Туган телдән эш программасы
календарно-тематическое планирование (2 класс)

Загидулина Альбина Фанисовна

2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча  туган телдән (татар теле) һәм әдәби укудан эш программасы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t_t_hm_uku_2_kl.docx76.21 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралды»

Методберләшмә җитәкчесе

___________Т.М. Илалова

Беркетмә №_______

«_____» _____2019 нчы ел

«Килешенде»

Милли мәгариф буенча директор урынбасары ___________Н.М. Гаязова «_____» ______2019нчы ел

«Расланды»

 “Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау УГББМ” директоры   __________Р. Р. Гаязов
Боерык № _________

 «_____» ______2019 нчы ел

Туган телдән (татар теле) эш программасы

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының  Г.Баруди исемендәге  4 нче номерлы

Биектау урта гомуми белембирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Заһидулина Альбина Фәнис кызы,

башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 нче Б һәм И   сыйныфлары

(рус төркеме)

                                                                                                                                                                              Укытучылар киңәшмәсендә каралды

                                                                                                                                                                   Беркетмә №_____________

                                                                                                                                                 «____»_________2019нчы ел

2019- 2020 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

        2 нче сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартына (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2009 нчы елның 06 нчы октябрь боерыгы 373 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 15785 нче регистрацион номеры белән 2009 нчы елның 22 нче декабрендә теркәлгән) нигезләнеп төзелде.

        2018 нче елның 3 нче августында кабул ителгән 317 нче номерлы “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законның 11 нче һәм 14 нче матдәләренә үзгәреш кертү” Федераль законына нигезләнеп мәктәпнең уку планында “Туган тел”гә (Татар теле) – 2 сәгать, “Әдәбият”ка – 1 сәгать карала.

Эш программасы  түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән,көтелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып төзелгән    календарь-тематик  планнан,  укучыларның   белем,   осталык  һәм     күнекмәләрен бәяләү нормаларыннан.

Планлаштыру түбәндәге программа һәм дәреслек нигезендә төзелде:

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгының“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар). / Төзүче-авторлар – Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан, 2014нче ел)

Дәреслек: КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 2 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан. "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

Укыту предметының максаты һәм бурычлары.

Башлангыч сыйныфлардарус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты:

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максаты.

  • Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
  • Хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
  • Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максат.

Программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максаты.

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз.

Укыту предметына гомуми аңлатма.

Эш программасы  1-4 нче сыйныфларда татар теленнән өйрәнгәннәрне эзлекле һәм системалы рәвештә дәвам итүне күздә тота.

Чит тел буларак татар телен укыту түбәндәге компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш:

-  коммуникатив компетенция, ягъни өйрәнелә торган телне аралашу чарасы буларак нәтиҗәле файдалану;

- лингвистик (тел) компетенция – тел чараларын аралашу темалары һәм өлкәләренә карап үзләштерү һәм аларны урынлы куллану;

- социолингвистик компетенцияне үз эченә алган социомәдәни компетенция, ягъни татар халкының социомәдәни үзенчәлекләре турындагы белемнәргә ия булу; шул үзенчәлекләрне сөйләмдә истә тоту, укучыларны татар халкының күренекле шәхесләре, милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре белән таныштыру;

- компенсатор компетенция – аралашу ситуациясендә өйрәнелгән тел чаралары җитмәгәндә, аларны башка сүзләр, сүзтезмәләр белән алыштырып, уңайсыз хәлдән чыга белү;

- танып белү компетенциясе – татар телен өйрәнүне камилләштерергә мөмкинлек бирә торган махсус уку күнекмәләрен алга таба да үстерү.

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында туган тел  һәм әдәби уку предметын өйрәнү Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова тарафыннан төзелгән дәреслек буенча алып барыла. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган, грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән. Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага чыгу мөмкинлеге бирә.

Грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүри түгел, ә лексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.

