Мин әнигә булышам (Я помогаю маме.)
план-конспект урока (2 класс) на тему

Технологическая карта урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hasanova_min_nige_bulysham_tehkarta.doc129.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы

Хәсәнова Лилия Рүзәл кызы

Сыйныф

2, татар тцркеме

Үткәрү көне

12 октябрь, 2016 ел.

Дәреснең темасы

Бәйләнешле сөйләм үстерү “Мин әнигә булышам”.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

(Ш.к.)

Метапредмет нәтиҗәләр

(М.)

Предмет нәтиҗәләр

(П)

  1. Үзара хезмәттәшлек итә белү.
  2. Әти-әнигә карата ярдәмчел, игелекле булу;
  3. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларны үстерү.

Танып белү УУГ (ТБУУГ)

1. Рәсемнәр  ярдәмендә тәкъдим ителгән мәгълүматны аңлый белү.

2. Фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.

3.Тексттан кирәкле мәгълүматны сайлый белү.

4. Мәсьәләне чишү юлларын эзләү.

5. Терәк сүзләр ярдәмендә эзлекле сөйләм оештыру.

Коммуникатив УУГ (КУУГ)

  1. Җавапларны төгәл һәм ачык итеп әйтә белү.
  2. Сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итә белү.
  3. Индивидуаль һәм парлап эшли белү.
  4. Укытучы һәм иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү һәм аңлау.

Регулятив УУГ (РУУГ)

  1. Эшне  оештыра белү.
  2. Дәреснең максатын һәм әһәмиятен билгели алу.
  3. Эшчәнлеккә үзбәя бирү.
  4. Регулятив коррекция ясау, хаталарны төзәтү.
  5. Укытучы кушканны төгәл үтәү.

  1. Яңа лексик берәмлекләрне өйрәнү.
  2. Өйдә ярдәм итү турында фикереңне формалаштыра белү
  3. Мин әнигә  -рга булышам конструкциясен үзләштерү.
  4. “Мин әнигә булышам” темасына җөмләләр төзи белү.
  5. “Мин әнигә булышам” темасына диалогик сөйләм төзи белү.
  6. Эш, хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр белән танышып, аларның мәгънәләренә төшенү.

Дәреснең тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Мин әнигә ...-рга булышам. Тузан сөртәм, идән юам, савыт юам, гөлләргә су сибәм, ашарга пешерәм.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, фольклор

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар һәм җиһазлау

  1. Таратма материал: шигырьләр һәм күнегүләр белән карточкалар.
  2. Проектор, экран, презентация.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

  1. Оештыру-мотивлаштыру

(4-5 мин)

1. Укучыларда яхшы кәеф, дәрестә эшләү өчен уңай халәт тудыра.

Исәнмесез, исәнмесез,

Исәнмесез, саумысез!

Барчагызга сәламәтлек,

Хәерле көн телибез!

2. - Бүген кем дежур?

- Ирина, сыйныфта кем юк?

-  Бүген нинди көн?

- Атнаның нинди көне?

- Син өйдә нишләдең?

- Яхшы, утыр.

Тагын 1-2 баладан сорарга мөмкин.

3. Өй эшен тикшерү, хаталарны төзәтү. Үткән теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү.

1.Дәрескә әзерләнү, зиһенне туплау.

 Исәнләшү. Укытучы артыннан кабатлау.

2. - Бүген мин дежур. (1 бала баса - Зәринә).

- Бүген барысы да бар.

- Уникенче октябрь.

- Чәршәмбе.

- Укыдым, өй эшен эшләдем, әнигә булыәтым.

 

3. Укучылар җавап бирәләр. (1-2 телдән җавап бирә, калганнары тикшереп баралар, хаталарын төзәтәләр. Дәфтәрдә тикшерсәләр, хатасыз укучыларны бастырып, Афәрин әйттерәбез, кул чабабыз.)

Ш.к.

1.Әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү.

2. Укытучы һәм сыйныфташлары белән эшләүгә теләктәшлек формалашу.

3. Укуга, белем алуга уңай мотив туу.

М:

КУУГ

1. Укытучы һәм сыныфташлары белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре туу.

2. Белгәнеңне төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ

1.  Эш урынын әзерли белү.

2. Дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

3. Өй эшен тикшергәндә, регулятив коррекция ясый белү.

  1. Актуальләштерү
  1. мин.)
  1. Балалар, мин сезгә хәзер бер шигырь  укыйм, ә сез аның ярдәмендә дәреснең темасын билгеләп карагыз   (З.Ханнапова “Әнием куаныр ”).
  2. Кыз нишли?

3. Укучылар, ничек уйлыйсыз, әниләрнең эшләре күпме? Аларга булышырга кирәкме? Сез булышасызмы?

4. Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшәбез? Дәреснең темасы ничек булыр икән?

1.Җавабы - Әниләргә булышу турында.

2.Әнисенә булыша. Кибеткә бара. Идән юа. Чәй кайната.

3. Әйе, әниләрнең эшләре күп. Кирәк. Булышабыз.

4.  Әнигә булышу турында.

