Мин һәм минем туган ягым
рабочая программа на тему

Хасанова Мелеуша Мансуровна

Өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән программа 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_hm_minem_tugan_yagym.docx21.75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе

Өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән программа

“Мин һәм минем туган ягым”

Төзеде: югары квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хәсәнова Миләүшә Мансур кызы

Аңлатма язуы.

I.Кереш сүз.

  Туган ил, туган як, туган төбәк!

Һәркем өчен изге, кадерле сүзләр. Кеше үзенең туган ягын, аның тарихын, кешеләрен яхшы белсә генә милли җанлы, зыялы шәхес була ала... Билгеле , бу эштә зур җаваплылык мәктәпкә, укытучыга йөкләнә. Кайбыч төбәге- милләтебез өчен күп санлы талантлы шәхесләрне биргән як.  Шушы якта туып үскән танылган язучылар, шагыйрьләр, музыка белгечләре, галимнәр, сәнгать осталары-төбәгебезнең олы горурлыгы. Яшь буынга шул турыда тулырак, тирәнрәк мәгълүмат бирү балаларның һәр яктан үсешкә ирешкән шәхес булып формалашуында уңай тәэсир ясавы бәхәссез.

  Балаларга сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, хезмәт сөючән, авыл хуҗалыгы белән кызыксынучан, туган җирләрен , туган авылларын яратучы балалар тәрбияләргә телибез. Ләкин елдан-ел урта мәктәпне бетереп, укучылар югары уку йортларында белем алганнан соң , үзләренең туган яларына әйләнеп кайтырга тормыйлар, чөнки авыл хезмәтенең авырлыгыннан куркалар. Элегрәк вакытта балалар көннең икенче яртысын күбесенчә трактор-машина паркларында, әти-әниләре белән фермаларда, яки әтисе-абыйсы белән кырда тракторда утырып йөрсә, хәзерге вакытта балалар күбесенчә телевизор, компьютер каршында күбрәк була. Алар шушы авыл хезмәтенең никадәр нәтиҗәле була алуын аңлап җиткермиләр.

  Укучылар белән машина- трактор паркына, терлекчелек комплексларына, күмәк хуҗалык басуларына экскурсияләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашулар оештыру проблемаларны аз булса да чишәргә булышыр.

  Гомумән, без туган җирен яратучы , киләчәккә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәптәге уңайлы заманча шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, балалар урта мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үзләштереп , туган авылыбызга кайтып яшәрләр  дип ышанып калабыз.

II.Программаның максаты.

 Укучыларда милли үзаң формалаштыру, туган төбәккә мәхәббәт, ихтирам хисләре,толерантлык тәрбияләү.

III. Программаның  бурычлары.

  Укучыларны туган төбәк тарихы, аның күренекле шәхесләре белән якыннанрак таныштыру;

укучыларда информация туплау, аның белән эшләү күнекмәләре формалаштыру, әйләнә-тирә  мохитта шәхес күзлегеннән ориентлашырга өйрәтү.

IV. “Мин һәм минем туган ягым”  исемле өстәмә белем бирү  программасы түбән сыйныфларда дәрестән тыш үткәрелә торган чараларга исәпләнгән. Ул түгәрәк – студиядә өйрәнелә торган эш формаларын үз эченә ала.

V. Программа  34 сәгатькә исәпләнгән һәм түбәндәге темаларны үз эченә ала:

I Бүлек: “ Мин һәм минем гаиләм”.

II Бүлек : «  Минем йортым, минем күршеләрем, минем дусларым”.

IIIБүлек: « Минем мәктәбем».

IV Бүлек: « Мин яшәгән авыл».

V Бүлек: «Туган ягым –Мөрәлем».

VI Бүлек: « Туган ягымның шәхесләре».

VII Бүлек: « Минем туган ягым бүген».

VI. Календарь- тематик план

Бүлек һәм темалар исемнәре

Шөгыльнең формасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

барлыгы

теория

практика

 I Бүлек. “ Мин һәм минем гаиләм”

1.Тема: « Минем әти-әнием –кемнәр алар?”

Теория өлеше: әңгәмә ,“Минем әти-әнием кемнәр?” хикәя төзү элементлары белән таныштыру.

 Практик өлеш: Әти-әниләрнең  эш урыннарына экскурсиягә бару. “ Әти-әнием хезмәттә” темасына рәсем күргәзмәсе оештыру..

2.Тема: « Мин кем? Мин гаилә әгъзасы».

Теория өлеше “Минем гаиләдәге урыным” темасына әңгәмә үткәрү.

Практик өлеш: үзең турында, үзеңнең кызыксынуларың турында рәсем ясау..

3.Тема: « Шәҗәрә төзү».

Теория өлеше: үзеңнең нәсел агачыңны ничек төзәргә.

Практик өлеш: Шәҗәрә төзү.

4.Альбом төзү. “Мин һәм минем гаиләм”

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

6

2

4

II Бүлек : «  Минем йортым, минем күршеләрем, минем дусларым”

1. Тема: «Минем йортым- минем нигезем”

Теория өлеше: үзеңнең йортыңа, әйләнә- тирә мохитка карата  сакчыл караш турында әңгәмә.

Практик өлеш: “ Минем йортым” темасына гезета чыгару.

2.Тема: « Минем күршеләрем кемнәр?»

Теория өлеше: күршеләр турында әңгәмә, алар кемнәр, исемнәре ничек, кайда эшлиләр?

Практик өлеш : “Минем хыялдагы йортым нинди?” темасына рәсем ясау.

3.Тема: « Мин һәм минем дусларым».

Теория өлеше: чын дус турында хикәя төзү.

Практик өлеш: иптәшеңнең портрытын ясау, бергәләп төрле поделкалар ясау.

