Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"
план-конспект урока (2 класс) по теме

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_byrme.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Сөмбелә бәйрәме .

Максат:         1.Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.

                      2.Татар халык уеннарын өйрәнү.

                      3.Сәнгатькә , җыр,шигырь,биюгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы:-Исәнмесез, кадерле кунаклар,әти-әниләр,балалар!

Без сезнең белән бергәләшеп “Сөмбелә бәйрәме” үткәрергә         җыелдык.Сөмбелә бәйрәме 22 сентябрь көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә.Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана,көзге чәчү дә бетәргә якынлаша.Уңыш   кибәннәргә куелып,амбар-келәтләргәтутырылып беткәч бәйрәм килә.Ул көнгә алдан мул итеп сый-нигъмәт әзерләнә,камыр ашлары пешерелә.Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын-сары толымлы кыз булган.Кызлар аңа алтын-сары башаклардан такыя үреп кидерткәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Кыскасы,халык мәгънәле итеп, матур итеп күңел ачкан.Без дә бүген бу бәйрәмдә көз турында шигырьләр сөйләрбез,уйнарбыз,җырларбыз,күңел ачарбыз.

Җыр “Мәктәптә бәйрәм бүген”

1нче бала:     Урман-кырларга

Килде матур көз.

                  Җәй үтте дип

                        Үкенмибез без.

2 нче бала:         Алтын яфрактан

                           Алсу яфрактан

                          Бәйрәмчә итеп

                          Көз ник киенгән?

                          Көз ник сөенгән?

3 нче бала:         Ашлыгы уңган

                           Җимеше мулдан.

                           Амбарлар тулган

                           Шуңа сөенгән.

Җыр “Уңыш җыелды”

4 нче бала:        Нинди күркәм минем илем

                            Кояштай балкып тора.

                            Урманнары җыр шикелле

                            Моңланып шаулап тора.

5 нче бала:         Туган илем кочагында

                            Яшимен мин – бер тамчы.

                            Җырларымны сиңа багышлыйм

                            Кабул итеп алсаңчы.

Җыр “Кояшлы ил”

Ишек шакыйлар.

Алып баручы:-Керегез, кер ! Кем бар анда?

(Уңыш бабай керә. Ул татарча киенгән.)

Уңыш бабай:-Исәнмесез балалар! Мине таныйсызмы соң?

Балалар: Юк.

Уңыш бабай:-Әйдәгез тизрәк танырга булышыйм.Сезгә берничә табышмак әйтәм.

Табышмаклар:

               1.Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.

    2.Җир астында җиз бүкән.

3.Кечкенә генә йорт

   Эче тулы корт.

                    4.Җир астында җиз казык.

1нче бала: -Белдем ,белдем,дуслар,бу бит Уңыш бабай.

Алып баручы:-Кара әле,Уңыш бабай,без дә бит яшелчәләр үстердек.(Башларына яшелчә кыршаулары кигән балалар ярымтүгәрәк булып тезелеп басалар.)

Уңыш бабай:Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

                              Гөлдәй матур киенгәнсез!

                              Ниләр китердегез көзгә,

                              Сөйләп бирегезче безгә?

Кәбестә:                Безнең мәктәп балалары

                              Яшелчәләр үстерә.

                              Мәктәптәге туптан да зур

                              Мәсәлән мин, кәбестә.

Кабак:                   Карагыз әле бер генә

                              Менә миңа, кабакка.

                              Турап куйсагыз мин сыймыйм

                              Хәтта тугыз табакка.

Бәрәңге:               Ә бәрәңге, бәрәңге

                              Бәрәңгене күр әле.

                              Сап-сары бәрәңге белән

                              Тирән базыбыз тулды.

Алып баручы: Безнең җирләрдә мул үсте

                        Игеннәрнең һәр төре.

                        Саламнары камыш кебек

                        Алтын кебек бөртеге.

Бодай: Әйе,бодай бик бай.

Арыш:Ә арыш соң, арыш

            Һәр бөртеге бер карыш.

Солы:  Солы соң,солы, басу сылуы!

Тары:   Ә тары соң,тары?

             Мул булды бары!

Уңыш бабай: Рәхмәт сезгә,балалар,

                        Бик тырыш һәм уңган сез.

                               Эш сөя һәрберегез
                       Шуңа балкый йөзегез.

(Бер ягы яшел,бер ягы кызыл помидор керә)

Помидор:         Уңыш бабай, тукта әле,
                         Менә мине тыңла әле,

                          Нигә яшел бер битем?
                         Нигә кызыл бер битем?
Уңыш бабай: Белмим.

Помидор:         Мине караучы малай,

                         Аның исеме Рамай.

                         Бакчага һич килмәде
                        Минем хәлне белмәде.

                         Помидорның сабагын
                        Күтәреп бәйләмәде.

                         Минем бер ягым пеште

                         Икенчесе пешмәде.

Уңыш бабай: Ай-яй-яй

                Ай-яй-яй

                Рамай уңмаган малай.

                Сезнең арада андыйлар,

                Юктыр дип уйлыйм алай.

Балалар: Юк,юк.

Уңыш бабай: Ярый,рәхмәт балалар,утырыгыз,бер җырлап алыйк әле.

