План урока по родному языку. На тему "Төсләр".
план-конспект урока (1 класс)

Галяува Гулия Габбасовна

1 нче сыйныфта “Төсләр” темасын кабатлау дәресенә технологик карта

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: «1 нче сыйныфта “Төсләр” темасын кабатлау дәресенә технологик карта»

Дәреснең технологик картасы

Предмет: Туган (татар) теле

УМК: Сәлам

Сыйныф: 1 нче сыйныф

Дәрес төре: Кабатлау.

Тема

“Төсләр” темасын кабатлау

Дәреснең максаты

Логик фикер йөртүне үстерү; төсләрне сөйләмдә активлаштыру, өйрәнелгән гыйбарәләрне кабатлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Төсләрне һәм калыпларны татарча әйтә алу. Итагатьле әңгәмәдәш булу. Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, уңышлы тәмамлый алу.

Предметара бәйләнешләр

Рус теле, татар теле

Җиһазлар

Дәреслек, эш дәфтәре, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, матур портфель, бүләкләр

Эшне оештыру төрләре

Шәхси, парлап, төркем белән

№п/п

Дәрес этабы һәм эшчәнлекнең төре

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

 Укучыларның уку эшчәнлеген оештыру өчен тәкъдим ителгән эчтәлек

Формалаштырылган  универсаль уку гамәлләре

I этап

Мотивлаштыру – ориентлаштыру

Максат – эшкә кызыксыну уяту, уңай психологик халәт тудыру

Исәнләшү, дәрескә әзерлекне барлау

Бер-берсен сәламлиләр

Сәлам, дустым!

Хәлләр ничек?

Кайда булдың?

Мин сагындым.

Син килдең.

Мин бик шат.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ:ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

1.

Өй эшен тикшерү

Алдагы дәрестә эш дәфтәрендә эшләнгән күнегүне телдән тикшерү.

Салават күперенең төсләрен әйтәләр.

Кызыл. Кызгылт сары. Сары. Яшел. Күк. Зәңгәр. Шәмәхә.

.

2.

Актуальләштерү. Максат – алдагы, үткәндә өйрәнелгән белемнәрне тикшерү.

“Кунак килү” уенын уйнау. Укытучы белән килгән “Кунак” тылсымлы портфель алып килә.

 Укучылар нәрсә барын белергә тиеш, сораулар бирәләр.

Ул кызылмы? Ул яшелме? Ул зурмы? Ул ничә? Портфельдә алма бармы? Портфельдә конфет бармы?

Чәчәк.

Күбәләк.. Көрән. Кара. Ак. Соры.

Ал. Салават күпере. Шар. Җыр. Төс

ТБУУГ: кирәкле мәгълуматны аерып алу

РУУГ:күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

 КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Физкультминут

Максат – физик һәм рухи ял итү.

Бию көе куела. Берникадәр вакыттан сон укытучы паузага баса һәм бер төс әйтә.

Укучылар хәрәкәтләнәләр, бииләр. Укучылар тиз арада шул төстәге предметка кагылырга тиеш.

Өстәлдә шәмәхә күбәләк, кызыл туп,  парталарда  ал яисә зәңгәр пеналлар була.

3.

 Уку мәсьәләсен кую. Максат – белемнәрне ныгыту.

 Аудиодиск тыңлатыла.

Укучылар игътибар белән тыңлыйлар, сораулар бирәләр.

Юк бу зәңгәр төс түгел. – Бу зәңгәр төсме?

Әйе, бу – кызыл төс. – Бу кызыл төсме?

Әйе, бу китап яшел. – Бу китап яшелме?

Юк, сыйныфта 7 укучы. – Сыйныфта 8 укучымы?

ТБУУГ: танып белү мәсъәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: сорау бирү таләпләрен истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

II  этап

Уку мәсьәләсен чишү. Максат – белемнәрне эш дәфтәрендәге күнегүләр, сайттагы уеннар ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге.

Укучыларны биремне үтәү белән таныштыра. Укучыларның биремнәрне ничек үтәүләрен күзәтә.

Биремне язмача һәм телдән үтәү. Төсләрне дөрес буяу һәм атау.

Эш дәфтәрендә 28 нче биттә 5 нче күнегү, интерактив тактада “Космос уены”.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

Укучы нинди рәсем юклыгын белергә, аның төсен әйтергә тиеш.

“Нәрсә юк” уены. Карточкалар ярдәмендә.

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү

КУУГ: сыйныфташың белән хезмәттәшлек итү

III этап

Рефлексия.

Максат – белемнәрне кабатлау.

Дәрестә үткәннәрне искә төшерү.

Дәрестә алган белемнәрне кабат санап чыгу. Сорауларга җавап бирү.

Дәрестә үткәннәрне телдән искә алу.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

1.

Бәяләү

Дәрестә кайсы укучыларның аеруча активлыгын билгеләү.

Укучылар үз эшләрен бәялиләр.

Үзләренә нинди билге куюдан чыгып, төрле төстәге йолдызчыкларны алалар.

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

2.

Өй эше

5 нче күнегүне эшләп бетермәү очрагында, өй эше буларак кала

Рәсемне саннарга карап буйыйлар

Эш дәфтәрендә 28 нче биттә 5 нче күнегү.

3.

Дәресне йомгаклау.

“Кунак” укучылардан матур җыр сорый.

Укучылар, бергәләшеп, “Төсләр” җырының тулы вариантын башкаралар.

Интерактив тактада җырның караоке варианты.(сүзләрне оныткан чакта, сүзләре бирелә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по родному языку "Домактын чугула кежигуннери"

Разработка план-конспекта урока в 3-ем классе...

План урока по родной литературе в 4классе"Ата Джуртум Къарачай!"

На этом уроке ведется заочная экскурсия по 4 городам Карачаево- Черкессии и Домбая. Знакомятся с достопримечательностями городов и Домбая, т. к. наша малая Родина входит в состав нашей большой ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

План -занятия"Учимся родному языку"

Знакомство с буквой (И)...

«Реализация межпредметных связей на уроках русского (родного) языка и родной литературы»

laquo;Реализация межпредметных связей на уроках русского (родного) языка и родной литературы» Цель мастер-класса: познакомить педагогов с методами и приёмами проведения интегрированного ур...

План урока по родной литературе 3 класс

План урока, 3 класс по родной литературе...

«Реализация межпредметных связей на уроках русского (родного) языка и родной литературы»

-Нужна ли интеграция?-Что дает нам межпредметная интеграция?-Как строить интегрированный урок и какие приёмы в нем использовать....