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

    6

3

3

IIIБүлек: « Минем мәктәбем».

1.Тема: « Мәктәпнең тарихы».

Теория өлеше: мәктәп тарихы турында әңгәмә, аның традицияләре.

Практик эш: мәктәп музеена экскурсия., альбом төзү.

2. Тема: «Мәктәбем укытучылары».

Теория өлеше: мәктәптә хәзерге вакытта, һәм ветеран укытучылар турында әңгәмә, аларның уңышлары.

Практик өлеш: төрле чорларда эшләгән укытучылар турында мәгълүмат җыю, альом төзү.

3. Тема:Безнең мәктәпне тәмамлап, районыбызда, авылыбызда эшкә калучы укучылар, алар кем булып эшлиләр?

Теория өлеше:авыл хуҗалыгы производствосы  турында әңгәмә. Авылыбызның Кызыл байрак ордены кавалеры Сиразиев Тәлгать,  алдынгы терлек симертүче Тимершин Рәхимулла,Ленин ордены кавалеры Сәлахов Афзал һ.б.турында әңгәмәләр үткәрү.

Практик өлеш: алар турында мәгълүмат җыю.

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

6

3

3

IVБүлек: « Мин яшәгән авыл».

1.Тема: « Авылның тарихы».

Теория өлеше:   “Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан губернасы, ТАССР чорында авылым”, әңгәмә.

Практик өлеш:  “ Авыл тарихы” музеена экскурсия, авыл турында фотографияләр туплау, авылыбыз Мөрәленең уңган кешеләре турында газета – җурналлардагы язылган язмаларны туплау.

2. Тема: «Алар авылыбыз уңганнары”.

Теория өлеше:Авыл хуҗалыгы төрләре белән таныштыру.

Практик өлеш: Алар турында “Авыл тарихы” музеенда күбрәк мәгълүмат алу, очрашулар үткәрү.

 Ашлык кабул итү , саклау, складына , фермага, тракток- машина паркына экскурсиягә бару.

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

4

2

2

VБүлек: «Туган ягым –Мөрәлем».

1.Тема: « Мин Мөрәледә яшим».

Теория өлеше: авылның истәлекле урыннары, микротопонимиясе.

Практик өлеш: авыл турында, календарь ясау.

2.Тема: «Тирә яктагы авыллар».

Теория өлеше: тирә- күрше район, авыллар белән таныштыру.

Практик өлеш: альбом ясау.

 

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

4

2

2

VIБүлек: « Туган ягымның шәхесләре».

1.Тема: «Безнең районнан чыккан  язучылар, җырчылар”.

Теория өлеше: безнең районнан чыккан  атаклы кешеләр турында әңгәмә, китапханәләргә  барып ялар иҗаты белән якыннанрак танышу.

Практик өлеш:   Авылыбызның һәвәскәр шагыйрәләре Асия Гыйбадуллина, Сөембикә Хикматуллина белән очрашу.

Күренекле әдипләр Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди , Гали Хуҗи, курчакларга җан өрүче Фоат Таһиров,  Татарстанның атказанган артисты Лидия Әхмәтова  иҗатлары белән якыннанрак танышу.

2.Тема« Сугыш һәм хезмәт ветераннары».

Теория өлеше: сугыш һәм хезмәт ветераннары турында әңгәмә.

Практик өлеш: сугыш һәм хезмәт ветераннары турында материаллар туплау, һәйкәл яннарын чистарту, шефлык итү, алом туплау.

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

4

1

3

VIIБүлек: « Минем туган ягым бүген».

1.Тема: «Районда, авылыбызда  булган үзгәрешләр”.

Теория өлеше: Яңа төзелешләр, алар нинди? Темасына әңгәмә

Практик өлеш: районга экскурсиягә бару, фотоларга төшереп фотоальом ясау.

2.Тема: «Авылымның,районымның  атаклы кешеләре».

Теория өлеше: Авылның, районның алдынгы кешеләре белән очрашу.

Практик өлеш :Кайбыч муниципаль берәмлек башлыгы Альберт Рәхматуллин белән очрашу, экскурсияләр оештыру.

 “Авыл тарихы” музеентулыландыруда ярдәм итү.

Шәхси,

фронталь,

группаларда,

коллектив белән

4

3

3

VII.  Программаның нәтиҗәсе.

  Мин бу программа белән 6 нчы елымны эшлим. 6 ел дәвамында ул азрак үзгәрешләр кичерде. Программа үзенең нәтиҗәләрен бирә. Өстәмә белем бирү системасында шөгыльләнгән күп кенә укучыларым үзләрен туган төбәкләренә багышларга булдылар2 авыл хезмәте белән бәйле уку йортларында белем алып, тормышларын туган төбәкләре белән бәйләргә телиләр.

VIII.Кулланылган материаллар.

1.Туган җирем – Кайбычым. Автор- төзүче Р.А.Гарәфетдинов. –Казан:Идел-Пресс,2 007.

2.Кайбычым – куанычым. Авторлар: Рәфыйк Гарәфетдинов, Риф Гатауллин. Чебоксар. 1998.

3. Кайбыч. Авыл – ил терәге.Җыентык.  Казан. 2012

4. Мәктәпнең “Авыл тарихы” музее  туплаган материаллар.

5.WWW .kaibicy.ru   “Кайбыч таңнары” газетасы сайты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Туган ягым-яшел бишек.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Проект."Туган ягым-яшел бишек"

Проект."Туган ягым-яшел бишек"...

"Туган ягым" тексты.

Конспект урока на татарском языке для русскоязычных учащихся  2 класса четырёхлетней начальной школы....

Казаным-туган ягым.

Казаным, син – минем моң бишегем, Балкып янар якты кояшым ....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....