Без варислар булдык.
материал (4 класс) на тему

Алексеева Назира Зуфаровна

4 нче сыйныфларны вариска алу өчен төрле сценарийларны берләштереп төзедем. Сез дә файдаланыгыз, хөрмәтле коллегалар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon varislar_buldyk.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

                                         “Без варис булырга лаек”

4 класс укучыларын варислар сафына кабул итү.

    Барлык отрядлар рапорт тапшырып бетергәннән соң, өлкән вожатый балаларны бәйрәм белән котлый, варислар берлеге турында сөйли.

    Без бүген бирегә бәйрәмгә җыйналдык. Татарстан Варислар берлегенең сафларын тагын да тулылындырып, үзебезнең арага 4 класс этабарларын кабул итәчәкбез.

Шүрәле белән убырлы урман эченнән килеп чыгалар. Балаларны кытыклыйлар.

Вожатый: Абау, кемнәр сез? Нишләп йөрисез?

Шүрәле: Урман буенда бер көтү бала күрдек тә, яныгызга килергә булдык. Кети-кети уйныйсы килде.

Убырлы: Ә мин сезгә бесплатный аттракцион алып килдем. Кемнең минем себеркедә очып карыйсы килә?

Шүрәле: Карале, Убырлы, менә монда бер чибәр егет бар, иң беренче шуны утыртып йөрт әле. Бик ошап китсә, алып та китәрсең урманыңа.(Убырлы утыртып йөртә)

Убырлы (вожатыйга): Әйдә, син дә утырып карыйсыңмы?

Вожатый: Карагыз әле, без монда себеркегә атланып йөрергә түгел, ә варислар туган көнен бәйрәм итәргә килдек.

Шүрәле: Ә-ә-ә, бүген Харислар туган көнемени?

Убырлы: Карале, Шүрәле, синең мари урманында яши торган әтиеңнең бабасының килененең оныгы Харис исемле түгелме соң? Бәйрәме белән котла инде.

Шүрәле телефоннан шалтырата: Привет, братан Харис! Как, хәлләр клевомы? Сине бәйрәмең белән котларга шалтыратам әле. Нинди бәйрәм дип, бүген Харислар көне ди бит. Кем әйтте дип, менә урман буенда чыр-чу килеп йөргән балалар шулай ди.

Вожатый: Син, Шүрәле, дөрес аңламагансың. Харис түгел, варислар көне бүген.

Шүрәле: Ой, извини, братан. Бераз хата киткән. Ну ярар, пока!

Убырлы (Шүрәлегә төртә): И-и-и, аңгыра урман сарыгы!

Шүрәле: Үзеңне бел! (Сугышмакчы булалар)

 Вожатый: Шүрәле, Убырлы, сугышмагыз! Менә безнең балалар кебек тәртипле булыгыз, алар бер дә сугышмыйлар. Әйдәгез, сезне дә менә бу балалар белән бергә варислар берлегенә кабул итәбез. Ләкин моңа лаек икәнегезне расларга туры киләчәк.

Убырлы, Шүрәле: Без риза, безнең дә варис буласы килә.

Вожатый: Ярый алайса, әйдәгез, менә бу тукталышлар буйлап киттек.

1 тукталыш: Гражданлык традициясе

Һәр тукталышта вожатыйлар тора, балалар сорауларга җавап бирәләр, алар биргән биремнәрне үтиләр.

Варис үз республикасының лаеклы гражданины булырга тиеш..Без нинди илдә яшибез, Шүрәле?

Шүрәле: Мин урманда яшим.

Укучы: Юк инде, без Татарстанда яшибез.

Шүрәле: Ә минем урман да Татарстандамы соң? Алайса мин дә Татарстанда яшим!

2. Татарстан флагында нинди төсләр бар?

3. Татарстанның беренче президенты кем?

2 тукталыш: Дөреслек традициясе. Варис дөреслек яклы булырга тиеш.

