Технологическая карта урока татарского языка
план-конспект урока (4 класс) на тему

Амирова Файруза Масхаровна

Дана технологическая карта урока по теме "Имя прилагательное"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_klass_syyfat.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

                                                                         

Тема

Сыйфат  4 сыйныф

Максаты

1) дидактик: сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм берәмлекләре турында төшенчә бирү; гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту

2) психологик: фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

Көтелгән нәтиҗә

Сыйфат турында белемнәрне киңәйтү

Төп төшенчәләр

Сыйфат, сыйфатланмыш

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле  дәреслеге, авторлары Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева

Презентация

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш,

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Кәефләр ничек, балалар?

Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итәбез!

Дәресебезне башлыйбыз.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.  Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

2 этап Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага чиксез елгалар.

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап, көлеп йөри балалар...

(Әхмәт Исхак)

  • Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Безнең туган илебез нинди?
  • Сез туган ил турында нәрсә әйтә аласыз?

Башта без алдагы дәрестә өйрәнгән теманы искә төшерик әле.

Без нинди сүз төркемен өйрәндек? (Исем сүз төркемен)

Шушы шигырьдән исемнәрне табыйк әле. (Балалар исемнәрне табалар) (4 слайд)

Бу исемнәр турында нәрсә әйтә аласыз? (Б-р җавабы)

Менә безнең беренче тукталыш.

1)  Беренче тукталыш – “Танышу” тукталышы.

Тактадагы шигырьдә без тапкан  исемнәргә нинди сүзләр бәйләнеп килгәннәр?

Киң кырлар, мул игеннәр, ал чәчәкләр, чиксез елгалар (4 слайд)

-Бу сүзләр нәрсә белдерәләр?  

(Алар шушы сүзләрнең билгеләрен белдерәләр).

Предметның билгесен белдергән сүзләрне ничек дип атыйлар?

Сыйфат турында без нәрсә беләбез?        

Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

Көтелгән җавап: Сыйфат сүз төркеме. Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.

2 этап.  .

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Уку мәсьәләсен кую

Максаты: . Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

  1. этап. Балалар, сез аңлагансыздыр дип уйлыйм. Без бүген  “Танышу” тукталышында  сыйфатлар белән таныштык? Димәк, без “Сыйфат” иле буйлап сәяхәткә чыгабыз.  Сәяхәт авыр булмас, әгәр дә без бердәм булсак. Бер-беребезгә ярдәм итсәк. Бер-берсенә ярдәм итә торган кешеләрне нинди кешеләр дип йөртәләр? (Ярдәмчел, мәрхәмәтле, кешелекле, шәфкатьле)

. Уку мәсьәләсен кую.

2)  Безнең  икенче тукталыш -  “Эзләнү” тукталышы. Сыйфат илендә елның кайсы фасылы дип уйлыйсыз? (Әйе, кыш икән. Миңа сыйфат иленнән хат килгән иде. Менә хатның өзеген укыгыз). (5 слайд)

1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. (6 слайд)

Төркемнәрдә эш. Үрнәк буенча сыйфатларны табарга:

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә. (Җөмләне матурлый. Предметларны бер-берсеннән аера.)

3 этап.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү

Дәрес темасына чыгу.Үзбәя

4 этап: уку мәсьәләсен чишү

4 этап. “Бүленеш” тукталышы

Сәяхәткә үзебез белән нәрсәләр алдык соң? Тактага карагыз. (Тактада рәсемнәр күрсәтелә. Күләгәдә сүзтезмәләр. Балалар предметларны сыйфатлары белән әйтәләр). (7 слайд)

Түгәрәк  ипи, яшел кыяр, агач кашык, майлы ботка, ачы лимон, яшел чәй, кышкы кием, зур казан.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр? (8 слайд)

-төсен: яшел, кара, сары;

-тәмен: ачы, тәмле,

- зурлыгын: зур, биек,

- формасын: түгәрәк, озынча,

 - материалын: агач, тимер (чуен),

- вакытын: кышкы, иртәнге,

Модельгә таянып кагыйдә чыгару. (Кагыйдәне әйттерү. Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр. Сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.)

