Диктантлар 2класс
учебно-методический материал (2 класс) на тему

Фидалия Басирова Агелиевна

2класс укучылары өчен туган телдән(татар теле) диктантлар җыентыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kim_2kl_tatar.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                                                        Аңлатма язуы.

 2 класска татар теленнән КИМ

  • И. Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманованың авторлык программасы нигезендә: (Татар теле, 2 класс, И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова, Казан, “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014) ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

  Икенче сыйныф өчен тәкъдим ителә торган әлеге контроль эшләр укучыларның программа кысаларында өйрәнелә торган темаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан төзелде. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләре тест, агымдагы һәм еллык язма эш нәтиҗәләренә карап бәяләнә.

     2 нче сыйныфта контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә  алына:

      I яртыеллык- 27-30 сүз;

     II  яртыеллык -35-40 сүз

  Диктант  текстына 1-3 грамматик бирем дә тәкъдим ителә.

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки 1 тупас булмаган хата җибәрелгән эшкә (орфографик, грамматик, пунктуацион хаталарның берсе генә булса) "5"ле билгесе куела.
  2. 2 хатага (бер орфографик, бер грамматик хата яки ике орфографик хата; ике пунктуацион хата; бер орфографик һәм бер пунктуацион хата булса) "4"ле билгесе куела.
  3. 5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ.б.) "3"ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр "2"ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ.б.)
  5. 12 хатадан да артып китсә, "1"ле билгесе куела.

Тестларны бәяләү

"5"ле - 95 - 100 % үтәлсә;

"4"ле - 80 - 94 % биремнәргә җавап бирелсә;

"3"ле - 51 - 79 % биремнәр үтәлсә;

"2"ле - 51% тан да кимрәк дөрес җавап булса.

Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары

  1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә "5"ле билгесе куела
  2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, "4"ле билгесе куела
  3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, "3" ле билгесе куела
  4. 4 хата һәм 1 - 2 төзәтелгән хата булса, "2"ле билгесе куела

Контроль эш.

Максат: 1 сыйныфта үзләштергән белем тотрыклылыгын тикшерү;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне тикшерүгә мөстәкыйль күнегүлә р эшләү күнекмәсе булдыру;

Предмет- ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау;

1нче бирем.Сүзләрдән җөмлә төзеп яз.

1вариант:җәй, үтеп, ямьле, китте, матур.

2 вариант:: каникулда, әбиләрендә, җәйге булдылар, балалар.

2 бирем.Сүзләрдә аваз һәм хәреф санын билгелә.

1вариант:ишек, яка.

2 вариант:тарак, Әюп.

3 нче бире.Бирелгән сүзләр арасыннан юлдан-юлга күчми торган сүзләрне сайлап яз.

Хат, шикәр, өстәл, китап, елга, җавап,идән, юкә, сыер,төн.

4 нче бирем.Сүзләргә басым куй.

1вариант:савыт, һичбер, барганнар, ничә.

2 вариант:кайда, җавап, өчпочмак, бардыңмы.

*5 нче бирем.Бирелгән темага предметның билгесен белдергән сүзләр уйлап яз.

1вариант:”Көзге урманда”.

2 вариант:”Көзге эшләр”.

Контроль күчереп язу.

Максат: игътибар белән дөрес күчереп язу күнекмәсе булдыру;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне  мөстәкыйль  куллану күнекмәсе булдыру;

Предмет- күчереп  язу кагыйдәләрен саклап, мөстәкыйль эшләү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;

     Авылны  әле йокы баскан. Кояш та  чыкмаган. Менә берьюлы берничә тәрәзәдә ут кабына. ишекләр ачыла. Савымчылар эшкә кузгала.

   Кешеләр электән үк сыер , кәҗә, дөя саварга өйрәнмәгән булсалар, хәзер безнең өстәләрдә май, сыр, эремчек тормас иде. Балалар рәхәтләнеп сөт эчмәсләр иде. Кызлар һәм малайлар туңдырманың ни икәнен дә белмәсләр иде.

1 нче бирем.1 һәм 4  җөмләдәге

1 вариант.Яңгырау тартыклар астына бер сызык,

 2 вариант.саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.

*2 нче бирем.3 сүз яз

1 вариант.Калын сузыклар кергән

2 вариант. Нечкә сузыклар кергән сүзләрне икенче баганага сайлап язарга.

Сыерчык

  Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)

Бирем: 3 сүз өстәп язарга:

1 вариант.

Шәһәр исемнәре:

Елга исемнәре:

2 вариант.

Кеше исемнәре :

Авыл исемнәре:

                                                                Тынычлык

                Бу сүз һәркем өчен кадерле һәм якын. Тынычлык булганда гына, кешеләр рәхәтләнеп эшлиләр. Тынычлык булганда гына, кешеләр бәхетле яшиләр.

             Илебез тынычлык өчен көрәшә. Без матур яшәсен өчен бабаларыбыз сугыш кырында һаләк булган. Безгә сугыш кирәкми! (36 сүз)

Грамматик бирем

1.Тексттан предмет исемен белдергән 5 сүз язарга.

2.Соңгы җөмләдәге сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен иҗеккә бүлеп язарга.

                                                          Контроль  диктантлар.

Йомран.

Максат:  тема буенча үзләштергән белем тотрыклылыгын тикшерү;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне иҗади кулану теләге ;

Предмет- сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыра  белү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау; үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;

         Йомран – кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)

                                                                  Агачлар.

Максат: тамыр, тамырдаш сүзләр темасы буенча  үзләштергән белем тотрыклылыгын тикшерү;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне иҗади кулану теләге ;

Предмет- сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясый  белү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау; үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;

    Менә урманга барып керәсең. Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

     Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

1 нче бирем . Тамыры агач булган сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләргә.

*2 нче бирем. Тамырдаш сүзләр ясап язарга.

1вариант:батыр,дус,көрәш.

2 вариант:таш,көтү,як.

Әбием куллары.

Максат:  сүзтөркемнәре темасы буенча  үзләштергән белем тотрыклылыгын тикшерү;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне иҗади кулану теләге ;

Предмет- сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясый  белү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау; үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;

   Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән... Яңа көн туган саен, шул кечкенә кулларга яңадан- яңа эшләр табылган.

Биремнәр

I вариантӨченче җөмләдә билгене белдергән сүзләрне табып, астына дулкынлы сызык сыз

IIвариант Дүртенче җөмләдә билгене белдергән сүзләрне табып, астына дулкынлы сызык сыз.

Җәй.

Максат:  ел буенча  үзләштергән белем тотрыклылыгын тикшерү;

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Метапредмет- үзләштергән белемне иҗади кулану теләге ;

Предмет- сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясый  белү күнекмәсе формалаштыру;

Шәхескә кагылышлы- үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау; үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;

    Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз, җылы. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара.Урман буенда ал, кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр үсә.Чәчәкләргә чуар күбәләкләр куна. Кошларның матур тавышлары ишетелә.(35 сүз)

1нче бирем: Түбәндәге җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез:

1вариант. 5 нче җөмләдә;

 2в. – 6 нчы җөмләдә.

2нче бирем.Түбәндәге сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын күрсәтегез:

1вариант – башларында, бөркүләнеп;

  1. вариант – озынборыннар, черкиләр.

*3 нче бирем. Җәй турында өстәп 1 җөмлә яз.