Утренник с презентацией посвященный ко дню рождения Г.Тукая на татарском языке
классный час (3 класс) по теме

Знакомство с творчеством татарского поэта Г. Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay-scenariy.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

        Зал бизәү. Алгы планда Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре. Икенче якта Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр. Табигый мате риаллардан яки пластилиннан ясалган әкият персонажлары. Әкрен генә "Туган тел" көе яңгырый".

Алып баручы. Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар. "Туган тел" җыры. Габдулла Тукай сүзләренә язылган.

Алып баручы. Әйе, балалар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр ку лында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Рус, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнә.

Г.Тукай И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

Тукай үзенең, туган авылын ярата.

Укучы.

Тау башында салынгандыр безнең, авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Бу дөньяда бәлки күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем.

Кая барсам, кайда торсам ,нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!

Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала килеп керә. Малай күренә. "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйли.

Малай.        Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.
Маэмай.        Ник газаплыйсы
ң болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.
Малай.        Ах
җүләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

                                 Эш белү уңайсыз ул!

        Алып баручы.Глупый песик! Нужно к делу

Приучаться с малых лет,

Ремеслом не овладеешь

                                 Если будешь стар и сед!

Музыка яңгырый.  Ике кыз керә.  Берсе күбәләк булып киенгән. "Бала белән күбәләк" җырын башкаралар

Бала.        Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк.         Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Дүрт укучы сәхнәгә чыга.

1        нче укучы. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

 Еглап елгалар,

 Яшьләр түгелде

, Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

 Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

Тамашачылар табышмакларның җавапларын әйтәләр.

2        нче укучы. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура

, Бу кайчан була?

3        нче укучы. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

 Җирләр дымлана —

 Бу кайчак була?

4        нче укучы. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

 Бу кайчан, туган?

Ике укучы "Гали белән Кәҗә" шигырен сәхнәләштереп башкара лар.

.

Алып баручы. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек.Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен

атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак, кармак кеби

 Балалар. Шүрәле! Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

 Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

 Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

        

        Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.

Былтыр.        Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.        Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

 Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

 Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә. Аның кулында "алтын" тарак.  Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра:

Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы. Укучылар, болар кемнәр булдылар? Алар кайсы әки яттән?

Укучы. Зур бәхетләр сызганып, эшкә бирелгәннән килә

Ах, оят, хурлык, тәбәнлекләр иренгәннән килә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә –эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Алып баручы. Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның тууына 123 ел тулды. Тукайның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм тагын 26 телгә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча ком позитор Ф.Яруллин "Шүрәле", Ә.Бакиров "Алтын тарак", композитор Р.Гобәйдуллин "Кисекбаш" балетлары иҗат иттеләр. Тукай исеме мәңге ләштерелде. Татар дәүләт филармониясе, Казанда язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Шагыйрь исемендәге урамнар, район республи кабызда бар. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артист ларга, рәссамнарга Г.Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, Яңа Кырлай авылында Тукай музейлары төзелгән.

Балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Бәйрәм   "Туган тел" җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Конспект открытого урока посвященный к дню рождению Г. Тукая

Конспект урока посвященный к дню рождению Г.Тукая...

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Игра-конкурс "Счастливый случай" ко дню рождения Габдуллы Тукая

Игра ведетса по геймам с разными заданиями. Показывается презентация. Дети соревнуются командами. Жюри посчитывает баллы. В конце объявляется победитель и в их честь ставится концерт, посвященный жизн...

Занятие посвященное Дню родного языка и 135-летию со дня рождения Г.Тукая «О родной язык певучий. И туган тел, и матур тел»

В апреле мы отмечаем день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. С целью познакомить детей с жизнью и творчеством поэта было проведено занятие посвященное Дню родного языка и 135- ле...