Әдәби укудан дәрес конспектлары
план-конспект урока (3 класс) на тему

Фатыхова Гулия Фоатовна

Ф.Ф. Хәсәнованың  3 нче сыйныфка әдәби укудан укытучылар өчен методик ярдәмлегеннән кайбер дәрес эшкәртмәләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass_pnsh_uku_plannary.docx47.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп

Максат Күп белергә омтылыш тәрбияләү

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану. ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

БурычларБелемнең рухи азык икәнен аңлату

.Белемле булу алдагы тормышта кирәклеген белүгә ирешү

Материал. Ш. Галиевнең «Иншаның файдасы», «Сүзләре һәм үзләре», В. Нуриевнең «Инша», Л. Леронның «Иртән уянасың килмәсә» әсәрләре.

Җиһазлау. Шагыйрь һәм язучыларның портретлары, дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек- хрестоматия.

Дәрес барышы

Дәресне оештыру. Мотивация.

Кем җырлар, моңнар ярата,

Кемнәр ачык күңелле,

Кем дуслык, туганлык яклы,

Бергә башлыйк дәресне.

— Хәерле сәгатьтә, дуслар! Барыгызны да дәрескә чакырам.

Актуальләштерү.

Үткән дәрес материалын кабатлау, өй эшен тикшерү, бәяләү.

Мәктәптә үткәрелә торган язма эшләр турында сөйләшү:

инша;

диктант;

сочинение.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Л. Леронның «кырлы-мырлы киңәшләр»ен дөрес аңлап бетермәскә мөмкин.

IY. А вырлыктан чыгу юллары.

Укытучының үтемле әңгәмәсе, хикәяне дөрес тавыш бел чи уку, инша язу кагыйдәләрен искә төшерү балаларга нык ярдом итәчәк.

Яңа материалны аңлату.

«Көлке серләрен эзлибез» темасына кереш әңгәмә. Рәсим буенча сөйләшү.

Ш. Галиевнең «Иншаның файдасы» шигырен уку, :»Ч> тәлеге буенча фикер алышу:

сүзлек эше;

текст ахырында бирелгән сораулар һәм биремнәрне үтәү,

«Мөслимә язган иншаларның кайсы сиңа ошады?» равына җавап алу.

«Сүзләре һәм үзләре» шигыре өстендә эш:

тимурчылар турында аңлау өчен сүзлек эше;

шигырьне сәнгатьле уку;

шигырьдә контраст булырлык юлларны табу;

көлү булган урынны сайлап уку;

автор фикерен табу.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

В. Нуриевнең «Инша» хикәясен уку (дәфтәрдән):

Сорау һәм биремнәрне үтәү.

Әкрәм язган иншаны кычкырып уку, аның ничә баладан күчерүен ачыклау.

Кешедән күчерүнең бик начар гадәт икәнлеге турында әңгәмә.

Мөстәкыйль эш.

Л. Леронның «Иртән уянасың килмәсә» әсәрен уку. Шагыйрьнең «кирле-мырлы киңәшләр»ен дөресләп кабат уку.

«Иртән мин...» җөмләсен дәвам итеп сөйләү.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

«Минем көндәлек режимым» темасына укучылар фикерләрен тыңлау.

Дәрескә йомгак. Рефлексия.

«Нинди көлүләр була? Кешедән көлү яхшы гадәтме? Иптәшеңнең кимчелекле якларын ничек бетерер идең?» кебек сорауларга җавап алу.

Авторларның безгә әйтергә теләгән фикерләрен тапсыңмы? Алар нәрсә әйтергә тели?

Син дәрестән үзең өчен файдалы киңәшләр алдыңмы?

Дәрес сиңа ошадымы?

Ой эше. 1) Әсәрләрне дөрес интонация белән укырга өй- рапергә; 2) «Кем булырга?» темасына кечкенә инша язып карарга; 3) «Көлегез, файдасы күп — белегез» темасына иҗади ЭШ

Тема. Белгән белгәнен эшләр.

Максат. Белгән эшнең кеше өчен беркайчан да артык бул- мннмна инандыру.

бурычлар:

I) Р. Вәлиева, К. Тәңрекулиев, Л. Лерон әсәрләрен укып, и,, алларда һөнәр үзләштерү, һәр эшне дә эшләп карау, хезмәт мио теләге булдыру;

!( Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белергә күнектерү;

I) Балаларда ихтыяр көче тәрбияләү.

