Концерт программасы
материал по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

"Тел- күңел көзгесе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel-_kunel_kozgese.docx19.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тел-күнел көзгесе.

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1а.б. Исәнмесез, кадерле әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар. Сезнең игътибарга 8 класс укучылары көче белән әзерләнгән “Тел-күңел көзгесе” дип исемләнгән  концертыбызны башлыйбыз.

2а.б.  “Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торган тел”-ди халык.Безнең туган телебез – татар теле. Тугач та  иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

1 а.б. Кемнәр генә сина  сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән икән?

2 а.б. И минем җандай кадерле,

          И җылы, тере телем!

          Кайгылар теле түгел син,

          Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм. (сәхнә артыннан)

1 а.б. Татар халкы элек-электән бердәм, эшчән, булдыклы булуы белән аерылып  торган. Кызлар аулак өйләрдә егетләренә атап кулъяулыклар, кич утырып бирнәгә сөлге чиккәннәр. Чигелгән сөлге – татар милләтенең йөзен күрсәткән. Безнең  класстагы кызларыбыз да уңган, чибәр булулары белән аерылып торалар. Кызларыбыз башкаруында  “Сөлге биюе”.

2 а.б.  Туган тел. Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил  –  җирнең   якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Сәнгать әһелләренең  матур-матур шигырьләрен  ятлап әле дә куанабыз. нәфис сүз.

1 а.б.  Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,

           Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.

           Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам,

           Шул ана теле белән “балам” диләр ата-анам.

           Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,

           Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

Сәхнәбез түрендә “Егетләр  ансамбле” башкаруында “Бер егет гармун сайлый” җыры.

2 а.б. Тел -  халыкның горурлыгы,

Яшәве һәм барлыгы.

Чиксез кыйммәтле хәзинә

Аның рухи байлыгы.

Тел кайгыны уртаклаша,

Куандыра, хуш итә.

Йөрәкләрне кавыштыра,

Кешеләрне дус итә.

1 а.б. Безнең классыбыз кызлары да дус, тату һәм бердәм.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Көлешәбез дә.

Җырласак та, биесәк тә,

Килешә безгә.

Сәхнәдә “заманча” бию.

2 а.б. Күзләремне ачты минем,

          Иркәләде үз телем.

          Үз телем яктыртты юлны,

          Үз телем бирде белем.

1 а.б. Сандугач язын сагынып,

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр,

Аны тыңламас идем.

Сәхнәдә классыбыз сандугычы 2 а.б. Туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң  беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур.

1 а.б. Әйе, нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар, күңелсезләре. Мөләемнары күп, ачулылары. Бер уйласаң, сүзләр җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар: берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы. Ә безнең сәхнә геройларыбыз ничегрәк сөйләшә икән? Тыңлап үтик әле. Сәхнәдә скетч: “шахматист”.

2 а.б. Ак алъяпкыч бәйләсәләр

          Өзлеп тора кызлар биле.

          Кызлар кебек шат чырайлы,

          Ачык йөзле татар теле.

1 а.б.  Туган илкәй...

           Бу исемдә язгы таңнар,

           Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

           Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,

          Туган халкым, туган илем

          Туган телем.

2 а.б. Кызлар бездә уңган, булган,

          Алардан сибеләдер нур.

          Барсына да өлгерүче,

          Ачык йөзле, шат күңелле

          Классташыбыз Гөлнур.

 “ татар халык ”биюе.

1 а.б. Туган телдә сөйлибез без,

          Туган телдә серебез.

          Шушы телдә күңел ачып,

          Җырлап йөргән чагыбыз.

Сәхнәбез түрендә “яшьсөйгән ярым” җыры белән  Хадиева Фирүзә.

 2 а.б. Классташыбыз Шарипова Гөлнур күп кенә шигырьләр иҗат итә. Аның  “Көмеш кыңгырау” газетасында күп кенә шигырьләре басылып чыкты. Сезнең игътибарыгызга Гөлнурның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

 1 а.б.  Биючегә, дуслар, канат кирәк,

            Биючегә, дуслар, хис кирәк,

            Биючегә ярсу йөрәк кирәк

           Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.

Сәхнәдә кызлар башкаруында “ заманча” бию.

2 а.б. Халкым бер тумыш көнендә дә

          Тукаен онытмады.

          Без – “ Туган тел” дән туганнар,

         Без – Тукай оныклары.

Нәфис сүз

1 а.б.  Милли  тел – милләт яшәешенең нигезе ул. Кеше һава  суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый.

2 а.б. Татар халкынаң үз милли йөзе бар. Милли йолалары, гореф-гадәтләре яшәп килә. Шулай ук бар халыкны шаккаттырырлык милли биюе бар.

1 а.б. Сәхнәбез түрендә татар халык биюе. 

2 а.б. Коллектив башкаруында җыр “И туган тел”

1 а.б.  Туган теле булган халыкның туган җире бар. Туган җиреннән аерылган  халык теленнән дә аерыла. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган. Балаларын, нәсел-нәсәбәсен дә шушы юнәлештә тәрбияләгән.

2 а.б. Син исән булсан,

          Халкым да яшәр.

          И туган телем,

          Үс һаман, яшәр.

1 а.б. Шушының белән әзерләнгән концертыбыз ахырына да якынлашты. Игътибарыгыз көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт.

2 а.б. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

Пасхальный концерт: начало концерта (выход сказок) и сценарий сказки "Первое красное яичко"

Материал к Пасхе, интересное начало концерта с выходом героев сказок, вовлечение маленьких зрителей в суть сценария. Сценка "Первое красное яичко" поясняет младшим школьникам историю появления традици...

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концерт программасы)

ldquo;Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)...