Проект."Туган ягым-яшел бишек"
проект (2 класс) по теме

Минигулова Светлана Шаехтимеровна

Проект."Туган ягым-яшел бишек"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_tugan_yagym.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы

Иске Җияш башлангыч мәктәбе

     

         

           Проект

“Туган ягым-яшел  бишек”

       

            Проектның паспорты

Проектның төре: иҗади

Эчтәлекнең төре: Бала, тирә-як мохит, туган якның тарихи һәм сәнгать истәлекләре

Проектта катнашучылар:

-укучылар

-укытучы

-әти-әниләр

Вакыты: сентябрь-ноябрь

Аннотация:

Бу проект башлангыч укучылары өчен төзелгән.Ул балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалаштыра; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Туган илнең лаеклы гражданины булып үсүдә, туган авылына карата горурлык хисе тудыруда өлеше зур.

Туган якның, туган авылның тарихи истәлекле урыннары белән таныштыра.

Актуальлелеге :

Туган як белән таныштыру балаларда туган илгә карата патриотик тойгылар формалаштыра. Туган ил- бала өчен ул туган авылы.                                                                       Безнең максат—туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләү. Балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сәйләү, тарихи вакыйгалар белән таныштыру, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабызу.

Фараз:

Әгәр дә укыту-тәрбия эшендә балаларга , туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләүдә төрле чаралар үткәрелә икән, димәк, бу аларның патриотик хисләрен формалаштыруда зур роль уйныячак.

Максат:

Туган авылга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Дидактик бурычлар:

-Балаларда гаиләсенә, өенә, мәктәпкә, туган авылына карата мәхәббәт уяту;

-Табигатькә һәм барлык җан ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләү;

-Барлык кешеләргә, хезмәткә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;

-Татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;

-Туган авылга, туган илгә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Методик бурычлар:

-Педагогик һәм методик китапларны анализлау.

-Алдынгы педагогик эшкәртмәләр белән танышу.

-Күрсәтмә материал туплау.

-Рәсем конкурслары оештыру.

Вакыты:

-1.Оештырып җибәрү(сентябрь). Проектның актуальлелеген тикшерү, максатларын һәм бурычларын билгеләү. Кирәкле китаплар , кулланмалар табу. Булачак чараларның планын төзү.

2. Аналитик

Дәресләрнең темалап планнарын төзү һәм шуның нигезендә эшне башлап җибәрү.Чараларга әти-әниләрне тарту.

3. Практик өлеше.

 Ачык дәресләр, ата-аналар белән берлектә экскурсияләр, рәсем конкурслары үткәрү.

4. Йомгаклау(ноябрь). Үткәргән эшләргә анализ, презентация ясау.

Тематик план

Бүлек

Бурычлар

Тарихка сәяхәт

Авылдашларыбызның тормышына карата кызыксыну уяту. Туган авылның тарихы белән таныштыру.

“Туган ягым-яшел бишек”

Туган якның зурлыгы, табигый байлыклары белән таныштыру.

Туган якның йолалары

Татар халкының яшәү рәвеше белән таныштыру: агач өй, мич.

Ашамлыклары турында мәгълүмат бирү. Татар халкының йолаларына , гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, әти-әниләрне ярату, ихтирам итү, кунакчыл булу кебек сыйфатлар тәрбияләү. Рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу, исәнлек-саулык теләү кебек сүзләргә игътибар итү.

“Бу көннәрне онытырга хакыбыз юк!”

Туган илне саклау-һәркемнең изге бурычы, туган илне саклаучылар турында мәгълүмат бирү.

Туган телем-татар теле

Халык авыз иҗаты белән таныштыру. Туган якның күренекле кешеләре : язучылары, артистлары белән таныштыру.

Ата-аналар белән эш

-“Ачык ишекләр” көненә әти-әниләрне чакыру.

-Рәсем конкурсы һәм күргәзмәләре оештыру.

-Стенд ясау.

-Әңгәмә “Балаларда  әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү”.

-Әти-әниләр белән берлектә төрле чаралар үткәрү.

Йомгаклау:

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, үткәне белән таныштырып, без аларда шәхес тәрбиялибез. Үткәнен белмәгән, киләчәген белмиячәк, диләр. Ә инде халык гореф-гадәтләрен , йолаларын буынннан-буынга тапшырмый икән, димәк, бу халыкның киләчәге юк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Работа над стихотвореним Г.Тукая "Туган авыл"

Этот проект сделан с воспитательной целью: любовь к родной земле,к творчеству Г.Тукая....

Туган ягым-яшел бишек.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Проект эше"Туган якны өйрәнү"

Бу материалны "Туган якны өйрәнү" түгәрәген алып баруыларга тәкъдим итәм...

“Дәү әниемнең туган авылы” проект-тикшеренү эше

Проект  - тикшеренү эше  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә эшләнде...

М.Җәлил иҗатында бишек җырлары.

Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да...