1 сыйныфларны укучылар сафына алу кичәсе
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Ахмадуллина Айгуль Гумаровна

Бүген 1 сыйныф укучыларыбызның зур тантанасы. Менә алар ике ай инде мәктәптә укыйлар. Күптән түгел генә алар сабыйлар иделәр, балалар бакчасына йөрделәр. Менә алар хәзер укучылар дигән горур исемне йөртәләр. Ә шушы исемне йөртергә алар лаек микән соң? Без бүген менә шушыны да тикшереп китәрбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 сыйныфларны укучылар сафына алу кичәсе

Сценарийны Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы әзерләде

Җиһазлау: уенчыклар (шар, самовар, барабан, диван), рәсемнәр яки предметлар (9 гөмбә – 6+3, 10 футбол уйнаучы малай -  7+3, 10 җиләк – 5+5, 3 чыпчык, 5 сыерчык), мәкальләр 2гә бүлеп язылган плакатлар, диплом һәм грамоталар, һәр укучының түшенә элеп кую өчен “УКУЧЫ” дип язылган табличка.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Алып баручылар чыга. Алар белән бергә 4 сыйныфлар да чыгып тезеләләр (5-6 укучы)

1 Алып баручы 

Исәнмесез, укытучылар!
Исәнмесез, укучылар!

Бүген көн гадәти түгел

Һәр җирдә уен-көлке

Мәктәп ишекләрен ачты

Рәхим итем син дә кер!

Мәктәп бусагасыннан ук

Башлана зур сәяхәт

Белем иле каршы ала

Барыбызны иркәләп

2 Алып баручы : 

Бүген 1 сыйныф укучыларыбызның зур тантанасы. Менә алар ике ай инде мәктәптә укыйлар. Күптән түгел генә алар сабыйлар иделәр, балалар бакчасына йөрделәр. Менә алар хәзер укучылар дигән горур исемне йөртәләр. Ә шушы исемне йөртергә алар лаек микән соң? Без бүген шушыны да тикшереп китәрбез.

4 сыйныф укучылары:
- Мәктәбебездә тавыш һәм шау-шу 
- Тиздән бәйрәм башлана икән!
- Кем белә - Нинди бәйрәм икән?
- Зур кунаклар килә микән? 
- Бәлки, генераллар киләдер?
- Юк! 
- Бәлки, адмираллар киләдер?
- Юк!
- Бәлки, геройлар киләдер?
- Юк!
1 Алып баручы. - Бәхәсне бетерик әле без, монда күз салыйк әле без! 
2 Алып баручы. - Иң кадерле кунакларыбыз - ул безнең беренчеләребез!

1 Алып баручы. - Каршы алыгыз – 1 нче сыйныф укучыларыбыз. (музыка яңгырый, музыка астында 1 нче сыйныфлар чыгып тезелә, 4 сыйныфлар сәхнәдән чыгып китә)

2 Алып баручы. - Кадерле 1 сыйныфлар! Ике ай элек сез мәктәп бусагасын атлап кердегез. Сез белем диңгезенә чумып, беренче авырлыкларны тойсагыз да өйгә кайтасы килә, мәктәпкә бармыйм дип әйтмәдегез. Шулай булгач, сезне чын укучылар дип атап буладыр!


1 Алып баручы. Мәктәп сезнең икенче йортыгызга әйләнер, сез анда яңадан-яңа фәннәр өйрәнерсез, яңа дуслар табарсыз.

 2 Алып баручы. Сез инде менә 1 чирек буе шушы мәктәпкә йөреп белем алдыгыз, инде күп нәрсәләргә өйрәнергә өлгердегез.

 1 Алып баручы. Сезгә без бүген укучылар дигән исемне чын-чынлап кушабыз

2 Алып баручы. Без сезгә бу исемне зур ышаныч белән тапшырабыз, бүген сез яхшы укучылар булырга сүз бирерсез.

1 Алып баручы. Котлау өчен сүзне мәктәбебез завучына бирәбез


2 Алып баручы. Кем белә, бәлки, бүген безнең арада булачак космонавт, яисә, булачак презедент, яисә булачак галим чыгыш ясар. Вакыт күрсәтер.

1 Алып баручы. Ә хәзер сүзне 1 сыйныфларның үзләренә бирик, Һәрберсен истә калдырыйк. Киләчәктә танылган кеше булсалар, безнең мәктәп укучысы иде ул диярлек булсын!

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын җырлыйлар

1 нче укучы

Минем бүген зур бәйрәм -

Мин укучы бүгеннән,

Белем иленә аяк атлыйм

Мәктәп ишек төбеннән.

2 нче укучы

Инде үсеп, зур булгач,

7 яшьне тутыргач,

Килдем мин дә мәктәпкә,

Бакча белән хушлашкач.

3 нче укучы

Мәктәп ел да безнең кебек

Балалар кабул итә.

Белем биреп, кеше итеп,

Олы юлга озата.


