Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Әлифба белән саубуллашу бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx33.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе

   

                                                           Яңа Әлем төп гомуми белем бирү

                                                                 мәктәбенең башлангыч класс    

                                                                  укытучысы                        

                                                                 Гыйлфанова Гөльяр Ринат кызының

                                                                 класстан тыш чара эшкәртмәсе

Әлифба бәйрәме.

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: проектор, экран, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон

Балалар керә. Бер-берсе белән сөйләшәләр:

-И-икмәк

-Юк, и-иптәш.

-Г-гөмбә

-Син үзең гөмбә.

-Гөмбә түгел

-Г- Гөльяр

-Т-тырышлык

-Т-тәртипсез

-Тәртипсезгә кем түзәр?

-Тәртипсезгә Г түзәр

-Г хәрефе безнең апабыз Гөльяр

- Әйе. Безнең кебек шукларга бары ул гына түзәр

-Ә Б калды?

- Б-белем

Барысы бергә: Әйе, бөтен хикмәт белемдә, барсын кирәк белергә

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәзер сезнең белән дус 39 хәреф бар. Сез укый, яза, матур җөмләләр төзи беләсез.Боларның барсын да сез әлифба белән азбукадан өйрәндегез. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү , әлбәттә. җиңел булмады. Шулай ук сезнең укып китүегездә әти-әиләрегезнең дә өлеше зур. Алар сезнең белән яңадан 1 класска кереп аваз һәм хәрефләрне өйрәнделәр.Хөрмәтле әти-әниләр хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

1 укучы.Бүгенгедәй күз алдымда тора

                Очар коштай йөргән чакларым

               Сумка тотып, белем алырга дип

               Борма сукмак буйлап атлавым

2 укучы. Исемдә алтын сукмакка

                Тәүге аяк баскан көнем

               Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

3 укучы. Әлифба, әлифба, беренче битеңне

               Ачкан көн хәтердә- зур бәйрәм шикелле.

4 укучы. Иң якын дустыбыз

               Булдың син гел безнең,

               Һәр хәреф елмаеп

               Әйтте үз исемен.

5 укучы. Һәм алар бик матур

                Сүзләргә әйләнде

Сүз төзепукуы

                Кызыклы,күңелле!

Җыр

Ә хәзер кадерле , дусларым, без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы.( 3 слайд)

Укытучы: (4 слайд) Сәяхәткә без поездга утырып барырбыз.

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

 Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) (5 слайд)

Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап)

-Хәзер, әйдәгез, юлга кузгалыйк. (музыка уйный. Балалар поезда барган хәрәкәтләр ясап баралар да, музыка әкренәйгәч, туктыйлар)

Менә беренче тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталышыбыз безнең ничек дип атала? Әйдәгез бергәләп укыйк әле.

 “Тапкырлык” (слайдта)

  1. Кечкенә генә йорт,

   Эче тулы корт.(кыяр)

  2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 3)Җир астында алтын казык-

Биктәмлетамыразык.(кишер)

 4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 

 6)Тышыяшел, эчекызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәенсоры ,кышынак,

Кылыйкүз, озынколак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.    (керпе)        

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю)      10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)

-Булдырдыгыз , балалар , сез бик тапкыр икәнсез. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. ( музыкага юлны тагын дәвам итәләр)

-Менә 2 нче тукталышка җиттек. Укыйк әле бергәләп , нинди тукталыш микән.?“ Математика”тукталышы.

Шигъри мәсьәләләр.

1  7 малай урамга                                 2. Керпе гөмбәгә барды

    Чыкты футбол уйнарга.                      9 ак гөмбә тапты.

    Өчәү килде тагын да                           3 не куйды энесенә

    Исәплә син барында.                          Ә ничәне кәрзиненә?

3. Ак каенда биш чыпчык

    Түбәдә 3 сыерчык.

    Әйтмәс микән берегез

    Барысы ничә кошчык.

Мисалларны чиш. (һәр балага мисаллар бирелә.)

-Бу тукталыштагы биремнәрне дә үтәдек, әйдәгез юлыбызны дәвам итик.

Менә 3 тукталышка да килеп җиттек. Өченче тукталышыбыз “Әкиятләр” дип атала.

  1. Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?
  2. Шар яра, д, бар урманны җыеп,

Кысканга былтыр , кычкыра быел.

  1. Сачен тарп алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума-

Нәрсә кала басмада?

  1. Җәй көне. Эссе һавада ул суда коена, йөзә;

Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.

Балалар юлларын дәвам итәләр. Каршыларына аю очрый.

Аю.  Сез кемнәр ? Кая барасыз?

Балалар . Без 1 класс укучылары. Без хәзер укырга да, язарга да өйрәндек. Хәрефләр иленә кунакка киттек.

Аю. Алай булгач , әйдәгез мин дә сезне тикшереп алыйм. Менә сезгә хәрефләр, аларны дөрес урнаштырсагыз, сезгә таныш булган сүзләр килеп чыгар. (  ә,д, е, е, к, л, р, с.- дәреслек, а, г, к, ң, р, у, ы, ы,- кыңгырау).

Аю. Бик җитез балалар икәнсез сез. Яле тагын бер сорау биреп карыйм.

Ни өчен мәктәптә кыңгырау чыңлый?

Балалар. Ул безне дәрескә чакыра..

