Мероприятие "Газазләрдән газиз әниләр" (на татарском языке)
план-конспект урока (2 класс) по теме

Можно использовать на празднике мам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_bygese.gazizlrdn_gaziz_nilr..docx28.23 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйгесе "Газизләрдән газиз әниләр"

Укытучы.

 

 Әнкәсен, бик теләсә дә, сайлап ала алмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә, ул – фәкать  Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый – газиз генә була ала!

Әнкәеңә мәхәббәтле, мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле, һай сизгер – барысын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар – бердәнбер генә бит ул!

 

Исәнмесез кадерле кунакларыбыз – газизләрдән- газиз әниләребез, әбиләребез!

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм.Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әниләребез, әбилә ребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз.  

1ал.баручы             

Кем дөньяга кеше бүләк итә,                         

Ә кешегә - якты дөньяны?                          

Тойгылары кояш кебек кайнар,                          

Эретерлек гранит кыяны.

2ал.баручы             

Кем күңеле тулган айдай серле,                                          

Язлар сыман, назлы, ягымлы?                                       

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,                                       

Кайгыларга түзем, сабырлы?

1ал.баручы       

Кем елмая җәйге таң аткандай,                        

Балкып китә шундук тирә-як?                        

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,                        

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

 

2ал.баручы   Кем куллары өйне, җирне ямьли,                                                                                 

 Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын кыз.

 

УКЫТУЧЫ, Безнең бүгенге кичәбез гади генә түгел әле. Без бүгенге бәйрәмдә катнашучы әниләребезнең кайберләрен бәйгегә чакырабыз.

Әйдәгез хәзер аларны бирегә чакырыйк. Алар үзләренең урыннарын алсыннар. 

ҖЫР. “Озак яшә, әнкәй, шатлык белән”.

1алып баручы. 1нче бәйгебез “ТАНЫШ БУЛЫЙК” дип атала.

 Хәзер үзләре белән таныштыру өчен сүзне әниләребезгә бирәбез.

     

Башл.сыйныфлар чыгышы

Минем әнием көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.

 

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам - әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

 

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый – саклый.

 

Рәхмәт яусын безнең әниләргә;

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

 

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

 

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә -

Бу көн дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

 

Бу бәйрәмдә җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез

2алып баручы. . Безнең алдагы ярышыбыз “ Өлгерләр” дип атала.

К А Р Л Ы Г А Н сүзеннән сүзләр төзергә кирәк.

 

ИЛШАТ

Бала селкендеме бик аз гына,

Йокысыннан ана уяна.

Төн уртасы була, ә шулай да

Уянуы өчен куана.

Чөнки арып эштән кайтканда да

Йокыда да – һаман ул ана

 Шуңарга да кешелек дөньясының

Горурлыгы диләр бит аңа.

 

Марсель

Әни теккән күлмәкне

Бик яратып киямен

Шундый матур тегелгән

Күбәләктәй күрәмен!

Мин дә беркөн курчакка

Күлмәк тегеп кидердем

Моны күреп дусларым

Яраткач бик сөендем.

Әнием мине мактап,

Кызым уңган син, диде

Үзең өчен дә күлмәк

Тегеп киярсең диде/

 

ЛЕРА

Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм сагыш бар,

Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар.

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң,

Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне

Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм әнием синең алда-

 Өметеңне синең аклармын,

Синең җырларыңны ядькәр итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.

 

МАРС

Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!    (Хор “Бер кыз бала җыр чыгарган”)

 

 БИЮ.

2алып баручы.   3нче бәйгебез “ТӘМЛЕТАМАК” дип атала. Безнең әниләребез өлгер генә түгел уңган да бит. Алар тәмле- тәмле ризыклар бюелән безне һәрчак сыйлап торалар. Шуларны ничек әзерләгәннәр икән,

тиз генә безне таныштырып китсеннәр әле.

 ҖЫР. Фаил.
1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
"Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын".
2 бала.
"Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн".
4 бала.
"Кайчан курешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Кон туды исэ сине котэбез".
6 бала.
"Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?"

А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)"Бара алмыйм сезгэ, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".


1.
А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын

2. ал.б. Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса - кичерэ...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

ҖЫР. “Кайтабыз да китәбез”

 

1ал.б. Киләсе бәйгебездә әниләребезнең Зирәклекләрен тикшереп китик.

4. Табышмакларның җавапларын табу.

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә - мунча,

 Борынында- рәшәткә.

 Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6)Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

8) Суда нинди таш булмый? ( коры).

 

1 нче алып баручы.

Ана,Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәрберебез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниләргә бурычлы.

ҖЫР. “Картаймагыз әле әниләр”

 

2 нче алып баручы

Кадерле Әниләр Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлен, озын гомер, аяз күк йөзе,һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...