Татар теле, 3 класс
план-конспект урока (1, 2, 3 класс) на тему

Зиннурова Наиля Зайнутдиновна

Открытый урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon открытый урок173.5 КБ
Файл открытый урок24.34 КБ
Microsoft Office document icon открытый урок62.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                             ТАТАР ТЕЛЕ.

                                         ( 3 нче сыйныф)

                              “Кушымчаларның төрләре”

Тема:Кушымчаларның төрләре.

Максаты : Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу.

Җиһазлау:   “Татар теле” дәреслеге

 3 нче класс өчен  (авторы З.И.Җамалетдинова),

 24нче бит, слайдлар,компьютер,перфокарта.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты

Укытучы:

-Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

-Хәерле көн,балалар 

II.Актуальләштерү

1.Матур язу.

Укытучы:

-Рәхмәт, балалар, матур сүзләрегезгә.

Әйдәгез хәзер дәфтәрегезгә матур итеп бүгенге числоны һәм татар халык мәкален языгыз.

Өченче октябрь.(Слайд 1)

 Дуслык тау күчерә.

 1нче бирем.

Мәкальнең мәгънәсен аңлату.

Укытучы:

-Бу мәкальне сез ничек  аңлыйсыз?

 2нче бирем.Дуслык сүзенең төзелешен тикшерү.

-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең төзелешен аңлатыгыз.

 –Бу кушымча сүзнең мәгънәсенә нинди йогынты ясый?

-Бу кушымча сүзне ничек үзгәртә?

3нче бирем:

-Дәреслектәге (24нче биттәге) уку мәсьәләсен укыгыз.

Әлеге биремгә игътибар итеп,парларда  карагыз,нәтиҗә ясагыз.

-Әйдәгез,һәр сүзне аерым аңлата барыйк

-Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк,без бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз?

(бергәләп кабатлыйбыз,үз-үзегезгә кабатлагыз.)

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1нче бирем

-Кабат сүзләрне карагыз.

2нче бирем.

-Кушымчаларның вазифасына карап төркемнәргә бүлегез

Өлкән  сыйныфларда сүз төрләндергеч  кушымчаларны бәйләгечләр дип атыйлар.

-Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

3нче бирем.

-Әйдәгез, сез дөрес фикерлисезме икән,дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз.

4нче бирем.

42нче күнегү.

-Биремне укыгыз.I рәт уй тамырына,II рәт чүп тамырына,III рәт җил тамырына кушымчалар өстәп языгыз.

-Парларда киңәшләшеп эшләгез.Биремне башкару тәртибен истә калдыра барыгыз.

Тикшерү.

Кушымчаларның төрен билгеләү өчен сез нишләдегез?: (слайд6)

5нче бирем.

-ысулны кулланып,перфокарталар белән эшлибез.

Тикшерү.(Слайд 6,7)

6нчы бирем.

-Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Физкультминутка:

1)Күзләр өчен күнегүләр .

(Башны туры тотып,таблицадагы фигураларны күзләр белән сызабыз.)

2)Гәүдә өчен күнегүләр.

 Ике тапкыр баш өстендә кул чабабыз.

 Билләргә куеп кулларны биеп алабыз.

 Кулларны як-якка сузабыз.

Үз-үзебезне яратабыз.

7. Сүзлек белән эш.(слайд 9,10)

Бүгенге дәреснең  яңа сүзләре белән танышып китик.Күгәрчен безгә нинди сүзләр алып килгән?

-Беренче сүзне укыгыз.

-Бу сүзнең язылышында нинди үзенчәлек бар?Нинди хәрефләрне истә калдырырга кирәк?

-Икенче сүзне укыгыз һәм язылышын аңлатыгыз.

-Бу сүзләрне  берәр тапкыр дәфтәрдә языгыз.

-Көянтә су ташу өчен кирәк.Хәзер авылларда күбесе шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклары булган йортларда торалар.Алар күп итеп кош-корт асрарга яраталар.Көз җиткәч каз өмәләре уздыралар.Казлар йолкынып беткәч,кызлар ап-ак казларны, бизәкле көянтәләргә асып,чишмә буена төшәләр.Һәм чишмәдә казларны юып кайталар.