Белергә тиеш:

-Белгән эшнең беркайчан да артык булмавына инандыру

Башкара алырга тиеш:

-Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Материал. Р. Вәлиеваның «Көчле укучы», К. Тәңрекулиев- нең «Эшчән Гельды», Л. Леронның «Сүз тыңлыйсың килмәсә* әсәрләре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

Дәресне оештыру. Мотивация.

— Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә карап, елмаеп хәлләрне сорашыйк та күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйк.

Актуальләштерү.

«Кем булырга?» темасына язылган иншаларны уку, укучыларның фикерләрен тыңлау.

Ш. Галиевнең «Иншаның файдасы» шигыреннән сайлап уку күнегүләре.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Алдагы дәрес материалын ныклап аңлаган очракта, бу дәрес балалар өчен авыр булмаячак.

Авырлыктан чыгу юллары.

Әсәрләрне анализлап уку кирәк. Л. Леронның «кирле-мыр лы киңәшләр»е дөресләп укылырга тиеш.

Яңа материалны аңлату.

Р. Вәлиеваның «Көчле укучы» шигыре өстендә эш:

Сорауларга җавап;

«Малай кайсы өлкәдә көчле?» соравына җавап алу.

Шигырьдән көлү булган урынны табып уку, фикер алы

шу.

К. Тәңрекулиевнең «Эшчән Гельды» шигырен уку, би ремнәрне үтәү.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

Ш. Галиевнең «Сүзләре һәм үзләре», К. Тәңрекулиенп. н «Эшчән Гельды» шигырьләрен чагыштырып уку, фикер уртт лыгын табу.

«Мин гаиләдә төп булышчы» темасына сөйләшү.

Мөстәкыйль эш.

Л. Леронның «Сүз тыңлыйсың килмәсә» хикәясен уңу андагы ялгыш фикерләрне табу;

Хикәяне дөресләп укып карау.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

«Тик торган да юк, эш кырган да юк» мәкаленең асылын ачыклау.

Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдең?

Сиңа мондый күренешләр танышмы?

Бу балалар урынында син булсаң, нишләр идең?

Балаларның кайсы гамәлләрен үзгәртер идең?

Өй эше. 1) Шигырьләрне укырга өйрәнергә, эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләргә; 2) «Мин инде зур үстем» темасына иҗади эш эшләргә.

46)

Тема. Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.

Максат. Белергә тиеш:

-Укыган кешенең беркайчан да югалып калмавы, һәр эш яки күренешкә карата үз фикере булуына төшендерү

 Башкара алырга тиеш:

-Уртак фикерне таба белү

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Бурычлар;

Әсәрләрне укып, уртак фикерне таба белергә өйрәтү;

Укыган кешенең беркайчан да югалып калмавы, һәр эш н ки күренешкә үз фикере булуын төшендерү;

Белем алырга ихтыяҗ булдыру.

Материал. И. Юзеевнең «Хатасыз ничек язарга?», Р. Миң-нуллинның «Хаталар өстендә эшләү», Л. Леронның «Инша» иңкәясе, Г. Моратның «Үскәч кем булырга?», Р. Низамованың • Табигать күренеше» әсәрләре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, дареслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Уку, белем алу турында мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау.

Укымаган — бер телле, укыган — ике телле.

Укыган — уңар, укымаган туңар.

Укыган ил узар, укымаган ил тузар.

Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

Атай гыйлеме белән галим булып булмый.

Кадерле, балалар! Соңгы мәкальдә әйтелгәнчә, кеше  белеме белән генә белемле булып булмый икән. Шуңа күрә кип сезне мөстәкыйль рәвештә белем алырга чакырам.

Актуальләштерү.

Л. Леронның «Инша» хикәясен һәр баланың укуы, соңыннан фикер алышу.

В.Нуриевнең «Инша» хикәясенең эчтәлеген сөйләү.

Ике әсәрне чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

Өй эшләренең үтәлешен тикшереп бәяләү.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

— Язма эшләрдә булган хаталарны мөстәкыйль рәвештә төзәтү өчен кагыйдәләр, белешмә сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре җитеп бетми.

Авырлыктан чыгу юллары.

