Татарстан варислар берлегенә кабул итү
материал (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы

Максат. Татарстан Варислары Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү; укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.               

Җиһазлау. Татарстан Флагы, «Һәр көнне изгелек кыл!», «Без һәрвакыт әзер!»; “Варислар иле” плакатлары.

Ресурслар. Онытылмас мәктәп еллары. Мөгаллимнәргә, методистларга, тәрбиячеләргә методик кулланма. –  Казан, 2005.  ,“Ачык дәрес” газеталары,    Р. Миңнуллин шигырьләре, интернет.

Сборның барышы

I. Кереш өлеш. 

Сборга әзерлек эшләре алдан алып барыла. Татарстан варислары берлегенең тарихы, законнары, биеклекләре, шигырьләр, җырлар өйрәнелә.

II. Төп өлеш

Өлкән вожатый: Кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык. Хәзер “Варислар иле”нә сәяхәткә чыгарбыз.

Йөгереп почтальон керә:  Сезгә телеграмма! (Укый)  Кадерле балалар! “Варислар иле”нә баручы тизйөрешле поездга намуслы, тырыш, эшчән, шат күңелле, тапкыр балаларны чакырабыз. Поездга исем, девиз, җыр сайлагыз да, кассага билет алырга килегез! Билетлары да хикмәтле. Андагы сорауларга дөрес җавап бирүче кеше поезд пассажиры булачак. Соңга калмагыз, 10 минуттан поезд рейска кузгала. Сезне көтәбез! Дусларыгыз. 26 нчы апрель, 2013 ел.

–         телеграмманы кул куеп алыгыз. (кул куйгач,  телеграмманы тапшырып чыгып китә.)

Өлкән вожатый: Ягез, нишлибез? Сәяхәткә кемнәр чыга? Поездга исем, девиз, җыр сайлап билет алырга кирәк. Әйдәгез, уйлашыйк.

1 бала әйтә: Поезд исеме “Кояшкай ” булсын.

2 бала әйтә: Девизын “Кояшта күпме нурлар, шулкадәр җирдә дуслар!” - дип әйтик.

3 бала әйтә:  Җыры “ Кояшлы ил” булсын.

Өлкән вожатый:  Ә хәзер кассадан билетлар алыйк. Әнә касса! (Балалар “Касса” дигән язу тотып басып торган бер малай янына килеп билетлар алалар.)

Шулвакыт тавыш яңгырый: Хөрмәтле пассажирлар! “Купка – Варислар иле” маршруты буенча хәрәкәт итүче тизйөрешле поезд китәргә әзерләнә. Пассажирларның салонга кереп үз урыннарын алулары сорала. (Балалар поездга утырырга баралар. Билет тикшерелә. Һәр бала билетын күрсәтә, соравын укый һәм җавап бирә бара.)

 

Билет сораулары.

  1. Нәрсә ул ТВБ?  ТВБ -  Татарстан Варислары Берлеге.
  2. ТВБның туган көне? ТВБның туган көне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.
  3. Варислар кемнәр алар? Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар  үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны  күзәтүчеләр. Алар яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.
  4. Варисларның лозунгысы? Варисларның лозунгысы: “Һәр көнне яхшылык кыл!”
  5. Варисларның девизы? Варисларның девизы: “Без һәрвакыт әзер!”
  6.  Варисларның символлары? Символлары ак, яшел, кызыл төсләр. Ак – безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк. Кызыл – игелеклелек төсе. Варис кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.    Яшел – безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, телләре,диннәре, милләтләре нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.
  7. Варисларның законнары? Татарстан варисларының законноры бишәү:  

1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

8. Нәрсә ул сбор? Сбор – ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне  хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

9.    Варисларның биеклекләре ничәү? Варисларның биеклекләре 3әү: “Варис”, “Өлкән варис”, “Варис-инструктор”.

10.  Ничә үзем кагыйдәсе бар? 4  үзем кагыйдәсе бар: Үзем уйлап табам. Үзем карар кылам. Үзем эшлим. Үзем бәялим.  

Өлкән вожатый: Сез барлык сорауларга да җавап бирдегез, сәяхәтебезгә рәхим итегез!

Тавыш ишетелә: Тыңлагыз, тыңлагыз!  “Кояшкай” тизйөрешле поезды “Купка – Варислар иле” рейсына кузгала, каешларны беркетергә һәм җырлый башларга!

(«Кояшлы ил» җыры җырлана)

Өлкән вожатый: Карагыз әле,  балалар! Без “Тапкырландия” тауларына якынлашабыз икән. Бу безнең беренче тукталыш. Тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашканда сынатмассыз дип уйлыйм.

 

     1 ярыш - “ Табышмакларга җавап бирү.”

Җәен кырда көнозын

Ашап йөри тере тун.