Ш:

Сәнгатьле сөйләмнең матурлыгын аңлау.

М.:

ТБУУГ

1. Танып белү мәсьәләсен ачыклап, теманы формалаштыру.

2. Текст ярдәмендә  тәкъдим ителгән мәгълүматны  аңлап, җавап бирә белү.  

КУУГ

  1. Мәсьәләне күмәк хәл итүдә катнашу.
  2. Үз фикереңне җиткерә белү.
  3. Тестны тыңлап аңлау.

РУУГ

  1. Регулятив фаразлау.
  2. Регулятив контроль.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

(2 мин.)

1. Әйдәгез, рәсемнәрне карап, дәрестә кирәк булган сүзләр белән танышыйк.  (Рәсемнәрдә балалар төрле эшләр башкаралар).

2. Ә сез бу эшләрне башкарасызмы? Кем нишли?

1. Берәм - берәм укыйлар.

2. Укучылар җавап бирәләр. (Мин тузан сөртәм. Мин идән юам. Һ.б.)

М:

ТБУУГ

1. Рәсемнәр ярдәмендә күрсәтелгән мәгълүматны өйрәнү, аңлау, куллану.

КУУГ

1.Үз фикереңне җиткерә, дәлилли белү.

2. Сорауларга җавап бирү.

РУУГ

Укытучы кушканны дөрес үтәү.

П.:

Лексик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзү.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

(10 мин.)

  1. Хәзер без парлашып эшлибез. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда җөмләләр һәм аларның тәрҗемәләре буталган. Аларны уклар ярдәмендә дөрес итеп туры китерегез.

Идән себерәм   Вытираю пыль

Идән юам         Хожу в магазин

Тузан суыртам       Выбрасываю мусор

Тузан сөртәм          Убираю постель

Чүп түгәм               Мою пол

Урын җыям            Пылесошу

Аш пешерәм          Подметаю пол

Кибеткә йөрим      Варю суп

  1. Күрше партага биреп, тикшерәбез.

Кемнең күршеләре хатасыз эшләгән торып басыгыз. Әйдәгез аларга Афәрин дип әйтик.  

3. Без барыбыз да әниләргә булышабыз икән.  Ярдәмчел кешеләрнең сыйфатлары белән танышып үтик. Слайдта күрсәтәбез.

Укучылар белән бергә укыйбыз.  Үзегез турында әйтеп китегез.

4. Физкультминут.

Җыр куела. “Мин әнигә булышам”. Төрле хәрәкәтләр белән биибез.

1. Биремне парлашып башкаралар.  

2. Аннары күрше партага биреп, тикшерәбез.

3.  Укучылар укыйлар. Үзләре турында җавап бирәләр. (Мин тырыш. Һ.б.)

4. Укучылар җырлап бииләр.

Ш:

Парлы эштә бер-береңә ярдәм итергә өйрәнү.

М:

ТБУУГ

  1. Мәгъләмат арасында тәңгәллек ясый белү.

КУУГ

  1. Дөрес әйтелеш өстендә эшләү.
  2. Укытучы һәм башкаларның фикерен тыңлый белү.
  3. Сорауларга җавап бирү.
  4. Күршең белән хезмәттәшлек итә белү.

РУУГ

  1. Эш тәртибен аңлап, эшчәнлекне оештыру.
  2. Үзконтроль
  3. Регулятив коррекция ясый белү.

П.:

  1. Темага караган лекс-грамм материалны  куллану.

  1. Белемнәрне үзләштерүне тикшерү

(10 мин)

  1.   Әниләргә булышу турында бик күп шигырьләр бар. Хәзер мин сезгә аларны өләшәм. Һәрбер кешегә 2 төрле шигырь бирелә. Аларны укыгыз. Балалар әниләренә ничек ярдәм итәләр. Шул юллар астына сызыгыз.

  1. Индивидуаль эш. Кычкырып укып, тикшерәбез. Вакыт азрак калса, 1 шигырьне генә анализлыйлар. Тикшергәндә шигырьне көчле балалар укып күрсәтәләр.

Ш.:

Сәнгатьле сөйләм  күнекмәләре формалашу.

М.:

ТБУУГ

  1. Эзләнү мәсьәләсен аңлап, максат кую.
  2. Кирәкле мәгълүматны табып аера белү.
  3. Эзләнүгә корылган мәсьәләне чишү юлын табу.

КУУГ

  1. Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү.
  2. Әңгәмәдәшеңнең холкы белән идарә итү.
  3. Җавабыңны дәлилли белү.

 

РУУГ

  1. Мөстәкыйль эшли белү.
  2. Эшнең тәртибенә төшенеп эшләү.
  3. Вакытыңны контрольдә тоту.
  4. Үзбәя куя белү.
  5. Башкаларны бәяли алу.
  6. Регулятив коррекция.

П.:

Өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрне тексттан табып, билгели белү.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту

(8 мин)

1. Хәзер парлашып,  диалоглар төзеп карагыз.

Диалог калыбы презентациядә бирелә.

А)

  • Син өйдә әниеңә булышасыңмы?
  • ..... .
  • Ничек булышасың?
  • ... .

