Технологическая карта урока по родному языку (татарский) в 4 классе
план-конспект урока (4 класс) на тему

Гиниятуллина Фирдауса Хазиахметовна
Урок повторения по теме "Дусларым". Повторяется и закрепляется лексический и грамматический материал по данной теме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx26.05 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕСНЕҢ ТЕХНОЛОГИК  КАРТАСЫ

Укытучы ФИО: Гыйниятуллина Ф.Х.

Класс: 4

Дата: 

Предмет: татар теле

Дәрес темасы: «Минем дусларым” бүлеген кабатлау.

Өйрәнелә торган темада дәреснең роле һәм урыны:  Кабатлау

Дәреснең максатлары (образовательные, развивающие, воспитательные):

Белем бирү максаты: тема буенча өйрәнгән лексик һәм грамматик материалны сөйләмдә,язуда дөрес куллана белүне ачыклау.

Фикер сәләтен үстерү максаты: фикерләү сәләтләрен  үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.

Тәрбияви максат: үзара дус ,тату булырга чакыру.

Этапы урока-Дәрес этаплары

Деятельность учителя

Укытучы эшчәнлеге

Деятельность учащихся

Укучылар эшчәнлеге

УУД

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1. Орган.момент. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Оештыру.

 1.Укучыларны сәламләү.         -Исәнмесез, укучылар.. Рәхмәт, утырыгыз.

2.Дежур укучыга сүз бирелә.

Укытучыны сәламлиләр. Борылып кунаклар белән дә исәнләшәләр.

 2.Дежур укучы рапорты.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ-эш урынын әзерли белү

2 Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности обучающихся.

Дәреснең максатын һәм бурычын билгеләү. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

3.- Укучылар, без информацияне кайдан алабыз, эзлибез, табабыз?

4.-Сез тырыш! Сез кызыксынучан! Сез булдырасыз! (дәреснең девизы)

5.Экранга карыйбыз. Математик ребус бирелгән. Шуны чишсәгез дәреснең темасын ачыкларсыз.

2/2,1/6,1/5,1/60,4/4,2/50,5/90,1/10

6.-Ә кайсы бүлекне кабатлыйбыз?

-Димәк ,безгә нәрсәләрне искә төшерергә кирәк?

7.Белемнәрне  түбәндәгечә бәяләрбез: Мин яхшы беләм.

Мин беләм.

Миңа кабатларга кирәк.

8.- Укучылар , бу нәрсә рәсеме? Ул безгә нәрсә бирә? Ә безнең кояшның җылылык һәм яктылык бирсен өчен нәрсәләре юк?

Ә нурларын без бергәләп табарбыз.

3.Эш урынын әзерлиләр: дәреслек, сүзлек, таблица, бәяләү ромашкалары, ручка, фломастер,көндәлек.

4.-Рәхмәт

5.Саннарның күрсәтелгән хәрефләреннән кабатлау сүзен төзиләр.

6.“Минем дусларым”бүлеген. кабатлыйбыз.

-Темага караган лексиканы, сөйләм һәм язу өчен кирәк булган грамматик категорияләрне искә төшерергә кирәк.

7.Ромашкалар һәм фломастер әзерлиләр.

8.- Кояш.Җылылык, яктылык.

Нурлары юк.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, фикер йөртә һәм үз фикереңне дәлилли белү

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

3.. Выявление знаний, умений и навыков, проверка уровня сформированности у обучающихся общеучебных умений. Белем һәм күнекмәләрне ачыклау,гомумуку күнекмәләренең оештырылу дәрәҗәсен  тикшерү

1.Тыңлап аңлау..

а)- Укучылар, нечкә әйтелешле сүзләр ишетсәгез, кул чабасыз.

дус, ярдәмчел, түгәрәк, заманча, күрше,эшчән, бакчачы,күңелсез, батыр, кочаклады, сөенә,кемдер,китап.

Моны белү ни өчен кирәк? Сез беләсезме?

Белемнәрне бәялибез.

КОПИ КЛЭП. 2тапкыр кул чаба.

б)Тыңлыйбыз: Көлә, кояш, сөенә, дөрес, озын, болыт, өсте, көчле..

Бу сүзләрдә нинди уртаклык бар? Кагыйдәне искә төшерик әле.

2.Лексиканы искә төшерү.

а)ДЖОТ ТОТС.

1.Темага караган сүз уйлыйсыз, аны төркемдәге башка укучыларга әйтәсез, кәгазьгә язасыз һәм өстәл уртасына куясыз. (2мин.)

