Сөмбелә бәйрәме
материал на тему

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме.

Алып баручы.   Бар кунеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь буген

                             Нэрсэдэн бу мин белэм, бэйрэм буген, бэйрэм буген!

Хәерле көн, дуслар!

Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –бизәклэрне генэ күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ. Борын заманда бер авыл агайеннан:

-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллэ язмы?- дип сораганнар

Ул, һич тэ аптырап тормыйча:

-Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.

Менэ шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы- алтын көздэ килә  инде халкыбызның онтыла  башлаган матур бәйрэме-Сөмбелә. Без  дә сезнең белэн  бүген бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен уздырырбыз.“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп рыйзык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхетткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Без дә буген  сезнең белән бергәләшеп    “Сөмбелә” бәйрәмен уткәрербез, күңел ачарбыз. Бәйрәмне ачып җибәру өчен сүзне ...    сыйныф укучыларына бирәм.

 1 бала.  Бәйрәм белән сезне якын дуслар, уңган- булган, олы- кечегез.

                Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне, сәлам итеп кабул итегез!

2 бала.   Хәерле көн, дуслар, хәерле көн, котлы булсын уңыш бәйрәме!

                Сәхнәбезгә  олы ямьнәр биреп, бизәп торсын көлтә бәйләме!

 Музыка уйный, бии, бии , башаклар күтәреп көз керә. Кулында кәрзин , анда табышмаклар һәм  төрле уеннар.

Көз.  Дусларым,  мине таныдыгызмы?

         Табышмаклар алып килдем сезгә,

         Буш кул белэн килмәдем.

         Көз байлыгын барладым мин,

         Бердә  бушка йөрмәдем!  

                Табышмаклар әйтә. 

Табышмаклар.   Алсу битле кыз усте, кызарып жиргә  төште.

                               Озын, яшел- тутәлдә, сары, тозлы –кисмәктә.

                                Җир астында- җиз букән, һәр көн ашыйсың  иркәм.

                               Җир астында алтын казык, алдык без аны казып.

                             Үсеп утыра бер чулмәк , өстенә  кигән йөз кулмәк.

                         

                             Итләч, йомры , яшелен, өзеп алдым - яшердем,

                             Гаҗәпләндем бераздан , кояшсыз да кызарган.

             Катлы –катлы булып усә, җир өстендә ул нәрсә.

          Йодрык-йодрык булып усә, алма кебек кызарып пешә.

         Узе бик матур аны кем әйтер?

Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм хәм төс бирер, аны кем әйтер дә ,  кем белер?

            Үзе шардай,  эче кандай, тәме балдай.

Түтәлдә  яткан чагымда тулам ай кебек,

Табынга ярып куйганда, эчем сары бал кебек.

          үзе йомры –ай түгел, төсе сары- май түгел, койрыклы -тычкан түгел.

Туныйсың, тунаганда елыйсың.

  Ашка салсаң тәм кертә, борынга  керсә, төчкертә.

Булдырдыгыз дусларым, барыгыз да бик башлы, зиһенле икәнсез,  табышмакларыма бик тиз җавап бирдегез!

 Алып баручы. Балаларыбыз бик уңганнар, бик булганнар,  укуда да, эштәдә  сынатмыйлар. Көз дустым, кәрзин тотып килгәнсең, ниләр бар икән анда?

Көз.     Монда бик куп төрле уеннар бар, әйдәгез уйныйбызмы? Ә,ә, туктагыз әле, тагын бер табышмагым калган икән, бу бик серле табышмак.( Укый)

Иртән иртук тору белән, бал жыярга , дип  оча

Аны курсә  һәрбер бала, куркып кала  һәм кача. (Балалар җавап бирә)

Мин аны буген сезнен янга кунакка дәштем, әнә  узе дә килә  бугай.

( музыка уйный , бал корты очып керә, бии, кулында бал белән тәпән, биегән вакытта идәнгә куя, ә аны аю шыпырт кына килеп алыпчыгып китә)

Бал корты.     Бәйрәмегезне котларга, бик ераклардан килдем

                        Бал да алып килдем әле , күчтәнәч булсын, дидем.

 ( Карый ,юк, чонки арттан аю килеп тәпәнне ала да кача. Бал корты эзли, тапмый)

Хәзер генэ шушында иде бит. (Карана)әнэ аю алган ич!  (Йөгереп барып аюны тота).

