Туган ягым-яшел бишек.
методическая разработка по окружающему миру (4 класс) по теме

Латыйпова Сания Рашатовна

 

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym_-yashel_bishek.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

          Тема:      Туган ягым – яшел бишек.

  Максат. Дидактик максат.Кеше тормышында  

                       табигатьнең әһәмиятен аңлату.                           

                   Психологик максат.Балаларның танып-

                        белү сәләтен үстерү.

                   Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

                   Тәрбияви максат.Табигатькә мәрхәмәтле  

                       караш тәрбияләү.

                   

   Материал «Тәрбия» газетасы,

                      «Эзләнүләр һәм табышлар»,

                      «Әдәплелек дәресләре», В.Казыйханов.

Җиһазлар «Керим әле урманнарга» -                                                   аудиокассета,  урман картинасы,                                         билгеләрясалган слайдлар,                                         Шүрәле битлеге, кошлар тавышы                                 язылган кассета,  өч             кагыйдә                                 язылган слайд, дару үләннәре                                    рәсемнәре төшерелгән слайдлар, биремнәр язылган слайдлар.

                Дәрес барышы.

 I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.  1.Өйгә эшне тикшерү.

 «Минем туган авылым» хикәясе.Үзбәя..

 II. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем.      Г.Мөхәммәтшинның «Керим әле урманнарга»  җырын тыңлау.

   Укучылар, бу җырның сүзләрен кем язган?

  - Әйе, якташыбыз, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның сүзләренә язылган җыр бу.

  - Сүзләренә игътибар иттегезме? Нәрсә турында әйтелә?

  - Урманнар турында әйтелә.

  - Нинди урманнар турында?

  - Туган як урманнарының  матурлыгы турында.

  - Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында

сөйләшербез?

  - Туган як табигате, урманнары, болыннары, елга - күлләре турында.

Безнең дәресебез «Туган ягым – яшел бишек» дип  

атала.Слайд 1.

   Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

   2 нче бирем. Слайд2.Телефон шалтырый.

   - Алло, бу Салавыч урта мәктәбеме? Сезгә хат бар.

  Тыңлагыз:

  “Кадерле балалар! Ашарыма бал бетте.  Зинһар, ярдәм итегез  миңа!”

    -Ашыгыгыз. Сау булыгыз!

   - Укучылар, бу хат кемнән булыр?

                     (Төркемнәрдә эш.)

   - Аюдан.

   - Аюга ярдәм итәргә кирәк.Давыл  урманы ерак. Нәрсә    белән барыйк?

   -Ат белән.

 -Әйдә,бахбай,Давыл урманына юл тоттык..

    (сихри көй яңгырый)

   - Юл да озак тоелмас. Фәнүзә, сүзне сиңа бирик.

Ерак та түгел,якында-

Шәһәр артында

Гаҗәп матур бер урман бар.

Киләм дә шунда,

Хәйран калып йөрим һаман,

Төштә күргәндәй...

Шундый ямьле анда дөнья,

Шундый хозурлык,

Бер күрүдә гомерлеккә

Гашыйк булырлык.

Төз наратлар тып-тын тора

Бергә елышып,

Тыңлагандай карурманның

Йөрәк сулышын.                    

3 нче бирем.Слайд3. - Укучылар, нәрсә ул табигать?

  Безгә табигать ни өчен кирәк?

 (Төркемнәрдә эш)

Үзбәя.

4 нче бирем.Слайд 4.Менә килеп  җиттек.Урман белән исәнләшик.Урманга кергәнче без  кагыйдәләрне искә төшерик әле.

                          ( Төркемдә эш )

    Үзбәя.

5нче бирем.Слайд 5. Урман,аның байлыклары турында мәкальләр бик күп. Шуларны  искә       төшерик.

1) Агачларны үстерергә 50 ел кирәксә дә, ...(кисәргә 5 минут җитә)

2) Урман белән су – ...(табигатьнең матурлыгы).

3) Урмансызлык –...(уңайсызлык).

4) Бер агачтан унау үскән, ун агачтан –...(урман үскән).

5) Кечкенә чишмәдән –...(елга була).

                 ( Башын мин әйтәм, ахырын укучылар.)

Үзбәя.

  1. нчы бирем. Слайд6.Укучылар,урман нинди гүзәл,саф һава,кошлар сайрый .

-Апа,карагыз әле саесканны.Ул нәрсәнедер очыртып җибәрде .Алинә,кара әле.

-Монда табышмаклар язылган.

1.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп коела. (яфрак)

2.Мылтык түгел, үзе ата,

Аны бал корты ярата. (чәчәк)

3.Урманны ду китерәм,мыркылдыйм да,мыркылдыйм.(кабан дуңгызы)

4.Энәсе күп йөзләп,меңләп

Берни тегә алмый ул юньләп.(керпе)

Аю. Балалар, зинһар ярдәм итегез миңа.Бик-бик ашыйсым килә.

-Без сиңа бал алып килдек. Тик сине безгә

урманны күрсәт.

   -  Күрсәтермен. (балалар аюга бал бирәләр.)

   -  Менә бу урманда күпме чәчәкләр үсә. Аларны җыялар.Аннары кайтканда ташлап калдыралар.

7 нче бирем Слайд 7.-Чәчәкләрне шулай өзәргә ярыймы?

              ( Төркемнәрдә эш )

       

Үзбәя.

   

   -Укучылар, моны исегездә тотыгыз. ( Билгене күрсәтәм ). Беркайчан да чәчәкләр өзмәгез.

 8 нче бирем. Слайд8. -Никадәр күбәләкләр!

- Матур бит алар, тотыйк әле.

-Ярамый.

    - Ни өчен күбәләкләрне тотарга ярамый?

      Төркемнәрдә эш.            

    Үзбәя.

 ( Билгене күрсәтәм. )

  9 нчы бирем. Слайд 9.  (Укучылар җирдә кош оясын күрәләр.)

       - Укучылар, кош ояларын туздырырга ярыймы?

                        ( Төркемнәрдә эш. )

  Үзбәя.

10 нчы бирем.Слайд 10.  -Ә кошлар булмаса нәрсә була?

  Төркемдә эш.

  Үзбәя.                  

( Билгене күрсәтәм. )

     -Аю абзыкайбез күп нәрсәне белмәгәнбез икән әле. Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Урманның чын хуҗасы икәнсең.

-Кадерле балалар,урманыма кайчан килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз.Менә сезгә бер мичкә бал.

Минем фикерләремне тыңлавыгызга бик зур рәхмәт.

                       ( Балалар ат арбасынаутырып кайтып китәләр. )

  1. Рефлексив-бәяләү этабы.

  1)Рефлексия.

 - Урман нинди файда китерә?

    - Саф һава, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр; дару үләннәре, утын, агач бирә.

2) Өйгә эш бирү. Слайд 11.

    1. «Мин табигатьне ничек матурлый алам?» - иҗади эш.

    2. Дару үләннәре турында әти - әниләрдән сорашып килергә.

 3)Үзбәя кую.      

 

 

   

             

   

     

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

Проект."Туган ягым-яшел бишек"

Проект."Туган ягым-яшел бишек"...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

М.Җәлил иҗатында бишек җырлары.

Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да...