әйтәләр.

 (Хәйләкәр, ач ,бакчага керә,йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый,буе җитми, ала алмый).

Сорау-җавап

-Төлкенең ни өчен буе җитми? Буе җитмәгәч, ул нәрсә ди?

-Төлкенең үз-үзен юатуы кайсы юллардан күренә?

-Мәсәлдә килеп туган хәлгә карата гаепле кеше бармы? Килеп туган хәлне кем дә булса үзгәртә аламы?

-Морале кайсы җөмләләрдән күренә? Мораль өлеше кем тарафыннан әйтелә

-Дәрес темасын бу мәсәлнең морале, нәтиҗәсе дип санап буламы?

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  (“Елмай” җыры)

5. Ә.Исхак “Төлке һәм виноград” мәсәле өстендә эш.

Чираттан  3 укучы кычкырып укый. (баш вату сүзтезмәсенең мәгънәсен ачыклау- тотрыклы сүзтезмә).

ТЕЙК  ОФ – ТАЧ  ДАУН

Максат: материалны ныгыту, кире  бәйләнеш

Әгәр мин әйткән фикерләрне дөрес дип санасагыз басасыз, әгәр дә юк икән инде – утырасыз.

-Бу әсәр хикәя жанры.

-Бу әсәр мәсәл жанрына керә.

-Төлке виноград сатып алырга теләгән.

-Төлке виноградны сатып алган.

-Виноградның бәясе кыйбат булган.

Әсәрнең морален кабат уку, анализлау.

-Кем гаепле дип саныйсыз?Ни өчен?

-Ике мәсәлнең кайсын уку җайлырак булды?

- Хәзер бу  ике мәсәлнең аермалы һәм охшаш якларын ачыкларбыз.

РАУНД ТЭЙБЛ

Максат: яңа теманы ныгыту, башкалар белән эшли белү, аралашу, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Круг буенча эшлисез. Кайсы номерда утырасыз, шул сорауга җавап язасыз. Бер-берегезгә ярдәм итәсез. Башладык. №1 укучы башлый.

Охшаш яклары

Аермалы яклары

Жанры буенча бу әсәрләр –

______________________

Нәрсә ашарга уйлаган?

1нче мәсәлдә_______________

2 нче мәсәлдә_________________

Төп герой- __________________

Төлке килә

1 нче мәсәлдә_________________

2 нче мәсәлдә________________

Мәсәлләрдә мораль-

____________________________

_______________________________

________________________________

Моральне кем әйтә?

1 нче мәсәлдә___________________

2 нче мәсәлдә______________________

Мәсәлләрдә кабатланучы сүзләр-

_________________________

_________________________________

________________________________

Төлке матуррак сурәтләнә

____________________мәсәлдә

Игътибар! Вакыт бетте. Охшаш якларны укып чыга ........ .

Аермаларны якларны укый ...... .

Нәтиҗә. -Димәк, бу мәсәлләр кайсы яклары белән охшаш? Тагын кайсы авторларның әсәрләренә охшаган?

-Мондый әсәрләрне ничек атап йөртәләр? (Йөремсәк)

IV. Рефлексия.

-Төлкенең гаебе нәрәдә?(Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.)

-Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

-Бүгенге дәрес сезгә нинди сабак бирде?

-Сезнең дә шушы төлке хәлендә калганыгыз юкмы?

Тормыштан мәкаль: “Йөри белмәгән  солдат күнитеген яманлый.”

Бу мәкаль мәсәлнең морале була аламы?

Өй эше: 1)карточкаларда язылган очракны дәвам итеп бетерергә;

               2) “Төлке һәм виноград” мәсәленнән  1 өзекне ятларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

3 нче сыйныфта "Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә" темасына әдәби уку дәресенә үзанализ

Хәзер бит барлык мәктәпләрдә дә сингапур методикасын кулланып укыту бара. Шул нисбәттән мәктәбебездә район семинары үткәрдек, шушы дәрес күрсәтелде. Уңай бәяләнде, башкалар өчен дә файдалы булыр дип у...

3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр....

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...