Укытуныңшәхси, метапредметһәм предмет  нәтиҗәләре.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре.

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре.

Танып белүнәтиҗәләре:

  • Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • Иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  • Объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • Төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятивнәтиҗәләр:

  • Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникативнәтиҗәләр:

  • Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • Әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • Парларда һәм күмәк эшли белү;
  • Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет  нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау.

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

Тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм.

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

Программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм.

Җанлы һәм җансыз предметларны,рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

Укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

Үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку:

  • Татар алфавитындагыхәрефләрнетаныйбелү;
  • Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  • Дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
  • Тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
  • Укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  • Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
  • Укыганда сүзлекләр кулана белү.

Язу:

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
  • Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
  • Конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
  • Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укыту предметын өйрәнү  буенча 2 сыйныфта планлаштырыла торган нәтиҗәләр.

Грамматик минимум.

  1. Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  4. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнешен белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
  5. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  6. 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  7. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  8. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
  9. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.
  10. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
  12. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән   таныштыру.
  13. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  15. Сабын белән юына – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16.  Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

  1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.
  2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Татар алфавитын яттан белү.
  4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.
  5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
  6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Укыту программасының эчтәлеге.

Без мәктәпкә барабыз

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

         Базарда

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

         Мин чисталык яратам

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

         Кыш җитә

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Җимлек ясаганны әйтә белү.

         Безнең гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.

         Яз килә  

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

         Минем туган ягым

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә,  юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

 Кибеттә

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

   Җәй

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, “4”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация  яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә  кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация  яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 – 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалагик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 – 6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”лекуела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаәйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 – 3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 – 6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2 – 3 орфоэпик хата җибәреп ( авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4 – 6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1 – 3 төзәтү яки 1 – 2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 5 төзәтү яки 3 – 5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хатасы булган диктантка “5”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2 – 3 орфографик хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 6 орфографик хатасы булган диктантка “3”ле куела.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хатасы булган диктантка “2” куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2 – 4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, түбәндәгеләрне исәпкә алу сорала: эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Тәкъдим ителгән эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2 -3  орфографик һәм пунктуацион яки 2 – 3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, 4 – 6 орфографик һәм пунктуацион яки 4 – 6 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Календарь-тематик план.

ДӘРЕС  ТЕМАСЫ

План

Факт                  Искәрмә

                                                        Без мәктәпкә барабыз

1

Яңа уку елы белән

3.09

2

Саннарны кабатлау. 1дән 10 га кадәр саннар

5.09

3

Исемнең күплек сан кушымчасы

10.09

4

Тәртип саннары. Ничәнче? соравы

12.09

5

Фигыльнең башлангыч формасы

17.09

6

Фигыльнең бклык формасы

19.09

7

Үзеңнең нишләгәнеңне әйтү

24.09

8

Кайда? соравына җавап бирү

26.09

9

Үзеңнең кайда яшәгәнеңне әйтә белү

1.10

10

Кая барганыңны әйтү

3.10

11

Кайдан? соравына җавап бирү

8.10

12

Фигыльнең үткән заман формасы

10.10

13

“Без мәктәпкә барабыз” темасын кабатлау

15.10

Көзге уңыш

14

“Көз  “ темасы буенча хикәя төзү. Базарда темасын кабатлау.

Бик кисәкчәсенең мәгънәсе.

17.10

15

Базардан җиләк-җимеш, яшелчә сатып алу. Исемнәрнең иялек, чыгыш килеше.

22.10

16

Исемнәрнең урын-вакыт килеше.

24.10

17

Көз билгеләре

29.10

Мин чисталык яратам

18

Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзалары атамалары.

7.11

19

Шәхси гигиена предметларын куллану. “Алсу-пөхтә кыз” тексты.

12.11

20

Исемнәрнең 1,2,3 зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

14.11

21

Кайсы җирең авырта? соравына җавап бирү

19.11

22

1-100 гә кадәрге саннар.

