Туган ягым- яшел бишек (уен-викторина конспекты)
план-конспект занятия (1 класс)
Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Балаларның туган як турында алган белемнәрен ныгыту, аларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.67 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Туган ягым-яшел бишек»
(уен-викторина конспекты)
Гиниятуллина Г.Д.
Максат: Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Балаларның туган як турында алган белемнәрен ныгыту, аларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү.
Бурычлар:
Үстерү бурычы. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Тәрбия бурычы. Балаларда туган илгә, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы. Балаларның Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Символика турында мәглүмат бирү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып-белү үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: рәсем бенча эш, сорау-җавап, уен, мәкальләр, әкиятләр куллану.
Җиһазлау: Татарстан Республикасы шәһәрләре төшерелгән рәсемнәр; Шәһәр+ анда җитештерелә торган әйберләр төшерелгән парлы карточкалар; ТР әләме һәм туграсы төшерелгән конвертлар, аларда пазллар.
Сүзлек өстендә эш: әләм, тугра
Әзерлек эше: “Туган ил” җырын, “Ай-зар генәем” җырлы уенын өйрәнү, балаларның Татарстан республикасының рәисе, шәһәрләре турындагы белемнәрен ныгыту. Мәкальләр өйрәнү, әкиятләр уку.
Эш барышы
I-Кереш өлеш
Шөгыль балалар башкаруында «Туган ил» җыры белән башланып китә.
-Исәнмесез балалар, хәерле көн!
-Хәерле көн сезгә, хәерле көн безгә, хәерле көн һәммәбезгә!
II- Төп өлеш
Юкка гына шөгылебезне «Туган ил» җыры белән башлап җибәрмәдек. Һәркемнең дә туган иле, туган теле бар. Әйдәгез әле, Туган як турындагы белемнәрегезне тикшереп алыйк. Мин сезне «Туган ягым-яшел бишек» дип аталган күңелле Викторина уенына чакырам. Моның өчен ике командага бүленергә кирәк булыр. Командаларның капитаннарын (башлыкларын) мин үзем билгелим. (Мәдинә, Язилә )Сез хәзер үзегезгә команда туплыйсыз. (Җирәбә ысулы белән балалар ике командага бүленәләр)
Биремне дөрес үтәгән командага житон бирелә. Ахырдан җиңүче команданы житон саны буенча билгелибез.
- Беренче бирем шәһәребез турында. Мин һәр командага чиратлап, Яр Чаллы шәһәренең истәлекле урыннарын күрсәтәм, сез бу урынны дөрес атарга тиеш буласыз. (слайдлар Түбәтәй-Бизнес үзәге, Администрация бинасы, Г.Тукай һәйкәле, Муса Җәлил һәйкәле, Орган залы, Җиңү паркы)
- Икенче биремгә күчәбез . Әйтегез әле, без нинди Республикада яшибез?
Беренче командага сорау: Республикабызның рәисе кем?
Икенче командага: Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
Хәзер мин сезгә конвертлар таратам. Анда нәрсә сурәтләнгән?
(Татарстан Республикасы әләме (флагы),Татарстан Республисы туграсы (гербы). Бу конверт эчендә пазллар, кайсы команда тизрәк җыяр икән...(балалар пазлларны җыялар.)
Ягез әле, беренче команда, Татарстан әләме турында сөйләп китегез. Анда нинди төсләр бар,алар нәрсәне аңлата? (ТР әләме 3 төстән тора өстә яшел, уртада ак, аста кызыл. Яшел төс-табигать төсе,яшәү билгесе; кызыл төс-кояш;ак- чисталык, тынычлык билгесе.)
Икенче команда ТР туграсын аңлатып күрсәтә.(Кызыл кояш эчендә канатлы барс рәсеме. Аның бер аягы күтәрелгән, алга атлый. Калканы да бар.Ул безне саклый.)
Ял минуты
Хәзер әйдәгез, бергәләп ял итеп алыйк Татар халкының милли уеннары бик күп. Мин сезгә шуларның берсен, җырлы-биюле «Ай-зар генәем» уенын тәкъдим итәм. Бу- пар сайлау уены. Түгәрәккә басып, җырлап әйләнәсез, соңыннан 2 бала уртага чыгып бии, калганнар кул чабып тора. Көй туктагач, түгәрәктә торучы балалар чүгәләп утырып, күзләрен йомалар. Уртадагы 2 бала яңа парны сайлый.
Иң элек, санамыш белән уенны башлап җибәрүчене сайлыйбыз. (Әлчи-бәлчи әни миңа күлмәк үлчи,анда тора бер чыпчык, монда тора бер чыпчык, артык булсаң-очып чык!)
- Өченче бирем «Әкият илендә» дип атала. Командалар чиратлап бер-берсенә татар халык, татар язучылары әкиятләреннән өзек сөйлиләр. Дөрес җавап ала алмаган очракта җавапны үзләре әйтәләр. («Төлке белән Каз», «Өч кыз», «Үги кыз», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык».
- Татарстан шәһәрләре. Республикабызның тагын нинди шәһәрләрен беләсез? Тактада шәһәр рәсемнәре һәм аларда ясала, җитештерелә торган әйберләр рәсемнәре күрсәтелгән. Ләкин алар буталган. Сезгә аларны дөрес итеп табып урнаштырырга кирәк. Кайсы команда җитезрәк микән?
Яр Чаллы - КамАЗ заводы
Түбән Кама - Шина заводы
Әлмәт- Нефть
Кукмара - Савыт-саба, киез итекләр җитештерәләр
Казан - Самолет төзү заводы
Чистай- Сәгать заводы
5. Мәкальләр. Уенны дәвам итәбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәрсез. Беренче команда, сездән башлыйбыз.
-Эш беткәч.....уйнарга ярый
-Аз сөйлә...күп тыңла
-Калган эшкә...кар ява
-Әткәй шикәр....әнкәй бал
Тагын нинди мәкальләр беләсез?
6. Хәзер командалар бер-берсенә Капма-каршы мәгьнәдәге сүзләр әйтәләр. Каршы команда җавап бирмәсә, җавапны да үзләре әйтәләр.
Караңгы-якты
Салкын-кайнар
Матур-ямьсез
Йомшак-каты
Яшь-карт
Тулы-буш
Озын-кыска
Авыр-җиңел
Якты-караңгы
Тиз-әкерен
III - Йомгаклау
Шуның белән безнең күңелле викторинабыз ахырына якынлашты. Балалар, сезгә бүгенге уенда нинди биремне үтәү авыррак булды? Кайсы биремне үтәү аеруча ошады? Нинди яңалыклар белдегез? Бу турыда кемгә сөйләр идегез? Рәхмәт балалар!
Нинди команда күбрәк житон җыйды икән? Булдырдыгыз. Дуслык җиңде! Катнашучыларга медальоннар тапшырабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"
1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...
"Туган ягым" тексты.
Конспект урока на татарском языке для русскоязычных учащихся 2 класса четырёхлетней начальной школы....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем
Кили башлангыч мәктәбендә 1992 нче елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...



