Ө авазы һәм хәрефе
план-конспект урока (2 класс)

 Новая тема

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx31.66 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен  туган тел буларак өйрәнүчеләр төркеме. 2 нче сыйныф.

Тема. [Ө ] авазы . Ө хәрефе.

Максатлар.

1 Белем бирү. Укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче “ Ө”, “ө”  хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөрес әйтергә,“ Ө”, “ө” хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

2 Шәхесне үстерү. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.

3 Тәрбия бирү. Укучыларда үзеңне дус, тату коллективның бер әгъзасы итеп тою хисе тәрбияләү, бер-береңә карата җылы, уңай мөнәсәбәт булдыру.

Дәрестибы: яңа белеем ачу.

Җиһазлау: проектлы экран, презентация, компьютер, төркемләпэшләүөчен

карточкалар, таблица,  алфавит, дәреслек (“Татар теле” 2 сыйныф. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,А.К.Җәләлиева. Казан: “Татарстан китапнәшрияты”, 2017.)

I.Оештыруөлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнләшү – ул хөрмәтләү

Кече, өлкән – һәркемне.

Исәнләшүдән башлана

 Безнең дәрес һәркөнне.

- Хәерле көн!

- Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек?

-  Әйбәт.

-Кәефләрегез  ничек?

- Яхшы.

Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

II. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1 Өй эшен тикшерү.

2 Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.

3 Актуальләштерү.

- [о] авазы татар телендә тар әйтелә. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Рус сүзләрендә [о] авазы киң әйтелә. О хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Мәсәлән, кино.

- [йө], [йо] кушылмалары сүз башында гына языла. [йо] – калын сүзләрдә, [йө] – нечкә сүзләрдә языла һәм әйтелә.

III. Уку мәсьәләсен кую. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 Өй, өстәл, өрек, өрәңге, өчпочмак  рәсемнәре тактаның бер почмагына алып куела.

- Балалар ни өчен бу сүзләр бер рәткә куелган, алар нәрсәләре белән охшаганнар?

- Укучылар, без нинди предмет рәсемнәрен алып куйдык?(өй, өстәл)

- Бу сүзләр нинди аваздан башланалар? ([ө] авазыннан)

- Без бүген дәрестә нинди аваз хәрефен өйрәнербез? ( [ө] авазын)

(тактага “Ө”  хәрефе үрнәге куела)

2 Электрон кушымта буенча эшләү. http://tatarschool.ru/media Татар теле 2 нче

сыйныф (Темалар № 5, 7) [Ө ]авазы .  “Ө”хәрефе.

3.Дәресне ныгыту. Дәреслек буенча эшләү. 57 нче күнегү (телдән), 58 нче күненгү , 22-23 битләр  (язмача).

Физкультминут

Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына

Агачлар бик зур үсә.

4 Төркемнәрдә эш. Табышмаклар әйтү, җавапларын таптыру

1)Тышы - баллы ит,

Эче – тәмле төш. (Өрек) (рәсеме)

2) Йомык күз белән нәрсә күреп була? (төш) (рәсеме)

3) Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак. (сөт) (рәсеме)

4) Табын тәмле – ул булса,

Пары бөркелеп торса,

Әни пешереп торса. (өчпочмак) (рәсеме)

5. Экранда  “Ө” хәрефе  кергән сүзләр күрсәтелә.

Көн – каршы мәгънәле сүзне әйтегез  (төн)

Өл-ге-реш. Нәрсә әйтә аласыз? (“Ө” хәрефе   кергән сүз иҗекләп бирелгән). Бу сүзнең тәрҗемәсен беләсезме?  

Көмеш, төлке, көнбагыш, сөлге, көзге, бөртек  сүзләренә транскрипция языгыз. 2 укучы тактада яза. Экраннан дөрес  язылышны карагыз; эшегезне тикшерегез; хаталар булса, төзэтегез.

Дәвам итегез: Бер, ике, өч – бездә бөтен...(көч).

- Рәхмәт, укучылар. Бик яхшы эшләдегез.

6.  Презентация буенча эш. “ Ө”  хәрефе. Нәтиҗә ясау.

IV. Дәресне йомгаклау.

Хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул уен “Кем күбрәк сүз әйтә?” дип атала.

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләрне белдек?(-без бүген дәрестә [ө] авазын өйрәндек).

[ө] авазы – нечкә. Ул татар телендә кыска әйтелә. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә  генә языла.

- Әйе, бик дөрес, укучылар!

2.Рефлексив бәяләү.

3 .Өй эше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.

Язарга өйрәнү дәресенә презентация....

Тема: м хәрефе һәм авазы

1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...

Һһ хәрефе,[һ]авазы.

Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

Һһ хәрефе,[һ]авазы.

Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.

1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1)                Пп хәрефе...

(ф) авазы,Ф,ф хәрефе

1 нче сыйныфта уку дәресе...

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...