Белем бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Басирова Фидалия Агелиевна

Башлангыч класслар белән үткәрү өчен әдәби-музыкаль эшкәртмә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme_basyyrova_fidaliya.docx30.28 КБ

Предварительный просмотр:

                         “Белем бәйрәме”

__________________________________________________________________________

Фидалия Басыйрова, Актаныш  муниципаль районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

__________________________________________________________________________

     Күңелле  музыка яңгырый. Урман аланы. Аю өе күренеше.  Кечкенә Мәръям керә . Радио тыңлый.

    “1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга.”

   Мәрьям: Аю, Аюкаем, ишетәсеңме,балалар мәктәпкә бара. Минем дә башкалар кебек мәктәптә укыйсым килә.

...Әйдә, мәктәп яса әле!

Аю:  Һе-е! Уйлап карарга кирәк булыр!  Нәрсәдән башлармын икән?(Аю йөренә)

Мәрьям: Ур-ра! Иртәгә мәктәпкә барам.

...Парта да кирәк була инде!

Аю: Мәръямгә  парта кирәк. Такта, чүкеч, кадак кирәк.

Аю парта ясый-ясый йоклап китә.

Мәръям ишек шакый, Аю ача.Аркасына сумка элеп Мәръям керә.

Мәрьям: 1 сентябрь- Белем бәйрәме белән. (Укучы формасыннан , Аюга чәчәк бирә)

Нинди шәп булган!

(Партаны әйләнеп йөри, утыра, сумкасыннан әйберләрен бушата,быргы алып кычкыртмакчы була. Аю быргыны алып куя.)

Кыңгырау чылтырый.

Язу дәресе. Аю укытучы.

Аю: Безнең беренче язу дәресе булыр.Мин тактага авыш сызыклар язам, син дәфтәреңә язарсың.

Мәрьям:  Бер сызык, ике сызык, тагын сызык, тагын сызык... ( Аю тактага авыш сызыклар яза.Мәръям дәфтәргә яза, дәфтәре тулгач партага язмакчы була, Аю акбур бирә, тактага чакыра.Ул  тактага авыш сызыклар язып тутыра, аю рәсеме ясап куя.)

Мәрьям: Сызык, сызык, тагын сызык.Түгәрәк,нокта,нокта,өтер һәм килеп чыга ааа-ююю!

Кыңгырау  чылтырый.

Мәрьям :Ур-ра! Тә-нә-фес!

Дәрескә кыңгырау чылтырый.

Математика дәресе.

Аю өстәлгә 1зур һәм 4 кечкенә алма куя, Аю тактага мисал язганда Мәръям 1алманы ашап куя.

Аю: 4+ 1= 5

Мәрьям: 4әү генә бит, ...дөрес түгелме әллә?

Аю: Һе-е! Шулай икән шул.

(Аю мисалны үзгәртеп яза  3 + 1 = 4

Мәръям  тагын 1 алманы ашап куя.)

Мәрьям: 3әү генә бит,... үзең санап кара!

Аю: Һе-е! Шулаймы ни соң?

(Аю мисалны үзгәртеп яза 2+ 1 = 3, Мәръям тагын 1 алманы ашап куя.)

Мәрьям: Дөрес язмадың бит инде, алмалар 2әү генә бит! Менә, кара! Чын-чынлап!

Аю: Һе-е! Кая китер әле минем күзлекне? Дөрес күрәмме соң мин? Чынлап та шулай.

(Аю мисалны үзгәртеп язганда, Мәръям тагын 1 алманы ашап бетерә алмый, Аю күреп кала. Зур алманы үзе алып куя.)

Аю: Әһәә! Эш менә нидә икән? Әле син шулаймы?  Ах,сине, хәйләкәрне!(Аю кызны куып китә.)

Аю: Юк, булмый болай! Күрше авылдагы  Меңнәр мәктәбенә   укырга  бирәм мин сине! Сумкаңны, китап –дәфтәрләреңне әзерлә, хәзер китәбез.

 Мәрьям:  Ур-ра! Мин Меңнәр мәктәбенә барам!

Китәләр.Күңелле музыка яңгырый.Зал шарлар , флажоклар белән бизәлә,,”Исәнме, мәктәп” дигән плакат эленә.Фанфар яңгырый.

1 алып баручы.

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

 

Аю:  Исәнмесез! Бәйрәм белән барыгызны да!  Без сезгә бик зур үтенеч белән килгән идек. Мәръямнең бик күп беләсе, укырга өйрәнәсе килә. Аны да мәктәбегезгә кабул итә алмассыз  микән?