Җыр:”Туган тел”

Уңыш бабай: Җырыгызны тыңладык

                Бик матур җырладыгыз.

                Инде алга таба барыйк

                Хәзер бер биеп алыйк.

            Татарча бию.

Җыр:”Көз,көз әйт әле”

Уңыш бабай: -Бик матур җырлыйсыз,биисез, бик оста икәнсез.Менә хәзер минем бер уенымны уйнап алыйк.

(Гөмбә,яфрак,күркәләр тарата,кем тизрәк җыеп бетерә.Музыка уйнала,музыка бетүгә уеннан туктыйлар.)

Алып баручы:Әйдәгез әле,без Уңыш бабайга үз уеннарыбызны күрсәтик.

Уен: “Кәрия-Зәкәрия”

Алып баручы: -Балалар, без күп яшелчәләр үстерәбез, төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң тәмле, иң кирәкле ризык нәрсә ул , шуны беләсезме?

Балалар: Икмәк.

Уңыш бабай: Бик дөрес. Иң кирәкле,иң кадерле, иң тәмле ризык ул- икмәк. Икмәк басуда                                                                                үсә, ә аны игенче үстерә.

1 нче бала:Ботканың да таме юк, ашның да таме юк, табынның да таме юк, чәйнең дә тәме юк,ә өстәлдә ни генә юк,бер ипи генә юк.

2 нче бала:         Ипи басуда үсә,

                        Аннан амбарга күчә

                        Аннары мичтә пешә,

                        Кызарып мичтән төшә.

                        Шуннан килә өстәлгә

                        Ипи булса табында

                        Булдырам мин барында.

3 нче бала:         Бигрәк тәмле карасы,  

                Бигрәк тәмле агы да,  

                Җитми калды аз гына

                Җитми калды тагын да.

4 нче бала:         Һәркемгә ипи кирәк,

                        Һәркөнне ипи кирәк,

                        Шуңа күрә игенчене                          

                         Хөрмәт итәргә кирәк!

Балалар:Игенчене хөрмәт итәргә кирәк.

        Сөмбелә керә.Ул чиккән сөлге белән түгәрәк ипи тоткан.

Сөмбелә: Исәнмесез, кунаклар!

                    Сөмбелә мин, сөмбелә,

                    Мине һәркем дә белә

                    Илгә байлык китерәм

                    Җиргә муллык китерәм

                    Менә чәчем дә алтын,

                    Көз төсендә, тук башак төсендә.

Алып баручы: -Әйе,сез чынлап та гүзәл. Сез байлык, муллык китерәсез,табынга ямь өстисез.Безнең балалар да бик зирәк,алар күп нәрсә өйрәнделәр.Әйдәгез әле Сөмбеләгә”Күрсәт әле ”дигән уен уйнап күрсәтик.

Уен:                 Ничек кошлар очалар.

                Ничек чәчү чәчәләр.

                Ничек яңгырлар ява.

                Ничек игеннәр үсә.

                Ничек урак уралар.

Алып баручы: -Балаларыбыз бик күп мәкальләр дә беләләр.Һәрбер бала өйрәнгән бер мәкаль әйтә.

Сөмбелә:        -Сез мине бик сөендердегез,матур итеп җырлыйсыз,акыллы мәкальләр дә беләсез.Менә бу күмәчне сезгә тәпшырам.Сау булыгыз!

Алып баручы: -Бик күңелсез булып калды бит әле,Уңыш бабай, ни эшлибез инде хәзер?

Уңыш бабай:-Ни дисәм дә белмим инде, балалар, зиһенем таралды әле.Әй, менә бит картлык, онытып та торам икән. Бер табышмак әйтәм.

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай, нәрсә ул?(Карбыз)

                Үзе сары,үзе баллы

                Җылы якта үсә

                Аны һәркем дә белә.(кавын)

Уңыш бабай: -Булдырдыгыз, балалар. Бик зирәк икәнсез, барыгыз да. Бергәләп бүлешеп ашагыз!Сау булыгыз.

Балалар:        -Рәхмәт, Уңыш бабай, сау бул.

Мамадыш шәһәренең 2 нче номерлы гомумбелем бирү лицее

Сөмбелә бәйрәме

 

                                                                                  Укытучы: Сафина Г.Н.

2008 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Продукты интеллектуальной деятельности педагога, ...Разработка интегрированного внеклассного занятия (математика, внеклассное чтение).

Тема: Решение задач на движение. Рассказ В. Шульжика «О путешествиях и путешественниках». Музыка: «Сахалин край дождей и ветров»....

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....

Внеклассное занятие по оригами "Голуби мира", Презентация к внеклассному занятию "Голуби мира"

Данное занятие посвящено памяти героев  Великой Отечественной войны. Сделана подборка стихов о празднике День Победы для заучивания наизусть. В презентации к занятию раскрывается роль голубей-гер...

КОНКУРСНАЯ РАБОТА на лучшую методическую разработку внеклассного мероприятия по духовно-нравственному воспитанию обучающихся Внеклассное занятие для учащихся 4-х классов « Новомученики и исповедники Церкви Русской»

Цели:дать представление обучающимся о значении и содержании подвига новомучеников в истории России и Русской Православной ЦерквиЗадачи: дать объективные представления о причинах гонений на Церковь в н...