 Физкультминутка.  

4 этап.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап. Белемнәрне ныгыту

Бирелгән исемнәргә сыйфатлар уйлап яз.

Табигать, елга, урман, юл, юлдаш.

6.Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

Чираттагы тукталыш - “Уйлану” тукталышы.

Алда карап кителгән билгеләрне истә тотып, тәкъдим ителгән сүзләргә сыйфатлар табарга.

Менә шушы исемнәргә ( кеше, ипи, агач, кыш) сыйфатлар уйлап табарга. (Төркемнәрдә эшләү).

кеше                   ипи             агач            кыш

мәрхәмәтле           кадерле            яшь                 озын

көчле                     кайнар              юан                буранлы

(төркемнәрнең җавабы тыңлана).

 “Иҗади” тукталыш

Балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә һәм кунакларга сыйфатлар кулланып матур сүзләр әйтик.

Мәсәлән: Рамил,  син  бик тыйнак һ.б.

5 этап.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек(төрле ситуацияләрдә диалогта катнашу)

6 этап. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

 

6 этап.

Яңа белемнәрне үзләштерү, кабатлау.

“Кабатлау” тукталышы

Сыйфат нәрсәне белдерә?

Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән

а) уңган, иркен, кайнар;

ә) кояш, ямьле, болытлы;

б) баллы, барам, сабыр.

Күктә ак болытлар йөзә дигән җөмләдә сыйфатланмыш –

а) күктә;

ә) ак;

б) болытлар.

Антоним сыйфатлар булган рәтне тап.

а) кечкенә-бәләкәй;

ә) авыр-җиңел;

б) җылы-эссе.

Татар телендә сыйфатларның кушымчалары  бармы?

6 этап.

Шәхес буларак эшчәнлек(үзе эшләгән эш өчен шәхси җаваплылык)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)

7 этап: Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

-Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен искә төшердек?(сыйфат)

-Ул нинди сорауларга җавап бирә?(нинди?кайсы?)

-Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)

-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә(санап үтәләр)

-Сыйфат ачыклаган исем нәрсә була?(сыйфатланмыш)

-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк?(алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар).

Эш сыйфатына үзбәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока английского языка в 4 классе. План урока английского языка в 4 классе по учебнику Комаровой Ю.А, Ларионовой И.В.

Технологическая карта урока английского языка в 4 классе. УМК :Английский язык. Brilliant. Авторы: Комарова Ю. А., Ларионова И. В., Перрет Ж., соответствующий ФГОСПлан урока английского языка в 4 клас...

Технологическая карта урока татарского языка с использованием сингапурских структур

Данный урок татарского языка, рассчитанный для первого класса русскоязычной группы, по теме “ Ю.к. у.-в. килеше белән чагыштырып ныгыту.  ”.Учитывая возрастные особенности и с целью повышения мот...

Технологическая карта урока татарского языка 4кл

Технологическая карта урока татарского языка 4кл...

Технологическая карта урока немецкого языка “Обобщающий урок. Мебель. Обстановка в комнате”. Учебник И. Л. Бим, Л. И. Рыжова. Немецкий язык. 4 класс. Учебник для общеобразовательных учреждений. В двух частях. М.: Просвещение, 2016

Предлагаемый конспект урока поможет эффективно и интересно провести обобщающий урок по теме "Мебель. Обстановка в комнате".  С помощью данных материалов можно повторить предлоги, артикли и падежи...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...

Технологическая карта урока английского языка по теме " Картина на стене" Unit 13.Урок 2 к учебнику английского языка "FORWARD" под редакцией М. Вербицкой.

Технологическая карта урока по теме " Картина на стене" разработана  с учетом требований  ФГОС. Учащиеся знакомятся  с краткой биографией художника и его картинами....