Ул нәрсә?     (сарык)

Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда,

Уты да юк – яндыра,

Корт чаккан эз калдыра. (кычыткан)

Күрер- күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре;

Челтәрләре түгәрәк,

Эшли алар үрмәләп.  (үрмәкүч)

Ап-ак булса да, кар түгел,

Тәмле булса да, бал түгел. (шикәр)

 

Өлкән вожатый: Бик шәп, булдырдыгыз! Бик зирәк балалар икәнсез, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Күңеллерәк булсын өчен “Япон машинасы”нда уйнап алыйк.  Мин:

–         Бер! - дигәндә, барыбыз да тигез итеп бер тапкыр кул чабабыз;

–         Ике! - дигәндә, ике кулны ике тез өстенә сугабыз;

–         Өч! - дигәндә, уң кулның бармагын шартлат;

–         Дүрт! - дигәндә, сул кулның бармагын шартлат;

 -    Биш! - дигәндә,  уң аякка нык кына басып куй;

–         Алты! - дигәндә, сул  аякка нык кына басып куй.

        Башта салмак, аннан кызу эшләтәсе, бераз бутап та аласы.

Өлкән вожатый: Молодцы! Безнең укучылар игътибарлылыкта да сынатмадылар. Димәк варис булыр өчен 2 нче шарт та үтәлде.

 

   Ә хәзер 3 нче ярыш: “Мәкальләрне дәвам ит”  дип атала.

1.     Йөз сум акчаң булганчы, .......    (Йөз дустың булсачы)

2.     Кешенең иң зур дәүләте - ......      (чын дусы)

3.     Чын дуслык кадерле нәрсәләрне ........ (уртаклашканда гына беленә)

4.     Яман дустың булганчы, ....(яхшы дошманың булсын)

5.     Яхшы кием тән зиннәте, …. (яхшы дус җан зиннәте)

6.     Иске дусны ташлама,  …..   (яңа дусны башлама)

7.     Яхшы дус өчен ….(җан корбан)

Өлкән вожатый: Бик дөрес әйттегез, димәк, сез дуслык кадерен беләсез икән. Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.

 

4 нче ярыш: “Әйтеп бетер” уены.

–         Балалар, мин Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен укый башлыйм, мин туктаган җирдән шул сүзне әйтеп бетерегез.


–         Әйдәле,  .......(Акбай), өйрән син

Арт аягың белән  ....(тор.)

Аума, аума, туп-туры тор

.......(Төз утыр), яхшы утыр.

–         Ник ......( газаплыйсың)  мине болай  син

Мин әле бик  .....(кечкенә)

Мин туганга тик ....(ике айлап) ,

Булыр я ....(өч кенә).

 

Юк, ....(кирәкми)! Мин өйрәнмим,

Минем  ...(уйныйсым килә.)

Шул болыннарда ....(ауныйсым)

Шунда уйныйсым килә.

–         Аһ, юләр,     (маэмай!)

Тырыш ....(яшьләй)

Картаеп каткач буыннар

....(Эш белү) уңайсыз ул!


Өлкән вожатый: Молодцы! Сез варис булуның 4 нче шартын да җиңеп чыктыгыз. Күп укысаң һәм тырышсаң гына варис булырга мөмкин.      

     Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 

 

5 нче ярыш: Татарстан флагын дөрес итеп буяу.   (Балалар флагны буйыйлар)

Өлкән вожатый: Булдырдыгыз. Флагтагы өч төс нәрсәне аңлата? (варисларның символларын)

Өлкән вожатый:     Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез. Матур җырлар җырлый-җырлый туп-туры “Варислар иле”нә барып җитәрбез.

(“Ашкын, кешем!” җыры җырлана.)

Бер бала “Варислар иле” дигән язу тотып чыгып баса.

Өлкән вожатый:  - Карагыз әле, нәрсә дип язылган анда? Варислар иленә килеп җиткәнбез түгелме?

Сүзне булачак варисларга бирәбез.

Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә,

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

Иртүк мәктәпкә йөгердем,

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!” – дидек.

Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! – дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, - дидек.

Безнең тормыш – бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары. 

Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

                                                                                                                         

Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

 

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә,

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер! 

Өлкән вожатый:     Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым:  Мин. ..........(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан  Варислары Берлегенә  керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

4 нче сыйныф варислары: Без һәрвакыт әзер!

Яшь варисларга галстук бәйләнә.

  Эшкә ашты теләгебез –

  Без варислар сафында...

  Тантаналы вәгъдә бирдек

  Мәктәбебез  каршында.

 

Үрнәк бул син һәр кешегә,

  Нык үзләштер белемне .

  Тормышыңнан артык күреп,

  Ярат туган илеңне.

 

Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

 Олылап телгә алсыннар,

 Ул бит чын варис диеп.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз. (Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)

 

III.  Сборны тәмамлау. 

  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без варислар булдык.

4 нче сыйныфларны вариска алу өчен төрле сценарийларны берләштереп төзедем. Сез дә файдаланыгыз, хөрмәтле коллегалар!...

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

Без - булачак варислар.

4 нче классны тәмамлар алдыннан укучылар варислар сафына басалар. Зур бәйрәм итеп үткәрү традициясе күп еллар дәвам итә....

Варислар

Варисларга...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Эзтабарлар берлегенең эш планы

Төбәк тәрбиясе бирү юнәлешендә республика күләмендә кабул ителгән балалар оешмасы положениесе аша тәрбия бирүдә эзлеклелекне һәм дәвамчанлыкны тудыру:  "Эзтабарлар” (7 – 10 яшькә...