Вожатый: Менә сез икеле алдыгыз, ди. Әтиең ничәле алуың белән кызыксына. Син ни дип җавап бирерсең? (балалар җавап бирә)

3 тукталыш: Игелеклелек традициясе.Варис беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый

Табышмакларга җавап бирәләр.

Убырлы: Мин табышмакларга оста җавап бирәм, миңа әйтегез!

Вожатый:

Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.

Убырлы (бераз уйлап тора да, елап җибәрә): Белмим бит, хәзер мине вариска кабул итмиләр инде-е-е!

Укучы: Кайгырма, Убырлы, мин сиңа булышырмын. “Китап” бу табышмакның җавабы.

Убырлы: И-и-и, рәхмәт инде сиңа, бигрәк игелекле бала икәнсең.

Укучы: Мин бит варис буласы, ә варислар игелекле, ярдәмчел булырга тиеш.

(балаларга да табышмаклар әйтелә)

4 тукталыш: Үсеш традициясе.Варис көчле,җитез булырга тиеш.

Күңелле эстафета. Балалар, Шүрәле, Убырлы себеркегә атланып ярышалар.

5 тукталыш: Мирас традициясе.Варис табигатьне уяу саклый.

Туган авыл табигате турындагы сорауларга җавап бирәләр.

1.Максим елгасы исеме каян килеп чыккан?

2.Югары Субаш авылы чишмәсенең исемен атагыз.

3.Көянияр елгасы ни өчен шулай атала?

Вожатый: Молодцы! Сез варис булуның  5нче шартын да җиңеп чыктыгыз. Күп укысаң һәм тырышсаң гына варис булырга мөмкин.      

Өлкән вожатый: Без балалар оешмасына кергәнче,  бу оешманың законнары белән таныштык. Менә алар. (Балалар аерым-аерым законнарны әйтәләр)

 1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

  5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

  Өлкән вожатый .  Варисларның лозунгысы?

Варисларның лозунгысы: “Һәр көнне яхшылык кыл!”

  Өлкән вожатый  .   Ничә үзем кагыйдәсе бар?

    4  үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Өлкән вожатый: Сез барлык сорауларга да җавап бирдегез, булдырдыгыз! Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым:  Мин. ..........(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан  Варислары Берлегенә  керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

8 класс варислары 4 класс варисларына галстук бәйлиләр.

 Өлкән вожатый:  - Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.

  Балалар: 

  • Без һәрвакыт әзер!

(“Ялкынлан учак” җыры башкарыла.)

1.Ялкынлан учак,дөрлә югары.

Без яшь варислар – эшче уллары.

     Киләчәк чорлар чакыра безне,

     Һәрвакыт әзер варислар сүзе.

2.Яңгырасын җырлар,дөнья тыңласын,

Безгә кушылып, барысы җырласын.

( Варислар шигырь укыйлар).

1). Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

2). Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

3) 

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

4).

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

5).

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

6).

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!

( Ахырдан җыр):

      ”Яшь алмаш”.

1.Без укуда сыналабыз,

Зурлар эштә сынала.

Илебез кушкан эшләрнең

Без әзер барысына да.

                Кушымта.

Илебезгә дан җырлыйбыз,

Үскәчтен дә җырларбыз.

Илебезне зурларбыз,җиребезне зурларбыз,

Без балалар бүген генә,

Ә иртәгә зурлар без.

2.Саклашырбыз тынычлыкны,

Иртәгә дә, бүген дә.

Күгәрченнәр генә очсын

Илебезнең күгендә.

        Котлаулар. Сыйныф җитәкчеләре , өлкән вожатый котлый.

8 нче сыйныфлар котлап бүләкләрен бирәләр. Берничә концерт номеры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

Без - булачак варислар.

4 нче классны тәмамлар алдыннан укучылар варислар сафына басалар. Зур бәйрәм итеп үткәрү традициясе күп еллар дәвам итә....

Татарстан варислар берлегенә кабул итү

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы...

Варислар

Варисларга...