Ьәр дәрестә сүзлекләр, белешмә материал белән эш оештыру кирәк. Балаларны дәреслекне аңлап укырга өйрәтү, кирәкле сүзләрне табу кагыйдәләрен аңлату сорала.

Яңа материалны аңлату.

И. Юзеевнең «Хатасыз ничек язарга?» шигырен уку:

шигырьдәге көлкеле урынны табу;

«телефон» сүзенең язылышын сүзлектән тикшерү.

«Диктант язганда, ничек дөрес икәнен үзең белмәсәң, кыен хәлдә каласыңны чамалый идеңме? Синең белән мондый хәлләр булганы бармы?» сорауларына җавап алу.

Р. Миңнуллинның «Хаталар өстендә эшләү» шигырен уку:

әсәрнең көлке тоелган урынын сайлап уку.

Сорау һәм биремнәрне үтәү:

тирләп-пешеп төзәтерлек булгач, укучылар диктантны ничек язганнар дип уйлыйсың?

сүзләрнең дөрес язылышын нинди сүзлектән караргя кирәк?

сүзләрне ничек тизрәк эзләп була? һ. б.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

Р. Низамованың «Табигать күренеше» хикәясен уку.

Хикәя эчтәлеген бергәләп анализлау (төркемнәрдә).

Сухомлинский турында укытучы аңлатуы.

«Табигать күренеше» төшенчәсен ничек аңлауларын тикшерү.

Мөстәкыйль эш.

Г. Моратның «Үскәч кем булырга?» шигырен уку, «Мин  кем булырга телим?» соравына җавап эзләү.

Әти-әни, әби-бабайларының фикерләрен сайлап уку.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

В. Маяковскийның «Кем булырга?» әсәрен укытучының укуы, бергәләп фикер алышу.

Дәрескә йомгак. Рефлексия.

«Язма эшләрне хатасыз эшләү өчен ниләр белергә кирәк?» соравына җавапны төркемнәрдә эзләп табу.

Дәрес турында балалар фикерләрен сорашу.

Үзбәя.

Өй эше. 1) Табигать күренеше турында сочинение язарга һәм «Серле ачкыч» мәктәп клубына җибәрергә;

2) «Әти җыры» китабыннан «Табигать күренеше» хикәясен тулысынча укырга.

Тема. Акылның кадере — әдәп белән, куәтнең кадере — сәләт белән.

Максат. Ьәрбер кеше нәрсәгә дә булса сәләтле икәнлеген аңлату.

Белергә тиеш:

-Һәрбер кеше нәрсәгә дә булса сәләтле икәнлекне аңлату

Башкара алырга тиеш:

-Ике әсәрне чагыштырып кирәкле мәгълүматларны табу

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

Бурычлар:

Р. Фәйзуллин, Йолдыз, Н. Кәримова әсәрләре аша әдәплелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Ике әсәрне чагыштырып, кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

Укучыларның сәләтләрен ачу өстендә күнегүләр эшләү.

Материал. Р.Фәйзуллинның «Ничек яхшы булырга?*,

Йолдызның «Ике җаваплы табышмак», Н.Кәримоваиың «Кое чыпчыгы» әсәрләре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия, Р. Фәйзуллин, Йолдыз, Н. Кәримова портретлары.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Юлга чыктым. Алларымда —

Әллә ничә такыр сукмак.

Кайсысыннан китәргә соң? —

Юл чатында калдым туктап.

Бер өн килде: «Вакытыңның Кадерен бел — торма туктап.

Олы юлга алып чыксын Үзең салган яңа сукмак!»

Ф. Зыятдинова

II.  Актуальләштерү.

1.  Өй эшен тикшерү.

2.  Кызыклы грамматика китабыннан хәтер үстерү күм» гүләре (укытучы сайлавы буенча).

III.  Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Йолдызның «Ике җаваплы табышмак» шигырен укыганда, җавапның ике төрле булуы укучылар арасында бәхәс тудыр» ала. Кем хаклы?

IV.  Авырлыктан чыгу юллары.

Шигырьне аңлаешлы итеп уку, әсәр геройларының сүзләрри дөрес логик басым белән уку бәхәскә нокта куя ала.

V.  Яңа материалны аңлату.

1.  Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл, Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул (Г. Утыз Имти), -

дигән шигъри юлларны уку, эчтәлеге буенча әңгәмә.