Аю.      Бу бит минем тәпән, ник алдың аны

             Менә “Бал” , дип язган, өстендэ язуы.

Бал корты.   Тәпәне синеке, балы минеке

Аю.   Мин ул тәпәнне, югалткан идем!

         Кая куйдым, диеп, кайгырып йөрдем!

        Ур-р-а, хәзер болай булгач кышка бал була,

        Жырлыйсым килэ, күңелләр тула.

Алып баручы.   Туктагыз әле бу нинди тавыш! Аю дустым, кеше әйберенә сорамыйча тияргә ярамый бит, син шуны белмисең  мени?

Аю. Әнә  бал корты үзе миннән сорамыйча алган тәпәнне,  мин гел тәпәннән ашыйм балны, әнә балалардан сорагыз ышанмасагыз!  (әкиятләрне искэ алалар)

Алып баручы . Мондый тәпәннәр алар  бик куп бит. Бал корты безгә , балаларга  дару өчен , дип алып килгән бу  балны. Балалар, бал  ул  көзге балыкларыбызның берсе. Ул бик файдалы. Әле бал кортлары бал жыеп кына калмыйлар, алар  мул уңыш жыеп алыр өчен дә  күп хезмәт куялар Карале ,аю дустым(Таһир исемле укучы уйнады), син бит куңел тула, жырлыйсы килә, дигән идең ,әллә  җырлап бирәсеңме?

            .               Канатлана кунелләр, жырламый түзеп булмый

                            Бүген безнең   Таһирыбыз  игенчегә дан жырлый!

 Җыр. Туган як.

Алып баручы.  Бәйрәмне дәвам итәр эчен безнең бәйрәмнең  хуҗабикәсе кирәк бит! Кем әле ул? Әйдәгез әле без аны дәшик.

1 бала.   Әй син, куктә балкучы Кояш! Син җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып, Сөмбеләне  безнең  янга чакыр!

2 бала.   әй син, бөдрә  яңгыр болыты!  Син җир өстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп, Сөмбеләне безнең  янга чакыр!

3 бала.  җир- ана, син безнең барыбызның  да бишеге, аяк басып торган терәге.  Хәтфә  чирәм келәмеңне җәеп, Сөмбеләне безнен янга чакыр!  

 Музыка яңгырый , “Сөмбелә” көенә  Сөмбелә бии, бии керэ.

Алып баручы.  Төкле аягың белән Сөмбелә! Бәйрәмебезгә  рәхим ит!  Әйдә  турдән уз!

Сөмбелә. Сөмбелә мин , Сөмбелә! Мине һәркем дә  белә,

                   Илгә  муллык китерәм, җиргә муллык китерәм. Минем чәчем дә  алтын башак төсендә!

1 бала. (Түгәрәк икмәк тотып) Сөмбеләкәй, менә сиңа быелгы уңыштан пешерелгән, яңа гына мичтән чыккан ак калач, ипекәебез бик уңды, рәхмәт сиңа шундый уңыш алырга ярдәм иткәнең өчен!

Сөмбелә. Кояштан алда торсагыз, иренмәсәгез, мин һәрчак сезгә  юлдаш булырмын.

 Сөмбеләне   тәхеткэ утырабыз.

Алып баручы. Ипекәйдән дә олы  бер нәрсә  дә  юк, шуның  өчен дә әйдәгез әле , бәйрәмне дәвам итеп шигырь тынлап үтик.

1 бала.        Яшәу чыганагы кояш нурын,  җир жылысын саклап үзендә

                     Күкрәкләргә кисәр икмәк, һәр табынның  тора түрендә.

Икмәк игенченең  җан жылысы,  җир –Анага кадер хөрмәте,

Яшәү  тамыры ул һәр йөрәкнең, шуңа кадерлибез икмәкне.

                              әти-әни  һәм дә  икмәк, бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе

                               Бәхет- хезмәт, ирек яшәу яме,  шул сүзләргә  бәйле  һәммәсе!

2 бала           Шөгеребез икмәге.

               Басулар алтын игенле, басулар ис китмәле,

               Ил  табынын бизи бүген, Шөгеребез икмәге!