-Көянтә сүзенең баш хәрефтән язылган очрагын да күрергә мөмкин.Көз,кыш көннәрендә күктә Көянтә йолдызы аеруча якты балкый Рус телендә бу йолдыз “Орион” дип атала.

8.Ребусны чишү.

-Ребуста нинди сүз бирелгән?

V.Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Кушымчаларның төрен  ничек билгеләдегез?

Ысул(Слайд5)

2.Өй эше.(слайд11)

а)сүзлек сүзләрен ныгытыгыз;

б)44,   45 нче күнегү

3.Белемнәрне бәяләү.

Өченче октябрь.(Слайд 1)

 Дуслык тау күчерә

Без кушымчаларның төрләрен өйрәнербез.

(Бер  укучы кычкырып укый.)




Предварительный просмотр:

Тема: «Сау бул,Әлифбам!»

Максат. Авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар.

1.Өйрәнелгән авазларны һәм хәрефләрне кабатлау;

2.Туган телебезгә соклану хисләре һәм кызыксыну уяту;

3.Уку хезмәтенә җитди караш,игътибарлылык тәрбияләү;

4.Укучыларның иҗади сәләтләрен,сәнгатьле уку күнекмәләрен,сөйләм телен үстерү.

5.Китапка сакчыл караш тәрбияләү,укытучыларга,иптәшләренә,әти-әниләренә,өлкәннәргә хөрмәт уяту.

Җиһазлау.  Плакатлар,рәсемнәр,хәрефләр(башлыклар),дипломнар.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. “Рәхмәт сиңа, безнең беренче китабыбыз-Әлифба!”, “Хуш , Әлифба!” ,”Исәнме, Әдәби уку!” дип язылган плакатлар,шарлар эленгән. ”Бәйрәм бүген!”(Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.Укучылар ярымтүгәрәк ясап,кунаклар каршына тезеләләр.Музыка туктый.

Укытучы бәйрәмне ача.

Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар!Бүген бездә зур бәйрәм.1нче Б сыйныфы укучылары Әлифба белән саубуллаша.Әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына эшләмәсен,ул,зур дулкынлану белән 1нче сентябрь иртәсен һәм кулына беренче тапкыр Әлифба алганын искә төшерә,күңел түрендә саклый.

“Бүләккә” җыры башкарыла.(Җәй көне.Бер бала җырлый-җырлый җиләк җыя.)

1 ук.Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә,әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

2 ук.Беренче сентябрь -минем

Бәхет-шатлыклы көнем.

Беренче Б сыйныфына мине

Мәктәбем кабул иттең.

3 ук.Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак кына үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык,

Әй ,сөендек шул чакта.

4 ук.Әтием дә,әнием дә,

Әбием дә,бабам да

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

5 ук.Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез,-диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз,-диләр.

Дәү әти,дәү әниләр:

-Хәерле юл,хуш!-диләр.

6 ук.Дәфтәрләр,китаплар барлыйсың,

Яңа көч,яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың-

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

Җыр:”Беренче сентябрь”.

7 ук.Сәгать сигездә балалар

Мәктәпкә җыелалар.

Куанышып һәр дәрестә

Алар белем алалар.

Үтте көннәр,үтте айлар.

Хәреф арты хәрефләр.

Без сизмидә калдык,

Әлифбаны тәмамладык.

8 ук.Күч безнең күңелгә

Җыр яме,җир яме.

Рәхим ит,түрдән уз

Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл,дус,әйдәле!

Дөньяны гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

9 ук.Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

10 ук.Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул,ямьле дә.

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

11 ук.Бөтен хәрефне беләм,

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям

-Мин бит өйрәндем, диям!

Әлифбам-беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә

Өйрәтте гаделлеккә.

12 ук.Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

(Башына Ә” хәрефе кигән укучы рәттән аерылып,алгарак чыгып баса.)

13 ук.”Әни”,-дип телем ачылган.

Әни сөйгән,назлаган.

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган.

(Аның сул ягына “Л” хәрефе килеп баса.)

