Сөмбелә бәйрәме
материал по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Сөмбелә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme1.docx18.81 КБ

Предварительный просмотр:

А.Б. Балалар, бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе-Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул- көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.Табигатьтә барлык үсемлекләр дә әйтерсең берсеннән- берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.

(Укучылар яфраклар биюен башкара. А.Б. алар биегәндә шигырьне сөйли).

Яңгыр түгел, кар да түгел

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында биик әле

Кушыл син дә биюгә.

Сары-сары сап сары

Агачның яфраклары

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Сары-сары сап сары

Агачның яфраклары

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

А.б. Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп вазага зур букет ясап утыртыйм әле. (балалар тезелеп шигырь сөйләргә басалар)

1ук. Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр- шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сөйләшә?

2ук. Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә

Хушыгыз, хуш, язга чаклы диеп

Алар белән уйнап сөйләшә.

3ук. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

4ук. Көз килде, уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез дуслар,

Көзге бәйрәмгә.

ҖЫР: “Яфраклар коела”

5ук. Килә шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Сөмбелә керә.

-Исәнмесез, нәни дусларым!

Мин-Сөмбелә, килдем сезгә,

Көзге байлык кулымда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

1ук. Моңлы, гүзәл, матур көннәр-

Болар синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай-һай, күлмәгең!

Сөмбелә:

Рәхмәт матур сүзегезгә.

2ук. Көз- сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

3ук. Каеннарга- сары яулык,

Миләшкә- муенсалар,

Чиягә көрән алкалар,

Бигрәк килешеп торалар.

4ук. Алсу, яшел буяуларны

Биргән алма, кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

5ук. Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә

Җиләк- җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

Сөмбелә: Рәхмәт балалар, мине мактап җырладыгыз. Ә хәзер мин сезне сынап карыйм әле.

Сөмбелә: Көз  көнендә, балалар,

Кырдан ниләр җыялар?

Балалар: Беләбез, беләбез,

Кырдан бодай җыялар.

Сөмбелә: Тагын, тагын һәр елны

Нәрсә бүләк итә көз?

Балалар: Бик күп төрле яшелчәләр,

Бик яратып ашыйбыз.

Сөмбелә: Тагын яле, әйтегез.

Бакчалар соң ни бирә?

Балалар: Җимешләр һәм җиләкләр

Кыш буена җитәрләр.

Сөмбелә: Ярый, монысы өчен дә рәхмәт. Менә минем кәрзинемдә бүләк- табышмакларым да бар бит әле, сез аларын белә алырсыз микән?

  1. Көзнең иң олы бүләге нәрсә, кем белә? (икмәк)

Сөмбелә: Әйе, балалар, икмәк.

Яшәү чыганагы- кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә кысып кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

(Сөмбелә алып баручыга  икмәк илтеп тапшыра)

А.б. Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмәк булган чагында.

(Икмәк турында шигырьләр сөйләнә.)

Икмәк кадере”

Арып, ачыгып

Кайтсам өемә,

Икмәк пеште, -дип

Күңелем сөенә.

Әни каерып

Кисте бер телем.

Их, тәмле,чак-чак

Йотмадым телем.

Тамагым туйгач,

Уйныйм- көләм мин

Икмәк кадерен

Бик нык беләм мин.

А.б. Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур

Елмаешып бер биесәк

Көзне ярату булыр.

(“Сөлгеләр” биюе)

Сөмбелә: Бигрәк матур уйнадыгыз, дусларым,

Барысы өчен рәхмәт сезгә

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, якын дуслар.

Сөмбелә

бәйрәме

 

Эшләде: Гилмуллина Р.Ш.

2012-2013 уку елы

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....

Сөмбелә бездә кунакта

"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...