Әлифба бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Бәйрәм үткәргәндә Сезгә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx23.78 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы.  Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                   Күңелсездер сезгә дә.

                   Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                   Кирәк һәммәбезгә дә!

                   Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

                   Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

                   Бабай белән әбигә!

                   Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

                   Үзе бәйрәм балачак!

                   Балачакның шат еллары,

                   Балачакның шат җырлары

                   Мәңге истә калачак!

                   Бәйрәмнәр бик күп болай да,

                   Ә шулай да, ә шулай да

                   Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

                   Мәңге истә калачак.

1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

         Без җыелдык бәйрәмгә.

         Безнең шатлык эчкә сыймый

         Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

         Моңсу да ул, ямьле дә,

         Әлифбабыз китә бездән,

         Бу көн калыр хәтердә.

3 ук.Без бит әле быел гына

        Мәктәпкә диеп килдек.

         Ә аңарчы көн буена

         Бакчага йөргән идек.

4 ук. Алтын яуган көзге көндә

         Тыйнак үттек класска,

         Әлифбаны кулга алдык,

         Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана, чөнки балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Аларны укырга өйрәтүдә булышканыгыз өчен мин сезгә рәхмәтле. Бәйрәмебез котлы булсын!

5 ук. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

         Сүзләр төзеп уйнадык.

         Көн дә иртән сагынып килдек,

         Мәктәптән без туймадык.

6 ук. Язарга да өйрәндек

         Ручка тотып кулларга.

         Хәрефләрне тездек без

         Тигез матур юлларга.

7 ук. Зур ярдәм итәр безгә

         Дәрестә алган белем.

         Таяныч булыр юлда

         Әлифба биргән белем.

8 ук. Иң якын дустыбыз

         Булдың син гел безнең

         Һәр хәреф елмаеп

         Әйтте үз исемен.

9 ук. (“Ә” хәрефе белән)

“Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган?

10 ук. (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

11 ук. (“И” хәрефе)

“И” хәрефе ипидә бар

Бар ул ил һәм иректә

“И” хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә!

12 ук. (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

13 ук. (“Б” хәрефе)

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар кешеләр ишетсен.

“Б”дан башка бәйрәм булмый

Барысы күреп торсын!

14 ук. (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

15 ук.   39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

(16 ук.)   Танымыйм дип тормыйсызмы?

   Юктыр, юктыр, ышанам,

   Сезне күреп шатланам.

   Исемдә һәрберебезнең

   Күңелле йөзләрегез.

   Яхшы дигәч, укытучыгыз,

   Елмайды күзләрегез.

   Хәзер инде зур кешеләр,

   Балалар, булдыгыз сез.

   Төрле-төрле китапларны

   Яратып укырсыз сез.

17 ук.   Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

18 ук.   Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

19 ук.   Сәнгатьле итеп сөйләргә,

 Аңлаешлы укырга,

 Табышмаклар чишәргә

 Өйрәттең син, Әлифба.

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

   Сезнең хәтердә калган.

   Тагын бер дустыгыз бар,

    Ишек артында торган.

20 ук.   Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

21 ук.  Татарча да яхшы бел

        Русча да яхшы бел.

        Икесе дә безнең өчен

        Иң кирәклә яхшы тел!

22 ук.   Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

23 ук. (буква “А” )

        Аист с нами прожил лето

        А зимой гостил он где – то.

24 ук. (буква «З»)

        Звёзды видели мы днём

        За рекою над Кремлём.

25 ук. (буква «Б»)

        Бегемот разинул рот

        Булки просит бегемот.

26 ук. (буква «У»)

        Учение учил уроки

У него в чернилах щёки.

27 ук. (буква «К»)

        Кот ловил мышей и крыс

        Кролик лист капустный грыз.

28 ук. (Азбука)

        33 родных сестрицы,

        Писаных красавицы,

На одной живут странице,

А повсюду славятся!

А, Б, В, Г, Д, Е, Ж

Прикатили на еже.

З, И, К, Л, М, Н, О

Дружно вылезли в окно!

П, Р, С, Т, У, Ф, Х

Оседлали петуха.

Ц, Ч, Ш, Щ, Э, Ю, Я

Вот и все они, друзья!

Познакомьтесь с ними, дети!

Вот они – стоят рядком.

Очень плохо жить на свете

Тем, кто с ними не знаком!

Әлифба. Китәбез сездән, балалар,

           Шатланып, горурланвп.

           Укуның да, язуның да

           Төп нигезен бирдек без.

Азбука. Безгә хәзер алмашка

          Ике дәреслек килер.

          Дуслашыгыз, алар да

          Күп итеп белем бирер!

29 ук.   Әлифба, әлифба

        Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр  итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне!

Туган тел. Исәнмесез, дусларым!

              Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Рус теле.  Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны!

Туган тел.Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син!

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син!

Рус теле. Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син.

Уен уйлап, язуыңны

Ялгыш язып куйма син!

Туган тел.Дәфтәрең чиста булсын.

Китабың көлеп торсын!

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын!

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Хор белән. Сезнең алда без

Вәгдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

Икеле алмаска,

Тырыш булырга,

Бишкә укырга!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....