1 сыйныф өчен дәрес планы "Ашамлыклар"
план-конспект урока (1 класс)

Назмутдинова Милавша Лотфулловна

1 сыйныфларда үткәрер өчен "Ашамлыклар" темасы буенча дәрес планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

1нче сыйныф

Тема. “Ашамлыклар”

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу; эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү, табу, нәтиҗә ясау;

Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету. Мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

Тәрбияви максат : ризыкка хөрмәт тәрбияләү, дөрес туклану турында сөйләшү, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Ашамлыкларны татарча әйтә белү, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү; үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү, ашамлыкларның турында әңгәмә кора алу.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран,презентация,биремле карточкалар, “Сәлам” сайты

Дәрес планы

  1. Дәресне “Сәлам” җыры белән башлыйбыз.

Оештыру:

1)исәнләшү,хәл сорашу; уңай психологик халәт тудыру;

2)дежур укучы белән әңгәмә;

3)һава торышы,яз билгеләре турында сөйләшү

#1040;ктуальләштерү:

1)Рәсем буенча эш. Диалог төзү:

- Бу нәрсә?

-Бу шәһәр.

-Шәһәрдә нәрсә бар?

-Шәһәрдә йорт, бина, кибет бар.

-Бу кибеттә нәрсә бар?

- Бу кибеттә дәфтәр, китап, каләм, карандаш бар.

- Ә бу кибеттә нәрсә бар?

- ???

-Кибетнең исеменә карыйк әле. Нәрсә дип язылган? Дөрес , ашамлыклар – продукты. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? Дөрес, без бүген ашамлыклар турында сөйләшәбез.

2) Дәреснең темасын,максатын ачыклау.

-Әйдәгез әле, балалар, теманы ачыр өчен, аудиоязманы тыңлыйк әле . Ә хәзер рәсемнәргә карап шушы сүзләрне кабатлыйк.

Ипи. Май. Сөт. Ит. Балык. Йомырка. Шикәр. Тоз. Чәй. Алма.

Рәсемнәргә карап, сүзләрне тәрҗемә итәбез.

#1041;елем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)Әйдәгез әле, бер бирем эшләп алабыз. Сезнең алда карточкалар. Карточкалардагы сүзләр белән рәсемнәрне тоташтырып чыгыгыз.

2)Парлап эш. Сорау-җавап

- Кибеттә нәрсә бар? Кибеттә май бар. Кибеттә шикәр бар. ...

- Кибеттә нәрсә юк? Кибеттә тоз юк. Кибеттә сөт юк. ...

3)Карточкалар белән эш. Хәрефләрдән сүзләр төзибез.

Мәсәлән, КӘРИШ –ШИКӘР , МАЛА-АЛМА

Физкультминут. Тема буенча яңа җыр тыңлау, җырлау.

3) “Ашамлыклар кибетендә” уены.

Әйдәгез,сатучы һәм сатып алучы булып уйнап алабыз.

Сатучы- сатып алучы – диалог төзибез.

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Сезгә нәрсә кирәк?

- Миңа ... кирәк.

-Күпме кирәк?

-1 кг( 2кг, 3штук,.. ) кирәк

- Ничә сум тора?

-50 сум тора.

-Рәхим итегез.

-Рәхмәт.

IV. Рефлексия.

-Мин сезгә өч смайлик бирәм.Я вам даю три смайлика.

Если вам всё было доступно и интересно,то поднимите вевёлый смайлик.

Те , кто не до конца разобрался или что-то не понятно,поднимите средний смайлик.

Для тех,кому было не интересно и не понятно,поднимите грустный смайлик.

(Укучылар тиешле смайликларны күрсәтәләр).

#1049;омгаклау.

-Димәк,без бүген нинди темасы буенча сөйләштек, нинди сүзләрне татарча әйтергә өйрәндек? Әйе, дөрес. Без бүген “Ашамлыклар” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне сөйләмебездә кулланып,сүзлек запасыбызны баеттык.

-Бүген барыгыз да бик актив булдыгыз. Молодцы!

- Шуның белән дәрес тәмам.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...