21.11

23

Хәл сорау-кирәк эш.

26.11

Кыш

24

Кыш айлары, кыш билгеләре. Кышкы табигатьне сурәтләү.

28.11

25

Минем яраткан уеннарым.Кая? Кайда? Кайдан?сораулары.

3.12

26

“Тауда” хикәясе.

5.12

27

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

10.12

28

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат күплек сан формасы.

12.12

29

Мин җимлек ясадым төзелмәсе.

17.12

30

“Кыш. “темасын кабатлау.

19.12

Безнең гаилә

31

Безнең гаилә.

24.12

32

Кемне? Нәрсәне? сораулары.

26.12.

33

Ашханәдә

09.01

34

Өй хезмәте.

14.01

35

Төшем килеш кушымчасы. Кемне, нәрсәне сораулары

16.01

36

“Татар халык ашлары”.

21.01

37

Айдар бездә кунакта” тексты

23.01

38

Син нәрсә яратасың?”Майны кем ашады?”

28.01

39

“Безнең гаилә” темасын кабатлау

30.01

ЯЗ

40

Туган ягымда – яз.

4.02

41

“Яз җитә” шигыре.

6.02

42

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерү.

11.02

43

8 Март-әниләр бәйрәме.

13.02

44

“Яз” темасын кабатлау

18.02

Минем Ватаным

45

Татарстан республикасы

20.02

46

Татарстан шәһәрләре.

25.02

47

Татарстан елгалары.

27.02

48

Татарстанда яшәүче хайваннар.

3.03

49

Син кайда яшисең?

5.03

50

Без шәһәрдә яшибез.

10.03

51

Татарстан картасы.

12.03

52

Юлда йөрү кагыйдәләре.

17.03

53

Мин авылда яшим.

19.03

54

Муса Җәлил биографиясе.

М.Җәлил “Әтәч”.

2.04

55

“Минем Ватаным” темасын кабатлау

7.04

Кибеттә

56

Киемнәр кибетендә.

9.04

57

Кибеттә сату-алу.

14.04

58

Айгөл-юмарт кыз.

16.04

59

Ашамлыклар кибетендә.Чөнки теркәгече

21.04

60

Минем яраткан ашларым.

23.04

61

Гипермаркетта.

28.04

62

“Кибеттә” темасы буенча тикшерү  эше.

30.04

ҖӘЙ

63

Ямьле җәй.Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану

5.05

65

Без Сабантуйга барабыз.

7.05

48

Сабантуйда катнашу турында сөйли белү.

12.05

66

“Җәй” темасын кабатлау.

14.05

67

 Еллык контроль эш.

19.05

68

“Минем җәйге ялым”темасына хикәя төзү

21.05

69

Кабатлау

26.05

70

Йомгаклау дәресе

28.05

«Каралды»

Методберләшмә җитәкчесе

___________ Т.М. Илалова

Беркетмә №_______

«_____» _____2019 нчы ел

«Килешенде»

Милли мәгариф буенча директор урынбасары ___________Н.М. Гаязова «_____» ______2019 нчы ел

«Расланды»

 “Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау УГББМ” директоры   __________Р. Р. Гаязов
Боерык № _________

 «_____» ______2019 нчы ел

Туган телдән (әдәби уку) эш программасы

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының  Г.Баруди исемендәге  4 нче номерлы

Биектау урта гомуми белембирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Заһидулина Альбина Фәнис кызы,

Башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 нче Б һәм И сыйныфлары

(рус төркеме)

                                                                                                                                                                              Укытучылар киңәшмәсендә каралды

                                                                                                                                                                   Беркетмә №_____________

                                                                                                                                                                  «____»_________2019 нчы ел

2019- 2020 нче уку елы

Аңлатма язуы

   

 

2 нче сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартына (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2009 нчы елның 06 нчы октябрь боерыгы 373 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 15785 нче регистрацион номеры белән 2009 нчы елның 22 нче декабрендә теркәлгән) нигезләнеп төзелде.