14 ук.(”Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач,бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

(”Л” хәрефе янәшәсенә “И” килеп баса.)

15 ук.(“И ”хәрефе)

“И” хәрефе ипидә бар.

Бар ул ”ил” һәм “иректә”.

“И”хәрефе-икелегә

Укымаска өйрәтә.

(“И”  хәрефе янына “Ф” хәрефе килеп баса.)

16 ук.(“Ф” хәрефе)

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур,

Узмый вакыт әрәмгә.

(“Ф” хәрефе янына “Б”хәрефе  чыга.)

17 ук.(“Б” хәрефе)

Безнең борынгы шәһәрләр-

Бөек Болгар һәм Биләр!

Заманында алар бик зур,

Бик гүзәл булган,диләр.

Үзегез барып күрсәгез,

Белерсез әллә ниләр!

(“Б” хәрефе кырыена “А” хәрефе килеп баса.)

18 ук.(”А” хәрефе)

“А” хәрефе бик күп җирдә:

Алма,акбур,агачта.

Бигрәк ямьле Актаныш та,

Арча да,Аксубай да...

“А”хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез-без иң башта.

(Хәрефләрдән “Әлифба” сүзе языла.)

Укытучы.

-Әйе,балалар, сезне Әлифба бик күп нәрсәләргә өйрәтте.Әйдәгез,хәзер Әлифбаның үзен,бәйрәмебезгә чакырыйк.

Укучылар барысы бергә:

-Кадерле,Әлифба,

Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

(Әлифба китабы керә.)

Әлифба.Мин Әлифба,таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр,юктыр,ышанам.

Сезне күреп,шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы,дигәч,укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар,булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде.

Яңгыр,яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар,тегүчеләр,

Пешекчеләр,тимерчеләр,

Урманчылар,шахтерлар,

Космонавт,актерлар,

Трактористлар, табиблар,

Җырчылар,савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Уытучы.Дөрес,күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр.Әйдәгез әле бездә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.

Җыр.”Әлифба”.(З.Туфайлова сүзләре,Л.Хәйретдинова көе)

19 ук.Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Һәркөн бер авазның

Исемен белдек без,

Сузыкка,тартыкка

Аларны бүлдек без.

20 ук.Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син,Әлифба.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә.Шәвәли керә.)

Шәвәли.Мин-Шәвәли,шук малай,

Үткен малай,ут малай,

Мин бик уңган,өлгер мин!

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,җыйнак мин!

Мин,мин,мин бик тыйнак мин!

-Исәнмесез, онытып торам икән?!

-Укучылар,ә бу нәрсә? Шар дисезме?

Шар гына түгел,бу,серле шар.Сере аның эчендә.Кем шар эчендәге язуны ала,ул серне дә ача!

(Күңелле көй яңгырый.Шәвәли,укучылар янына килеп,шарны күрсәтеп йөри,балалар шартлата алмыйлар.)

Шәвәли.Әфсен,төфсен,

Шайтан үтсен,

Җилләр иссен,

Төтен чыксын,

Шар серен ачсын.(Шәвәли шарны шартлата,идәнгә язу килеп төшә.)

Укытучы.-Чү,укучылар,монда нәрсәдер язылган,кем укып бирә алыр икән аны?

Укучылар.Мин!Мин!Мин!

(Шардагы язуга табышмаклар язылган,укучылар укыйлар,җавапларын табалар.)

Табышмаклар:

1.“Җир астында җиз бүкән,

Әйтегез,нәрсә икән?”

2.“Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән 100 күлмәк,

Бу нәрсә инде димәк?”

3.“Кечкенә генә йорт,эче тулы корт.”

4.”Йомры,йомшак,сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.”

5.”Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Киңәшмәгән кеше юк.”

Укытучы.Рәхмәт,Шәвәли.Бик күңелле,яхшы эш булды бу.Безнең укучылар да синең кебек бик тырышлар,уңганнар.Алар хәзер безгә биеп тә күрсәтерләр.

Бию.

21 ук.Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

22 ук.Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр,кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

(Әлифба,93нче биттәге шигырь сөйләнә: “Батыр”.Йолдыз Шәрәпова)

23 ук.Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр,яшен,карыннан.