КОПИ КЛЭП. 2тапкыр кул чаба.

б).СОРТ  КАРДС.Сүзләр язылган

карточкаларны түбәндәгечә урнаштырыгыз: 1нче багана-исемнәр,2нче - сыйфатлар, 3нче - фигыльләр, 4нче - башка сүзләр.

в) Сүзләрнең антонимнарын табарга.Уңган, юмарт, әдәпле, яхшы, шәфкатьле,шаян,тәртипле.

2нче баганада әйтелгән сүзләрдән тыш башка сүзләр бармы? Аларның антонимнарын әйтә аласызмы?

Бу сүзләр ни өчен кирәк соң?

Сез аларны беләбезме? Белемнәрне бәялибез.

Кояшка тагын бер өстәлә. “Антоним “

-Без бу биремнәрдә нәрсәне искә төшердек?

Кояшка “Лексика”дигән бер нур куела

3.Грамматиканы кабатлау.а)Экранга карыйбыз. Бирелгән сүзләрне дөрес итеп килешләре белән тоташтырырга

( түгәрәккә, дус, тупның, курчакны. сатучыдан, башмакта.) Бу бирем карточкаларда үтәлә.

Дөреслеген тикшерегез!(зкранда җаваплар )

КОПИ КЛЭП. 2тапкыр кул чаба.

б).Беренче баганадан бер исемне аласыз, янәшә партнер белән бер кәгазьдә  бу исемне чиратлап  килеш белән төрләндерәсез.

Без нәрсәне искә төшердек?

Сез килешләрне беләбезме? Белемнәрне бәялибез.

Кояшка тагын бер нур өстәлә.”Килеш-Падеж”

4.Ситуатив күнегүләр.

как скажите, что

-моя подруга очень серьезная;

- его друг- надежный человек;

- твоя подруга хорошая девочка.

Как скажите во множественном числе?

Без нәрсәне искә төшердек?

Без моны беләбезме?

Кояшка тагын бер нур өстәлә.

” Тартым -Принадлежность

5.3нче баганадагы фигыльләрнең заманын билгеләгез. 1(2,3) зат берлек (күплек)санга куеп әйтегез.

Без нәрсәне искә төшердек?

Кояшка тагын бер нур өстәлә.”Фигыль”

Тыңлыйлар, кул чабалар.

Нәтиҗә ясыйлар. Татар телендә сүзләр калын һәм нечкә әйтелешле, шуңа карап кушымчалар ялгана. Китап сүзе калын иҗеккә тәмамлана, шуның өчен калын кушымча ялгана.

Белемнәрен ромашкаларда бәялиләр.

Эшләрен тәмамлыйлар.Кул чабуны кабатлыйлар.

б) -Бу сүзләрдә ө һәм о авазлары бар.Татар телендә ө һәм о хәрефләре беренче иҗектә генә языла.

Белемнәрен ромашкаларда бәялиләр

Төркемдә эшлиләр. Кечкенә кәгазьбитенә темага караган 9сүз язалар.3әр итеп 3рәткә урнаштыралар.

Һәр төркем бер җөмлә төзеп әйтә.

Эшләрен тәмамлыйлар. Кул чабуны кабатлыйлар

Төркемнәрдә үзара  киңәшләшеп сүзләрне аералар.Төркемдәге1нче укучы исемнәрне, 2нче укучы сыйфатларны 3нче- фигыльләрне 4нче -калган сүзләрне укыйлар, дөреслеген башка төркемнәр тыңлап тикшереп бара.

2нче баганадагы сыйфатларның антонимнарын эзлиләр.

Алар кеше характерын сыйфатлаучы сүзләр.

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр

-Сүзләрне, лексиканы.

Белемнәрен ромашкаларда бәялиләр

Карточкалар таратыла.Сүзләрне килешләр белән тоташтыралар..

Үзбәя. Тикшерәләр. Бәялиләр.

Эшләрен тәмамлыйлар.Кул чабуны кабатлыйлар.

Парларда эшләү.

Килешләрне.

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр.

Һәр укучы дәфтәргә яза.

Төркемнән 2нче укучылар укый, калганнар тикшереп бара

Должны ответить:

  • Минем дустым бик җитди.
  • Аның дусты - ышанычлы кеше.
  • Синең дустың- яхшы кыз.

Безнең ..Сезнең.. Аларның...

Тартым белән төрләнүне.

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр

Фигыльне әйтәләр.Бара

Мин барам.Һ.б,

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, нәтиҗә ясый белү Дөресен сайлап алу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

Динамическая пауза

Физкультминут. Лидер артыннан иярәм. Музыкага хәрәкәт итү.