        2018 нче елның 3 нче августында кабул ителгән 317 нче номерлы “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законның 11 нче һәм 14 нче матдәләренә үзгәреш кертү” Федераль законына нигезләнеп мәктәпнең уку планында “Туган тел”гә (Татар теле) – 2 сәгать, “Әдәбият”ка – 1 сәгать карала.

  2 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби укудан  эш программасы

1.Федераль дәүләт башлангыч гомуми  белем бирү стандарты .

2. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

4. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

5. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

6. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Рес- публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

7. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

8. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”

10. К.С.Фәтхуллова,  Р.З. Хәйдәрова авторлыгында төзелгән һәм Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы  тарафыннан расланган  “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа”  ( 1-4 нче сыйныфлар:- Казан, 2011 ел)

11.  Р.З. Хәйдәрова,  Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле. Дүртьеллык  башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслегенә( Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.) нигезләнеп төзелде.

     Эш программасы, укыту- тематик планы атнага 1 сәгать исәбеннән 35 сәгатькә төзелде.

     Татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру;

- укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

- укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

- укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә,милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык,  аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү;

- укучыларны мәдәниятара диалогка тарту, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

                                              Лексик минимум.

1. Без мәктәпкә барабыз (20 сәгать)

 ( уку-язу әсбапларының кирәклеген хәбәр итү;бәйрәм белән котлый белү; саннарны кулланып сорый белү;эшләрне эшләвеңне , яки эшләмәвеңне әйтә белү;предметның кая икәнен әйтү; кая барганны, кайдан килгәнне әйтә белү; сәхнәләштерергә өйрәнү).

2. Көзге уңыш (6 сәгать)

(яшелчә, җиләк җимеш исемнәрен дөрес әйтә, аларны сорый белү, ярату, яратмавыңны белдерү).

3. Мин чисталык яратам(8 сәгать)

( шәхси гигиена предметларының исемнәрен, тән әгъзаларын атый белү; предметның барлыгын-юклыгын сорый, җавап бирү;авыру кешенең хәлен сорау, дару, чәй... тәкъдим итә белү).

4. Кыш (7 сәгать)

(кыш айларын атый, кыш билгеләрен, уеннарын әйтә белү; һава торышын әйтә, сорый белү; Яңа ел бәйрәме белән котлау).

5. Безнең гаилә(6сәгать)

 (гаилә әгъзаларының исемнәрен аты, аларның кайда эшләгәнен әйтә белү; татар халык ашларын танып әйтү; табын әдәбен белү).

6. Яз(4сәгать)

( яз билгеләрен, көннең нинди икәнен сорый һәм әйтә белү).

7. Мин Татарстанда яшим(6 сәгать)

(Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү; нинди транспортта, кая барганыңны әйтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү).

8. Кибеттә(5 сәгать)

 (ашамлык, кием исемнәрен, аларның бәяләрен сорый белү; комлемент ясау әдәбе).

9. Җәй(6сәгать)

(Җәй көне, каникулны файдалы үткәрү турында әңгәмә кора белү, Сабан туенда катнашу ниятеннән уен атамаларын истә калдыру).

Сөйләм үрнәкләре

     Телне актив фикерләп өйрәнү аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда  (мотивация тудыру ролен башкара), камилләштергәндә һәм мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында кулланыла ала.

Аралашу ситуацияләре

Коммуникатив бурыч

Сөйләм үрнәге

Вы с другом встретились на улице

Спроси у друга, есть ли у него лыжи, позови его кататься

Синең чаңгың бармы?

Әйдә, чаңгы шуабыз.

 2 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнәләр һәм өйрәнү мөмкинлеге алалар :

   Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

   Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

-уку хезмәтенә бәя бирә белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйльүтәү.

