Гаилә бәйрәме.
методическая разработка (2 класс) по теме

Сөенарий внеклассного мероприятия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaild.docx140.92 КБ

Предварительный просмотр:

       Гаиләдә- бердәмлек

Төзеде: Сөләйманова Миләүшә Марат кызы – I категорияле башлангыч класслар укытучысы

Тема:  Гаиләдә- бердәмлек

Максат:   Гаилә сүзенең киң төшенчәсен аңлауга ирешү, ата- ана һәм

              балалар, мәктәп арасында дуслык, ярдәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  плакат, музыкаль бизәлеш, табышмаклар, уеннар өчен кирәкле предметлар.

А.Б.  Хәерле кич, хөрмәтле ата- аналар, кунаклар, укучылар!

     Бәйрәмгә диеп җыелдык,

Һәркем көлсен, уйнасын.

Ямьсезләрен читкә куеп,

Матур уйлар уйласын.

     Борынгылар дөрес әйтә

“Тавык та җырлый” диләр.

Беребез дә гаеп итмәс,

Буталып куйса көйләр.

     Теләгәннәр шигырь укыр,

Кайберәүләр җырласын.

Биергә чакырганнар да

Ялындырып тормасын.

     Үз күңелебезне үзебез күрик.

Көн саен килмәс бәйрәм.

Бергәләшеп җыелганбыз

Вакыт үтмәсен әрәм.

                                             Сүзне балаларга бирик.

  1.Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

  2.Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә.

Бабай белән әбигә,

Кирәк барчабызга да.

А.б. Син яраткан иң матур сүз

   Нинди сүз, әйт, дускаем?

  3.Иң матур сүз, иң якын сүз      

    Ул матур сүз        

Хор:  Әнкәем!

 4.Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам, әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

  5.Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбездә.

  6.Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

  7.Син,әнием, минем өчен

     Бу дөньяда бер генә.

     Елмайганда  йөзләреңнән

     Бар өйгә нур бөркелә.

  8.Иң кадерле кешебез син.

     Сөекле әниебез.

     Син булганга, без бәхетле.

     Тыныч, рәхәт яшибез.

А.б. Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт синең әйткәнең.

Анысы нәрсә?

  1.Ул матур сүз, ул якын сүз

Әткәем. (хор)

  2.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да

Ул иң көчле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да.

Кем дисезме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә.

 3.Әти янымда булганда

    Бернәрсәдән курыкмыйм мин

    Аның сүзе миңа закон

    Әтиемне тыңлыйм мин.

  4.Әти безнең терәгебез

     Әти безнең яклаучы

     Авырлыклар китермичә

     Давыллардан саклаучы.

 А.б. Я үскәнем, инде син әйт.

  5. Ул матур сүз            Хор: Илкәем!

  6.Анда син, мин- һәммәбез дә,

Анда әткәй- әнкәем.

  7.Без юлларга чыктык кына

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

  8.Алда көрәшләр дә булыр.

Югалып калсак әгәр,

Егылганда тотынырга

Көч бирергә сез кирәк.

  1.Сүнгән чакта өметебез

Калмаган чакта теләк

Күз яшьләрен сөртә- сөртә,

Юатырга сез кирәк.

  2.Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк,

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.

         Җыр:  “Рәхмәт сезгә”.

Укытучы:  Гаилә- ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаилә- тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

   Бүген бездә 6 дәрес һәм күңелле тәнәфесләр. Кадерле  әти – әниләрне балачакларын  искә алып укучылар булып алырга ярыш-дәрескә чакырабыз. Ә билгеләрне мәртәбәле жюри куеп барачак.

(Жюри сайлана 2-3 кеше).

                Ә хәзер I-дәресебезне башлыйбыз.

                                                 I-дәрес

                                           Р у с    т е л е

  1. Составьте как можно больше слов из слова РЕКЛАМА . (рама,река,лама,мак,лак,мера,мерка,рак,мел...)
  2. Разгадайте   ребусы.

                          Тәнәфес (концерт номеры)

                                                 II-дәрес

                                          Т е х н о л о г и я

    1.Конвертлардагы  фигуралардан  аппликация  ясарга.

    2. Әтиләр  өйдә  пешереп алып киленгән ризыкны мактыйлар.(өй эше).

                          Тәнәфес (концерт номеры)

                                                III-дәрес

                                       М а т е м а т и к а

    1.Җавабы 10 булырлык итеп, төрле гамәлләр кулланып, мисаллар язарга. 1 минут  эчендә кем күбрәк язар?

Мәсьәлән: 2+8=10, 25=10,50 : 5=10,  90 – 80 =10…..

    2.Математик табышмаклар.

1.)  Ике сигез – уналты,                                        8+8=16

     Тагы сигез,тагы  алты.  (30)                           8+6=14

2.)  Өчәү,өчәү өч төштә,

      Берәү генә  бер төштә.  (10)

3.)  Шәм яндырып куйды әни,

      Сүндерергә  онытты.

      Шәмнең  һич исе китмәде –

      Янды да юкка чыкты.

      Ничә  шәм калды икән,

      Кайсыгыз  әйтер микән?  (0)

                                             -5-

4.)  Лилия бакчага керде,

     Биш кызыл алма күрде.

     Бишесен өзеп алды,

     Ботакта  ничә калды?   (0)

5.)Ун карлыгач тезелгән

     Телефон чыбыгына,

     Тагын  өчәү өстәлде

     Көткәндәй  шуны гына.

     Бераз сайрап утыргач,

     Очын  ките бишәве.

     Сана әле, чыбыкта

     Калды икән ничәве?  (8)

6.)Егерме чиянең

     Өчесен  энемә,

    Бишесен ашатсам

    Бәләкәй сеңлемә,

    Дусларга  өләшсәм

    Әгәр  дә  сигезен,

    Чиясез  калмыйммы

    Шуннан соң  мин үзем? (4 чия  кала)

7.)Балыкчылар  утырып

     Көтә  балык  капканын,

     Кәрим  дигән абзыйга

     Эләкте  унөч табан,

     Ибрай – дүрт кызылканат,

     Ә Идрис дигәне

     Тотты  ике  җәенне,

     Барлыгы  ничә балык

     Киткәннәр  алар  тотып?  (19)

                          Тәнәфес (концерт номеры)

                                                                             

                                                  IV-дәрес      

                                        Ф и з к у л ь т у р а

  1. «Кем төзерәк» уены  уйнатыла. Һәр гаиләгә  өчәр тапкыр ату бирелә.
  2.  Скакалкада  сикерү  ярышы.

                                  Тәнәфес (концерт номеры)

                                                -6-

                                                   V-дәрес

                                            П е д а г о г и к а

    Бала үстерүдә әти-әни, беркадәр генә булса да,педагогика белән таныш булырга тиеш. Менә хәзер һәр гаиләгә педагогик ситуацияләр бирелә.

1.Малай  бик бирелеп телевизор карый. Шул вакыт әнисе бик тиз башкарылачак эш куша, малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми.

 -Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

2.Урамда уйнаганнан соң, малай җиңе ертылган куртка белән кайтып керде.Әнисе ачуыннан малаена җиңелчә генә сугып та алгач, әтисе:

«Нигә баланы кыйныйсың?»- дип малайны яклады.

Шушы очракны анализларга.

3.Бер гаиләдә көн саен баладан: «Ничәле алдың?» - дип сорыйлар.

Бала: «5» яки «4»ле, дип җавап бирә, шуның белән гаилә тынычлана.

   Икенче гаиләдә көн саен: «Бүген мәктәптә нинди яңа әйберләр өйрәндең?»-

дип сорыйлар.

-Сезнеңчә ничек, кайсы гаилә баланың укуы белән ныграк кызыксына?

4.Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

5.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

6.Балагыз, базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

7.Көтмәгәндә балагыз «2»ле билгесе алып кайтты.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

                                 Тәнәфес (концерт номеры)

                       

                                               VI-дәрес

                                        Т а т а р    т е л е

1.Ә хәзер « Сорау бирер балалар, нәрсә әйтер ата-аналар?» дигән уенны уйнарбыз. (һәр гаиләгә  берәр).

 

1.) – Ул үзе бик кирәкле әйбер

  1. Ике колагы бер борыны бар
  2. Ул бик күп төрле була
  3. 7 -
  4. Бик матур бизәлгәннәре дә бар
  5. Аны әбиләр ярата
  6. Ул өстәл бизәге.    (самавыр)

   

 2.) – Ул бер дә искерми, яңара гына бара.

  1. Аны бөтен кеше ярата
  2. Аннан башка тора алмаучылар бар
  3. Ул арытмый да
  4. Ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә
  5. Ял иткәндә дә кирәк
  6. Балаларны йоклатканда да кирәк  (җыр, моң)

3.)  - Ул элек чит илләрдә генә иде.

  1. Хәзер бездә дә гадәткә керде.
  2. Аны гәҗиттә басалар.
  3. Телевизордан күрсәтәләр.
  4. Кызык та була, ялыктыргыч та.
  5. Аның бик файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.
  6. Берәр кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.   (Реклама)

4.) – Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели.

  1. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк.
  2. Ул булмаса апалар борчыла.
  3. Ул булган апаларга абыйлар матур сүзләр әйтә.
  4. Ул сәхнә кешеләренә бигрәк тә кирәк.
  5. Аны булдыру өчен күп ашамаска тырышалар.   (Фигура)

2.Мәкальләр.”Мин башлыйм син дәвам ит!”

Ата –ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.

Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән кермәс.

Улның ояты атага,кызның ояты анага.

Ана күңеле балада,бала күңеле далада.

Тырыш бала бик яхшы,ялкау бала фу шакшы.

Ата йөрәге – таудан өлкән,ана йөрәге – диңгездән тирән.

Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

А.б.Ата-ана хакы дигән

        Кануннар яшәп калсын.

        Гаиләләр һичкайчан да

        Кыйбласын  югалтмасын.

              Ата- анадан башка

              Бар нәрсә дә  табыла,

  1. 8 -

              Һәр  бала ата-анага

              Изге  итеп табына.

        Биедек тә,җырладык та,

        Шигырьләр дә  сөйләдек.

        Бәйрәм  итеп уйнап алдык

        Матур көйләр көйләдек.

             Бәйрәм киче бетеп килә.

             Кунакларга әйтик  шуны.

             Сәламәтлек, бәхет телик,

             Һич белмәгез  борчуны.

                     

  А. б. « Гаилә бәйрәме »нең 1 нче өлеше тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (Жюри җитәкчесе бәйгегә нәтиҗә ясый.

« Иң тапкыр гаилә »,«Иң  җитез  гаилә », « Иң булган  гаилә »,« Иң тату гаилә»,« Иң зирәк гаилә »,« Иң музыкаль гаилә »,« Иң уңган  гаилә » номинацияләренә ия булган гаиләләрне игълан итә, бүләкләр тапшыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...