-.Музыка нәрсә турында яңгырады?

-Дустың булсын өчен башта нишләргә кирәк?  

Диалог төзеп карыйк әле.

2.Әгәр олы кешеләр белән танышасыз икән, нинди диалог төзер идегез?

Сез бу төзелмәләрне беләсезме?

3.Сез үзегезнең дустыгыз турында ниләр беләсез? Бер биткә 4 укучы да исемнәрен язып чыга. Бирелгән схема буенча һәр укучы үзенең дусты турында яза.

Укучылар, дуслар турында сөйли  алабызмы?

Музыка башлануга һәр команда үзннең лидеры артыннан төрле күнегүләр башкара.

-Дуслык, дуслар турында.

-Танышырга.

Парларда эшләү. Каршы як партнерлар  белән диалог төзиләр.

1,2 укучыны тыңлау.

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр

Төркемнәрдә эшләү. Укучы үзенең дусты турында түгел, ә күршесенең иптәше турында сөйли.

Ромашкаларда белемнәрен бәялиләр

- лексика ,килеш, антоним, тартым, фигыльләрне. Алар безгә диалог, монолог төзегәндә кирәк булды.

Җылылык.

Кул рәсемен кәгазьгә төшерәләр. Кайсы терминнарны кабатларга язып алалар.

Билгеләр куялар.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

у

Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

-Без бүген нәрсәләрне кабатладык?

Кояш нурларына игътибар итү

-Хәзер ,укучылар, янәшә партнерыгыз  белән кулыгызны бергә куегыз.Нәрсә тойдыгыз? Менә шул Җылылыкны югалтмыйча кулыгызны кәгазьгә төшерегез. Кояш нурларының кайсыларын кабатларга шуны бармакларга язып алыгыз. Бу сезнең өй эше булыр.

Дәрестәге эшебезгә бәя бирәбез. Кемнәр үзенә 5ле куйды, шулар ромашкаларын күтәрә, кемнәр 4ле, кемнәргә кабатларга кирәк?

 Дәрестә бик тату, бердәм эшләдегез. Рәхмәт, укучылар.Без кояш җылылык, яктылык бирә дигән идек. Сез дә бер-берегезгә күпме җылылык өләштегез. Киләчәктә дә дус, тату булып яшәгез. Уңышлар сезгә!

- лексика ,килеш, антоним, тартым, фигыльләрне. Алар безгә диалог, монолог төзегәндә кирәк булды.

-Җылылык.

Кул рәсемен кәгазьгә төшерәләр. Кайсы терминнарны кабатларга язып алалар.

Билгеләр куялар.

ШУУГ –үзара аңлашып эшләү

РУУГ- белемнәрне ачыклый һәм нәтиҗә ясый белү

ТБУУГ- тупланган белемнәрне куллана белү

КУУГ-иптәшең белән хезмәттәшлек итү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пример технологической карты урока по русскому языку в 1 классе по теме: "Главное средство общения- родной язык".

Пример технологической карты урока Учитель _____________________________________________________________________Класс: 1Предмет: русский языкМесто и роль урока в изучаемой теме: урок изучения нов...

Технологическая карта урока по родному языку

Технологическая карта урока буква "Y"...

Технологическая карта урока по родному языку

Кичээлдин темазы: Чуве аттарынын  падежтерге  оскерлири. Тиви: чаа тема ооренирСорулгалары: :Чуве адынын падежтерге оскерлиринин дугайында эге билигни алыр. Состернин шын бижилгезинге ш...

Технологическая карта урока по родному языку на тему "Тамырдаш сүзләр"

Дәреснең максаты сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү...

Технологическая карта урока по родному языку (русскому) в 1 классе по теме: "Смыслоразличительная роль ударения"

Технологическая карта урока по родному языку (русскому). Цель урока: создать условия для формирования умения определять смыслоразличительную роль ударения в словах....

Технологическая карта урока по русскому языку во 2 классе Тема урока: Подлежащее и сказуемое – главные члены предложения.

Технологическая карта урока по русскому языку во 2 классе Тема урока: Подлежащее и сказуемое – главные члены предложения.УМК: Школа России, В.П. Канакина, В.Г. Горецкий.Ресурсы:Информационные ре...

Технологическая карта урока по родному языку на тему: "Даҕааһын"

Цель урока родного языка: обобщение , систематизация и закрепление знаний, полученных учащимися при изучении раздела "Имя прилагательное".Дать детям представления о грамматических признаках ...