     Предмет нәтиҗәләре

     Диалогик сөйләм.

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя,җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалогларны төзү; билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү; программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

      Монологик сөйләм.

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

      Ишетеп аңлау(аудирование)

- нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аеру;

- ишетү  хәтеренең күләмен үстерү.

       Уку.

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

                                                           Бәяләү критерияләре

Уку тизлеге нормасы, бәяләү

     

сыйныф

“5”

“4”

“3”

2

35

25

15

3

50

40

30

4

60

50

40

 

 Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2»ле куела.

Тыңлап аңлау (аудирование) биремнәренең эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Биремнәрнең эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

 Биремнәрнең эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Биремнәрнең  эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Биремнәрнең эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Тикшерү эшен бәяләү

“5”ле – хатасыз, пөхтә; бер типтагы 1-2 грамматик хатасы яки 2-3 пунктуацион хатасы бар.

“4”ле – 3 -4  грамматик хатасы һәм 2-3 пунктуацион хатасы; бер типтагы 4-5 грамматик хатасы бар.

“3”ле – 5-6 грамматик  хатасы, 2-3 пунктуацион хатасы яки бер типтагы хаталары 5тән артык; барлык эшләре эшләнеп бетмәгән һәм эшләнелгән эшләрендә 4тән артык грамматик хатасы һәм 2-3 пунктуацион хатасы бар.

“2”ле – 6 һәм күбрәк хата яки эш бөтенләй эшләнмәгән.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралар:

–күрсәтмә әсбаплар;

–белешмә материаллар;

–аудио- һәм видеоәсбаплар;

           –мультимедиа укыту программалары;

–электрон дәреслекләр;

–компьютер программалары;

–татар сайтлары;

–электрон китапханә.

                                             

Укыту-методик комплекты

 

  1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле.  Дүртьеллык  башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.- Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

  2. Рус телендә сөйләшүче балаларга  татар  теле укыту: 2 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма./ Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина .Казан:  “Татармультфильм”,  2013.

  3.Татар теленнән эш дәфтәре.  Гомуми белем  бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 2 нче сыйныф укучылары өчен. Казан  “Татармультфильм” нәшрияты. 2018.

 

Календарь-тематик план.

ДӘРЕС  ТЕМАСЫ

Үткәрү вакыты

Искәрмә

    план

Факт

1

“Исәнмесез, иптәшләр” шигыре

04.09

2

“Беренче сентябрь” тексты

11.09

3

Укытучыны бәйрәм белән котлау        

18.09

4

Санамышны уку, өйрәнү

25.09

5

Диалогик сөйләм үстерү

02.10

6

Әйе, юк  сүзләрен кулланып җавап бирү

09.10

7

“Очты, очты каргалар...”

16.10

8

“Күмәч” әкмяте

23.10

9

Кабатлау

06.11

10

Көз билгеләре. “Алтын көз” тексты. “Алсу – пөхтә кыз” тексты.

13.11

11

Табибта. “Марат авырый” тексты.

20.11

12

Хәл сорау – кирәк эш.

27.11

13

Кыш айлары, кыш билгеләре.

“Кыш килә” тексты.

04.12

14

Кышкы уеннар.

11.12.

15

“Тауда” хикәясе.

18.12

16

“Гали җимлек  ясады” тексты.

25.12

17

Яңа ел бәйрәме.Яңа ел белән котлау.

15.01

18

Безнең гаилә.

22.01

19

Ш.Маннур “Яратам” шигыре.

29.01

20

Татар халык ашлары.

05.02

21

“Айдар бездә кунакта” хикәясе.

12.02

22

Өй хезмәте.

“Безгә кунаклар килде” тексты.

19.02

23

“Майны кем ашады?” Тексты.

26.02

24

Яз билгеләре.

“Яз җитә” шигыре.

04.03

25

8нче  Март - әниләр бәйрәме.