2.  Р. Фәйзуллинның «Ничек яхшы булырга?» шигыро өстендә эш:

*  шигырьне сәнгатьле уку;

•  эчтәлеге буенча әңгәмә:

а) Нинди кеше яхшы була?

ә) Әсәр герое малаймы, кызмы? Тексттан өзек китереп дәлиллә.

б)  Ни өчен әниең яки берәр кыз бала карап торганда, гел

яхшы эшләр генә эшлисе килә?

• Текст ахырындагы биремнәрне үтәү.

3. Р. Фәйзуллин турында укытучы сөйләве (портреты

слайдта).

VI.' Белемнәрне беренчел ныгыту.

1. Йолдызның «Ике җаваплы табышмак» шигырен чылбыр

рәвешендә уку.

2.  «Ни өчен табышмакка ике төрле җавап биреп була?» соравына җавапларны бергәләп яисә төркемнәрдә дә эзләп (җавапларны тактага язып барып та) була.

— сандык (ачыла, ябыла, кирәкле әйберне табарга мөмкин).

—  компьютер (дөрес итеп ачсаң, кирәкле төймәгә бассаң, барлык сорауларга җавап табарга мөмкин).

3. Компьютер, аннан файдалану кагыйдәләрен искә төшерү.

VII. Мөстәкыйль эш.

1.  Н. Кәримованың «Кое чыпчыгы» хикәясен мөстәкыйль рәвештә уку, сорау һәм биремнәрне үтәү.2.  Әсәрдән иң кызыклы урыннарны табу (өзекләр рамка эчендә, текст кырыенда төсле тасма белән күрсәтелгән)..4. Сайлап уку күнегүләре (Мансурның коега «очуы» һәм кире чыгуы).

VIII.        Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

I. Компьютерда рәсемнәр карау, аңлату. 8  Үзләренә иң ошаган әсәрләрне кабат уку.

IX.        Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә укылган кайсы әсәр сиңа бик ошады? Ни өчен?

Син дәрестә актив катнаштыңмы? Үз җавапларыңны |йчек бәялисең?

Ой эше. 1) Йолдызның «Ике җаваплы табышмак» ши-| гырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә; 2) «Кое чыпчыгы» «икәясенең эчтәлеген сөйләргә; 3) Акыл, әдәп турында иҗади ни эшләргә.

12 нче дәрес (48)

Тема. Көнең бушка үтмәсен.

Максат. Укучыларны вакытның кадерен белергә өйрәтү.

Бурычлар:

Г. Морат, 3. Туфайлова, Р. Вәлиев, Р. Вәлиева, А. Алиш исәрләре аша балаларны үз вакытларын бушка үткәрмәскә күнектерү;

Өлкәннәрдән сорамый, рөхсәт алмый эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе начар булачагын аңлату;

Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тота, буш вакытны файдалы эшләр белән үткәрә белергә өйрәтү.

Материал. Г. Моратның «Тиргиләр», 3. Туфайлованың ♦ Трай», Р. Вәлиевнең «Минеке» шигырьләре; Р. Вәлиеваның «Сыер эзләгәндә»шигыре, А. Алишның «Утлы йомырка» хикәясе.

Җиһазлау. Г. Морат, 3. Туфайлова, Р. Вәлиев, Р. Вәлиева, А. Алиш портретлары, дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Тырай типкән кичә Фәһим һәм бер көнен югалткан. Ярар, табармын әле дип, Ул үз-үзен юаткан.

Ләкин ничек табарга? Кирәк эзләп карарга. Сорашып та караган, Тик күрүче булмаган. Табалмаган кайгысыннан Җибәргән хәтта елап... Тагын бер көн югалткан ул Югалган көнен юллап.

"   Роберт Миңнуллип

II.        Актуальләштерү.

Өй эшен ничек үтәүләрен тикшерү.

Бушка үткән вакыт турында әңгәмә. (Укучыларның тор мыш тәҗрибәсенә таянырга.)

III.        Бала нинди авырлыклар белән очраша?

«Трай тибеп йөрү» төшенчәсе бала өчен яңа, бары тик аби бабайлар белән яшәгән бала гына бу сүзне ишеткән будырт мөмкин.

IV.        Авырлыктан чыгу юллары.

Дәрес башында ук Р.Миңнуллин шигырен укып, «трпй тибү»нең бушка вакыт уздыру икәнен аңлатырга була.