4 нче укучы

Бакчага без күптән түгел

Йөри идек һәр көнне.

Менә инде зур үстек

Мәктәпкә дә без килдек.


5 нче укучы

Алда торган бурычны

Без, һичшиксез, үтәрбез.

Яхшы укып, белем алып,

Шатланышып үсәрбез.

6 нчы укучы

Кулларга әлифба алып,

Хәрефләрне укырбыз.

Акыллы һәм ярдәмчел

Укучылар булырбыз.


7 нче укучы

Күп китаплар укый-укый,

Белербез без бик күпне.

Алтын медаль, көмеш медаль

Киләчәктә көтә безне.


8 нче укучы

Чөнки без инде күптән

Әзер белем алырга.

Танылган кешеләр генә

Чыгар безнең арадан.


9 нче укучы

Көн дә мәктәпкә ашыгам

Чөнки мин бит укучы.

Менә минем сыйныфым,

Менә минем уктучым.


10 нчы укучы 

Мәктәбебез шатланып,

Безне каршы ала һәр көн.

Без дә шат күңел белән

Мәктәпкә барабыз гел.


11 нче укучы 

Мәктәп, мәктәп, белем учагы

Безне тизрәк каршы ал.

Сүз бирәбез без бүген

Булырбыз шәп укучылар

(баш бармакларын күрсәтәләр)


 Җыр “Без инде хәзер зурлар”

2 Алып баручы. Афәрин укучылар! Менә сез барыгыз да УКУЧЫ дигән горур исемне күтәреп йөрергә әзербез дисез – без сезне сынап карыйк әле. Былтыр гына шушы урында сынау үткән 2 сыйныф укчылары сезнең математика фәне буенча булган белемнәрегезне тикшереп карарлар.

    1) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

    2) Керпе гөмбәгә барган

        9 ак гөмбә тапты

        3 не куйды энесенә

        Калганын кәрзиненә.

   Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

    3) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

    4) Айдар китте урманга

         Тәмле җиләк җыярга

         Менә 10 җиләк тапты

         5 не авызга капты.

         Ничә калыр чиләккә?

     5) Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

 

1 Алып баручы. Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә. Сәхнәбез түренә “Школа, Школа ...” җыры белән Шакирзянова Ландышы чакырыйк әле.

2 Алып баручы. Шакирзянова Ландыш - 3 сыйныф укучысы икәнен барыбыз да беләбез. Димәк, хәзер сүзне  3 сыйныф укучыларына бирәбез. Алар  да сезне сынап карыйбыз диләр.

1 Алып баручы. Татар халкы бик бай телле халык. Аның тел байлыгы халык авыз иҗаты әсәрләренең күп төрле булуында ачык чагыла. Киләсе бирем нәкъ менә шушыны исбатлый да инде. 3 сыйныфлар  сезнең халык авыз иҗаты әсәрләрен белүегезне, ягъни татар халык мәкальләрен белүегезне тикшереп карарга телиләр.

(мәкальнең башын әйтә һәм күрсәтә, укучылар азагын әйтеп бетерергә тиеш, әйткәннән соң икенче өлешен дә күрсәтә)

 

  1. Белем бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы
  2. Белем алу суганнан ачы, азагы балдан татлы
  3. Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк
  4. Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә
  5. Гыйлемлек - нур, наданлык – хур
  6. Акча, мал бер көнлек, гыйлем, һөнәр гомерлек
  7. Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс
  8. Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт
  9. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә
  10. Гыйлем алу — инә белән кое казу.
  11. Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

2 Алып баручы. Әйе, телебез бик бай дидек. Туган телебездә сөйләшергә, җырларга мөмкинлегебез булгач, без бик бәхетле балалар. Туган телне сөяргә, яратырга кирәклеген безгә һәрдаим әти-әниләребез дә әйтеп тора. Без аны үзебез дә бик яхшы беләбез. Шуңа күрә туган тел җырын кечкенәдән беләбез һәм яратып җырлыйбыз!

“Туган тел” җырын 2 сыйныфлар  башкара

1 Алып баручы. 1 сыныфларны яңадан сәхнәгә менүләрен сорыйк, чөнки алар бөтен биремнәрне дә бик дөрес итеп үтәделәр һәм чын укучы дигән исемгә алар барысы да лаек. Моны аларның сыйныф җитәкчесе  

Гүзәл Тәлгатовна да исбатлый. Ул шушы кыска гына вакыт эчендә 1 сыйныфларның ирешкән уңышларына йомгак ясап китәргә тели.

(Укытучы балаларның диплом һәм грамоталарын тапшыра. Һәрбер балага “Укучы” дип язылган табличка эленә)

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

1 сыйныфлар барысы бергә:

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

2 Алып баручы. Бәхетле балачак турында җырыбыз белән тәмамлыйк әле бүгенге бәйрәмебезне. “Кояшлы ил” җыры яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест...

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...