11.03

26

Татарстан – минем туган ягым.

Татарстанның табигате.

18.03

27

Татарстан шәһәрләре.

Син кайда яшисең?

“Минем туган ягым” хикәясен төзү.

01.04

28

Светофорның өч күзе.

“Юлда тексты”.

08.04

29

Мин авылда яшим.

М.Җәлилнең “Әтәч”шигыре.

15.04

30

Киемнәр кибетендә.

22.04

31

“Матур киемнәр” тексты.

29.04

32

Айгөл – юмарт кыз.

06.05

33

Кибеттә сатып алу.

13.05

34

Ашамлыклар кибетендә.“Ямьле җәй җитте” тексты. М.Газизовның “Балан” шигыре.

20.05

35

Йомгаклау дәресе

27.05

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән кереш контроль эше.

1 вариант

  1. Переведи данные слова.

Тетрадь –

Книга –

Доска –

  1. Напиши слова во множественном числе.

Кыз, малай, идән.

  1. Выбери правильный превод.

Айрат идет на стадион.

А) Айрат стадиондауйный; б) Айрат стадионнанкайта; в) Айрат стадионга бара.

  1. Сообщи другу, что тебе нужна тетрадь.

5. Поставь слово дәфтәр вместо точек.

Минем ...

Синең ...

Аның ...

2 вариант

  1. Переведи данные слова.

Учитель –

Ученик –

Дневник –

  1. Напиши слова во множественном числе.

Чәчәк, дәрес, урам.

  1. Выбери правильный превод.

Айрат идет в цирк.

А) Айрат циркта йөри; б) Айрат цирктан кайта; в) Айрат циркка бара.

  1. Сообщи другу, что тебе нужна книга.

5. Поставь слово акбур вместо точек.

Минем ...

Синең ...

Аның ...

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән 1 нче чиреккә контроль эш.

1 нче вариант.

1.   Спиши слова, добавляя походящие окончания                    (–лар;-ләр; -нар;-нәр).

        Рәсем                       көндәлек

        Ручка                   дәфтәр

2.   Как ты скажешь о том, что:

       - Коля не пишет.

3.    Напиши словами:

3 девочки

4.   Допиши окончания.

Мин бара...

Син бара...

Ул бара

5.Допиши окончания.

(-ды;-де;-ты;-те)

Бар..., кил..., кайт...,укы...,сикер...,

6. Составь преложение и запиши.

  Кайта, Роза, кибеттән,

2  нче вариант.

1.     Спиши слова, добавляя походящие окончания                  

  (–лар;-ләр; -нар-;нәр).                 Бетергеч                 дәреслек

         Китап                      урман

2 .   Как ты скажешь о том, что:

       - Аня не играет.

3.     Напиши словами:

5 мальчиков

4.    Допиши окончания.

Мин килә...

Син килә...

         Ул килә

Допиши окончания.

(-ды;-де;-ты;-те)

Яз..., бир..., утыр...,яса..., кит...

6. Составь преложение и запиши.

   Уйныйлар, паркта, балалар

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән 2 нче чиреккә контроль эш.

1 нче вариант.

 1.   Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.

ир...н, а...ыз, ч...ч,т...ш

2. Составь предложения с данными словами и напиши их.

 Мин     щетка   белән     ....

Мин     сабынбелән      ....  

3.Напиши нужные окончания.

Минем баш___ .                      

Синең борын__  .                      

Аның  күз___ .                  

4.Как скажешь о том , что тебе нужно мыло.

5.Дополни диалог.

- Синең аягың авыртамы?

- Әйе,.....................................

- Сиңа нәрсә кирәк?

- ............................................

2  нче вариант.

1.Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.

бор...н,  к...лак, б...т, к...з

2.Составь предложения с данными словами и напиши их.

 Мин            сөлгебелән       ....

Мин            таракбелән      ....  

3.Напиши нужные окончания.

Минем кул___ .                      