Дус булсагыз,яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

24 ук.Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга.

Вакытның кадерен белергә.

Усал,ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне сакларга.

 (Әлифба,91нче биттәге Ш.Галиевның “Телевизор булды баш” шигыре сөйләнә.)

25 ук....Әй Әлифба,Әлифба!

Утта янмас атлы син,

Һәр халыкка якын син,

Шуның белән хаклы син,

Әй Әлифба,Әлифба!

Синдә-күңел ачкычы,

Синдә-белем баскычы.

Туган телем-гомерлек,

Мәңге балкып торырлык. 

Әй Әлифба,Әлифба!

(Әлифба,94нче бит,”Биктырыш җыры”.Айдар Хәлим)

Әлифба.Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

27 ук.Әйдә инде,кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз.

Әлифба кебек,безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

Азбука.Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икеседә сезнең өчен

Иң кирәкле,затлы тел.

28 ук.Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

(Азбука,107 страница, Б.Заходер “Два и три”.)

29 ук.Учебник закрывается.

Пора с ним распроститься.

Он верным другом был для нас.

Прощаясь с ним,

Грустит наш класс.

Но долго нам грустить нельзя:

Другие книги ждут,друзья!

Җыр. “Азбука” (З.Петрова сүзләре,А.Островский музыкасы).

Әлифба.Менә ,дуслар,безнең сездән

Китәр сәгатебез җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем,диләр.

Уңышлар теләп калам мин:

Зур үсегез һәммәгез,

“5”ле белән дус булыгыз,

“3” ле  эләктермәгез.

Әлифба һәм Азбука.Без китәбез,хушыгыз!

Борчылмагыз!

Сезнең яныгызга яңа китаплар килә.

Укучылар бергә.Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Рәхмәт сиңа,Азбука!

Хушыгыз!

(Әлифба белән Азбука китәләр.Сәхнәгә Әдәби уку,Татар теле,Литературное чтение,Русский язык китаплары керәләр.)

Китаплар бергә.Исәнмесез,балалар!Исәнмесез,кунаклар!

Әдәби уку.Мин Әдәби уку буламын.Ә бу минем дустым-Литературное чтение.

Литературное чтение .Ике телдә дә сез безне укыгыз!

Шулвакытта акыллы,белемле булырсыз!

Татар теле.Мин Татар теле булам.

Рус теле.Ә мин-Рус теле.

Көн дә бергә йөрербез.

Бик күп белем бирербез.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлепторсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

 Әдәби уку.Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр,шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын,

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч-

Таплама китапны.

Татар теле.Минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым,улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан.

Афәрин,дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Бүгеннән без фән иленә бергә барабыз.

Укытучы.Туган тел-иң матур тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле диеп телең йотма,

Туган телне онытма!

Җыр.”Туган тел”.

(Ишек шакыйлар.Хат ташучы телеграмма кертә.)

Укытучы телеграмманы укый.”Кадерле 1нче Б сыйныфы укучылары! Сезне укый-яза белүчеләр рәтенә басуыгыз белән тәбрик итәбез.Тырышып укыгыз,сәламәт булыгыз.Киләчәктә бары тик “4”һәм “5” билгеләренә генә укуыгызны телибез.Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары.”

Укытучы.-Ә хәзер  котлау өчен сүзне гимназия директорына бирәбез.

Директор.Безнең укучыларыбызның барысы да татарча укырга һәм язарга өйрәнделәр.Шуңа без аларга бүген дипломнар тапшырабыз.

Әти-әниләр балаларны бәйрәм белән котлыйлар һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Укытучы.-Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.Укучыларым,кунаклар алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бергә.Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

”2”ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5”кә укырга.

Җыр:“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”(М.Плясковский сүзләре,В.Шаинский көе)

Кичәнең икенче өлешендә әти-әниләр белән бергә уеннар үткәрелә.



Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта математикадан дәрес конспекты.Дәреслекнең авторлары М.И.Моро,М.А.Бантова,Г.В.Бельтюкова,С.И.Волкова,С.В.Степанова.