Б)

  • Син уйнарга чыгасыңмы?
  • Юк әле, вакытым юк.
  • Нишлисең?
  • Әнигә булышам: ...... .

2. Укучылар, ә башкаларга да ярдәм итәргә кирәкме? Кемнәргә?

 Чыннан да тырыш, эшли белгәннәрне, башкалар да ярата, хөрмәт итә.  Татар халкына хезмәт, эш турында мәкаль-әйтемнәр күп. Аларны укып китик.

  • Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.
  • Кем эшләми, шул ашамый.
  • Бергә эшлә, бергә аша.
  • Эшләгәнең әниең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр.
  • Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.

1. Диалоглар төзиләр. Берничә укучы сөйли.  

2. Кирәк. Әтиләргә, әби-бабайларга, ярдәм кирәк булган кешеләргә.

Мәкаль-әйтемнәрне укыйбыз.

М.:

ТБУУГ

  1. Алган белемнәргә таянып эшләү.
  2. Мөстәкыйль рәвештә мәгълүматны эшкәртә белү.
  3. Сөйләмне логик эзлеклелектә төзү.

КУУГ

  1. Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итә белү.
  2. Тел нормаларына туры китереп, диалогны сөйли белү.
  3. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

РУУГ

  1. Эшне планлаштырып башкару.
  2.  Биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
  3. Хаталарны төзәтә белү.
  4. Үз эшеңне һәм башкаларның эшен бәяләү.

П.:

Билгеле тема буенча диалогик сөйләм төзи белү.

  1. Рефлексия

(6 мин.)

Өй эшен бирү. Сайлап эшлиләр.

1. Эш дәфтәре: 38 нче бит, 82 нче, 83 нче күнегү.

2. “Мин әнигә булышам” темасына диалог төзе.

3. “Мин әнигә булышам” темасына сочинение яз (8-10 җөмлә).

2. - Дәреснең темасы нинди иде?

3.Дәрестә нишләдек?

4. Ярдәм итеп яшәү дөресме? Эшне ярату кирәме. Чыннан да эшчән кешене башкалар да бик ярата.

5. Кем барлык биремнәрне дөрес эшләде, актив җавап бирде. Торыгыз. Укытучы билге куя. Афәрин, дип әйттерү.

Укытучы билгеләр куя.

Саубуллашу.

1.Көндәлеккә язалар.

2.Мин әнигә булышам.

3. Яңа сүзләр өйрәндек. Диалог төзедек. Шигырь укыдык. Мәкальләр белән таныштык.

4.Җавап бирәләр

5.Җавап бирәләр.

Саубуллашалар.

Ш.:

  1. Үз уңышларың  - уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
  2. Үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү, төркемдәшләрең ярдәменә рәхмәтле булу.

М.:

ТБУУГ

  1. Нәтиҗәләр чыгара белү
  2. Дифференциацияләнгән биремне сайлый белү.

КУУГ

Үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ

  1. Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
  2. Үзбәя бирү.
  3. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  4. Үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Булышчы  (Роберт  Миңнуллин)


Әниемә эш күп өйдә –
Мин шуңа да булышам.
Менә әле дә мин аңа
Чынаяклар юышам.
Булышам шул, юышам шул,
Мин бит инде булышчы.
Уф, арыдым ! һаман бетми !
Әнием, кил, булышчы !


Әниемә булышам  (Лиана Әмирханова)


Пөхтә итеп өйне җыям,
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.
Әнием белән кибеттән
Ипи-сөт алып кайтам.
Борчулы булса әнием,
Тынычлан, дип, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.



Мин әнигә булышам  (Әзһәр Габиди)

Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!

Әниемнең кызы юк бит (Клара Булатова)

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та —

Малае бар бер дигән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Паспорт проекта "Let\'s help Mum!" (Давайте помогать маме).

Данный проект реализует идеи личностно-ориентированного обучения детей 6-7 лет, способствует повышению познавательной активности и социализации ребенка....

Конспект урока чтения "Как я помогал маме мыть пол"

Конспект урока чтения и развития речи в 3 классе коррекционной школы VIII вида....

Мин әнигә булышам (Я помогаю маме.)

Урок по татарскому языку во 2 классе....

Стихотворение "Я маме помогу"

Стихотворение к Новому году...

Технологическая карта урока литературного чтения УМК "Перспектива 2 класс "И.Пивоварова "Сочинение".Составление рассказа на тему "Как я помогаю маме"

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯТема урока И.Пивоварова «Сочинение». Составление рассказа на тему «Как я помогаю маме»Тип урока: "открытие" нового зна...

Тема: "Как я помогал маме мыть пол." По В. Голявкину.

Цель. Познакомить с новым произведением.Задачи:1) познакомить детей  с содержанием нового произведения; вырабатывать навыки  плавного, осознанного, выразительного чтения; ...

конспект занятия "Как я помогаю маме 8 марта"

Цель: воспитывать у детей любовь и уважение, желание помочь и сделать приятное маме самому дорогому и близкому человеку на земле у детей младшего школьного возраста....