Сөмбелә бәйрәме "Көз бүләкләре"
материал (3 класс) по теме

Габдрахманова Фадания Галинуровна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл combel_byrme.docx15.98 КБ

Предварительный просмотр:

Cөмбелә бәйрәме.

“Көз бүләкләре”

Алып баручы

Исәнмесез, балалар!  Хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - Сөмбелә бәйрәме. Ул - көз бәйрәме, уңыш бәйрәме. Сезнең барыгызныда бу зур бәйрәм белән котлыйм.

Күңелләргә якты нур өләшеп.

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән язлар килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә

1нче бала

Урман-кырларга

Килде матур көз

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2нче бала

Үтте китте

Матур җәйләр.

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

3нче бала

Алтын яфрактан

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?

Көз ник сөенгән?

Җыр: “Уңыш җыелды”

4нче бала

Бик күңелле урамда

Алтын сары бар дөнья

Җил яфраклар биетә

Көз шатлана туй итә

5нче бала

Нинди иркен минем туган илем.

Кояштай балкып тора

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

Җыр “Кояшлы ил”

6нчы бала

Көз, көз, көз

Сине көттек без

Алма, карбыз һәм кавыннар

Өлгерми синсез

7нче бала

Көз.көз .көз

Көзсез күңелсез

Алтын – сары  яфраклар да

Коелмый синсез

8нче бала

Бу күңелле бәйрәмне

Бергәләп каршылыйк

Сөмбелә кил безгә

Без сине көтәбез  - 3кат

Музыка астында сөмбелә керә

Исәнмесез, нәни дусларым.

Исәнмесез кунаклар

Сөмбелә, мин, сөмбелә

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм

Җиргә муллык китерәм

9нчы бала

Сез килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек

Шигырь, табышмак, мәкальләр.

Күп биюләр өйрәндек.

Сөмбелә

Менә мин сезгә кунакка килдем, кунакка чакыруыгыз өчен зур рәхмәт.

Иң элек минем сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйсым килә. Хәзер мин табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җавабын әйтерсез...

1. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы корт (кыяр)

2. Түгәрәк кенә кызыл йорт.

Эче тулы корт (помидор)

3. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк (кәбестә)

4. Җир астында җиз бүкән –

Ул ни икән? (бәрәңге )

5. Җир астында алтын казык.(кишер)

Сөмбелә

Булдырдыгыз, балалар! Сез бик тапкырлар икәнсез.

Әйдәгез әле,барыбыз бергә матур итеп җырлап алыйк.

Җыр: ”Кояшлы ил”

Сөмбелә.

Җырыгызны тыңладык,

Бик матур җырладыгыз.

Инде алга таба барыйк

Шигырьләр тыңлап алыйк.

Алып баручы

Ә хәзер безгә Алсу матур итеп шигы сөйләп күрсәтә.

Әйдә, Алсу(Сөйли) “Яфраклар бәйрәме “ Л.Лерон шигыре

Алып баручы

Сөмбелә “Эш беткәч уйнарга ярый-диләр бит

Күмәкләшеп без дә дуслар,

Биеп алыйк әйдәгез.

Котлы булсын,гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме.

Җырлы бию: “Кәрия-Зәкәрия

Сөмбелә

Миңа китәргә дә вакыт, балалар

Алып баручы

Сөмбелә безнең балалар бик зирәкләр, бик күп нәрсәләр өйрәнделәр.

Әйдәгез әле, балалар, мәкальләр әйтеп үтик.(Бер рәткә тезелеп басалар )

1. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

2. Хезмәтнең тире ачы булса,

    Җимеше татлы була.

3. Хезмәт иясе, хөрмәт иясе.

4. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

5. Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.

Сөмбелә

Балалар сез бик матур җырлыйсыз, акыллы мәкальләр беләсез. Мин хәзер сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын әйтсәгез, ул сезнеке була.

Үзе шардай

Эче кандай

Тәме балдай

Ул нәрсә?   (карбыз)

Сөмбелә

Булдырдыгыз балалар! Бик зирәкләр икәнсез. Мин сезгә карбызны күчтәнәч итеп калдырам. Бергәләп бүлеп ашарсыз. Акыллы, хезмәт сөючән, тырыш, эшчән булып үсегез. Ярый,балалар. Мин китәм. Сау булыгыз!

Алып баручы

Балалар хәзер инде бәйрәмне дәвам итәбез, күңел ачабыз.

Уен:  ”Яшелчә җыю”,  “Яфраклар җыю”

                 (бәрәңге, кишер, суган )

Алып баручы

Күрегезче, балалар!

Шалкан быел бик уңган

Самавар хәтле булган

Кем чәчкән ул шалканны?

Балалар бергә:  Бабай утырткан аны

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.   (Залга таяк белән бабай керә)

Менә нинди булып үскән.

Бабай:

 ”Рәхмәт, сезгә, барыгызны да кичке ашка чакырам Рәхим итегез. Рәхмәт

 

10нчы бала.

Бүлмәбездә бик күңелле,                                              

Көлү-шаяру белән,

Ник бу Сөмбелә бәйрәме .

Көн саен булмый икән?

Алып баручы

Күңелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик.

Бергәләп чәйләр эчик.

(Өстәл янына чакыру)



 

Комментарии

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

Бик маур чыккан! Уземэ алып куйдым эле. Рэхмэт!