Төзеделәр:Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Корбанова Лидия Николаевна һәм Зиннурова Наилә Зәйнетдиновна

Тема.Гамәлләрне башкару тәртибе .

Максат.Аңлатмаларда гамәлләрне башкару  тәртибе кагыйдәләре белән таныштыру;тигезләмәләр һәм мәсьәлә чишү күнекмәсен камилләштерү;логик фикерләү сәләтен үстерү күнегүләрен эшләүне дәвам итү.

Җиһазлау.Математика дәреслеге(М.И.Моро һ.б.:24-25 нче  битләр),компьютер,слайдлар,проектор,экран,тест биремнәре.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Блицтурнир.(Укытучы мәсьәлә укый,укучылар мәсьәләнең чишелешен язалар.)

1.Чуар күке һәр ояга 6 шар йомырка сала.Ул 3 ояга ничә йомырка салыр?(6*3)

2.3 балалайкага 9 кыл суздырганнар.Һәр балалайкада ничәшәр кыл?(9:3)

3.Кошның 2 канаты бар.Ничә кошта 12 канат?(12:2)

4.3 литрлы 5 банкада ничә литр су бар?(3*5)

5.20 сумга 5 сумлык ничә дәфтәр сатып алып була?(20:5)

6.Кашалотның бер тешенең авырлыгы 3кг.Аның 4 тешенең авырлыгы күпме булыр?(3*4)

(Слайд №2.Тикшерү.Мәсьәләләрнең чишелешләре экранда чагылдырыла.)

2.Телдән исәпләү.(Слайд №3)

-Аңлатмаларны чагыштырыгыз.

9*3...9+9

6*4...6+6+6

8*2...8+8

7*3...7+3

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Схема буенча түбәндәге гамәлләрне башкарыгыз.(Слайд №4)

1)3*6-4  

                                           

3*6  

                                          

-4          

2) 3*6-4  

 

6-4

 

 *3

-Аңлатмаларны чагыштырыгыз.Алар нәрсәләре белән охшаш? (Саннар да һәм гамәлләр дә бер төрле.)

-Беренче аңлатмада гамәлләрне нинди тәртиптә эшләдегез? (Башта тапкырладык,аннары алдык.)

-Беренче аңлатманың кыйммәтен әйтегез.(14)

- Икенче аңлатмада гамәлләрне нинди тәртиптә эшләдегез? (Башта алдык,аннары тапкырладык.)

-Икенче аңлатманың кыйммәтен әйтегез (6)

-Ни өчен төрле җаваплар килеп чыкты? (Гамәлләрне төрле тәртиптә эшләдек.)

-Аңлатмаларда гамәлләрне эшләү тәртибе төрле икәнне ничек күрсәтергә? (Балалар җаваплары.)

-Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?

-Дөре,без бүген сезнең белән санлы аңлатмаларда гамәлләрне нинди тәртиптә башкарылуын белербез.

 3*6-4 аңлатмасында алдан алу гамәлен башкару өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Җәя куябыз:3* (6-4=2)

IV.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәреслек белән эш.

1.№1 (24нче бит)

(Укучылар китаптагы кагыйдәләрне мөстәкыйль укыйлар.Укытучы сорауларына җавап бирәләр.)

-Санлы аңлатмаларда исәпләүләрне башкара башлаганчы,нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? (Аңлатманы җентекләп карарга кирәк:анда җәяләр бармы,анда нинди гамәлләр барлыгын ачыкларга.)

-Әгәр җәяләрсез аңлатмага кушу һәм алу гына яки тапкырлау һәм бүлү генә керсә,гамәлләр нинди тәртиптә башкарыла? (Гамәлләр ничек язылган булса,шул тәртиптә башкарыла:сулдан уңга таба.)

--Әгәр җәяләрсез аңлатмага кушу һәм алу гына  түгел,ә тапкырлау һәм бүлү яки бу гамәлләр икесе дә  керсә,гамәлләр нинди тәртиптә башкарыла? (Гамәлләр башта тәртип буенча (сулдан уңга таба) тапкырлау һәм бүлүне,ә аннан соң кушу һәм алуны башкаралар.)