V.        Яңа материалны аңлату.

1. Г. Моратның «Тиргиләр» шигыре өстендә эш:

шигырьне сәнгатьле уку;

футбол уены турында сөйләшү;

атаклы капкачылар;

текст ахырындагы сорау һәм биремнәрне үтәү.

2. 3. Туфайлованың «Трай» исемле шигырен кычкырын уку:

Әсәрдәге көлкеле урынны табу.

Нәни баланың «трай» сүзен ничек аңлавын текст сүзләре) белән әйтеп бирү.

VI.        Белемнәрне беренчел ныгыту.

Р. Вәлиевның «Минеке» шигырен һәр баланың үзе укуы, ничек аңлаулары текст ахырындагы сораулар белән тикшерелә.

Пычкы белән утын кисү күренешен тасвирлап сөйләү (укучылар сөйли алмаса, укытучының сөйләве).

VII.        Мөстәкыйль эш.

1. А. Алишның «Утлы йомырка» хикәясен мөстәкыйль рәвештә уку.

соравына җавап эзләү.

I 8. «Әбинең хәйләсе» темасына сөйләшү.

4. «Йомырка ничек барлыкка килә?» дип сорап, 1 нче сыйиныфта әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә өйрәнгән схеманы

|0КӨ төшереп сөйләү.

VIII.        Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Р. Вәлиеваның «Сыер эзләгәндә» шигырен уку, әсәрнең • ■»икеле ягын табу, шул юлларны сайлап уку.

Әгәр син сыер эзләүче баланы күрсәң, нинди сораулар лирор идең? (Парлы эш.)

IX.        Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Бүген укыган әсәрләрнең иң кызыклысы кайсы? Син бу " әсәрнең эчтәлеген сөйли аласыңмы?

Дәрес сиңа ошадымы?

I — Син дәрестә ничек катнаштың? (Смайликлар белән күрсәтү.) Өй эше. 1) «Утлы йомырка» хикәясенең эчтәлеген кыскача «ниләргә өйрәнергә; 2) Р. Вәлиев шигырен яттан өйрәнергә; Я) «Кызыклар дөньясында» исемле иҗади эш.

13 нче дәрес (49) Тема. Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

 Максат. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» исемле әсәре белән таныштыру, белем алырга ихтыяҗ уяту.

 Бурычлар:

1)        Ф. Яруллинның әкияти әсәре аша балаларда белем алуга кызыксыну тәрбияләү;

2)        Р. Мингалимнең «Уйларга кирәк» әсәрен укып, һәр урында, һәр адымыңны уйлап, ашыкмыйча атларга кирәклегенәтөшендерү;

3)        Сабырлык, үҗәтлек сыйфатларының максатка ирешүдәкирәк булуына инандыру.

Материал. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» хикәясе (1 нче кисәк), Р. Мингалимнең «Уйларга кирәк» шигыре.

Җиһазлау. Ф. Яруллин, Р. Мингалим портретлары, гыйлем алу турында шигырь һәм мәкальләр.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Мин дустымны ашыктырам,

 Ул мине ашыктыра.

Мәктәп көтә, ерактан ук

Ул безне дәшеп тора.

Кунакчыл ишекләре

 Киерелеп ачылган

. Без мәктәпне яратабыз,

Мәктәп безне сагынган.

Ә. Фәйзи

II.        Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. (Укытучы  планлаштыруы буенча.)

Әкиятләр турында сөйләшү:

«Аю белән өч кыз» әкияте;

Чын әкият герое нинди була?

3.        «Саескан күрсәткән плакат» буенча эшләү.

III.        Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Моңарчы шагыйрь буларак таныш булган Ф. Яруллинның кызыклы әкияте балалар өчен яңалык булып тора. Гади халыктан чыккан Ибрайның гыйлем алу өчен сәфәр чыгу да балаларга аңлашылып җитмәскә мөмкин.

IV.        Авырлыктан чыгу юллары.

Гыйлем алу турында әсәрләр уку. Әкиятнең 1 нче кисәген укып, эчтәлеге буенча сөйләшү.

V.        Яңа материалны аңлату.

1.        Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» хикәясен (1 нчекисәк) уку:

сүзлек эше;текстны укып, исем уйлау;текст ахырында бирелгән сорау һәм биремнәрне үтәү.

«Саескан күрсәткән кагыйдә»гә нигезләнеп, Ибрайны алдагы язмышын фаразлау.