Синең авыз__  .                      

Аның  чәч___ .        

4.    Как скажешь о том , что тебе нужно полтенце.

5.Дополни диалог.

- Синең кулың чистамы?

- Әйе,.....................................

- Син нәрсә белән кул юасың?

- .............................................

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән 3 нче чиреккә  контроль эш.

1 нче вариант.

1.  Подбери  слова с противоположным значением.

       Зур    -

                    Яхшы   -

                    Саран   -          

2.   Спишите текст, вставляя пропущенные знаки препинания.

       Кичә Гали җимлек ясады  ул кошларга җимлек куйды  җимлеккә ипи салды  кошлар ипине ашадылар  алар Галигә рәхмәт әйттеләр

3.   Напиши  предложения,  вставляя пропущенные окончания.

          1) Алсу  тау ...  Килде.

          2) Алсу тау ...    Чана шуа.

          3) Алсу  тау...  Өйгә  кайта.

4.  Составь предложения из данных слов.

 Минем     градуснигың          авырта

 Синең      башы                      юк

 Аның       температурам        бармы

5.  Найди  правильный  перевод.

            Лыжи    -

            Коньки  -

            Гора  -

Воспитанный  -

2  нче вариант.

1. Подбери  слова с противоположным значением.

                       Ак   -

                       Чиста    -

                       Салкын   -

 2.  Спишите текст, вставляя пропущенные знаки препинания.

      Вәли һәм Нәсим тау ясадылар   Сәлим өйдә утырды  чөнки ул авырды  тау биек булды  Вәли һәм Нәсим тауда чана  чаңгы шудылар

3.  Напиши  предложения,  вставляя пропущенные окончания.

            1) Тимур   өй...  Утыра.

            2) Тимур  өй...   Чыкты.

            3) Тимур  өй...   Кайта.    

4.  Составь предложения из данных слов.

 Минем     температураң        авырта

 Синең      тамагы                    бармы

 Аның       градуснигым          юк

5.  Найди  правильный  перевод.

            Сани   -

            Клюшка   -

            Весёлый    -

            Кормушка   -

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән еллык          контроль эш.

1 нче вариант.

1.   Напиши слова с окончаниями       –лар/ –ләр, -нар/ –нәр.

         Урман                       кыр

         Күл                           тиен

2.   Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.  

     Б...гелмә

     Яшел Үз...н

     Ид...л

3.   Напиши  предложения,  вставляя пропущенные окончания.

  Мин Казан... Кайтам.

  Син Яр Чаллы... Барасың.

  Ул Алабуга... Яши.  

4.   Спроси у друга:

        - любит ли он весну;

        - с кем он играет на улице;

        - какие реки есть в Татарстане.

5.   Напиши рассказ о себе (6 – 7 предложений).

2  нче вариант.

 1.   Напиши слова с окончаниями     –лар/ –ләр, -нар/ –нәр.          

          Куян                               аю

        Шәһәр                       үлән

2.   Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.

      Н...крат

      Әлм...т

      Яш...л Үзән    

3.   Напиши  предложения,  вставляя пропущенные окончания.

  Син Минзәлә... Барасың.

  Ул Балтач... Яши.    

   Мин Яшел Үзән... Кайтам.

4.   Спроси у друга:

     - тепло ли на улице;

     - выйдет ли он на улицу;

     - какие города есть в   Татарстане.

5.   Напиши рассказ о себе (6 – 7 предложений).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"

Мероприятие для  2 го класса по татарскому языку...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....

2нче сыйныфка туган телдән эш программасы

Милли мәктәпләрдә эшләүчеләр өчен татар теленнән эш программасы...

Туган телдән эш программасы.

1 сыйныф өчен туган телдән эш программасы....

Туган телдән эш программасы.

2 сыйныф туган телдән эш программасы....

Туган телдән эш программасы.

3 сыйныф өчен туган телдән эш программасы....