-Санлы аңлатмада нинди гамәлләр һәрвакытта иң беренче булып башкарыла? ( Җәяләр эчендә язылган гамәлләр.)

Көтелгән нәтиҗә:

Санлы аңлатмаларда гамәлләрне түбәндәге тәртиптә башкаралар:

1)җәяләр эчендә язылган гамәлләрне;

2)тапкырлау һәм бүлүне;

3)кушу һәм алуны.(Слайд №5)

3.№2 (24нче бит)

-Гамәлләрне ни өчен шундый тәртиптә башкарырга кирәк икәнлеген аңлатыгыз.(Телдән.)

 4.№3 (25нче бит)

(Беренче һәм икенче баганадагы аңлатмаларны тактада аңлатып эшлиләр,ә өченче багана мөстәкыйль эш итеп бирелә.Тикшерү.)

75-(35-30)*2

-Аңлатмадагы беренче гамәлнең җавабын әйтегез. (5)

-Соңгы гамәл нинди булды? (75 саныннан 10 ны алдык.)

-Аңлатманың җавабын әйтегез. (65)

-Икенче санлы аңлатмада  нинди гамәлне беренче башкардыгыз? (Җәяләр эчендә язылган гамәлне,аның җавабы 10.)

-Икенче гамәлнең җавабы ничә? (6)

-Санлы аңлатманың кыйммәтен әйтегез. (18)

(Укучылар эшләрен бәялиләр.)

V.Физкультминутка.

1.Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер,ике,өч-бездә дуслык,бездә көч.

2.Таблица буенча күзләргә күнегү ясау.

VI.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре .

1.Дәреслекнең 25 нче битендәге 4 нче мәсьәләне чишү.

-Мәсьәләне укып чыгыгыз.

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара? (Китаптагы битләр турында.)

-Китапта ничә бит булган? (48 бит)

-Алсуның ничә бит укыганлыгы турында нәрсә әйтелгән?(Көненә 9 ар бит укып,3 көн укыган.)

--Мәсьәләнең соравы нинди? (Алсуның тагын ничә бит укыйсы калган?)

-Мәсьәләне кыскача ничек язарбыз? (Бер укучы  тактага чыгып яза.)

Булган-48 бит

Укыган-?,9 ар бит 3 көн

Калган-?

-Мәсьәләне чишегез. (Бер укучы тактаның артында эшли.)

1)9*3=27 (бит)-укыган

2)48-27=2 1(бит)

Җавап:21 бит укыйсы калган.(Укучылар бер-берсенең эшен тикшереп,бәялиләр.)

2.Дәреслекнең 25 нче битендәге 6 нчы биремне телдән эшлиләр.

- Кисемтәләренең озынлыгын үлчәгез һәм әйтегез. (АВ=5см=50мм- кызыл кисемтәнең озынлыгы.СД=4см5мм=45мм-зәңгәр кисемтәнең озынлыгы.)

-Кисемтәләрнең берсе икенчесеннән ничә миллиметрга озынрак? (5 мм га)

3.Тигезләмә чишү. (№7,25 нче бит)

-Кушу гамәле ярдәмендә чишелә торган тигезләмәләрне табыгыз һәм чишегез.

(2укучы тигезләмәләрне тактаның капланган ягында,ә калган укучылар мөстәкыйль эшлиләр.Аннан дөреслеге тикшерелә.)

Х-18=29              х-23=57

Х=29+18             х=57+23

Х=47                   х=80

47-18=29           80-23=57

29=29                 57=57

(Укучылар бер-берсенең эшен тикшереп,бәялиләр.)

VII.Рефлексия.

Тест эшләү. (Слайд №6-14)

VIII.Дәресне йомгаклау.

-Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез,үзегез өчен нинди ачыш ясадыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

-Санлы аңлатмаларда гамәлләрне нинди тәртиптә башкаралар?

Дәрестә җавап бирүчеләргә билгеләр куела.

IX.Өйгә эш. (Слайд №15)

-Дәреслекнең 25 нче битендәге №5,8 нче биремнәрне эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...