                        Тик игенче игеннәрне, җиңел генә  икмәде

                        Шуңа курә кадерле ул – Шөгеребез икмәге.

             Игенченең  бер көне дә, бер дә юкка утмә де

             Ул бит безнең иң көчле җыр- Шөгеребез икмәге.

Алып баручы. Ипекәйдән соң, тагын иң  кадерле рыйзыгыбыз бар бит әле безнең. Ул нәрсә  икән балалар?

                                Нигә  моңнар чиртә икән, куңелнең  кылларына,

                                Кемнәр генэ гашыйк тугел  егетләр жырларына!

Малайлар башкаруында “Бәрәңге” жыры.

Вак- вак итеп турап яшь киленнәр

Табаларда сине биетә

Майлы боткан ашап , эшчән ирләр

Тәннәренә  жылы йөгертә

                        Кушымта.  Йодрык кадәрле , йомры гәудәле

                                             Ах тәмле,  их ! Бигрәк тәмле бәрәңге!

Тукай да бит сине жырга керткән,

Бабайларда мактап сөйләгән

Бер як та юк сине үстермәгән
Бер кем дә юк сине сөймәгән.            

  Кушымта шул ук.

           Көзге яфрак, кыштыр- кыштыр, коеганда  юлларга

                            Матур итеп биесеннәр сүзне бирик кызларга.

 Кызлар башкаруында  “Яфраклар”  биюе.

Алып баручы.  Рәхмәт кызлар . ә  хәзер уйнап алыйк әле.

                  Бала.          Кашык кыбып   йөгерәм , дип, мактанырга ашыкма

                            Син менә йөгереп кара , бәрәңге салып кашыкка!

Уен .  Бәрәңге күчерү.

                  Бала.     Урам тулып җыр йөри, көндезен, кичен, иртән

                                Ник бу “Сөмбелә”  бәйрәме һәр көнне булмый икән!

Бию. Татар кызлары биюе .

             Бала.     Бүген бәйрәмнең батыры иң  дә уңган игенче

                            Игенчене  мактау сүзен  “Сөмбелэ”гә бирикче.

                                        “Сөмбелә” башкаруында жыр.  

Алып баручы.   Рәхмәт “Сөмбелә” , әйдәгез әле, дусларым, тагын уйнап алыйк!

.                    Бала.    Ягез әле дусларым, менә шушы помидорны , ашагыз сез тизерәк

                                   Күрик әле бу ярышта кайсыгыз житезерәк!

                                                            Уен.    Тәмле тамак

                 Бала.   Без уйныйбыз-уйныйбыз, якты көннән туймыйбыз

                              Безнең бәйрәм  гөрләп торсын, жырлыйбыз да,  биибез!

     Бию.    “Татар егетлэре”

Алып баручы. Булдырдыгыз, егетләр!. Бәйрәмебезне дәвам итәбез!

                    Бала.  Тапап ыргыттык яшелчэ аны жыярга кирэк
                               Карыйк эле бу ярышта кайсыгыз житезерэк

                                            Уен . Мозайка                          

                                   Сөмбелә:

Дусларым, инде мин уңыш бәйрәменең  иң  тантаналы урынында катнаштым. Мул уңыш үстерсәгез, яхшы укысагыз, мин  киләсе елга да сезнең бәйрәмгә  килермен. Сез мине чыннан да көтеп алгансыз, сезгә бик зур рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп, игенченең хезмәтен зурлаган, олылаган жырны  бергәләшеп жырлап үтик.

       Чайкала иген кырлары.

Чайкала иген кырлары, уяна таң  нурлары

Киңлекләргә  алып бара безнең  басу юллары.

             Кушымта: Игенченен унганлыгы, игенченен хезмэт яме

                                  Игенченең  тырышлыгы кырларыннан куренә

Бер офыктан бер  офыкка җәелгән иген кыры

Иртәдән кичләргә  кадәр янгырый хезмәт жыры.

              Кушылта шул ук .

Алып баручы. (Җырның  өченче куплетында)

                              Еллар имин, илнең күге аяз булсын

                              Сабыйларның  шат авазы яңгырап торсын

                             Бәйрәм мөбәрәк , табыннар тугәрәк булсын

                            Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!

Җырның кушымтасына кушылып җырлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....

Сөмбелә бездә кунакта

"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...