Гаилә бәйрәме.
материал по теме

Приглашаются мамы и папы учеников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme_dil.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Гаилә бәйрәме.

                  “Үрнәк булып яшик җир йөзендә,

                    Калдырыйк без бары яхшылык!”

Бәйрәм үткәреләчәк зал шарлар, гаилә турында  сүзләр, мәкаль - әйтемнәр белән бизәлә. Бәйрәмгә әти - әниләр чакырыла.

(“Тату гаилә  -  ил күрке”, “ Гаиләм җиргә нур чәчсен, бары бәхет өләшсен!” дигән язмалар эленә).

Бәйрәм барышы.

“Бәйрәм бүген” көе уйнатыла.

1 укучы:   Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген

                  Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 укучы:  Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын

                  Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

3 укучы:  Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

                  Ансы да сөйли тагын:”Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Җыр: Шамиль Тимербулатов көе, Рафис Корбан сүзләре, “Бәйрәм бүген”

1 укучы:  Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый,

Сезгә ничек сөйләргә?

Укытучы: Чыннан да, кадерле дуслар, ничек инде бүгенге көнне бәйрәм дип әйтмисең, беренчедән, мәктәбебездә башка мәктәпләрдән  тәҗрибә уртаклашырга килгән кунаклар, икенчедән, бүген  иң кадерле, газиз кешеләр - әти - әниләребез безнең яныбызда. Аларның мәктәпкә килеп, безнең белән уртак шатлыкларыбыз,  бәйрәм итәрлек сәбәпләр булуын бәйрәм дими ни дисең?!. Һәрвакыт шулай бәйрәм итәрлек сәбәпләр, күңелләргә рәхәтлек бирүче очрашулар ешрак булса иде.

Җыр: “Шатлыклар күп безнең”. Ф. Мортазин көе, сүзләре үзгәртелде.

  1. Шатлыклар күп безнең

Бик күп, күп, күп , күп

Шатланабыз кояш көлсә дә,

Матур гына яшәп

Бәйрәмнәрдә,

Җыйнаулашып дуслар килсә дә.

Кушымта:     Ләкин, ләкин иң зур шатлык

Ул бит безнең балачак,

Әти, әни янда чакта

Безгә бигрәк тә рәхәт.

  1. Шатлыклар күп безнең

Бик күп, күп, күп, күп

Шатланабыз 5 ле алсак та

Өйгә кайткач әткәй белән әнкәй

Рәхмәт әйтеп назлап сөйсә дә.

Кушымата шул ук.

  1. Шатлыклар күп безнең

      Бик күп, күп, күп, күп

Шатланабыз рәхәт булганга

Исән-имин тыныч күңел белән

Яшәү язсын һәрбер гаиләгә!

Кушымта шул ук.

(Укучылар кереп китә)

Әйткәнемчә, бүген бездә кунакта әти-әниләр. Аларга вакыт табып, безнең белән очрашуга килгәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Ә хәзер кадерле кунаклар мәктәбебез укучыларының музыкаль сәламен кабул итеп алыгыз. Күмәк бию.

Музыка.  Әти - әниләргә килгәндә, баласы, йөрәк парәсе өчен вакытын гына түгел, җанын да җәлләми инде ул. Тикмәгә генә аны шагыйрьләребез шигъри тезмәгә салмаганнардыр.

Ф. Чанышеваның “Балам өчен” шигыре укыла.

Бар хәсрәтем, бар хәсрәтем – балам өчен,

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә - балам өчен,

Үкенүләр, үтенүләр – балам өчен,

Утка-суга тукталуым – балам өчен,

Таңнан әүвәл кайнар аш та – балам өчен

Тәгәрәгән кайнар яшь тә - балам өчен,

Иртә - кичем, йөрәк хисем – балам өчен,

Янам, көям, күнәм – балам өчен

Горур башны түбән иям... – балам өчен.

Беләм, хөрмәтле дуслар, кеше исемен йөртүче һәр изге зат өчен балалларыбыздан да газиз, тормыш йөген бергәләп тартучы ирләребез, хатыннарыбыздан да кадерлерәк, безгә өлге булырдай өлкәннәребездән дә якынрак кешеләребез юктыр бу дөньяда. Ә балаларыбыз өчен безнең исәнлегебез, кайгыртуыбыз, тигезлектә яшәвебез бигрәк тә кирәк бит.

Музыка уйный.     1 укучы шигырь укый.    М. Гафури “Ата – ана”.