2.        Гыйлем алу турында шигырьләр уку.
— Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул,

Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул. (Г. Утыз Имәни)

3.        Мәкальләр уку:

Гыйлем — акылның яртысы.

Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

• Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

VI.        Белемнәрне беренчел ныгыту.

Р. Фәйзуллинның «Уйларга кирәк» шигырен уку.

Шигырь ахырында бирелгән сорау һәм биремнәрне үтәү.

VII.        Мөстәкыйль эш.

Р. Фәйзуллин һәм Ф. Яруллин әсәрләрен чагыштыру, сорауга җавап эзләү (төркемнәрдә фикерләшү).

М. Гафуриның «Эш һәм белем» шигырен укытучының укуы.

Эшчән кеше булу бик зур бәхет, Эш ул — бу тормышның үзәге. Укый-яза белү — шул тормышның Гәүһәр төсле матур бизәге. Укый-яза белү — тормышыңны Ачып күрсәтүче көзге ул. Аң-белемгә таба ишек ачып, Яктылыкка барган туры юл. Эш һәм белем бергә җыелсалар Гына тормыш матур була ала. Уку-язу белән коралланган Кеше аңлы тормыш кора ала.

3. «Белем алу ни өчен кирәк?» соравына бергәләп җавап

ипләү.

VIII.        Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1.        «Безнең белем йортыбыз — мәктәп» темасына сөйләшү:

мәктәптә дәресләр;дәрестән соң мәктәп тормышы;

тәҗрибә участогы;түгәрәкләр һ. б.

2.        Ш. Галиевнең «Онытылган...» шигырен тыңлау (укытучы яки йөгерек укучының укуы).

IX.        Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Дәрестә гыйлем алу турында нәрсәләр белдең? — Син үзеңнең дәрестәге эшчәнлегеңнән канәгатьме?

Белем алу турында тагын ниләр белергә теләр идең?

Ой эше. 1) Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әкиятендәгеI иче бүлекнең эчтәлеген тулысынча сөйләргә; 2) Р. Фәйзуллинның «Уйларга кирәк» шигырен чылбыр рәвешендәукырга; 3) «Ибрай — зур галим» исемле хыялый хикәя төзергә.

14 нче дәрес (50)

Тема. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әкияте. Максат. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әкияте белән танышуны дәвам итү. Бурычлар:

Әкиятнең икенче кисәге белән танышу;

Табышмаклар турында күбрәк белергә омтылу;

Балаларны иҗат эшенә тарту (табышмаклар уйлау). Материал. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» хикәясе

(2 нче кисәк), Р. Харисның «Берсе калсын иде» шигыре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

I.        Дәресне оештыру. Мотивация.

— Хәерле иртә, балалар. Мин сезгә берничә татар халык мәкале әйтәм. Ә сез аларны үткән дәрес материалы белән бәйләп карагыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

Акыл — тузмас кием, гыйлем — корымас кое.

Аю — беләгенә, адәм белеменә ышана.

Адәм баласы көмеш, гыйлеме булса — алтын.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы — белем:.

II.        Актуальл эштер ү.

Өй эшенең үтәлешен тикшерү.

Ф. Яруллин әсәрен мәкальләр белән чагыштыру, әс»р эчтәлегенә төгәл туры килгән мәкальне уку.

III.        Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Мәкальләрнең эчтәлеген, төп фикерен әйтү кыен булырга мөмкин. Әкият героеның ни өчен шулкадәр белем алырга омтылуы да балалар өчен аңлаешсыз, чөнки алар ярлы халыкның балалары да үзләре шикелле булырга тиеш дип  саный.

IV.        Авырлыктан чыгу юллары.

Укытучының кереш әңгәмәсе, әсәрне эчке кичерешләр г>« лән укый белүе, белем турында халык мәкальләренең эчтәл* ген аңлаулары аша.

V.        Яңа материалны аңлату.

1. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» хикәясен (2 ич» кисәк) өйрәнүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш.

Әкият буенча Әминә төзегән планны табып уку, әсәр эчтәлеген» туры китереп дөресләү, шул план буенча эчтәлекне чылбыр рәвешендә сөйләп карау.

Сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ачыклау, шул сүзтезмәләрне кертеп, үз җөмләңне төзү.

Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Р. Харисның «Берсе калсын иде» шигырен уку:

табышмаклар турында сөйләшү;

бер-берләренә белгән табышмакларын әйтешү;

табышмак турында төшенчә бирү:

Гадәттә берничә кеше, үзара зиһен-хыял җитезлеген сынашып, зәвык алу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә йөргән кыска гына шигъри сөйләм белән, ике нәрсәдән берсенең охшашын әйтеп, икенчесен табуга, шулай ук тапкыр җавап алу, кара исәп белән мәсьәлә чишү өчен, телебездә «ителеп йөргән четерекле сорауларга, башваткычларга табышмак диләр. (Н. Исәнбәт)

VII. Мөстәкыйль эш.

Белем алу, уку турындагы табышмакларның җавапларынтабу:

•        Ачылмаслык сандыгымда киселмәслек ефәк бар (Уй,акыл).

•        Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (Мәктәп).
-
Юк аягы, юк күзе, сөйли, өйрәтә үзе,

Телгә аннан оста юк, аннан якын дус та юк (Китап).

•        Бер байлык бар — янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый
(Гыйлем).

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Белгән башваткычлар турында сөйләшү, аларның гый-яим алудагы ролен билгеләү.

Халык авыз иҗатында табышмакларның тоткан урынын

!■ Табышмак һәм аның җавабы турында сөйләү. (Табышмак  ике өлештән тора, берсе — табышмакның нәрсә турында | им е әйтелү, икенчесе — чишелеше, җавабы. Табышмагын  чишү әйтсә, җавабын икенче берәү таба.)

Табышмак белән аның җавабы бер-берсенә туры килешле булырга тиеш. Ике җавап була алмый.

4. «Энҗе чәчтем — энҗе җыям» таблицасы буенча халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен табу күнегүләре (филворд чишү).

м

ъ

А

т

к

А

Ы

В

ъ

ъ

л

Ь

м

Ш

э

к

й

т

Е

М

К

А

Д

н

и

1

й

ъ

3

И

т

Ш

ъ

т

я

Т'

к

Е

ч

к

А~

м

К

А^

с

А-

н

а

ш

ы

м

(Мәкаль, табышмак, әкият, әйтем, такмак, эндәш, тизәйткеч, санамыш.)

IX. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Дәрес сиңа ошадымы?

Үзең өчен нинди яңалыклар алдың? Үз-үзеңә бәя куй, Өй эше. 1) «Тылсымлы ачкыч» әкиятенең 2 нче кисәген

үз сүзләрең белән сөйләргә өйрәнергә; 2) 2—3 табышмак өйрәнергә; 3) Үз табышмагыңны иҗат итәргә.

15 нче дәрес (51)

Тема. Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк. Максат. Укуның энә белән кое казуга тиңлеген, авыр хезмәт булуын аңлату. Бурычлар:

1)        Белем алу өчен, кирәкле чыганаклардан файдалшм

белергә өйрәтү;

Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әсәре белән тпим шуны дәвам итү;        ^*

Китапка сак караш, аны ярату хисләре тәрбияләү.

Материал. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» (3 нче кисәк), Р. Вәлиеваның «Кышкы ямь» әсәрләре, «Музей йорты»на сәяхәт, Ф. Суюровның «Тукай музее» картинасы.

Җиһазлау. Ф. Суюровның «Тукай музее» картинасы, дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

 I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Шундый байлык ул — гел өстәп тор аны, Ул, сарыф иткән саен, арта бары; Дөньяның малы кими — тоткан саен, Өстәлә белем — сарыф иткән саен.

Г. Утыз Имәни — Әле генә сез тыңлаган шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Гыйлем алу гомер-гомергә иң авыр хезмәтләрнең берсе булган. Сез дә белем алырга әзерме? Алайса, дәресебезне башлыйбыз.

II.  Актуальләштеру.

1.  «Йомак әйтәм, җавап тап» исемле ике төркем арасында мрыш.

2.  Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әкиятенең 2 нче кисәген сөйләү.

III.  Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Бу дәрестә бала артык авырлык кичерми. Шулай да Р. Вә->шева язган шигырь һәм Ф. Суюровның «Тукай музее» карти-Иасы арасындагы уртаклыкны табуда ярдәм кирәк.

IV.  Авырлыктан чыгу юллары.

Балалар белән шигырьне укыганда һәм картинага анализ II шанда, бик таләпчән булу сорала.