1а.б.  Балалар , Мәръямне үзебезнең мәктәпкә кабул итәбезме?

Укучылар:Итәбез,итәбез.

2а.б.  Аюкай, син дә безнең бәйрәмдә кал, кунак булып китәрсең. Рәхим ит, түрдән уз!

          1 алып баручы.

          Шаулап үтте матур җәйләр

          Килеп җитте бересе.

          Һәр яңгыраган звонок чыңы

          Булсын бәхет чаткысы.

          2 алып баручы.

          Ничә еллар звонок яңгырый

          Бәйрәм белән гүя котлый.

          Көләч йөзле бала-чага

          Яңа уку елына атлый.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар,  бәйрәмебез кунаклары! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат.  Сезнең барыгызны да белем бәйрәме белән котлыйм. Яңа уку елы сезгә тагын да зур уңышлар, шатлыклар алып килсен.

2 а.б.   Менә кояшлы 1         сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән         сезне, дуслар! 

1 а.б. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми ич әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул?

2 а.б. Әйе шул. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә.  Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне  һәм аларның беренче укытучыларын , түребезгә  чакырыйк. Рәхим итегез.

Музыка “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1 а.б. Төкле аягыгыз белән, кадерле балалар! Сүзне сезгә бирик әле, нинди теләкләр белән янасыз  икән сез?

1класс укучылары:

1. Яңгыр яуса ява бирсен –

    Чалт аяз күк миңа бүген.

     Минем кебек көләч йөзле

    Гүя бөтен дөнья бүген.

2.Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

 Барысы да котлый мине:

 Мин укырга кердем бүген!

3.Безне алда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә

Укытучы апалар.

4. Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар.

Быел мәктәбебездә

Без - беренче сыйныфлар.

4.Мәктәпкә – белем иленә

Баруыбызга без шат.

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт.

5.Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

6.Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпли белер өчен бит

Кирәк саный белергә.

7.Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә,

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Бергә: Без мәктәпкә барабыз

             Хәерле сәгатьләрдә.

             И мәктәбем, өйрәт  безне

             Иң матур гадәтләргә. 

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”

 Бергә:Сезнең алда сүз бирәбез

           Бик тырышып укырга.

           Бирегезче безгә ачкыч,

           Белемнәр сараена. 

  

9класс укучысы:  Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз.  Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл         күрсәтүче, киңәш бирүче булсын. 

(1класс укучыларына ачкыч тапшырыла)

     Укытучы:     Җир йөзендә төрле телдә
                            Никадәрле китап бар.
                            Безнең өчен hәрберсе
                            Бик кадерле бит алар.

                            Әмма барлык китапларның
                           Иң беренче баскычы,

                            Күңелләргә тәүге булып,
                           Белемгә юл ачучы,
                          Тирән серләр сараена
                          Тәүге ачкыч бирүче,

                           Беренче кат шул сарайга
                          Безне алып керүче
                          Тик бер китап бар.
                          Аңа тиңдәш
                         Нинди китап бар тагын?
                         Беләмсез, ул нинди китап?

Бергә. Ул—«Әлифба» китабы.

Укытучы : Кабул итеп алыгыз. Ул сезнең беренче китабыгыз булыр, саклап тотыгыз.

 (Беренче сыйныфларга Әлифба китабы бүләк ителә.)

Җыр: “Әлифба”.

Беренче класс укучыларын мәктәп дирекциясе, ата-аналар , килгән кунаклар котлый.

Укучылар сөйли:

1.Яңгырыйдыр һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит син

Өр-яңа уку елы.

2.Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең Яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

3.Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне.

4.Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар, --  дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

5.Ял иттек без табигатьтә,

Җырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч җыеп,

Тагын укырга килдек.

2 а.б. Әйе, биредә укыган һәр бала белемгә, матурлыкка, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

1 а.б.    Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

 1укучы:   Укытучы, мәктәп –

                   Бу ике сүз

                   Күңелемдә яши янәшә.

                    Мәктәбем,- дип

                   Әйткән чакта телем,

                   Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

  Җыр: “Укытучыма”

  2укучы: Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

                 Ничек кенә табыйм сүзләрен.
                Менә бүген чәчәк бәйләменең

                 Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

Фанфарлар яңгырый.Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирү.

3укучы:Чакыра , тагын чакыра

                 Кыңгырау классларга.

                 Бүгеннән – Белем көненнән

                 Уку елын башларга.

                 Хәерле юл сезгә!


(Кыңгырау чылтырый . 1класс укучыларын кул чабып класска озаталар)

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...