Чыннан да,  кадерле дуслар, ата-ана хакы, хөрмәте искиткеч зур. Безнең бүгенге бәйрәмебез, тагын бер тапкыр сезнең очрашып якынаю, сикәлтәле гомер юлларыннан атлаганда көч, дәрт өстәү, бәхетле, истәлекле мизгелләр бүләк итү; әлбәттә инде, сезнең тәрбия өлкәсендә уңышлы дип санаган  уй  фикерләрегез белән уртаклашу.

Иң беренче чиратта гаиләләр белән якыннанрак танышып китәрбез.

Укытучы: Шушы җирлектә яшәп, гомер сукмакларын узган чакта әйләнә - тирәне, андагы үзгәрешләрне, анда яшәүче кешеләрне күзәтәсең, һәм сиңа шундый илаһи затлар очрый. Аларның хыяллары бай, тормышта кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып тора. Безнең  арада да бүген менә шундый гаиләләр утыра.

  1.  Гаиләдә кемнең роле зур?

Музыкаль пауза. җыр “Әни”.

 Кызларыгызны тәрбияләгәндә кайсы якларга өстенлек бирәсез? Гомумән, гаиләләрдә туганлык җепләрен ничек нык тотып була?

Музыкаль пауза.  шигырь

Бу төрле социаль катламнарга бүлгәләнгән заманда  замана баласы ничек югалып калмаска тиеш?

 Музыкаль пауза.  җыр.

җыр “Хәерле иртә”

Рәхмәт кадерле әти -әниләр. Күрәм, сезнең барлык  уңай сыйфатларыгыз  яшьлек кайтавазы булып улларыгызга, кызларыгызга күчкән. Алар һәрвакыт сезнең горурлыгыгыз булса иде!  Без сезгә  бала тәрбияләүдә зур уңышлар телибез. Чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

1 укучы:  Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

2 укучы:  Иң кадерле кешеләрем сез,

Әтием һәм әнием

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

3 укучы:  Бер ягымда әтием,

Бер ягымда әнием.

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем

Пар атлар кирәк түгел

Канатлар кирәк түгел,

Аякларым җиргә тими

Очар кош минем күңел.

4 укучы:  Сабый гына димәгез,

Сүзләремнән көлмәгез

Күз яшенә, кайгыларга

Берүк,  мине , бирмәгез

Бер ягымда - әтием.

Бер ягымда - әнием

Уңымда да, сулымда да

Яклар кешем бар минем.

5 укучы:  Гаилә бәхете язгы ташу  түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча

  Бергә :  Аның өчен бергә җиң сызганып,

Көрәшергә кирәк армыйча!

Җыр: “ Гаилә - җылы учак”

  1. Сак-соклар булып яшәве

Язмасын берәүгә дә

Аңлашып, дус – тату яшәү

Хөкем сөрсен гаиләдә.

Кушымта:  Гаилә - гомер бишеге

Гаилә - җылы учак

Гаилә - тормыш нигезе

Гаилә - җылы кочак.

  1. Яшәсен һәрбер кеше

Гаиләм диеп кенә

Яшәсен әти-әнине

Кадерләп сөеп кенә.

Кушымта :Кайгыларсыз, аерылуларсыз

                    Булсын гомер агымы

                    Нурлы йөзне капламасын

                    Хәсрәт – кайгы сагышы.

3.    Гөрләп яшик, матур яшик

Яшәү бирелә бер генә

Якыннарның кадерен белик

Гаилә бердәнбер генә.

Укытучы:   Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр безнең иң яраткан кешеләребез турында иң матур сүзләребез, җырларыбыз булды. Әти-әниләргә, әби- бабайларга булган олы ихтирамыгыз беркайчан да сүнмәсен иде.

Безнең бүгенге музыкаль кичәбез ахырына якынлаша. Аны без “Үрнәк булып яшик җир йөзендә, калдырыйк без бары яхшылык!” – дип атадык. Амин, шулай булсын! Ходай тәгалә тарафыннан бирелгән санаулы гомерне мәгънәле итеп, үрнәк булырдай эшләр кылып үткәрергә язсын.

Бүгенге көн тормыш дисбесен тагын бер көнгә күчереп куйды. Бу көн монда утырган һәркемнең күңеленә онытылмас бер истәлек булып кереп калыр дип ышанам.  Алдагы көннәрдә дә матур очрашулар, күрешүләр насыйп булсын.

Җыр: “Бәхеттә шатлыкка”

Шулай итеп безнең кичәбез тәмам. Сезгә алдагы көнегездә гаиләләрегезгә иминлек, хәерле озын гомер теләп саубуллашабыз. Бу дөньяда кемдер бәхетне зур акчада, кемдер саулыкта, кемдер байлыкта күрә. Бүгенге көннән һәркемгә үзегез көткән бәхет килсен, тыныч, матур гаиләләр булып яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...