ТР варислары сафына кабул итү
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Салихова Гузалия Гависовна

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_klassta_sbor.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дружина сборы

Рапорт

Оешма байрагын кертү

Көн тәртибе:

1.”Тәкыя” балалар оешмасының еллык эшләгән эшләренә отчеты

2.4 класс укучыларын варис сафларына кабул итү

Тыңланды:

1. “Тәкыя” балалар оешмасының еллык элгәгән эшләргә отчетын тыңлау.

2.

Әйдәман: Ягез, 4 класс укучыларын сәхнәгә чакырабыз. Алар бүген безнең кунакларыбыз. Барыгыз да бармы?

Укучы: Апа безнең дустыбыз юкка чыккан бит

Әйд.: Ничек юкка чыккан?

Укучы: Менә парта өстендә менә шушы конверт кына бар иде.

Әйд. Яле, укып карыйк әле.

     “Хөрмәтле, укучылар. Сезгә ерак урманда яшәүче Убырлы хат яза.

Сезнең класста бик яхшы укучы кыз Диләрәне мин үземә алып китәм. Белгән сихерләремне аңа өйрәтеп, картайган көнемә ярдәмче әзерләргә телим.Безне эзләмәгез, барыбер таба алмассыз.

Убырлы”

Әйд. Нишлибез инде, балалар?

Укучы1.: Эзлибез, Диләрәне.

Укучы2: Коткарырга кирәк аны.

Укучы3: Соң, без бит аларның кайда икәнлекләрен белмибез?

Укучы4: Аны без искән җилдән сорарбыз.

Әй, сихәтле саф җилкәй,

Син ерактан киләсең.

Бар җиһанны урап йөреп,

Күп нәрсәләр беләсең.

Әйтче, зинһар, кайда яши

Ул сихерче убырлы.

Коткарырга дустыбызны

Юлын табып булырмы?

Җил:

 Мин киләмен бик ерактан,

Күреп барлык урынны.

Күрдем сезнең дустыгызны

Аны сөйрүче убырлы.

 Алар узды биек тауны

Тирән диңгез кичтеләр.

Төпсез упкын аша чыгып

Мәгарәгә җиттеләр.

Шунда яши ул убырлы

Кыла шунда явызлык.

Юк кыюлар җиһанда аңа

Кидерергә явызлык.

Укучы 5: Без – кыю балалар. Без аның сихерен юкка чыгарачакбыз.

Җил:

Ашыкмагыз, сез, балалар,

Чишәм тагы бер серне.

Күтәрә алмый ул сихерче

Көйне, акыл һәм матур сүзне.

Сез кичәсе упкын тау янында

Булыр табышмаклы хат.

Җавап бирең дөрес итеп,

Укып биремне кат-кат.

Укучы: Рәхмәт сиңа, җилкәй, киңәшләрең, яхшы сүзләрең  өчен.

Җил: Сау булыгыз.

Әйд: Әйдәгез, дуслар, юлга кузгалабыз. Җыр белән барсак, юлыбыз уңар, диде җил. Әйдәгез, җырлыйбыз.

Җыр:

Әйд. Менә биек тау янына да килеп җиттек.

Укучы: Табышмаклы хаты да биредә.(Алып әйдәманга тапшыра)

Әйдәман укый: “Кем ул варис? ...

Укучылар сорауга җавап бирәләр.

Укучы2: Карагыз, кара, дөрес җавап биргәч, тау да юкка чыкты.

Әйд: Әйдәгез, хәзер юлыбызны да дәвам итә алабыз.

Җырлап-биеп барсак тагы да күңеллерәк булыр.

Бию

Укучы6: Менә диңгезгә дә килеп җиттек. Ой-ой, диңгезнең иге-чиге бөтенләй күренми.

Укучы7: Хаты да диңгез кырыенда гына.(Хатны алып әйдәманга тапшыра)

Әйд: (Табышмак-биремне укый.)

Укучы: Карагыз, дөрес җаваптан соң, диңгез дә юкка чыкты.

Әйд: Әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез. Җырлый  

Укучы 8: Менә упкын кырые. Чү, егылып төшә күрмәгез.

Укучы 9: Хаты да упкын кырыенда гына:

Әйдәман хатны укый: Балалар сорауларга җавап бирәләр.

Укучы10: Карагыз, упкын үзеннән-үзе ябылды. Әйдәгез алга атлыйк.

Җыр:

Укучы1: Безнең сихерче яши торган мәгарә шушыдыр инде.

Укучы2: Тук, тук. Чык, сихерче, качып ятма анда бездән.

Убырлы: Нәрсә, килеп җиттегез мени?

Укучы: Җиттек. Чыгар безнең дустыбызны?. Ул безгә бик кирәк.

Убырлы: Чыгармыйм.Башта минем соруларыма җавап бирегез. Җавапларын белсәгез, дустыгыз сезнеке, белмәсәгез, барыгыз да минем колым булачаксыз.

Укучылар: Ярый, бирегез сорауларыгызны. Без риза.

Убырлы сораулар бирә.

 1.

2.

3.

Убырлы: У-у, минем бөтен сорауларыма да җавап бирдегез. Бөтен сихерем югалды .У-у, мәгез дустыгыз, алыгыз, югалыгыз күз алдымнан югалыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без варислар булдык.

4 нче сыйныфларны вариска алу өчен төрле сценарийларны берләштереп төзедем. Сез дә файдаланыгыз, хөрмәтле коллегалар!...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Без - булачак варислар.

4 нче классны тәмамлар алдыннан укучылар варислар сафына басалар. Зур бәйрәм итеп үткәрү традициясе күп еллар дәвам итә....

Татарстан варислар берлегенә кабул итү

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы...

Варислар

Варисларга...

1 сыйныфларны укучылар сафына алу кичәсе

Бүген 1 сыйныф укучыларыбызның зур тантанасы. Менә алар ике ай инде мәктәптә укыйлар. Күптән түгел генә алар сабыйлар иделәр, балалар бакчасына йөрделәр. Менә алар хәзер укучылар дигән горур исемне йө...