Аю. Ай, бигрәк, күп беләсез икән сез. Барыгыз инде юлыгызны дәвам итегез.

( юлларында Кызыл Калфак очрый)

Кызыл Калфак.Здравствуйте, дети!

Укучылар. Здравствуй, Красная Шапочка!

-Откуда вы меня знаете?

Мы про тебя читали сказку.

А вы знаете, куда я иду?

Укучылар:

-Красная Шапочка

 песенку поет

Красная Шапочка

К бабаушке идет.

А чаще за кустами

Серый волк сидит

Щёлкает зубами

За девочкой следит.

Кызыл калфак. Молодцы. Вы очен красиво умеете говорить

Давайте, еще поиграем.  Я буду вам показывать картинки , а вы говорите их по русски.

К К. Молодцы. И здесь вы исправились Ядальше пойду, а вы тоже продолжайте свою дорогу.

( Әз генә музыка астында баралар да туктыйлар)

Укытучы.  Алдыбызда “Хәрефстан Иле”.  Әлифба шәһәре. Әлифба безне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте. Ә хәзер Әлифба белән саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.( Әлифба керә, үзе боек)

Укытучы. Исәнме, әлифба. Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба. Исәнмесез, дусларым!

-Нәрсә булды, әлифба, Нигә син бик боек?

- Дустым алфавит һәм минем белән күңелсезлек килеп чыкты. Кинәт көчле җил чыгып икебезнең дә хәрефләр буталды. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмыйм инде.( елый)

Балалар. Елама, Әлифба. Без сиңа хәзер ярдәм итәрбез.

Укытучы.Карагыз әле, хәрефләр төрле төстә. Ни өчен шулай?

Балалар. Чөнки хәрефләр сузыклар һәм тартыклар булалар.

Әлифба. Ай, рәхмәт балалар.

Укытучы. Әйдәгез , әлифбага үзебезнең рәхмәтебезне җиткерик әле.

1 нче укучы:

   Әлифба – тормышта

   Беренче баскычым

   Син белем дөньясын

   Ачучы ачкычым.

    2 нче укучы.

Әлифба, әлифба

Син минем юл башым

Дәфтәргә төшердең

Күктәге кояшым.

3 укучы

Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бр хәзер

“Әни”, “Әти” дә

3 укучы

Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

    Хәзер мин укый беләм.

3 нче укучы:

Өйрәттең син миңа

    Ватанны сөяргә,

    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

    Мең рәхмәт дияргә

Бергә:Зур рәхмәт. Сиңа, Әлифба

(ишектән атылып-бәрелеп бер малай килеп керә)

Малай:Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәндәшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьез сүзләр сөйли башлады???

(малай әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларның арткасына төртә)

Укытучы: Нишлисең син, малай? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

Малай: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам дә, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?

Укытучы: Абау, кем соң син? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең?

Малай: Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез (кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу) “2” ле билгесе булам мин! Сезнең классыгызда калырга дип килдем.

Укытучы: (малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән син. Балалар безнең арабызда андыйлар бармы соң?

Укучылар: Юк, юк!

Укытучы: Дөрес, балалар, безнең класста андый укучы юк. “2” ле алганыбыз да юк, киләчәктә дә алырга язмасын. Димәк, икеле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар, кит.

(“2” лене төртеп чыгарып җибәрәләр)

(йөгереп “3” ле килеп керә дә ишек төбендә тукталып кала)

“3” ле: Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Син әле тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

“3” ле:Нәрсәне? Ә-ә-ә. Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез, “3” ле, исәнмесез.

“3” ле: Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.

Укытучы: “3” лене? Безнең класста алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, “исәнмесез”не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, “3” ле. Балалар, нишлибез? Алып калабызмы “3” лене?

Укучылар: Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә “3” ле кирәк түгел.

(ишек шакыган тавыш килә)

Укытучы: Кем бар анда? Керегез.

“4” ле (керә): Исәнмесез!

Укучылар: Исәнмесез, “4” ле, исәнмесез! Әйдә, рәхим ит!

“4” ле: Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? 1 нче класс укучыларын Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.

Укытучы: Әйе шул, “4” ле, син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

“4” ле: Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк-мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.

Укытучы: Балалар нишлибез? Алып калабызмы “4” лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Укучылар: Әйе, алып калабыз.

Балалар, сез тагы кемнедер көтәсез ахрысы? Кемне көтәсез?

Укучылар: “5” лене көтәбез.

Укытучы: (серле елмаеп) Әлифбага күз салыгыз әле, дусларым. Алар сезнең үзләрен кабул итәчәкләрен белделәр һәм Әлифба беләнкилделәр. Димәк Әлифба, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре –“5” леләр белән бүләкли. Һәм сезнең һәрвакыт “5”легә укуыгызны теләп кала.

Әлифба:

-Рәхмәт, сынатмадыгыз! Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – Әдәби телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Әдәби тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез. Яңа китапларны калдырып китәм, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Әдәби уку” дәреслекләре өләшә)

-1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!

-2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

-3 укучы: Тырышып укырга

-4 укучы: Ялкауланмаска,

-5 укучы: Артка калмаска!

-6 укучы: “2” ле алмаска!

-7 укучы: Сәламәт булырга.

Барысы бергә: Әйдәп барарга, “5” кә укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....