V.  Яңа материалны аңлату. 1. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» (3 нче кисәк)

и.ияген укуны дәвам итү:

•  сүзлек эше;

•  әсәрне кисәкләргә бүлеп уку;

•  һәр кисәккә исем уйлау.

•  текст ахырындагы сорау һәм биремнәрне үтәү; ■ рәсемгә туры килгән өлешне табып уку.

IV!. Белемнәрне беренчел ныгыту. I. Р. Вәлиеваның «Кышкы ямь» шигыре өстендә эш: ■ шигырьне сәнгатьле уку;

•        әсәрдә еш кабатланган сүзне табу, шул сүз белән сүз

тезмәләр төзү;

«көмеш» сүзе кергән сүзтезмәләрне текст эченнән эзләү;

сүзтезмәләрнең мәгънәләрен аңлату;

дәреслектә бирелгән әйтемнәрне уку, мәгънәләрен аңлату.

VII.        Мөстәкыйль эш.

1.        «Музей йорты»на сәяхәт. Ф. Суюровның «Тукай музее»

картинасы өстендә эш.

«Музей йорты»на барып, Р. Вәлиева шигыренә туры килгән картинаны эзләп табу.

«Тукай музее» картинасын анализлау, табигать турында сөйләгәндә, «көмеш» сүзен куллану.

VIII.        Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

«Тылсымлы ачкыч» әкиятеннән табышмаклар һәм аларныц җавапларын табу.

IX.        Дәрескә йомгак. Рефлексия.

—        Ибрай уйлап тапкан табышмакларның кайсы иң уңыш-

лысы?

Ибрай үзен галим дип саный аламы инде?

«Чын галим үзен надан диеп белер,

—        Күп белим дип, галим артыннан йөрер», — юллары

Ибрайга туры киләме?

Өй эше. 1) Картина буенча хикәя төзергә; 2) «Тылсымлы ач кыч» әкиятенең 3 нче бүлегенең эчтәлеген сөйләргә.

16 нчы дәрес (52)

Тема. Гыйлем ачкычы —  китап.

Максат. Китапның белем алуда төп чара булуына басым

ясау.

Бурычлар:

Китаплардан бик күп гыйлем алып булуын аңлату; 4Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» хикәясе белән танышуны дәвам итү;

3)        Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китим

ларны теләп укырга күнектерү.

Материал. Ф. Яруллинның «Тылсымлы ачкыч» әкшгн (4 нче кисәк), Йолдызның «Белмәгәнен белми» шигыре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, мөстәкыйль эш дәфтв|И дәреслек-хрестоматия, Ф. Яруллин, Йолдыз турында мат«рр аллар.

Дәрес  барышы I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Китап — киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы — Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны Беркайчан да тотма син. Ул яратмый пычракны — Керне, тузанны, тапны, Саф, керсез күңелең белән Бик чиста тот китапны. Көн дә укы син аны, Китап — якын дустың ул, Синең сорауларыңа Җавап биреп торыр ул.

X. Шабанов — Хәсән Шабановның балаларга биргән киңәшләрен истә тотып, әдәби уку дәресебезне башлап җибәрик.

II.        Актуальләштерү.

Картина буенча кышкы көн турында сөйләргә («бәс, сыкы, пгачлар, салкын, һава» сүзләрен кертеп).

III.        Бала нинди авырлыклар белән очраша?

•        Белмәгәнен белми» сүзтезмәсе балага сәеррәк ишетелә,
чонки һәркем үзен башкалардан акыллырак дип саный.

IV.        Авырлыктан чыгу юллары.

Хикәяне ахырына кадәр укып бетерү, авырлыктан чыгу юлларын бергәләп эзләү.

V.        Яңа материалны аңлату.

1.        Ф, Яруллиннның «Тылсымлы ачкыч» әкиятенең соңгы
Ауич-ен уку.

2.        Герой җиңеп чыккан өч сынау турында сөйләшү:

•        Кайсы сынау иң авыры, ә кайсысы иң җиңеле булган?

•        Ни өчен әкият герое өч сынау узган, аны чын герой дип
мнпш буламы?

■ Саескан плакатында язылганнар үтәлдеме? 8. Сүзлек эше.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби укудан тест

Тест по чтению 4 класс...

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан ачык дәрес

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....

2 нче класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 класс өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест...